Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме" 3 сыйныф, рус төркеме)
план-конспект урока на тему

Биктагирова Руфия Фаязовна

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. (Казан. "Татармультфильм" нәшрияты. 2013).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_uku_rus_torkeme_1.doc74 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Биктаһирова Руфия Фаяз кызы

Дәрес

Әдәби уку

Сыйныф

3 в

Дәрес төре

-Яңа белемнәрне “ачу”

+

-Катнаш дәрес

-Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

-Контроль дәрес

-Белемнәрне практик яктан куллану

-Ныгыту дәресе

Уку – укыту методикасы

  • репродуктив

  • аңлату-күрсәтү

+

  • проблемалы укыту

  • өлешчә эзләнү

+

  • тикшеренү

Дәрес темасы

Яңа ел бәйрәме

Максат

Укучыларның Яңа ел бәйрәме турында монолог итеп тасвирлый белүләре.

Башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

Көтелгән нәтиҗә

Дәрес ахырына укучылар Яңа ел бәйрәме турында монологик сөйләм аша җиткерә белергә тиеш.

Төп терминнар

Кар бабай,  Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел бәйрәме, чыршы, уенчыклар, шигырь, сөйли, бии, бизи, җырлый, ясый.

Предметара бәйләнешләр

әйләнә-тирә дөнья, татар теле, сәнгать, тән тәрбиясе

Әдәби  уку дәресенең техник картасы

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре:

Язу күнекмәләре

- каллиграфик дөрес итеп язу

- дөрес итеп күчереп язу

Уку-язу күнекмәләре:

-татар теленең орфографик  һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау

Тел күнекмәләре:

- сүзләрнең мәгънәсен белү

- сүзләрне урынлы куллану

- җөмләдә дөрес куллану

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

-дөрес сөйләм булуга омтылыш;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәлилли белү;

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

-нәтиҗәләр формалаштыру

Танып - белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

-укыганны анализлау

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Фронталь эш

Төркемнәрдә һәм парларда эш

Индивидуаль (дифференциаль) эш

Куллану өчен дәреслек: Күңелле татар теле , 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. (Казан. "Татармультфильм" нәшрияты. 2013).

Эш дәфтәре.

Гыйниятуллина Л.А., Хәйдарова  Р.З. Татар теленнән эш дәфтәре (Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 3 нче сыйныф укучылары өчен)

Техник чаралар:

-ноутбук

-презентация

-мультимедиадиск

-күрсәтмәлелек

Дәресне оештыру структурасы.

Дәрес этаплары

Ресурслар

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

УУГ

1.Оештыру моменты

Исәнләшү

Исәнләшүгә җавап бирү

шәхескә кагылышлы УУГ

2.Белемнәрне актуальләштерү

максат куелышы

Дәреслек

презентация

Укытучы кыш белән бәйле сүзләрне, белемнәрне искә тәшерергә  тәкъдим итә.(Кем күбрәк? уены)

Шуннан соң укытучы аталган предметларның төсләрен искә төшерертерә.(м-н кар нинди? ак, чыршы-

яшел)

Укучылар җавап бирәләр.

регулятив УУГ

танып - белү УУГ

3.Аңлату

Дәреслек

Җәвад Тәрҗемановнын “Яшел чыршы” шигыре өстендә эш.

Укытучы әсәр белән мөстәкыйль рәвештә әсәр белән танышып чыгарга тәкъдим итә.

Укытучы мәгъләре аңлашылмаган сүзләр белән эшли.

Укучылар әсәр белән танышып чыгалар.

Укучылар яңа сүзләр белән танышалар.

регулятив УУГ,

танып - белү УУГ, коммуникатив УУГ

4.Беренчел ныгыту

Дәреслек

Укытучы дөрес интонация белән шигырьне уку үрнәген күрсәтә.

Укытучы нәтиҗә ясарга тәкъдим итә.

Укучылар әсәрне кычкырып укыйлар.

Укучылар әсәр буенча нәтиҗә ясыйлар.

танып - белү УУГ, коммуникатив УУГ

5.Динамик пауза

презентация

Укытучы динамик пауза ясарга тәкъдим итә.

Безнең сыйныф зур,

Идәне – тигез,

Түшәме биек.

Тәрәзәсе ачыла,

Тәрәзәсе ябыла.

Ишеге ачыла,

Ишеге ябыла.

Монда бик шәп укыла.

Укучылар презентациядә күрсәтелгән хәрәкәтләрне үтиләр.

коммуникатив УУГ

6.Ныгыту

Дәреслек

Укытучы укучыларга 8 нче биттәге 9,10 нчы күнегүләрне парлап эшләргә тәкъдим итә.

Укучылар үз фикерләрен җиткереп, биремне үтиләр.

танып - белү УУГ

7.Йомгак.

Рефлексия.

Өй эше.

Укытучы сораулар бирә.Ул нинди тема узганнары, нинди яңа сүзләр өйрәгәннәре һ.б.турында) сорау ала.

Укытучы альтернатив өй эше бирә.

1 в. Шигырьне (2 нче күнегү(6 бит) ятларга.

2 в. Үзләре теләгән шигырьне ятларга.

Укучылар җавап бирәләр.

Өйгә эшне язып алалар.

шәхескә кагылышлы УУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Вәсимә Хәйруллина "Әдәп" 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Вәсимә Хәйруллина "Әдәп" 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”...

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мә...

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Зәкәрия Әхмәров «Шулай да булгалый» 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Зәкәрия Әхмәров «Шулай да булгалый» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мәг...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Чыршы бәйрәме" тексты" 3 сыйныф, рус төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Чыршы бәйрәме" тексты" 3 сыйныф, рус төркеме)Куллану өчен дәреслек: Күңелле татар теле , 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Р...

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Без бәйрәмгә барабыз" 3 сыйныф, рус төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Без бәйрәмгә барабыз" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле , 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче ...