Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре
план-конспект урока (8 класс) на тему

Шарафеева Рамия Анасовна

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Максат:

  1. Кереш сүзләр, аларның җөмләдәге фикергә төрле мөнәсәбәт белдерүләре  турында төшенчә бирү.
  2. Кереш сүзләр  янында тыныш билгеләренең куелу үзенчәлекләрен аңлату.
  3. Телдән һәм язма күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.
  4. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Дәрес тибы. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

Дәреснең методы. Эзләнү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, презентация.

                                Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

   Укучыларның фикерен дәрескә туплау. Уңай психологик халәт булдыру.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.    
  1. Сорауларга җавап бирү.
  • Модаль сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?
  • Эндәш сүзләр нәрсә белдерәләр?
  1. Өй эшен тикшерү.

   Модель буенча төзегән җөмләләрдә эндәш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын аңлаталар.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

   Ә хәзер тактада язылган җөмләләрне игътибар белән укып чыгыгыз, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Җөмлә кисәге булмаган сүзләрне табыгыз һәм нинди мәгънә төсмерен бирүе турында уйлагыз.

   Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар. (Г.Тукай). (Көтелгән җавап. Фикернең шиксезлеген белдерә.)

   Ихтимал, минем бу вакыттагы дулкынлануым да шуны сизенүдән  килә торгандыр. (Ә.Еники). (Көтелгән җавап. Шикләнүне белдерә.)

  Ичмасам, иптәш тә юк бит, тик икәү без: уй да мин. (Г.Тукай). (Көтелгән җавап. Сөйләүченең тойгысын белдерә.)

   Укытучы.

  Сөйләүченең җөмләдәге фикергә мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләр дип аталалар. Кереш сүзләр төрле мәгънәләр белдерәләр. Таблица. 1 нче слайд.

  1. Яңа теманы өйрәнү.

Укытучы. 

        Укучылар, слайдтагы җөмләләрне укыгыз, кереш сүзләрне табыгыз.

      Алар янында куелган тыныш билгеләренә игътибарлы булыгыз. Кереш сүз кайда килгән? Нинди тыныш билгесе куелган?

2 нче слайд.

Әлбәттә, кеше кешесез яши алмый. (Ә.Еники).

(Көтелгән җавап. Кереш сүз җөмләнең башында килгән, аңардан соң өтер куелган.)

3 нче слайд. 

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. (Г.Тукай).

(Көтелгән җавап. Кереш сүз җөмләнең уртасында килгән һәм ике яктан өтер белән аерылган.)

4 нче слайд.

Алатскийның әтисе вак сәүдәгәр булган, ахры. (А.Расих).

(Көтелгән җавап. Кереш сүз  җөмләнең ахырында килгән һәм аның  алдыннан өтер куелган.)

  1. Яңа теманы ныгыту.
  1. Кереш сүзләр кертеп җөмләләр төзү.
  2. Дәреслектәге 212, 213 нче күнегүләрне язмача башкару.

  1. Рефлексия. Модельләштерү.
  1. Сорауларга җавап бирү.
  • Нинди сүзләр кереш сүзләр дип атала?
  • Кереш сүзләр нинди мәгънәләр белдерәләр?
  • Алар җөмләнең кайсы урынында киләләр?
  • Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?
  1. Модель төзү. 5 нче слайд.

                         Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре

  1.  Кереш сүз, ...
  2. ... , кереш сүз, ...
  3. ... , кереш сүз.

  1. Өй эше бирү. Билгеләр кую.
  1. Дәреслектәге 214 нче күнегү. Җөмләләрдә тиешле тыныш билгеләрен, тиешле кереш сүзләрне  куеп язарга.
  2. Әдәби әсәрләрдән кереш сүзләр кергән 5 җөмлә сайлап язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Модаль  сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Конспект....

Кайда хезмәт, шунда хөрмәт Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

         Кайда хезмәт, шунда хөрмәт   (Аналитик иярчен   җөмләләр янында тыныш билгеләре. IX сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртм...

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. )

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт  ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш  билгеләре)  Татар теленнән  дәрес эшкәртмәсенә презентация....

“Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”.

ldquo;Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”....

Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре

Сингапур методикасы кулланып,мәдәният елы уңаеннан төзелгән дәрес конспекты...

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Эндәш сүзләр һәм алар янында чыныш билгеләренең дөрес куелышым өйрәнү, танып белү активлыгын, уку сэнгатьлелеген һәм сүзлек байлыгын үстерү, белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; укучыларда сө...