Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.
методическая разработка (5 класс) по теме

 

Класс: 5 класс (РМРБ)

Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерү

Дәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”

Дәрес  тибы: Класстан тыш уку

Дәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)

Алып бару формасы: Әңгәмә

Максат.

1.Укылган хикәяләр өстендә изгелек, игелеклелек төшенчәләрен аңлату, бер-берләренә , кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, изгелектән яманлыкны аера белергә өйрәтү.

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

3.Явызлык, яманлыкка карата килешмәүчән караш тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материал.

В.Осееваның”Бер әби шунда”, “Печенье”, “Шунысы начар”, “Усал әби һәм яхшы апа”хикәяләре.

“Ут, Су һәм Намус” әкияте.

“Бер әби шунда ” хикәясенә рәсемнәр.

 Презентация

Мәкальләр: “Яхшы сүз- җан азыгы”, “Ана- шәфкать диңгезе”, “Ата-анага игелек  итмәгән, үзе дә игелек күрмәс”.

Балалар рәсеме

Скачать:


Предварительный просмотр:

    Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе.

5 нче класс

Галимова Гөлназ Илфир кызы

Арчаның 5 нче гиназиясенең татар теле әдәбияты укытучысы

 Изгелек – кояш нурына тиң.

Максат.

1.Укылган хикәяләр өстендә изгелек, игелеклелек төшенчәләрен аңлату, бер-берләренә , кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, изгелектән яманлыкны аера белергә өйрәтү.

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

3.Явызлык, яманлыкка карата килешмәүчән караш тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материал.

В.Осееваның”Бер әби шунда”, “Печенье”, “Шунысы начар”, “Усал әби һәм яхшы апа”хикәяләре.

“Ут, Су һәм Намус” әкияте.

“Бер әби шунда ” хикәясенә рәсемнәр.

 Презентация

Мәкальләр: “Яхшы сүз- җан азыгы”, “Ана- шәфкать диңгезе”, “Ата-анага игелек  итмәгән, үзе дә игелек күрмәс”.

Балалар рәсеме

                                                        Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

-Кунаклар белән басып исәнләшик әле. Аларга “Хәерле көн “телик.

-Һәр дәрескә без куллана торган , бүген дә без онытмаска тиешле нинди өч кагыйдә бар? Шуны искә төшерик .

А)  Тулы җөмләләр белән сөйлә;

Б) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

В) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт

  -Җавап биргәндә бу кагыйдәләрне онытмагыз. Тагын бер-берегезгә тели торган 2 теләк бар.

”Күзләрегез карап кына тормасын- күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын- ишетсеннәр”.

 - Икенче төрле әйткәндә игътибарлы булыгыз. Мин сезгә уңышлар телим!

–Кәефләрегез ничек?

-Кәефләрнең яхшы булуы нәрсәдән тора?

- Әдәипле, яхшы сүз  күңелне күтәрә, шатландыра.”Яхшы сүз- җан азыгы”- дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр.( Слайдта чыга)

2.Дәрес темасы белән таныштыру.

-Сез бик күп әдәпле сүзләр беләсез. Менә шуларның берничәсе кроссвордта да бар:

( слайдта кроссворд күрсәтелә)

Кроссвордның биремнәре.

Күрешкәндә әйтелә торган сүз.( Исәнмесез)

Саубуллашканда әйтелә торган сүз.( Хушыгыз)

Берәр ялгышлык эшләгәндә әйтелә торган сүз.( Гафу итегез)

Исәнләшү.( Хәерле иртә)

Иптәшләрегез белән исәнләшү сүзе.(Сәлам)

Исәнләшү сүзе.( Хәерле көн)

Тәбрикләү сүзе. (Котлыйм)

              “ Изгелек “сүзе килеп чыга.

-Нинди яңа сүз барлыкка килде?

-Бу дәрестә без нәрсә турында сөйләшәбез?

-Нәрсә ул изгелек?

II. Булган белемнәрне актуальләштерү.Өй эшен тикшерү.

-“Өч кыз ” әкиятен рольләргә бүлеп сөйләргә бирелгән иде.Кемнәр әзер?

( Әкиятне тыңлау)

– Бу өч кыз турында сез нәрсә әйтә аласыз?

-Ни өчен олы, уртанчы кызлары әниләре янына бармаганнар?

-Сез ничек уйлыйсыз, әгәр аларның тиен килгән чакта эшләре булмаса, барырлар идеме?

-Кече кызы эшен ташлап, әнисе янына йөгергән. Сез ничек уйлыйсыз, ул : “ Минем камырым басылып бетмәде, ипи пешерәсем бар”,- дип борчылырмы?

-Тиен аңа  нәрсә дигән?

-Тиеннең “Гомерең буе игелек күр”, - дигән сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? Игелек нәрсә ул?

 (Укучылар белән нәтиҗә чыгару)

             Нәтиҗә: Әгәр дә , кемгә дә булса  изгелек эшләгәннән соң, күңелеңдә рәхәтлек тойсаң, шул кеше игелекле кеше була. Димәк изгелек эшләр өчен игелекле булырга кирәк.

( Слайдта чыга. Изгелек- игелекле- мәрхәмәтле- шәфкатьле)

-Кече кызы игелекле, ә олы , уртанчы кызлары нинди?

-Олы һәм уртанчы кызларга нәрсәләр әйтер идегез?

-Тактадагы мәкальләрнең кайсы туры килә? (Слайдтан мәкальләрне уку)

“Ата- анага игелек итмәгән- үзе дә игелек күрмәс.” 

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1. Изге сүзләр. Изгелек- кояш нурына тиң.

-Әкияттә кече кыз бер сүз дә әйтмәде.Сез ничек уйлыйсыз? Ул әнисе белән  башка кешеләр белән ничек сөйләшер?

-Изгелекне нәрсәгә тиңләргә була?(Әгәр җавап бирергә кыенсынсалар, тактадагы теманы укыту “Изгелек- кояш нурына тиң”)

Нәтиҗә:  Изгелек- кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк.

Уен- ял.

-Белгән әдәпле сүзләрне әйтеп, бер-беребезгә матур сүзләрегездән соң кояшка “нурлар” өстәрмен.( Слайдта кояшка нурлар өстәлеп бару)

-Ә кунакларга нинди теләкләрегез булыр?

-Теләкләрдән соң күңелләр күтәрелеп киттеме? Яхшы сүзләр белән сөйләшү дә игелекә керә икән. Димәк, сезнең һәркайсыгыз изгелек кылырга әзер. Изге эшләр, изге сүзләрдән башлана.

2. Изге эшләр. Намуслы, вөҗданлы булу.

А)“Бер әби шунда” хикәясен укып фикер алышу.( Слайдта рәсеме дә бар)

-Бу рәсемнәр хикәянең кайсы өлешенә туры килә?

-Кыз нигә гаҗәпләнгән?

-Малай нәрсә дип җавап биргән?

-Малай нинди?

-Сез ничек уйлыйсыз, ул малай әбигә булышмыйча китеп барса, күңеле тыныч булыр идеме? Вөҗданы газаплар идеме? Бу малай нинди икән?

-Нәрсә соң ул намуслы булу?

Нәтиҗә: Намуслы булу- үз гаебе, үз хатасы өчен ояла белү, аларны төзәтә белү.

Б)“Вөҗдан газабы” шигырен уку.

-Ләлә ни өчен елый?

-Нәрсә ул вөҗдан?( Вөҗданлы булу- намуслы булу. Ул үзен гаепле хис итә, газаплана.)

-Әгәрдә ул бабайга урын бирсә, ул бабайга карата нәрсә эшләгән булыр иде?

-Изгелек эшләр өчен тагын намуслы булырга кирәк икән.

( Слайдта чыга: Изгелек- игелекле- мәрхәмәтле- шәфкатьле- намуслы- вөҗданлы)

В)– Намус турында бер әкият тыңлыйк әле. (“Ут, Су һәм Намус” әкиятен уку.)

Нәтиҗә: Намус ул күзгә дә күренми, ләкин аны начар эшләр эшләп югалтырга була. Намусыгызны кече яшьтән үк саклагыз, аңа тап төшермәгез.

-Начар эшләр өчен ояла белү, аларны булдырмаска тырышу ул- намуслы, вөҗданлы булу дигән сүз. Намусын, вөҗданын югалткан кешеләр беркайчан да изгелек эшли алмыйлар.

3.Гаделлек, дөреслек турында фикер алышу.

“Печенье ” тексты өстендә эш.

-Айрат белән Марат сезгә ошадымы?

-Ни өчен ошамады?Алар бит печеньены икесенә дә тигез итеп бүлгәннәр?

Нәтиҗә: Алар гаделсезлек күрсәткәннәр.Әнисе белән әбисенә бирмичә дөрес эшләмәгәннәр. Һәрвакыт олылар белән бүлешергә кирәк.

-Бу малайларны игелекле дип әйтеп буламы? Ни өчен?

-Игелекле булу өчен аларга нәрсә җитми?( Дөреслек, гаделлек)

Нәтиҗә: Изгелек ул- тагын гаделлек, дөреслек икән. Гаделлектән, дөреслектән башка изгелек эшләп булмый.

(Слайдта чыга: Изгелек- игелекле- мәрхәмәтле,-шәфкатьле- намуслы- вөҗданлы- гадел, дөреслек

4. Әни -шәфкать диңгезе.

- Дөньяда иң изге, иң игелекле кеше кем ул?

Нәтиҗә: Әниләр балаларына һәрвакыт яхшылык кына телиләр. Алар һәрвакыт ягымлы, мәрәмәтле. Сезне чын кешеләр итеп үстерәселәре килә. "Ана- шәфкать диңгезе" дигән мәкальне уку.

- Сез  яманнан яхшыны аера беләсезме соң?

- Хикәядәге Даша кебек уйламыйсызмы икән?

" Усал әни, яхшы апа" хикәясен уку.

(Бер баладан укыту)

- Ни өчен ул иптәшлренә әнисен усал дигән?

-Ә апасы нинди яхшы булган, шулаймы?

- Үсеп җиткәч, Даша әнисенең игелекле икәнен аңлаганмы?

Нәтиҗә: Даша әнисенә рәхмәтле. Ул үзе дә әнисенә булышып, аңа игелек күрсәтеп яшәр.

5.Тормышта гел изгелек кенә эшләргә кирәк.

- Ә яхшылыкны кешеләргә карата гына эшләргә кирәкме?

А) "Шунысы начар " хикәясен уку.

- Малайлар чыннан да бер нәрсә дә эшләмәгәннәр бит.Ни өчен хатын малайларны ачуланган?

- Алар нинди?

Нәтиҗә: Битарафлык, булышмау, ярдәм итмәү- ул үзе явызлык эшләүгә тиң.

6.Рәсемнәр.

-Яхшылык, начарлык турында өйдә рәсемнәр ясап килергә бирелгән иде. Үз рәсемнәрегез турында азрак сөйләп китегез әле.

Нәтиҗә: Изгелек тормышны, яшәүне саклый, ә явызлык җимерә.

-Кеше тормышта гел яхшылык кына эшләр өчен туа. Кеше яшәвенең төп мәгънәсе изгелек кылу, изгелек яхшылык эшләү.

-Ләкин кайвакытта киресе дә булып куя.

( Р.Миңнуллинның “Ә ни өчен?” дигән шигырен сөйләтү)

-Җавап бирегез әле, ни өчен?

Нәтиҗә: Бер явызлык икенче явызлыкны китереп чыгара. Берсе төртсә, икенчесе суга, ә тегесе: ”Тагын нәрсә эшлим икән?”- дип өченче явызлык уйлый башлый. Шулай итеп, явызлык зурая, үсә, сугышуга кадәр барып җитә.

-Явызлыкны ничек туктатырга була соң?

Нәтиҗә: Явызлыкны яхшылык белән генә җиңеп була.

-Яхшылык эшләү җиңелме?

-Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк:

Кешеләргә без гел яхшылык эшлик,

Эшләмәсәң –гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел

Ул –зур фидакарьлек.

IV. Йомгаклау. Билгеләр кую.

-Изгелек ул кеше күңелендә туа, шунда яши. Ул кешедән башка яши алмый. Сез һәрвакыт игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле , намуслы, вөҗданлы, гадел булыгыз.Шул вакытта сез игелекле кешеләр булырсыз.

( Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр куела)

-Безнең дәресебез бетте, ләкин изгелеккә, яхшылыкка өйрәнү тәнәфестә дә, урамда да, өйдә дә һәркөнне, еллар буена, олыгайгач та дәвам итә. Һәрвакыт шәфкатьле , мәрхәмәтле булырга, намус кушканча яшәргә, гадел булырга сез үзегезне өйрәтергә тиешсез.Үзегезне генә түгел, башкаларны да күрә белегез, үзегезне генә түгел, башкаларны да ишетә белегез.Мин сезгә барыгызга да гел яхшылык кына телим.

V. Өй эше. Үзегезнең эшләгән яхшы гамәлләрегез турында хикәя төзеп килергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль тест

1.  “Камыр Батыр ” әкияте нинди халык әкияте?А) татар     Б) рус          В)башкорт2. “Кыйссаи Йосыф” кем әсәре?А) Г. Тукай...