Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре
план-конспект урока (8 класс) на тему

Сингапур методикасы кулланып,мәдәният елы уңаеннан төзелгән дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл analitik_iyarchenle_kushma_zhomllr.docx31.87 КБ

Предварительный просмотр:

Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре

Дәреснең максатлары:

1)    укучыларның  аналитик иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,  җөмлә төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү;

2)    укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү;   төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

3)     Мәдәният , театрга карата кызыксыну уяту

 Шәхескә кагылышлы УУГ:

укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

-бәяләү.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр: – синтетик,аналитик җөмләләр

Предметара бәйләнеш: Тарих,музыка 

Төп ресурслар  

Татар теле:  8 нче сыйныф өчен дәреслек

Өстәмә ресурслар. Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор,татар теленең аңлатмалы сүзлеге,интернет ресурс

Power Point да презентация. ”Бикүле халык театры тарихы”фотоальбомы физкультминут өчен бию көе, схемалар.

Эшчәнлекне оештыру формасы. Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы

Оештыру. Хәерле көн, укучылар! Барыбызга да яхшы кәеф, нәтиҗәле эш теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бүген без иярченле кушма җөмләләр темасын  өйрәнүне дәвам итәбез. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, уңышларыбызга куанырбыз, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшләрбез. Дәресебезгә Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен эпиграф итеп алабыз:

“Кеше булыр өчен  гәүдә булу гына  җитми, гыйлем булу да шарттыр. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз”. (Ризаэддин Фәхреддин)

  1. Кадерле ,укучылар!Бүгенге дәреснең һәр этабында сез үзегезгә билге куя барырсыз.Моның өчен сезгә юллама бирелә.

   

  1.                                   Юллама

 

Фамилия_____________

1. Сорау-җавап- -

2. Җөмлә төзелешен билгеләү

3. Синтетик һәм аналитик җөмләләрдә тыныш билгеләре

4.Текст өстендә эш

   5. Җөмләләр төзү

II. Актуальләштерү. 

1.Сорау-җавап (Укучылар  бер-берсенә  иярчен  җөмләләр буенча  сораулар  бирәләр, сорау чылбыр рәвешендә бара.Бер укучы сорау да  җавап та бирергә тиеш була.Җавапларны тыңлап, белемнәрен бәялиләр һәм юлламага үзбәяне куялар. Үзбәя өчен критерий:

а)сорау дөрес,ләкин җавап дөрес булмаса  - «3»;

б)  җавап дөрес ,ләкин сорау  дөрес булмаса - «4»;

в) сорау  да җавап та дөрес булса , - «5»

  Укытучы. Ә хәзер әйдәгез, иярченле кушма җөмләләр турында  искә төшерик. Якынча сорау һәм җаваплар

-Нинди җөмләне кушма җөмлә дип атыйлар?

+Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала.

-Кушма җөмләләрне билгеләү өчен,иң элек  кайсы кисәкләрне табарга кирәк.?

+Кушма җөмләләрне билгеләү өчен иң башта ия белән хәбәрне табарга кирәк.

-Нинди җөмләне тезмә кушма җөмлә дип атыйлар?

+Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрне тезмә кушма җөмлә дип атыйлар.

-Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чаралар нинди?

+Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар булып тезүче теркәгечләр санала.(җыючы,каршы куючы,бүлүче)һ.б ш сораулар

2) Сез  тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне  инде беләсез. Ә хәзер белемнәребезне тикшерү һәм ныгыту өчен иярченле кушма җөмләләрнең  схема төзеп, җөмләләрнең төзелешен билгелибез.

(Экранга  җөмләләр чыга , укучылар җөмләләрнең төрләрен билгелиләр)

Укучыларның эше тәмамлангач,дөрес җаваплар ачыла.

1. Кариев  беренче көннәрдән үк зур тырышлык белән эшләгәнгә күрә ,татар театры зур тәҗрибә туплый.(-гә күрә), [ ] – синтетик

2. Тукай артистларны хөрмәт итә,чөнки бу чорда халык театрны бик ярата.[ ] , (чөнки...) –аналитик

3.Кайда “Сәяр”труппасы,шунда зал тулы халык була (кайда..),[шунда.].

4.Ул киткәч,бу урынны Кәрим Тинчурин ала.(-кәч),[]

   5.  Драмтүгәрәкнең төп көчләре фронтка китсә дә, драмтүгәрәк таркалмады.

6. Кем намус белән хезмәт итә,шул зур хөрмәткә ия була .

7..Габдулла Кариев сәхнәдә күренүгә,бөтен халык кул чаба башлады.

Дәфтәрләрне алыштырабыз һәм бер-беребезнекен тикшерәбез.

 Бәя өчен критерий:

а)3 җөмлә дөрес булса - «3»;

б) 4-5 җөмлә дөрес булса - «4»;

в) 6-7 җөмлә дөрес булса, - «5»

Менә бер җөмлә тыңлагыз: “Әгәр без үз вакытында ял итмәсәк, сәламәтлегебез какшаячак”. Мин нинди һәм ни өчен бу җөмләне әйттем.  (укучылар җавабы)

Дөрес. Димәк, безнең ял вакыты җитте. (Талгын музыка астында укучыларга күзләр өчен күнегүләр эшләтелә). Физкультминут .Музыка куела.Шул музыка вакытында. Җөмләләр укый. Укытучы укыган җөмләләр  аналитик иярчен  кушма җөмләбулса укучылар басалар,синтетик иярченлекушма җөмлә булса, –утыралар

Укытучы

-Укучылар, ә җөмлә төзелешләрен тикшергән вакытта,җөмләләрнең эчтәлегенә игътибар иттегезме икән?Җөмләләр нинди теманы яктырткан?Димәк без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Мәдәният,театр,драмтүгәрәк турында сүз булачак.

Бирем мондый булачак. “Мәдәният” сүзенең мәгънәсен беренче  төркем  үзләре белгәнчә ,2 төркем интернет ресурслардан файдаланып, 3 төркем аңлатмалы сүзлектән файдаланып  аңлата.

Һәр төркемнең җавабы тыңлана.Әңгәмә үткәрелә.

Укытучы. Димәк, иярченле кушма җөмләгә кагылышлы кагыйдәләрне,схемалар төзүне без инде өйрәндек.Синтетик иярченле кушма җөмлә янында тыныш билгесен дә куя беләбез.Әйтегез эле синтетик иярченле кушма җөмлә янында нинди тыныш билгесе куела?Ә кайсы очракта тыныш билгесе куелмый? Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләрен дөрес итеп куя беләбезме? Димәк,алга таба  нинди теманы өйрәнәбез?

Укучылар үзләре дәрес  темасын чыгара.” Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре”

III  .Яңа теманы аңлату. Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре.

Баш җөмләдән соң килеп, көттерү интонациясе белән бәйләнгән иярчен җөмлә алдыннан ике нокта куела.

Ялгызак мөнәсәбәnле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, җөмләләр (компонентлар) арасына ике нокта куела.

Иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә ялгызак мөнәсәбәтле сүздән башланса, җөмләләр  арасына өтер куела.

Парлы мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә бәйләнешкә кергән баш һәм иярен җөмлә арасына өтер куела.

Ияртүче теркәгеч ярдәмендә бәйләнешкә кергән баш һәм иярчен җөмлә арасына өтер куела.

Иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә ялгызак мөнәсәбәтле сүздән башланмаса, җөмләләр  арасына сызык  куела

        IV. Күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы .Укучылар безнең авылда да бүгенге көндә халык театры эшләп килә.Сез аларның чыгышларын караганыгыз бар.Ә театр ничек оешуын,аңа нигез салучының кем булуын беләсезме?.Мин сезгә театр тарихы турында мәгълүматны менә бу  фотоальбомнан белеп булаДәрестән соң мин аны сезгә калдырам..Әгәр  бу турыда күбрәк беләсегез килсә,мәктәп музеена рәхим итегез.

Ә хәзер аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләренең куелышын ничек үзләштерүегезне тикшерәбез.

Укучыларга карточкалар таратыла.Бирем җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес итеп куярга.Эшләп бетергәч, экранда тикшерү өчен текст яктыртыла.Укучылар үзләренә билге куялар.Үзбәя өчен критерийлар.

 а)5 җөмлә дөрес булса - «3»;

б) 6-7 җөмлә дөрес булса - «4»;

в) 8-9 җөмлә дөрес булса, - «5»

(1) Шунысы куанычлы: авылыбызда театр яшәп килә.

(2) Бикүле халык театры тарихы 1920инче еллардан соң башланып китә.

 (3 )Шуннан соң берничә еллар үткәч,театрның эшчәнлеге никтер сүрелә башлый.

        (4)50-60 нчы елларда сәхнә яшь  артистлар белән тулылана, авыл халкы шуңа шатлана.(5) Нәкъ менә шул елларда Гомәр абый театр коллективын оештыра,яшьләрне үз тирәсенә туплый.(6)  Гомәр Ибраһимов җитәкләгән чорда театр зур күтәрелеш кичерә.(7) Коллектив кая барса, халык  шунда җылы каршы ала.

        (8)Иң гаҗәбе шул була :1979нчы елда театрга “Халык театры” исеме бирелә..(9) Кемнең белеме бар  ,  шуның кадере бар.

    IV.

 “Театр” темасы буенча бер  сүздән  торган  9 карточка тәкъдим ителә.

Карточкалар 3 х 3 итеп таратып куела. Диагональ, өстән аска, уңнан сулга куелган  3 сүзне кертеп,  иярченле кушма җөмлә төзергә кушыла.

Талантлы

спектакль

артист

ярату

рухи азык

танылган

тамашачы

моң

сәхнә

V. Рефлексия.

VI. Өй эше. Сайлап алырга мөмкинлек тудырыла.

1.Синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләрен кабатларга.

2.Матур әдәбияттан 5әр җөмлә күчереп язарга.

3. “Авылыбыз гармунчылары ” дигән темага иярченле кушма җөмләләр төзеп,  кечкенә  күләмле  инша язарга.Тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Модаль  сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Конспект....

Кайда хезмәт, шунда хөрмәт Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

         Кайда хезмәт, шунда хөрмәт   (Аналитик иярчен   җөмләләр янында тыныш билгеләре. IX сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртм...

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. )

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт  ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш  билгеләре)  Татар теленнән  дәрес эшкәртмәсенә презентация....

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

“Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”.

ldquo;Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”....

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....