Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре
методическая разработка

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

 Бүгенге көндә мәктәпләр дистанцион уку чорында яши. Укытучылар белем бирүнең төрле ысулларын эзлиләр. Шундый ысулларның берсе: факультатив аша эшләү. Әлеге материал  "Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре" темасы буенча укучыларга теория ягыннан ярдәм өчен төзелде. Монда теоретик материал мисаллар белән үрелеп бара, ахырдан укучылар өчен биремнәр тәкъдим ителә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tindsh_kisklr_yanynda_tynysh_bilgelre.docx26.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре \Знаки препинания в предложениях с однородными членами


Укыгыз, уйлагыз һәм әйтегез\прочитайте, подумайте и скажите: из предложений какого столбика можно получить более полную информацию?\ Кайсы яктагы җөмләләрдән тулырак мәгълүмәт алырга мөмкин?

(Тиңдәш кисәкләрнең әһәмиятен аңлау өчен)

 

Язга таба көннәр озыная.

Язга таба көннәр озыная, җылына, матурлана.

 

Малайлар язгы йомшак карны тәгәрәтәләр.

Малайлар язгы йомшак карны тәгәрәтәләр, йомарлыйлар, бер-берсенә ыргыталар

Тиңдәш кисәкләр - однородные члены предложения  

 

Однородные члены предложения   – это члены предложения, которые отвечают на один и тот же вопрос, являются одним и тем же членом предложения, выражены одной и той же частью речи, относятся к одному и тому же члену предложения, произносятся с перечислительной интонацией.

Однородными могут быть как главные, так и второстепенные члены предложения.

 

Кагыйдә\правило

Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр  тиңдәш кисәкләр дип атала.(однородные члены предложения )  

Мисал\ пример: Яланнар, басулар, болыннар, таулар һәм урманнар көчле яңгыр рәхәтенә чумдылар

Кеше кешегә - дус, иптәш һәм туган.  Бөдрә ак каеннар, купшы юкәләр тирә-юньгә ямь биреп торалар. 

Җәйге каникул вакытында алар ямь-яшел болыннарда, ямьле су буйларында, җиләкле урман аланнарында ял иттеләр. 

Җөмләдә иярчен кисәкләр, бер үк ияне яки бер үк хәбәрне ачыклап, бер сорауга җавап булып килә.  Андый иярчен кисәкләр тиңдәш иярчен кисәкләр дип атала.  

Мисал\пример: “Халык зур ул, моңлы ул, көчле ул”

(Г.Тукай)

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре \Знаки препинания в предложениях с однородными членами

1) Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнеп килгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела\ Если однородные члены предложения связаны интонацией перечисления, ставится запятая.

Мисал\пример. Уйналмаган уен, сөйләнмәгән сүз, җырланмаган җыр калмады.

Мәсәлән\Например: Өстәлдә китаплар, дәфтәрләр, карталар ята иде. (На столе лежали книги, тетради, карты.)

2) Каршы куючы (ә, әмма, ләкин)\Если однородные члены предложения соединены противительными  союзами   яки кабатланып килгән җыючы (да...да, тә..тә) \Если однородные члены предложения соединены повторяющимися соединительными союзами

 һәм бүлүче теркәгечләр (ни..ни, яки, яисә) \Если однородные члены предложения соединены разделительными  союзами белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела\ ставится запятая .

  • Һәм теркәгече алдыннан өтер куелмый\перед союзом Һәм запятая не ставится.

Мисал\пример: Өй эченә күз салмакчы булды, тик бер нәрсә дә күрә алмады. (М.Х.) Илсөяр әледән-әле әнисе янына килде, аңа алмасын да, өреген дә, виноградын да авыз иттерде. (Ф.С.) Әллә гарьләнүдән, әллә башка сәбәптән ташып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тели бугай ул.

3)Кискен каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела\ при резком противопоставлении ставится тире.

 Мисал\пример: Бабай йомырканы ватып караган – вата алмаган. 

Нәтиҗә\вывод: Тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә, алар янында өтер куела.

Мисал\пример Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, (1) бик күп ризыклар икмәктән башлана, (2) икмәккә кайтып кала. (3)

Биремнәр\задания

1 нче күнегү. Тиңдәш кисәкләр өстәп язарга, җөмләләрне тәрҗемә итәргә\ предложения дополнить однородными членами,  перевести предложения

     

Кырда бодай,      ...     үсә.

Урманда усак,     ...     агачлары үсә.

Минем сары,     ...      шарларым бар.

Булат уңган,      ...     укучы.

2 нче күнегү. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп, текстны күчереп языгыз, текстны тәрҗемә итегез\ переписать текст, вставив пропущенные союзы, перевести на татарский язык

Гөлҗимеш – чәчәкләр патшасы розаның кардәше. Аның исе   ...   чәнечкеләре розаныкына охшаган. Ә менә җимешләре татлы,  ...   сусыл түгел,   ...   С витаминына бик бай.  Шуңа күрә гөлҗимешне кырык авыруга дәва дип атыйлар.

Сүзлек:

Гөлҗимеш-шиповник

Кардәш- родич

Чәнечке- колючка, шипы (у некоторых растений)

Дәва- целебное средство, лекарство


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Модаль  сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Конспект....

Кайда хезмәт, шунда хөрмәт Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

         Кайда хезмәт, шунда хөрмәт   (Аналитик иярчен   җөмләләр янында тыныш билгеләре. IX сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртм...

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. )

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт  ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш  билгеләре)  Татар теленнән  дәрес эшкәртмәсенә презентация....

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

“Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”.

ldquo;Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”....

Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре

Сингапур методикасы кулланып,мәдәният елы уңаеннан төзелгән дәрес конспекты...