Үткән заман сыйфат фигыль
план-конспект урока (7 класс)

Риза Фǝхретдиннең  ǝсǝрлǝреннǝн “Тǝрбияле бала”, “Ата-ана”, “Туганнар”, hǝм тагын бик күплǝрне атап үтǝргǝ була. Хезмǝтлǝре тǝрбияле булырга, илне, миллǝтне яратырга, дусны дошманнан аера белергǝ , дуслыкның, туганлыкның кадерен белергǝ өйрǝтǝлǝр. Дǝреснең эпиграфы итеп: “Балачакта алынган тǝрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгǝртǝ алмас” дигǝн гаҗǝеп тирǝн мǝгънǝле сүзлǝре алына.                                                  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon utken_zaman_syyfat_figyl_-_kopiya.doc62.5 КБ
Файл utkn_zaman_syyfat_figyl.pptx1.23 МБ

Предварительный просмотр:

           Тема.     Үткән заман сыйфат фигыль 7нче сыйныф,татар группасы

Укытучы дǝрес башында укучыларның игътибарын Ризаэтдин Фǝхретдиннең ǝсǝрлǝренǝюнǝлдерүдǝн бащлый.Риза Фǝхретдиннең  ǝсǝрлǝреннǝн “Тǝрбияле бала”, “Ата-ана”, “Туганнар”, hǝм тагын бик күплǝрне атап үтǝргǝ була. Хезмǝтлǝре тǝрбияле булырга, илне, миллǝтне яратырга, дусны дошманнан аера белергǝ , дуслыкның, туганлыкның кадерен белергǝ өйрǝтǝлǝр. Дǝреснең эпиграфы итеп: “Балачакта алынган тǝрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгǝртǝ алмас” дигǝн гаҗǝеп тирǝн мǝгънǝле сүзлǝре алына.                                                  

Слайддагы җөмлǝлǝргǝ игътибар ителǝ.                                               Слайд 2.               

   “Бер төрле дǝрес биргǝндǝ икенче дǝресне карап утырмагыз. Укытучы бирǝ торган дǝрескǝ күңелегезне салыгыз, hǝрбер сүзне зиhенегезгǝ урнаштырыгыз.. Дǝрес вакытында сөйлǝшмǝгез hǝм башка эшлǝргǝ күңелегезне бирмǝгез. Шулай булсагыз, осталарыгыздан ризалык алырсыз hǝм алган гыйлемегездǝн файда алырсыз. Укытучы сораганда аяк үрǝ торып ачык тавыш белǝн җавап бирегез, иптǝшлǝрегездǝн сораган сүзгǝ сораган сүзгǝ рөхсǝтсез катышмагыз”.

Бу җөмлǝлǝрдǝ без яңа гына үткǝн берǝр таныш ǝйбер турында сорала.

 бирǝ торган дǝрескǝ (х.з.сыйфат фигыль)

Нǝрсǝ соң ул сыйфат фигыль?

Сыйфат hǝм фигыль белǝн кайсы яклары охшаш булуы ачыклана.

 Фигыльлǝрнең нинди ике зур төркемгǝ бүленүен аңлаталар. Затланышлы hǝм затланышсыз фигыльлǝрне санап чыгалар                                         Слайд 3.

 Өй эше итеп  ǝдǝбият дǝреслегеннǝн хәзерге заман сыйфат фигыльләр кергǝн җөмлǝлǝр  табып язарга  бирелгǝн иде.(укучылар җөмлǝлǝрне укыйлар hǝм сыйфат фигыльлǝрне ǝйтеп баралар)

 Уку мәсьәләсен кую.

Укучылардан инди замандагы сыйфат фигыль белән таныш түгел иклеклǝре сорала.Алар үткән заман, киләчәк заман сыйфат фигыльлǝрне атыйлар.                            

Димǝк, бүген без сезнең белән нинди тема өстендә эшләрбез икән? Дигǝн сорауга укучылар:Yткән заман, киләчәк заман сыйфат фигыль дип җавап бирǝ.

Укытучы   бүген  үткән заман сыйфат фигыль, ǝ киләчәк заман сыйфат фигыль турында без киләчәктә өйрәнербез дип аңлата                             Слайд 4. 

Алга куйган максатлар ачыклана.

Yткән заман сыйфат фигыль турында белербез; ясалышын өйрǝнербез.  

                 Тактага тема языла.

         ІІ   Яңа материалны аңлату.  

1) Узган дǝрестǝ алган белемнәргә нигезләнеп, “яңа темага” якын килү”.

У.- Мин бик матур җөмлǝ ишеттем, уйлап  карагыз ǝле, бу җөмлǝдǝ сыйфат фигыльлǝр юкмы икǝн?

У. Ашыйсы килгǝч, май ягылган ипидǝн дǝ тǝмле ǝйбер юк...

Ук.- Ягылган

У.  -Бу сүз кайсы заманда?

Ук. -Yткǝн заман

У.  -Бик дөрес, үткǝн заманда, үзе сыйфат hǝм фигыль билгелǝрен алган.Димǝк,  

       Бу - нинди фигыль була икǝн?

Ук. -Yткǝн заман сыйфат фигыль.

У. - Әйдǝгез, билгелǝмǝ бирик, нǝрсǝ ул сыйфат фигыль hǝм ничек ясала.

У. -Yзендǝ сыйфат hǝм фигыль билгелǝре булган, -ган,-гǝн, -кан. –кǝн кушымчалары ярдǝмендǝ ясалган фигыльлǝр үткǝн заман сыйфат фигыль дип атала.                                                                                                             Слайд 5.

Билгелǝмǝне китаптан укып ныгытыла(42 бит)

Ашау кагыйдǝлǝренǝ караган җөмлǝлǝрне слайддан укыйлар.

  • Ашарга утырган вакытыгызда иң элек кулларыгызны юыгыз.
  • Башкаларны чакырган вакытыгызда, сый-хөрмǝтлǝрегезне мактамагыз.
  • Ашаган вакытыгызда бераз бөгелегез!
  • Тǝмам пешмǝгǝн җимешлǝрне ашамагыз, эссе вакытларда майлы ашаудан сакланыгыз!

(җөмлǝлǝрдǝ үткǝн заман сыйфат фигыльлǝр табыла)   Слайд 6,7

ІІІ  Белем- күнекмәләрне ныгыту һәм аларны үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

 Дǝреслектǝн    82 нче күнегү эшлǝнǝ. (Yткǝн заман сыйфат фигыльлǝрне үзлǝре ачыклаган сүзлǝр белǝн язып алалар)

Алга таба ǝдǝплелек турындагы җөмлǝлǝрне укыйлар.                        Слайд 8.

  • Белмǝгǝн нǝрсǝлǝрегезне белгǝн кешелǝрдǝн өйрǝнегез.
  • Күрешү өчен кулны биргǝн кешегǝ уң кулыгызны сузыгыз.
  • Гыйлеме күп булган кешелǝргǝ карап, аз гыйлемле булудан оялмагыз.
  • Сөйлǝшкǝн вакытыгызда артык кычкырмагыз, артык акрын да сөйлǝмǝгез.
  • Өй эчендǝ булган серлǝрне чит кешелǝргǝ сөйлǝмǝгез.

Җөмлǝлǝрдǝ сыйфат фигыльлǝрне табалар, hǝм үзлǝре ачыклап килгǝн сүзлǝрне төшереп калдырып, мǝгънǝсенǝ зыян китерми генǝ үзгǝртеп ǝйтеп карыйлар.Укытучы элеге сүзгǝ сорау куярга куша. Сүзнең исемгǝ охшаганлыгы ачыклана.

Андый сүзлǝр исемлǝшкǝн сыйфат фигыльлǝр дип атала.

 Ияртүче исеме төшеп калган очракта. Үткǝн заман сыйфат фигыль исемлǝшǝ hǝм исем сүз төркеме кебек килеш, тартым, сан белǝн төрлǝнǝ.

(Кагыйдǝ укыла.)

  1. 90 нчы күнегү.                                                                                 Слайд 9.

-Калган эшкǝ кар ява.

-Яратмаган эш авыр була.

-Эшлǝгǝн туңмас, эшлǝмǝгǝн уңмас.

-Башланган эш- беткǝн эш.

(Мǝкальлǝрне уку, мǝгънǝлǝрен аңлату, “артык” мǝкальне табу (3 нче, чөнки сыйфат фигыль исемлǝшкǝн) .

Нәтиҗә чыгару. Ияреп килгән сүз төшеп калса, сыйфат фигыль исемләшә; килеш, сан белән төрләнә. 

                                                                                                             Слайд 10.

Физкультминут.

1. Карточкалар буенча эш.(белемнǝрне үзлǝштерү дǝрǝҗǝсенǝ карап, төрле авырлыктагы  карточкалар таратыла.(Җөмлǝлǝр Р.Фǝхретдинов ǝсǝрлǝреннǝн)

А) - Мǝҗлеслǝрдǝ  ...   ...   гадǝттǝн тыш уен-көлке сөйлǝүдǝн сакланыгыз!

   - Бала чагында акча тотарга  ...   ...   олуг булгач та акча тота белмǝслǝр.

   -  ...   ...   чǝйнең чүплǝрен тǝлинкǝгǝ салмагыз!

Булган вакытыгызда, эчкǝн вакытыгызда, өйрǝнмǝгǝн кешелǝр.

Б)  – Кунакта  ...   ...   :” Мин моны яратмыйм”!- дип сөйлǝшмǝгез.

     -  ...   ...   бераз бөгелегез1

- Кунакка  ...   ...   , билгелǝнгǝн вакыттан элегрǝк барыгыз!

Булган вакытыгызда, чакырылган вакытыгызда, ашаган вакытыгызда.

В) – Хǝзинǝгездǝ бул...   гыйлемнǝн артыкны дǝгъва итмǝгез.

    - Һичнǝрсǝсе булма...   кеше – фǝкыйрь түгел, бǝлки hөнǝре вǝ тырышлыгы булм...     кеше фǝкыйрьдер.

   - Эч...      вакытыгызда чǝйнең чүплǝрен тǝлинкǝгǝ салмагыз.

Г) – Бала чагында акча тотарга өйрǝнмǝ...     кешелǝр олуг булгач та акча тота белмǝслǝр.

   - Күзгǝ күрен...     бернǝрсǝгǝ дǝ кызыкмагыз!

   - Yз хакында тырыш...     кешегǝ эш hǝрвакытта ярдǝм итǝр.

Дǝреснең эпиграфына кире кайтып, үткǝн заман сыйфат фигыльлǝр табыла.

Тикшерү (тактада)                                                                               Слайд 11,12.

5    Өйгә эш бирү.                                                                               Слайд 13.          

 -3 нче төркем дуслык турында кечкенǝ хикǝя язып килер, ǝ калганнар 86 нчы күнегүне сыйфат фигыльлǝрне куеп, күчереп язып килерлǝр.                                                                                                                                     

 Рефлексия.

1. Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?

2. Ничек чиштек?

3. Нǝрсǝлǝр белдек?                                                                                                                                                                                                              

Ук. -Үткән заман сыйфат фигыльләр турында өйрәндек, күнегүләр эшләдек. Р.Фǝхретдиннең ǝсǝрлǝренǝн алынган өзеклǝр белǝн эшлǝдек.

Дәресне йомгаклау. Белемнәрне бәяләү.

 Сыйфат фигыльләр сөйлǝмне матурлыйлар, ǝйтергǝ телǝгǝн фикерне  тулыландыралар.Татар халкының күренекле  фикер иясе, мәгърифәтче, язучы һәм журналист, тарихчы һәм педагог  Р.Фǝхретдин ǝсǝрлǝреннǝн алынган җөмлǝлǝрдǝ  дә сыйфат фигыльләрне еш очраттык.

Димәк, сыйфат фигыльлǝр сөйлǝмне матурлыйлар, кеше күңеленә үтеп керергǝ ярдәм итәләр. Сез дә киләчәктә сыйфат фигылләр кулланып матур итеп сөйләргǝ өйрǝнерсез дип ышанып  калам.

Дәрес өчен зур рәхмәт! Сезгǝ зур уңышлар телим . Сау булыгыз!       


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ризаэддин бине Фәхреддин 1859-1936

Слайд 2

Үткән заман сыйфат фигыль “Балачакта алынган тǝрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгǝртǝ алмас” Ризаэтдин Фǝхретдин

Слайд 3

“Бер төрле дǝрес биргǝндǝ икенче дǝресне карап утырмагыз. Укытучы бирǝ торган дǝрескǝ күңелегезне салыгыз, hǝрбер сүзне зиhенегезгǝ урнаштырыгыз. Дǝрес вакытында сөйлǝшмǝгез hǝм башка эшлǝргǝ күңелегезне бирмǝгез. Шулай булсагыз, осталарыгыздан ризалык алырсыз hǝм алган гыйлемегездǝн файда алырсыз. Укытучы сораганда аяк үрǝ торып ачык тавыш белǝн җавап бирегез, иптǝшлǝрегездǝн сораган сүзгǝ сораган сүзгǝ рөхсǝтсез катышмагыз”.

Слайд 4

Затның яки предметның билгесен аның эше , хǝрǝкǝте аша белдерǝ торган фигыль сыйфат фигыль дип атала. Зат-сан белǝн төрлǝнми торган фигыльлǝр затланышсыз фигыльлǝр дип атала. Аларга сыйфат фигыль, хǝл фигыль, исем фигыль, hǝм инфинитив керǝ . Боерык, хикǝя hǝм шарт фигыльлǝр зат-сан белǝн төрлǝнǝ hǝм затланышлы фигыльлǝр дип атала .

Слайд 5

СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ Хәзерге заман Үткән заман Киләчәк заман

Слайд 6

Yткǝн заман сыйфат фигыль тамырга -ган/-гǝн, -кан/ -кǝн формасы ялганып ясала. Китап укыган бала күп белǝ.

Слайд 7

Ашарга утырган вакытыгызда иң элек кулларыгызны юыгыз. Башкаларны чакырган вакытыгызда, сый-хөрмǝтлǝрегезне мактамагыз. Ашаган вакытыгызда бераз бөгелегез! Тǝмам пешмǝгǝн җимешлǝрне ашамагыз, эссе вакытларда майлы ашаудан сакланыгыз!

Слайд 8

Башкаларны чакырган вакытыгызда, сый-хөрмǝтлǝрегезне мактамагыз . Ашарга утырган вакытыгызда иң элек кулларыгызны юыгыз. Тǝмам пешмǝгǝн җимешлǝрне ашамагыз, эссе вакытларда майлы ашаудан сакланыгыз! Ашаган вакытыгызда бераз бөгелегез!

Слайд 9

Белмǝгǝн нǝрсǝлǝрегезне белгǝн кешелǝрдǝн өйрǝнегез. Күрешү өчен кулны биргǝн кешегǝ уң кулыгызны сузыгыз. Гыйлеме күп булган кешелǝргǝ карап, аз гыйлемле булудан оялмагыз. Сөйлǝшкǝн вакытыгызда артык кычкырмагыз, артык акрын да сөйлǝмǝгез. Өй эчендǝ булган серлǝрне чит кешелǝргǝ сөйлǝмǝгез.

Слайд 10

-Калган эшкǝ кар ява. -Яратмаган эш авыр була. -Эшлǝгǝн туңмас, эшлǝмǝгǝн уңмас. -Башланган эш- беткǝн эш.

Слайд 11

Ияртүче исеме төшеп калган очракта. Үткǝн заман сыйфат фигыль исемлǝшǝ hǝм исем сүз төркеме кебек килеш, тартым, сан белǝн төрлǝнǝ.

Слайд 12

А)- Мǝҗлеслǝрдǝ булган вакытыгызда гадǝттǝн тыш уен-көлке сөйлǝүдǝн сакланыгыз! - Бала чагында акча тотарга өйрǝнмǝгǝн кешелǝр олуг булгач та акча тота белмǝслǝр. - Эчкǝн вакытыгызда чǝйнең чүплǝрен тǝлинкǝгǝ салмагыз! Б) Кунакта булган вакытыгызда :” Мин моны яратмыйм”!- дип сөйлǝшмǝгез! Ашаган вакытыгызда бераз бөгелегез! Кунакка чакырылган вакытыгызда , билгелǝнгǝн вакыттан элегрǝк барыгыз!

Слайд 13

В) Хǝзинǝгездǝ бул ган гыйлемнǝн артыкны дǝгъва итмǝгез. Һичнǝрсǝсе булма ган кеше – фǝкыйрь түгел, бǝлки hөнǝре вǝ тырышлыгы булма ган кеше фǝкыйрьдер. Эч кǝн вакытыгызда чǝйнең чүплǝрен тǝлинкǝгǝ салмагыз. Г) Бала чагында акча тотарга өйрǝнмǝ гǝн кешелǝр олуг булгач та акча тота белмǝслǝр. Күзгǝ күрен гǝн бернǝрсǝгǝ дǝ кызыкмагыз! Yз хакында тырыш кан кешегǝ эш hǝрвакытта ярдǝм итǝр.

Слайд 14

Өйгә эш 1) 3 нче төркем- дуслык турында кечкенǝ хикǝя язарга. 2) 1,2 нче төркемнǝр- 86 нчы күнегүне сыйфат фигыльлǝрне куеп, күчереп язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге заман сыйфат фигыль темасы буенча дәрес планы тәкъдим итәм....

үткән заман сыйфат фигыль

7нче сыйныфның татар төркеме...

Үткән заман сыйфат фигыль.

Максат:1.Үткән  заман  сыйфат  фигыль  буенча  яңа  белемнәр  формалаштыру.2.Сыйфат  фигыльләрне  җөмләләрдә  дөрес  куллану  күнекмәләрен ү...

Үткән заман сыйфат фигыль

Татар теле дәресе...

Үткән заман сыйфат фигыль

7нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Дәрескә. Хәзерге заман сыйфат фигыль.

Әлеге язма "Хәзерге заман сыйфат фигыль" темасы буенча әзерләнде. Рус төркемнәренең җиденче сыйныфында яңа материалны аңлатуда ярдәмлек булып тора....

Үткән заман сыйфат фигыль. Сыйныф: 7

Үткән  заман  сыйфат  фигыль. Сыйныф: 7...