Үткән заман сыйфат фигыль. Сыйныф: 7
план-конспект урока (7 класс)

Гәрәева Айгөл Тимерҗан кызы

Үткән  заман  сыйфат  фигыль. Сыйныф: 7

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_syynyf._dres_konspekt.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы : Гәрәева А.Т.

Тема: Үткән  заман  сыйфат  фигыль.

Сыйныф: 7

Максат:

1.Үткән  заман  сыйфат  фигыль  буенча  яңа  белемнәр  формалаштыру.

2.Сыйфат  фигыльләрне  җөмләләрдә  дөрес  куллану  күнекмәләрен үстерү.

3.Ата-аналарга  карата  хөрмәт  хисе  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: үткән  заман  сыйфат  фигыльләрне аера һәм куллана белү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр: сыйфат фигыль, үткән заман.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле 

Эшне оештыру төрләре: әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку.

Чыганаклар: дәреслек,таблица, карточкалар, фотографияләр.

Дәрес  барышы:

1.Оештыру,мотивлаштыру.

   -Исәнмесез , укучылар!

   -Хәерле  көн!

   -Бүген  сыйныфта  кем  дежур?

   -Рәхмәт.

2.Актуальләштерү.

  -Укучылар,әйдәгез әле  искә төшерик, фигыльләр  ничә  төркемгә  бүленә?

    Нинди  төркемнәргә?

 -Затланышлы  фигыльләрне  атагыз.

 -Алар  ни  өчен  затланышлы  дип  атала?

 -Затланышсыз  фигыльләрне  атагыз.

 -Затланышсыз  фигыльләрдән  без  кайсы  фигыльне  өйрәнә  башладык?

 -Нинди  фигыль  сыйфат  фигыль  дип  атала?

 -Ул  нинди  заманнарда  килә?

 -Хәзерге  заман  сыйфат  фигыль  турында  сөйләгез.  Мисаллар  китерегез.

3.Яңа  белемнәр  формалаштыру.

  -Укучылар,сүзтезмәләр  һәм  җөмләләр  язылган ,шуларны төрле  билгеләре

    буенча  ике  баганага  аерып  языгыз.

 

Укучы бала, әйткән  сүз, килә торган  поезд, баручы  кеше , эшләгән интек-

мәс,тырышканны  хөрмәт  итәләр.

Көтелгән  җавап:

укучы  бала                                               әйткән  сүз

килә торган  поезд                                    эшләгән  интекмәс

баручы кеше                                              тырышканны  хөрмәт  итәләр

-Беренче  баганага  кайсы  сүзтезмәләрне  яздыгыз?Ни  өчен?

(Бу сүзтезмәләрдә 1 сүз хәзерге заман  сыйфат  фигыль,1,3-гади,2-тезмә

 формасы)

-Калганнарын  2  баганага  язгансыз,әйдәгез,аларны тикшерик.

әйткән сүз-сүз-кән кушымчасы  ярдәмендә ясалган,җөмләдә  аергыч  була,

бу  сыйфат  фигыль

-кан/кән  кушымчалары  нинди  заманда кулланыла? Димәк,бу нинди  фигыль? Нәтиҗә ясагыз.

эшләгән интекмәс –гән кушымчасы ярдәмендә ясалган,

-нинди сүз төшеп  калган ?(кеше) сыйфат  фигыль  ачыклаган  исем.

-русча  тәрҗемәсе?

-нәтиҗә  ясагыз.

(Әгәр  сыйфат  фигыль ачыклап  килгән сүз төшеп  калса,ул исемләшә)

тырышканны  хөрмәт  итәләр-нинди сүз төшеп калган?(кешене)

-җәмләдә  тәмамлык булып килә.

-Күплек кушымчасы  ялгасак  ничек була?

-Нинди  килештә?

-Нәтиҗә ясагыз.

(Әгәр  үткән  заман сыйфат фигыль ачыклаган  исем төшеп калса,ул исемлә-

 шә.Килеш ,тартым,күплек кушымчаларын ала.Җөмләдә  ия  яки  тәмамлык

 була.)

-Укучылар,әйдәгез  хәзер  кагыйдә  чыгарабыз.Нинди  фигыль  үткән  заман

  сыйфат фигыль  дип атала?

-Үткән  заман  сыйфат  фигыль  фигыльлнең  тамырына  -ган/-гән,-кан/кән

  кушымчалары  ялганап  ясала,җөмләдә  аергыч  була.

-Әгәр  дә сыйфат  фигыль  үзе  ачыклаган  исемнән  башка  килсә ,ул исемлә-

 шә ,килеш, тартым  белән  төрләнә ,күплек  кушымчалары  ала,җөмләдә  ия

 яки  тәмамлык  булып  килә.

-Димәк,бүген  безнең  дәреснең  максаты  нинди?

-Үткән  заман  сыйфат  фигыльләрне  өйрәнү.

-Укучылар,әйдәгез китаптан  кагыйдәне  табып  укыйк, 42-44 нче  битләр.      

4.Ныгыту.

1.Карточкалар  белән  эш.

Бирем:Мәкальләрне укыгыз ,сыйфат  фигыльләрне табыгыз,заманын  билге-

           ләгез:

1)Үз анасын зурлаган-кеше анасын  хурламас.

2)Ата-анага кадер күрсәткән  кеше  бала-чагадан кадер күргән.

3)Ата-анасын хөрмәт итүче бала  бәхетле булыр.

4)Ата-ана сүзен тотмаган кеше ,олыгайганчы игелек  күрмәгән.

5)Уңган апаның баласы тәртипле булыр.

6)Ата-анасын хурлаган адәм  үзен хурлаган булыр.

2.86 нчы күнегү. Нокталар урынына тиешле үткән заман сыйфат фигыль формаларын куеп укы, күчереп яз.

3.-Укучылар,без сезнең белән әниләр турында мәкальләр укыдык.

Мин  сезгә  әниләрегезнең  фотографияләрен алып килергә куштым . Сез

ничек уйлыйсыз, ни өчен без бүген Әниләр турында сөйләшәбез?

(Тиздән  Аналар  көне).

-Сез бу бәйрәмгә ничек әзерләнәсез?

-Җир йөзендә әнидән дә якын кеше юк.Ф.Яруллин  язганча, әниләребез безгә

якты  дөнья  бүләк итә, сулышлары белән  җылыта, назлары белән иркәли.

Әни  -җирдә иң  газиз ,якын  кеше.Чөнки ул сине тудырган, җыр көйләп  би-

шектә  тирбәткән , беренче елмаюыңны  күреп куанган ,туган телне өйрәткән,

халык моңын  күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкин түгел. Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз,хәтерен калдырма-

гыз, аларга кояш гомере телик. Әниләргә багышлап  шагыйрьләр  бик күп

шигырьләр  ,композиторлар  җырлар язганнар.Әйдәгез әле , Әниләр турында

җыр тыңлап китик.

-Әниләр темасы -мәңгелек .Кешелек дөньсы бик борынгы  заманнардан ук

әниләргә  дан җырлаган. Әйдәгез,без дә әниләр турында шигырь  язып  ка-

рыйк.Тактада  шигырьнең  кайбер сүзләре язылган

         --------------------------------

         -----------------уңган  кеше

         ----------------------------------

       -----------------белмәгән  эше. 

 5.Ә хәзер терәк  сүзләрне  кулланып,фотографияләр буенча  “Минем әнием”

  дигән хикәя  төзеп карыйк.(телдән)

 Терәк  сүзләр :туып- үскән  җире,елмайган йөзе ,яраткан шөгыле ,бәйләгән оекбашлар, теккән киемнәр,пешергән ашлар,яраткан чәчәге, әйткән сүз,ялган

сүз.

5.Өй  эше.

 Вариатив.

1.Кемнәр яза ала , сыйныфта яза башлаган  шигырьне дәвам итәргә (3-4 строфа).

2.Сыйфат  фигыльләр  кулланып  , “Минем әнием “ темасына миниатюр  сочинение  язарга.                                                                                                

6.Йомгаклау:

-Сез бүген дәрестә нинди яңалыклар белдегез ?

-Бүген  барыгыз да кайткач,әниләрегезне  якынлашып килүче  бәйрәм белән

котлагыз, ә бүләгегез булып  бүгенге билгеләрегез булыр.(Билгеләр кую).

-Шулай һәрвакыт яхшы укыгыз,ягымлы сүзләрегез  белән  әниләрегезне

куандырыгыз. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...