Туган як шагыйрьләре.
методическая разработка (11 класс) по теме

Данный урок посвящается творчеству поэтов и писателей родного края. (Анвар Давыдов, Рустам Мингалим).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yak_shagyyrlre.doc47 КБ
Office presentation icon prezentatsiya1.ppt1.88 МБ

Предварительный просмотр:

Тема:         Туган як шагыйрьләре.

                Әнвар Давыдов.

                Рөстәм Мингалим.

Максат:         Якташларыбыз, шагыйрьләр Әнвәр Давыдов, Рөстәм                                                                                                                                                                             ааааааааааМингалимнең тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнү;

ааааааааааукучыларның эзләнү һәм тикшеренү әшләрен                                             аааааааааасистемага     салу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,балаларда            аааааааа а якташларыбыз иҗатына кызыксыну алар белән горурлану хисе аааааааа а  уяту.

Җаһазлау:         китап һәм истәлекләреннән төзелгән күргәзмә, шагыйрьләр  аааа              ппппппппппиҗатына багышланган альбомнар, видеоязмалар, слайдлар.

Дәрес барышы.

I. Бу дәресебез якташларыбыз,туган як җырчыларыбыз шагыйрьләр Әнвар Давыдов һәм Рөстәм Мингалимнең иҗат юлларын өйрәнүгә багышлана.

  • Ә хәзер, укучылар, Әнвәр Давыдовның тормыш юлы белән танышып китик.

Слайдлар буенча эш

  • Әнвәр Давыдов хәзерге Самара өлкәсендәге Камышлы авылында туа. Җидееллык мәктәптән соң Камышлы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, барлык татар язучылары кебек, үзе теләп , илне сакларга китә һәм сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта ,көрәшнең алгы сафларында була, үзен батыр солдат  итеп күрсәтә, сугышта батырлыклары өчен күп тапкыр бүләкләнә .

Әнвәр Давыдов мәктәптә укыган чагында ук шигырләрен яза , беркадәр вакыттан соң аның шигырләре китаплар булып басылып чыга . Солдат- шагыйрь фронтта чакта да иҗатын туктатмый , киресенчә, тагы  да дәртләнеп иҗат итә.

Сугыштан кайткач , шагыйрь туган авылы Камышлыда яшәде .Анда район газетасында эшләде .

      Аннары Казанга күчеп килде .

Әнвәр Давыдов – үзенчәлекле  шагыйрь. Татар поэзиясендә, татар балалар әдәбиятында ул бай мирас калдырды.

  • Әнвәр Давыдовның тормыш  юлында 2 истәлекле очрашу була . Ул Муса Җәлил белән Мәскәү шәhәрендә “ Октябрь баласы” журналында беренче шигыре басылып чыга .

“Октябрь баласы “ журналының төп мөхәррире Муса Җәлил була .

Әнвар Давыдов күп еллардан соң болай яза:

  • Мин матур әдәбиятны иртә яраттым, иртә укый башладым. Укыган китаплар күңелгә кереп калды, тормышым белән үрелеп, кушылып китте. Тирә яктагы күренешләр, авазлар, китаплардагы вакыйгалар белән берләшеп, тагын ниндидер бай, яшерен мәгънә алдылар.
  • Ә хәзер, укучылар, Рөстәм Мингалимнең тормышына, иҗатына күз салыйк?
  • Рөстәм Гали Улы Мингалим 1937 нче елның 15 нче августында Йолдыз авылында туа. Җидееллык мәктәпне Дәүләткол авылында тәмамлый. Аннан Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесындә укый. Хезмәт юлын Казахстанда башлый ул.1956 – 1959 нчы елларда Ташкентта хезмәт юлын дәвам итә. Соңрак Бөгемәгә кайта геофизик экспедициясендә эшли. Ләкин аңарга балачактан ук якын булган шигърият дөнъясы тынгылык бирми. Шуңа күрә ул Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә, аны тәмамлагач “Яшь ленинчы” газетасында җаваплы сәркәтип булып әшли. 1975 нче елда әдәбият консультанты булып Татарстан язучылар советына күчә. Лаеклы ялга киткәнче шунда эшли. Кызганычка каршы, хәзергесе көнне ул бик каты авырый. Ләкин Рөстәм абый “Тагын бер генә мәртәбә булса да туган якларга кайтып киләсе иде” – дигән өмет белән яши.

II. Укытучы сүзе:

  • Ә хәзер укучылар шагыйрьләрнең тормыш юлын видеоязмадан карап китик.(7 минут).

Шагыйрьләр иҗатына багышланган альбомнар карау.

  • Укучылар, язучыларның тормыш юллары катлаулы булган.
  • Әйдәгез шигырьләр дә тыңлап китик.  Укучылар эше

 “Кызыл чәчәк”

 “Каршыңа чыкмый, калмамын”

 “Авылны сагынганда”          Әдәби анализ

  Укытучы сүзе:

        Язмыш шагыйрьләрне кайда гына йөртмәгән, ләкин алар өчен иң изге урын булып туган як калган.

        Шигырьләр бик матур, тирән эчтәлекле. Композиторлар, җырчылар да тыныч кына укып китә алмаганнар.

        Рөстәм Минегалимнең “Камышлым йолдызым” шигыренә Тәслимә Низами бик матур көй язган.

III.

  • Видеоязмадан Тәслимә Низами башкаруындагы җырны тыңлау.
  • Әңгәмә оештыру.
  • Укучылар, бу җыр сездә нинди хисләр уятты?

(Горурлык хисе, туган авылны сагыну, җырны тыныч кына тыңлап булмый, күңел талпына, йөрәк тибеше ешая )

IV.  

        Шагыйрьнең төрле темага, төрле елда язылган шигырьләрен тыңлау.

        “Укытучыларыма”.

        “Йөрәккә якыннарым”.

        “Һаман сагынам сине туган авыл”.

        “Нинага”.

        “Гаепледер синең каршында”.

 

V. Шигырьләргә кыскача әдәби анализ.

        Әнвар Давыдовны без тәржемәче итеп тә күрәбез. М. Ю. Лермонтовның  

       “Тучи” шигыренең татарча тәржемәсен укып китү

VI.    Укытучы йомгак ясый:

        Еллар үтү белән үзебезнең туган як шагыйрләрьебезнең шигырьләрен тагын да ныгырак яратып укыйбыз. Мәктәбебездә Әнвәр Давыдовка багышланган музей – кабинет эшли.Язучының балалары һәм туганнары белән элемтәләр өзелми. Быел 15 нче августта Әнвәр Давыдовның кызы Алсу Абдульянова үзенең уртанчы улы Илдар Һәм өлкән улы Айдарның улы Рим белән Камышлыда булып киттеләр.

Алсу Абдульянова бик матур чыгыш ясады:

  • Торган җирләр ямьле булса да, Казаныбызны никадәр генә яратсак та, Камышлыбыз безнең өчен иң кадерле, изге җир булып санала. Әтием әйткәндәй, ул минем өчен, балаларым, оныкларым һәм киләсе буыннар өчен җирнең үзәге булып калыр.

VII. Өй эше.

        Шигырь ятларга

        “Үтәли җил” Рөстәм Мингалим сүзләре.

VIII. Билгеләр.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар шагыйрьләре иҗатында әнигә мәхәббәт хисе."

Төрле шагыйрьләрнең бу хисне төрлечә тасвирлавын өйрәнү...

Татар теле – шагыйрьләр теле

Туган тел айлыгында уздырылган кичә...

Туган телем-шагыйрьләр теле

"Туган телем-шагыйрьләр теле" исеме астында балачак язучылары иҗаты  турында язылган фәнни-гамәли эш. Биредә төп урынны Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева, Хәкимҗан Халиков, Йолдыз иҗатлыры алып то...

Татар теле -шагыйрьләр теле

Татар теле – шагыйрьләр теле(Туган тел айлыгында уздырылган кичә)Максат. Туган телгә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт тәрбияләү; татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру....

"СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН"

"СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН"...

Язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Әлеге материал “Язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу” темасына карый. Тәкъдим ителгән эшкәртмә С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча  әзерләнде. Тест формасында бирелгән сор...

Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...