"Татар шагыйрьләре иҗатында әнигә мәхәббәт хисе."
методическая разработка (5 класс) по теме

Зарафутдинова Эльмира Табрисовна

Төрле шагыйрьләрнең бу хисне төрлечә тасвирлавын өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5нче сыйныфта әдәбият дәресе41 КБ

Предварительный просмотр:

5нче класста әдәбият дәресе.

Тема: Татар шагыйрьләре иҗатында әнигә мәхәббәт хисе.

Максат: 1. Төрле шагыйрьләрнең бу хисне төрлечә тасвирлавын өйрәнү.

                 2. Әниләргә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

                 3. Ижади сәләт үстерү

              Өйрәнелә торган әсәрләр:  И.Юзеев. Бөркет турында җыр А.Алиш.Көтмә инде, көтмә.

Җиһазлау: дәреснең эпиграфы  Һ. Такташ сүзләре (плакатта)

                          Ана -

                          Нинди бөек исем.

                          Нәрсә җитә ана булуга!

                          Хатыннарның бөтен матурлыгы,

                          Бөтен күрке ана булуда...

 И.Юзеев Һәм А.Алиш портретлары,  сүзлек өстендә эшләү өчен материал, мәкальләр, Р. Габделхакова шигыре, «Моңсара» видеотасмасы, «Сагыналар сине якын дуслар» китабы, индивидуаль эш өчен карточкалар, М.Хөсәеннең «Газиз әнкәй» поэмасыннан өзекләр.

Дәрес барышы:

1. Оештыру. Дәреснең максатын әйтү.

     - Хәерле көн, укучылар! Бүген без сезнең белән иң кадерле, иң якын темаларның берсенә багышланган дәрес үткәрәбез. Кәефләрегез ничек?

2. Актуальләштерү.

     - Шулай, узган дәресләрдә сез хис, хис дәрәҗәсе турында сөйләшкән идегез. Хәтергә төшерик әле нәрсә ул хис? (Дәфтәрдән укыйлар. Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул. Хис – кичереш ул.)

     - Без шигырьләрнең эчтәлеге хис икәнлеген белдек. Әдәби әсәр кеше хисен бераз арттырып күрсәтә. Бу омтылыш хис дәрәҗәсе дип атала. Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хис тудыручы сәбәп-хиснең эчтәлеге була. Менә сезнең нинди хисләр кичергәнегез бар? (Үзләре кичергән хисләрне саныйлар: ярату, сагыну, үпкә хисе, дуслык, хөрмәт, ачу, һ.б.ш.)

     - Хисләрнең иң әһәмиятлесе, иң киң таралганы - ярату хисе. Ләкин ярату хисенең дә әллә никадәр төре була. Искә төшерик. (әти-әнине ярату; туган якны, табигатьне, хайваннарны ярату; туганнарны, дусларны ярату; мәктәбеңне, укытучыларны ярату һ.б.ш.)

     - Әтигә, әнигә мәхәббәт хисе яки ата-ананы баласына мәхәббәт хисе иң даими, иң кадерле, иң көчле хис исәпләнә. Димәк, бүгенге дәрес әнигә мәхәббәт хисенә багышлана. Бик күп шагыйрьләрдән, язучылардан бу кадерле кешеләргә мәдхия җырлаучы өзекләр табып булыр иде. Төрле язучы бу хисне төрлечә тасвирлый. Менә шуны өйрәнү -   безнең дәрестәге максатыбыз.

3. Төп өлеш. Әсәрләргә анализ ясау.

     - Әйдәгез, И. Юзеевның “Бөркет турында җыр”әсәре белән танышыйк. Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3нче гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Бу гаиләдә китапка, әдәбиятка ихтирам зур булган. Нәтиҗәдә кечкенә Илдарда бик иртә язу теләге туа. Беренче шигыре ун яшендә район газетасында басыла. (“Моңсара” видеокассетасыннан “Бөркет турында җыр” ны карау.)

     -Укучылар, әйдәгез шигырьне укып чыгыйк һәм өлешләргә бүлик. (Шигырьне бергәләп кычкырып укыйлар.) 

     - Ә хәзер анализ сорауларын карыйк. Чагыштыру бармы? Бөркет нинди? Баласы нинди?

Каршылыкны табыйк . «Яшь аралаш елмая ул…» Бөркет нигә кайгыра? Нигә елмая? (Балаларның җаваплары, фаразлары тыңлана.)

     - Автор бөркетнең үлем алдыннан елмаюына соклана.Үз гомерен яшен астына куеп, баласын коткаруына “батырлык, фидакарьлек” дип бәя бирә. Шул ук вакытта бу вакыйганы гадәти хәл дип саный, чөнки аналарның барысы да шундый дип исәпли.

Кайгыру өчен бөркетнең ике сәбәбе бар:

  1. Яшен вакытында дустын югалта
  2. Яшен сугып яра алган, канатында ярасы булган кош яши алмый.
  3. Нигә елмая? Бөркет елмая, чөнки баласы исән калуын күрә.

Шигырьнең мәгънәсе нәрсәдә?

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә чагыштыру бу.

Димәк, ана өчен бала гомере үзенекеннән дә кадерлерәк! (Ана кешенең баланы яратуы -  хис дәрәҗәсе!)

Бөркетнең баласына мөнәсәбәте?

Бу гадәти хәл, чөнки аналарның барысы да шундый дип исәпли. Ә шулаймы соң? (Ятим балалар турында сүз.) «Асрамага бала бирәм»  исемле Э. Шәрифуллина китабына берничә минут багышлана.

Ә баласы? Ул ананың үзе өчен гомерен дә кызганмавын күрми дә, ул яшенне сизми дә, чөнки анасы аны яшеннән канаты белән каплый.

     Нәтиҗә: Ана күңеле балада, бала күңеле далада. «Анаңны аркага йөкләп (күтәреп) өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың».

Димәк, И.Юзеев бу шигырьнең нигезе итеп әниләрнең балаларны яклаучы булуларын ала.

Кеше булсаң, бөркет кебек кыю бул. Бала өчен гомереңне дә кызганмаска куша. (шигырьнең идеясе)

     И.Юзеевның «Бөркет турында җыр»ы ана мәхәббәте турында. (шигырьнең темасы) Ана өчен бала гомере үзенекеннән кадерлек. (Теманы һәм идеяне дәфтәргә язып куялар.) Бу шигыре белән И.Юзеев бик күп кеше күңелләрен уята. Бу шигырен ул үзенең «Бөркетләр кыяга оялый» исемле комедиясе өчен яза. Менә ул турында ниләр язылган… (“Сагыналар сине якын дуслар” китабыннан өзек.)

Ял минутында Мәхмүт Хөсәеннең “ Газиз әнкәй “ поэмасыннан өзекләр  яңгырый. (аудиоязмада)

     - И.Юзеевның шигыре аналар турында иде. Ә менә А.Алишның шигыре сугышта улларын югалткан ана хәсрәтенә багышлана. Сез Абдулла Алиш турында ниләр беләсез? (Җаваплар тыңлана.) Әйдәгез, бу шигырьне дә укып китик. (Сәнгатьле уку)

     - Лирик герой әнисен яхшы белә. Ананың уллары өчен, үзе өчен ничек кайгыртуын аз гына да икеләнмичә, күңел күзе белән күреп тора ул.

Сорауларга җавап биргәнче бер эш эшләп алыйк әле. Шигырьдән ритм, рифма табабыз.

(Һәр куплетны бер укучы укый,ритм һәм рифманы табып күрсәтә.)

           Тактага  лирик әсәргә анализ ясау тәртибе эленә:

           1. Хис дәрәҗәсе. 2. Хис эчтәлеге (сәбәбе). 3. Юану.

     1 нче биремгә җавап табыйк. Шигырьдән хис дәрәҗәсен күрсәткән урыннарны табыйк. (Беренче абзацта әни кешенең моңсулыгы турында турында әйтелә: “Моңсу гына озатып каласың” Моңсулык – кайгының түбәнрәк дәрәҗәсе. Икенче абзацта “сагыш”, ”тилмерү” сүзләре белән очрашабыз: “ – Аларга! –дип һаман саклыйсың, Сагыш белән көтеп, тилмереп”   Дүртенче абзац тулысы белән хис дәрәҗәсен күрсәтүгә багышлана, ананың төннәрен дә, көндезен дә балалары турында гына уйлавы әйтелә. Бишенче абзацта хәсрәт тагын да көчәя - “бертуктаусыз янган кайгылар” дип сурәтләнә).

      - Санап чыккан урыннар  барысы да хис дәрәҗәсенә бәя бирәләр. Төрлесе төрле урында бирелсә дә, алар бер өлешкә-хиснең төрле дәрәҗәсенә  керә.

 2нче биремгә җавап. Кайгының сәбәбе-әнинең улларыннан аерылуы. (“Кая китте синең улларың?..” Ана улларыннан килгән хатларны укый-укый туздырып бетерә. Авторның “Җир куенында ята улларың” дип белдерүе). Бу урыннарны бергә җыябыз һәм “сәбәп” дип исем бирәбез.

   3нче биремгә җавап. Юану кайсы урыннарда күренә соң? (Икенче абзацта юану ананың өметендә күренә: “Өмет белән һаман күзәтәсең, Кайтырлар дип, киткән юлларын” Чикләвек киптерүе дә,өчесенең берсе генә булса да, кайтмасмы дип көтүе дә - бары да юану хисен тасвирлаган урыннар.)

4.  Йомгаклау.

     -Анализның иң мөһим урыннарына күчик. Шигырьнең багышламасына автор “Әнигә багышлыйм” дип яза.Димәк, шигырьдәге ананы шагыйрьнең үз анасы дип уйлый алабыз. Абдулла Алишның тормыш юлын искә төшерик. Бу шигырен язганда шагыйрь  тиздән башы чабыласын белә. Үзенең үлеме белән анасына күпме хәсрәт тудырасын шагыйрь яхшы сизә. Шуның өчен  ул үзен гаепле саный, чөнки үлеме белән ул әнисенең кайгысын тагын да арттыра. Ләкин бу гаебен ул берничек тә төзәтә алмый. Шулай итеп шигырьдә  шагыйрнең үз хәсрәте дә бар.Бу хәсрәт гаять дәрәҗәдә кешелекле, юанычсыз зур хәсрәт. Алишның тормыш юлын күз алдында тотканда, бу шигырь – шагыйрьнең үз хәсрәте турындагы шигырь дия алабыз. Әйе, укучылар, ананың аяныч хәленә дә, Алишның ана хәсрәте өчен кайгыруына да битараф калып булмый...безнең һәммәбездә дә күңелләребезнең түрендә кызгану, әни кешенең дә, улының да кайгысын уртаклашу хисе туа.

5. Нәтиҗә: әдәби әсәр хис турында сөйләп кенә калмый, укучының үзендә дә хис тудыра икән. (Дәфтәргә язалар)

6. Өй эше бирү.  

а) аналар турында 5-7 мәкаль табып язып  килергә.

б) якташ шагыйрьләр иҗатыннан әниләр турында 1 шигырь  табып  сәнгатьле укырга өйрәнергә

в) әни турында үзең шигырь иҗат итеп карарга.*

                             

7. Билгеләр ку


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле – шагыйрьләр теле

Туган тел айлыгында уздырылган кичә...

Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)

А. Яхин методикасына нигезләнгән 5 нче сыйныф өчен әдәбият дәресе конспекты.Тема: Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)Максат. 1. Туган илгә, татар халкына ...

Татар теле -шагыйрьләр теле

Татар теле – шагыйрьләр теле(Туган тел айлыгында уздырылган кичә)Максат. Туган телгә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт тәрбияләү; татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру....

Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...

Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы

Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы...

Җуелмас җәүһәрләр "Татар әдипләре иҗатында афоризмнар" проект эше.

Проект эше. Татар әдипләре әсәрләреннән афоризмнар алып тема буенча тупланды....