Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.

Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avyl_ete_akbay..docx22.8 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.

Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Максат: Күренекле драматург Т.Миңнуллинның торыш һәм иҗаты белән танышу.

Уку техникасын яхшырту, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшләү.

Укучыларның Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасын укуларын тикшерү, эчтәлеген, төп фикерен һәр укучыга җиткерү,

Пьеса нигезендә укучыларда дуслык, мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәм итү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация,китап күргәзмәсе, Ш.Галиевның “Кайнар коймаклар” шигыреннән иллюстрация, укучылар иҗаты күргәзмәсе, 6 класс өчен татар әдәбиятыннан хрестоматия.

Дәрес барышы.

I.  Оештыру өлеше.

II.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Укытучының кереш сүзе.

1 Яңа көн килде, яңа көн туды.

Кояш та чыгып,коймага кунды.

 Елмаеп-көлеп безгә карады,

“Исәннәрмесез!”-диде аннары.

2. Без дә аңарга “Исәнме!”-дидек,

Рәхмәтләр укып,башларны идек

Рәхмәт,Кояшкай,булганың өчен.

Койма башына кунганың өчен.

Рәхмәт без барын белгәнең өчен

Яңа көн алып килгәнең өчен.

-Укучылар, безнең бүгенге дәресебез, башка дәресләрдән үзгәрәк булыр. Бүген без сезнең белән үзебезнең ишегалдыбызга сәяхәт итәрбез. Ничек  дип әйтәсезме? Әйтегез әле миңа, сез хыялланырга яратасызмы?

---Яратабыз.

--- Яратсагыз, әйдәгез  бер генә минутка күзләрне йомыйк та уйлап күз алдына китереп карыйк әле.Иртә белән безнең ишегалдында нинди күренешләр була икән?

-Таң ата, кешеләр татлы йокыларыннан уяналар.

-Таң әтәчләре кычкыра.

-Кошлар сайрый.

-Әти-әниләр хайваннарны карыйлар.

-Аяк арасында мәче сөт сорап сырпалана.

-Казлар каңгылдаша.

-Эт үзенең төнге каравылын тапшырган кебек нәрсәдер әйтергә тели.

-Көтү куган тавышлар килә.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар.Ә хәзер барыбыз да тактадагы рәсемгә игътибар итик .Монда нәрсәләр сурәтләнде икән?

  1. Монда без сөйләп биргән күренешләрнең барысы да сурәтләнгән.

Укытучы: Бик дөрес ,укучылар. Бу иллюстрация Ш.Галиевның “Кайнар коймаклар” шигыренә ясалган.   Укучылар, сәяхәтебезне дәвам итәбез.Тыңлап карыйк ,безнең йорт хайваннарыбыз ниләр сөйләшәләр икән?

(“Акбай нигә күңелсез?”дигән бүлектән диск карау.)

Укытучы:Укучылар, бу өзек сезгә ошадымы?

-

Нинди спектакльдән булыр икән бу? Авторы кем ?

-

-Кем ул Т.Миңнуллин? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

-

-Сезгә аның нинди әсәрләре таныш?

(Сорауларга җаваплар алу)

Укытучы: Т.Миңнуллин белән тулырак танышу өчен сүзне иптәшләрегезгә бирәбез. Алар безне Т.Миңнуллин турындагы презентация белән таныштырырлар.(Ике укучы авторның иҗат- биографиясе белән таныштыра.)

Укытучы: Тауларның биекләре, мәһабәтләре ерактан күкселләнеп , мәгърур булып күренеп тора торганнары бар.Якын килгән саен аларның серләре ачыла бара. Тауга менгән саен , менәсе килә,менгән саен дөньяның матурлыгын бөтен күңелең белән тоя барасың.

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле Т.Миңнуллинны да шул мәһабәт таулар белән чагыштырырга мөмкин.Аның әсәрләрен укыган саен укыйсы, спектакльләрен караган саен карыйсы килә, алар үзләренең серле яклары белән ачыла баралар.Туфан абый безнең мактанычыбыз, горурлыгыбыз.Аннан башка бүгенге татар драматургиясен күз алдына да китерә алмыйбыз. Аның турындагы тулырак мәгълүмат белән без 8 һәм 11 классларда танышырбыз.

-Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Спектакльгә юл тотабыз.

“Акбай һәм сарык малае” бүлегеннән өзек карап китәбез.(Укучылар үзләре спектакльдән күренеш күрсәтәләр.)

Физкульминут.

Укытучы: Вакыйгалары көлкегә корылган драма әсәрләрен без ничек  дип атыйбыз ?

-Комедия.

-Без сезнең белән  нинди комедияләр белән таныштык?

-Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” , Г.Камалның “Беренче театр”.

-Безнең дәреслектә “Авыл эте Акбай” пьесасының беренче бүлеге бирелгән. Искә төшерик әле, монда нинди вакыйгалар сурәтләнә икән?

(Эчтәлек сөйләнә)

-Пьесада сезгә иң ошаган образ кайсы образ булды?

-Акбай.(Акбайга характеристика бирелә)

- Тәмлетамак сездә нинди тәэсир калдырды?

-Ул бик хәйләкәр, иркә. Дусларын хөрмәт итми, алардан көлә. Шуңа күрә дә авыр хәлләргә кала.

-Укучылар, сез Акбайны чын дус дип атый алыр идегезме?

-Әйе. Акбай чыннан да чын дус. Чөнки ул йорттагы һәрбер хайван өчен кайгыра, аларга ярдәм итәргә әзер тора. Аларга үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Сарыкка да ул: “Әй , Сарык, нигә балаңны бозасың? Әнисен сөзеп еккан бәрәннән кем үсә инде ?”- ди .Балаларны дөрес тәрбияләргә өйрәтә.Торыр урыны булмаган Дүрткүзне дә авылга алып кайта.

- Сез дуслыкны ничек аңлыйсыз? Нәрсә соң ул дуслык?(Әңгәмә)

-Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез? (Мәкальләр әйтү)

Укытучы: Укучылар, тактадагы мәкальләргә игътибар итик. Бу мәкальләр безнең бүгенге әсәребезгә туры киләме?

  1. Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.
  2. Күп дус эзләгән дуссыз калыр.
  3. Кешенең иң зур дәүләте- чын дусты.
  4. Юлга чыксаң, дустың үзеңнән яхшы булсын.

-Ни өчен бу мәкальләр туры килә дип уйлыйсыз?

-Чөнки Тәмлетамак белән Акбай шәһәргә киткәч,Тәмлетамак Акбайны калдырып кача. Ә чын дуслар алай эшләмиләр.

-Укучылар, пьесада безне уйланырга мәҗбүр итә торган өлеше бар . Акбай белән Сарбай сөйләшкән эпизод. Шул урынны дәреслектән табып укып күрсәтегез әле.Моның белән автор нәрсә әйтергә тели икән?.(эпизод укыла)

-Сарбай монда үзенең бәхетсез тормышы турында сөйли. Кешеләрнең аларга карата мәрхәмәтсез булулары аны борчый. Автор бу эпизоды белән безне хайваннарга карата шәфкатьсез булмаска, аларны җәберләмәскә өйрәтә.

- “Эт- кешенең дусты” дибез. Этләрнең кешеләргә карата тугрылыгы турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?

(Этләр турында әңгәмә)

Укытучы: Борынгы заманнарда ук кеше иң беренче этне кулга ияләштергән. Моңа инде якынча 15-20 мең ел вакыт узган.Шул еллардан бирле этләр кешеләрнең ярдәмчеләре.Хәзерге вакытта этләрнең 400 төре билгеле.

(Этләр турында карточкалар карау.Космоска очучы этләр, сугыш вакытындагы этләр, чик сакчылары.)

-Менә күрдегезме инде, этләрнең кешеләр өчен файдасы бик зур икән.

Йомгаклау. Укучылар, без сезнең белән дәрестә ниләр эшләдек?

-Яхшылыклар, батырлыклар ни өчен эшләнә? Акбай мисалында аңлатыгыз.

  - Без бүгенге дәресебезне нәрсә дип йомгаклыйбыз?

- Дуслык ул- яхшылык,

Дуслык ул- яктылык.

Өйгә эш: 1.Үзегезнең дүртаяклы дусларыгыз турында язып килегез.

2.Этләрегезнең рәсемен ясагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация

Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе...

Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасын өйрәнү.

Т. Миңнуллинның   “Авыл эте Акбай”  пьесасын өйрәнү.(Дәрес - презентация)Максат.-         өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану...

Г.Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясе буенча дәрес планы.

Г.Исхакыйның "Җан Баевич" комедиясенә анализ...

Сингапур методикасы кулланып, Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе

Бу дәрестә сингапур структураларының кулланылышы, балаларга тәрбия бирү дә күздә тотыла...

Т.Миңнуллин "Авыл эте Акбай"

Т.Миңнуллин "Авыл эте Акбай" әсәре буенча сыйныфтан тыш уку дәресенә...