Р.Фәхреддин киңәшләре: Укытучы нинди булырга тиеш
материал

Мөкминова Әлфия Дамировна

https://belem.ru/node/78 сайтыннан алынды

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.fhreddin_kinshlre_-_pedagog_-_nindi_bulyrga_tiesh.doc142.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучының вазифалары

Казанда 1908 елда икенче басма итеп бастырган “Әдәбе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) китабының исеме астына Ризаэддин Фәхреддин укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга, аның вазифалары нинди нәрсәләрдән гыйбарәт булырга тиеш һәм башка шундый гаять әһәмиятле мәсьәләләрне аңлата. Ризаэддин Фәхреддин укытучыларга йөкләнә торган кануни унөч вазифаны тәфсилләп төшендереп бирә.

Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Ризаэддин Фәхреддин биредә иң төп канун итеп – укытучының иң әүвәл үзенең холкын яхшыртырга, үз холкы һәм гамәле белән шәкертләргә үрнәк – күчергеч булырга тиешлегенә басым ясый һәм шуннан соң гына, укытучы үзенең алдына тезелешеп утырган балаларга гүзәл әхлак турында дәрес бирергә мөмкин икәнлеген аңлата. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән үгет- нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калачак. Чөнки  гадәттә укучылар укытучының сөйләгән сүзенә түгел, ә гамәленә иярәләр һәм тора-бара бу күренеш укучының көндәлек табигый гадәтенә әйләнеп китә. Менә шуңа күрә дә инде, балалар укытучының “Шулай булыгыз! Болай булмагыз!” – дип өйрәтүләренә түгел, ә үзенең гүзәл холкы һәм яхшы гамәле үрнәгендә тәрбияләвенә мохтаҗлар.

Укытучы кеше – үзе нинди генә галим, зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса һәм шул гүзәл холыкны үзенең дәресләрендә күрсәтеп, гамәлдә кулланмаса, аның укытуыннан бернинди файда булмас, ә зарары  әйтеп бетергесез күп булыр. Бозык холыклы галимнәрнең һәм укытучыларның – үзләренең укучыларына начар үрнәк – күчергеч булып торулары һәм шуның нәтиҗәсендә кешелек җәмгыяте өчен булган зарарлары – йөзләрчә һәм меңнәрчә надан кешеләрнең зарарларыннан артык булып чыга.

Ризаэддин Фәхреддин укытучылар алдына бер бик мөһим һәм җитди таләп куя: әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңа – барысына да бертигез итеп хөрмәт күрсәт; йомшак итеп, үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул! Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, бик яхшы булачак... Һәр укытучы үзенең холкының һәм гамәленең тулы чагылышын – укыткан шәкертендә күрә ала. Бу хакта Ризаэддин Фәхреддин:” Укытучы – кулын сузса, шәкерт – аның күләгәседер, яки укытучы – бер китап язучы икән, шәкерте дә – аның язган китап нөсхәседер. Язылган китап нөсхәсен күреп, язучының гыйлем һәм гакылда булган дәрәҗәсен тәкъдир итү мөмкин булган кебек, шәкертен күреп, укытучысының кем икәнен белү дә авыр булмас”, - дип бик гыйбрәтле искәрмә ясый.

Укытучыларның әлеге беренче вазифасына кагылышлы, ягъни холыклары һәм гамәлләренә бәйле күп кенә тарихи һәм дини мисаллар да китереп, Ризаээдин Фәхреддин аның эчтәлеген тагын да баета. Аның ахырына ул: “Бу – бер киңәштер ки: һәрбер укытучы тарафыннан үз хезмәтен үтәү мәсьәләсендә кагыйдә булырга тиеш һәм шуңа нигезләнеп гамәл итү – урынлыдыр”, - дигән нәтиҗә чыгарып куя.

Укытучының икенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин гүзәл холыклы булудан тыш, укытучыга белергә тиеш булган белемнәрне белүен һәм укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Болай булмаганда, укыту һәм тәрбия эшенә һичбер вакытта төзәтеп булмаслык зарар киләчәк.

Укытучының эше никадәр зур белемнәр һәм булдыклылык таләп итүен күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин, җыелышып, тезелешеп утырган балалар нинди генә кечкенә булсалар да, аларга бирәсе белем, аларны тәрбияли торган гыйлем – һич кенә дә җиңел түгеллеген, ә укыту һәм тәрбия гыйлеме кебек бөек һәм изге бер фәннең кагыйдәләрен тирән белеп, аларны үзең һәм гакылың аркылы үткәреп, үзеңнең бер өлешеңне өзеп биргән кебек бик авыр да, җаваплы да, газаплы да һәм йөрәккә якын бер бик шәхси изге гамәл дә икәнлеген аңлатып бирә.

Тәрбия гыйлеме – сәламәтлек саклау, әхлак гыйлеме, рух гыйлеме кебек төрле фәннәрдән җыйналган кагыйдә астына алынган бер гыйлем булганга күрә, Ризаэддин Фәхреддин аның нигез һәм терәкләрен, игътибарга лаеклы һәр ысулларын белүне – һәр укытучының бурычы итеп саный һәм укытучылык эше өчен кирәк булган һәр фәнне һәм гамәлне үзләштерүне таләп итә.

Аның фикеренчә, һәр эшне башкару өчен үзенә хас сәләтлелек һәм булдыклылык кирәк булган кебек, балалар укыту һәм тәрбияләү шикелле изге гамәлне үтәү өчен аеруча сәләтле һәм булдыклы булу сорала. Ләкин сәләтлелек һәм булдыклылык сыйфатлары – укып та, эшләп тә бирелми. Ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына бирелә торган бөек бер бүләк. Укытучы кешегә бирелгән сәләтлелек һәм булдыклылык – ул үзенең күңелендә булган гыйлемне ачык итеп балаларга аңлата белү. Мондый сыйфаты булмаган укытучының – ул әллә нинди гыйлемле, галим булса да, гыйлем өйрәтүеннән дә бер нәтиҗә дә булмас. Галим булу – бер нәрсә, әмма укытучы булу – бер нәрсә...

Укытучының өченче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин йомшаклык, ягымлылык, үз – үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә. Ул, укытучыларның иң әүвәл йомшак күңелле, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген, болай булмаганда, укытучылар үзләренең хезмәтләрен тиешенчә үти алмаячакларын аңлата. Укытучы өчен гыйлем белән булдыклылык өстенә шәфкатьлелек белән мәрхәмәтлелек кебек изге төшенчәләрнең бергә тупланган чагында гына укыту һәм тәрбия эшенең уңай нәтиҗәләре күренеп тора Әгәр укытучы күңелендә балаларга карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре булмаса, андый кешенең укыту һәм тәрбия эше белән шөгыльләнмәве – үзе өчен дә, балалар өчен дә хәерлерәк.

Ризаэддин Фәзреддин укытучыларның сабыр холыклы, беркайчан да кызып китми торган, укучыларын ачуланмый торган, үзен кулда тотып дәрәҗәсен саклый белүче, ягъни үзен олы итеп, хөрмәткә лаеклы кеше итеп тотучы затлар булуын таләп итә. Мондый укытучыларны үзләренең укучылары да хөрмәтләп, олылап торалар.

Укытучыларны үзләренең укучыларына игътибарсызлык күрсәтмәскә чакырып, Ризаэддин Фәхреддин, хезмәт хакын падишаһларның, дәүләтләрнең байлыгы белән дә түләп бетерә алмаслык авыр һәм мәшәкатьле булган бала тәрбияләү һәм шәкертләр укытучының тиешле бәясен, әҗер-савапларын Аллаһы Тәгалә артыгы белән бирәчәгенә ышандыра.

Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин, ихласлылык, диккатьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучыларның барлык вазифалары аерым бер вакытта үтәлергә һәм укытыр өчен дә махсус вакытлар билгеләнергә тиешләр. Дәресләрне үз вакытларыннан күчерү яки чигерү – һичбер вакыт ярамый. Укытучының һәр эшне үз вакытында башкаруы – диккатьле булу билгесе һәм шул нигездә тәрбияләнгән шәкерт тә надан калмаячак...

Укытучы булган кеше укучыларын яхшы итеп укыту хакында активлык һәм гаделлек белән тырышырга һәм укучыларының яхшы тәрбиясе мәсьәләсендә дә һәрвакыт уйларга тиеш. Дөньяда яхшы яшәү өчен бик нык тырышырга кирәк булган кебек, гыйлем өйрәнү яки гыйлем өйрәтү өчен тагын да артыграк тырышырга кирәк. Гыйлем юлында никадәр күбрәк тырышсаң, аның ләззәте дә шул кадәр күбрәк була. Дөньяда гыйлемнән дә артык берәр төрле өстенлек булмавын күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин, берәр укучы баланы гыйлем юлында һәм шәригать юлында тәрбияләү кебек яхшы сыйфатлылыкның да һич табылмавын һәм укучыларның моны яхшы аңлап бөтен көчләрен куеп тырышырга тиешлеген ассызыклап аңлата.

Укытучының бишенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин балаларны сынап карау юлы белән тану, гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләп кызыксындыру, түземлелек сыйфатларын күрсәтә. Авыруларны дәвалаудан элек аларның табигый хәлен җентекләп өйрәнүче һәм нинди авыру белән авыруын аңларга тырышучы табиблар кебек, укытучылар да укучыларның холык, табигатен өйрәнеп белергә һәм шуннан чыгып аларны укыту һәм тәрбияләү эшенә керешергә тиешләр. Бу адым – укытучы өчен гаять мөһим бер адым булып тора. Укучының холкын өйрәнү өчен, тәҗрибәле укытучылар балаларга күбрәк мөстәкыйльлек биреп сынап-танып карыйлар.

Укучы балаларда гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт, кызыксындыру тәрбияләүне – Ризаэддин Фәхреддин, укытучылар өчен иң кирәкле һәм иң файдалы бер гамәл дип саный. Балаларны ирексезләп укытмаска, аларда үз теләкләре белән гыйлем өйрәнүгә теләк, омтылыш уятырга кирәклеген һәм моның – милләт өстеннән наданлык авыруын алып ташлау өчен беренче чара булып торуын күрсәтә.

Ризаэддин Фәхреддин укучы балалар үзләренең укытучыларының дәресләрен, нәсыйхәтләрен җаннары һәм тәннәре белән бирелеп тыңласыннар һәм укытучыларын үзләрен тәрбияләр өчен барлыкка китерелгән изге затлар дип инансыннар дигән зур бурыч куя. Ә бу бурычны – йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән диккатен, белемнәре белән тырышлыгын үзенең эш кагыйдәсе иткән укытучылар гына үти алуын искәртеп куя ул.

Укучы баланың җәмгыять өчен кирәкле һәм һәрьяктан камил шәхес булып җитешүе өчен, Ризаэддин Фәхреддин, бөтен җаваплылыкны укытучыга йөкли һәм моның белән аның үз эшенә ничек каравын һәм укыту ысулын ни дәрәҗәдә белүен билгеләп болай ди: “Шәкерт ничек кенә яшь булса да, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр”.

Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәт – яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучы булган кеше – үзенең укучыларына карата аларның ата – аналарына караганда да шәфкатьлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булып, аларны яхшылыкка өндәп үгет – нәсыйхәт бирергә тиеш. Нәсыйхәт – ул сүз белән генә түгел, ә үзеңнең гамәлең һәм холкың белән балаларга күчергеч – үрнәк булып торуда да күренә. Шуңа күрә, укытучыларның үзләренең холык һәм гамәлләре үрнәгендә бирелгән шәфкатьле нәсыйхәтләре – укучыларның зиһеннәре ачылу һәм холыкларын яхшырту турында китаплар белән дәрес бирүгә караганда файдалырак. Нәсыйхәтләре үтемле һәм күп булган укытучыларның укучылары – күп вакытта күркәм холыклы, мөлаем сыйфатлы булган кебек, нәсыйхәт бирүгә игътибарсыз укытучыларның укучылары – галим булсалар да, тәрбиясез булалар. Шуңа күрә, шәкерт – остазының күчермә нөсхәсе (копиясе) булганлыктан, укытучы булган кеше – иң әүвәл үзенең холкын яхшыртырга һәм аннан соң гына укыткан балаларына һәм теле, һәм гамәле белән тырышып-тырышып нәсыйхәт бирергә тиеш.

Чөнки укыту эшендә иң мөһим нәтиҗә булган укытучының тырышлыгы – ул иң әүвәл тәрбия гыйлеме таләп иткәнчә дәресләр бирү, аннан соң табигый җанлылык белән укучыларга һәр көнне бер файдалы гыйлем өйрәтү һәм барыннан да бигрәк – укучыларның көннән-көн алга үсешләренә һәм аларның тырышлыклары артуга көчле тәэсир итүче шәхси үрнәк – күчергеч булудан гыйбарәт.

Укучы баланың гыйлем өйрәнүгә көче җитмәгән яки өйрәнгән гыйлеменең файдасы булмаячагы билгеле булган очракта, укытучы аңа теләктәшлек күрсәтеп башка урынга китүе-нә тоткарлык ясамаска, ә үз ихтыярына куярга тиеш.

Укытучының җиденче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин битәрләүдән тыелу һәм тырышлыкның бөеклеге дигән төшенчәләрне күрсәтә. Ул, укытучы кешенең үз милләттәшләренең балаларын укытуны һәм тәрбияләүне өстенә алып, шул вазифасын тиешенчә башкаручы һәм Аллаһы Тәгаләгә биргән изге антын булдыра алганчы үтәүче зат икәнлеген аңлата. Әмма ләкин үзенең укучыларына карата, укытучы: “Мин аңа остаз булган идем, хакымны үтәмәде, әдәп сакламады”, - дип беркайчан да битәрләмәскә тиеш. Беркемнең дә беркемне дә битәрләргә хакы юк. Бу сыйфат – фәкать Аллаһы Тәгаләнең Үзенә генә хас. Хәтта Мөхәммәд Пәйгамбәр дә бу гамәлдән бик сак булган һәм уена да китермәгән.

Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, укытучының үз укучыларыннан олылау көтеп һәм аңа хезмәт итүне көтеп, өметләнеп торуы – гыйлем өйрәтүе хакына әҗер алу дип атала. Аңлы укытучы бер тапкыр да бу юлга басмас. Чөнки Укыту белән шөгыльләнүдән төп максат – кешеләрдән олылау булмыйча, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү.

Адәм балалары арасында комсызлар, бозык юлда йөрүчеләр, гайбәтчеләр, икейөзлеләр, нәфес коллары һәм башка төрле начар холыклы җан ияләре булган кебек, әлеге сыйфатларның берсе дә булмаган, бәлки изге һәм бөек теләкләргә-максатларга ирешеп яшәүче затлар да бар. Болар өчен чын бәхет – дөрес гыйлем өйрәнү һәм бөтен милләт кайгысын кайгырту, барлык кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, булдыра алганча аларга файда китерү. Менә бу кешеләр – чиста күңелле, сәламәт холыклы, тырыш чын кешеләр. Укытучы кешеләргә аларны күзәтеп, аларның гадәтләрен һәм гамәлләрен эш үрнәге итеп алырга кирәк...

Укытучының сигезенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтүне атый. Ул, укытучы булган кешенең гыйлемгә һәм галимнәргә гадәттән тыш олы хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтергә тиешлеген ассызыклап үтә. Борынгы бабаларыбыз гыйлемне шулкадәр хөрмәтләгән булганнар ки: хәтта Ислам дине әдәпләрен белмәгән һәм укымышлы булмаган кешеләрне укытучы итеп түгел, хәтта гади, кара хезмәтче итеп тә алмаганнар. Аның фикеренчә, дөреслек һәм камиллек ияләре булган галимнәргә – теләсә нинди мәзһәбтә булса да, хөрмәт күрсәтергә, аларга карата әдәпле булырга һәм яхшы мөгамәлә күрсәтергә кирәк. Борынгы бабаларыбыз арасыннан булган галимнәр – гыйлемне шулкадәр яраталар иде ки: әгәр дә гыйлем юлында җан бирергә кирәк булса, җаннарын сөенә – сөенә корбан итәрләр иде. Бу мәсьәләдә булган хәбәрләр бик күп... Тарих китапларын укыган кешеләр – олы хөрмәткә лаеклы галимнәрнең гыйлемгә, өстенлеккә, яхшы холыкка һәм бөек табигатькә ия булуларын, гыйлемне яратуда һәм хөрмәтләүдә соңгы чиккә ирешүләрен күреп, хәйран кала торган булганнар.

Ризаэддин Фәхреддин, гыйлемне хөрмәт итүнең һәм яратуның иң бөек дәлиле итеп – хөрмәтле затлар һәм борынгы бөек бабайлар юлында йөрү, алар кебек гүзәл холыклы булу, бигрәк тә, гыйлем әһленә ярамый торган нәрсәләрдән мөмкин кадәр ерак торуны саный. Тәкәбберлек, көнчелек, комсызлык, ач күзлелек, үч алырга яратучылык, үзен генә яратучылык, дөнья малын яратучылык, канәгатьсезлек, явызлык һәм башка шундый бозык холыклар – һәркем өчен бик начар сыйфатлар булган хәлдә, укытучылар өчен алар бигрәк тә олы гаеп санала.

Укытучының тугызынчы вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин дөреслек һәм игътибар кебек сыйфатларны күрсәтә. Ул, әхлак гыйлеме галимнәре тарафыннан кешеләрдә булган йөзләрчә яхшы һәм бозык холыкларның мактаулыларын – “дөреслек” дип, ә әшәкеләрен “ялган” сүзләре белән атауларын аңлатып бирә һәм укытучы кешегә үзенең фикерендә дә, кулында да, гамәлләрендә дә фәкать дөрес булырга тиешлеген ассызыклап куя. “Балаларга дөреслек өйрәтегез, дөреслек – аларга барлык яхшылыкны өйрәтер!” – дигән изге сүзләр – аның фикеренчә, тәрбия мәсьәләсендә эзлекле, чагылыш тапкан һәм гәүдәләнгән бер кагыйдә булып торалар.

Ризаэддин Фәхреддин, укытучыларга үз укучыларын һәр нәрсәдә дөреслеккә гадәтләндерергә, моны үзенең эш кагыйдәсе итеп кулланырга һәм беркайчан да игътибарсызлык күрсәтмәскә тиешлеген аңлата. Укытучы булган кешенең һәр нәрсәдә игътибарлы булуы – иң җаваплы бер вазифа булып тора. Үзе аңламаган нәрсәләрне инкяр итеп кире какмау, гади халык арасында таралган хорафатларга һәм нигезсез нәрсәләргә ышанмау да – игътибарлы булуга керә. Гыйлем дигән нәрсә, аның фикеренчә, дини булса да, дөньяви булса да, тикшеренү һәм җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә арта һәм куәтләнә. Гыйлем хакында бик күп бәхәсләр булганга күрә, аңа юнәлдерелгән игътибар да шулкадәр үк күп булырга тиеш.

Укытучының унынчы вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин дәрес укыту ысулына игътибар итүне күрсәтә.

Гыйлем үзе – нигездә һөнәр төркеменнән булгач, ул гыйлемне бирү ысулы да, ягъни укыту рәвешләре дә – һөнәр төркеменнән булып чыга. Аның фикеренчә, гыйлем бирү, укыту ысулының төп өлеше – даими бер төрле булса, укыту ысулының тармаклары һәм бүлекләре заман, мәгърифәт һәм мәдәният таләп иткәнчә тулылана, камилләшә, үсә бара. Дәрес бирү ысулы һәм тәрбия кагыйдәләре – мөселманнар арасында иң бөек, иң кадерле һәм иң мөһим бер фән булып, аны укытырга яраклы булган галимнә-ре дә иң бөек затлар булып торалар.

Ризаэддин Фәхреддин укыту эшенең бөтен нечкәлеген, җитдилеген һәм җаваплылыгын ачып биреп, дәрес бирү ысулының укытучының һәр гамәленең һәм һәр мөгамәләсенең үлчәве булуы, укытылачак дәресләренең дә аңа яраклаштырылган булуыннан чыгып нечкәләп, тирәнтен уйланган һәм тырышып әзерләнгән булырга тиешлеген күрсәтә. Аныңча, дәрес бирү ысулын олыламаган укытучы – үзенең бәйсез булуы сәбәпле, балаларның зиһеннәрен бутаудан һәм изүдән башка бер файда да китерми. Балаларны мондый укытучыга биргәнче, үзләренең табигый хәлләрендә калдыру – әйбәтрәк. Дәрес бирү кагыйдәләренең нигезен тәшкил итүче иң мөһимнәренә һәм иң игътибарга лаек булганнарына җентекләп тукталып, ул ундүрт ысулны тасвирлый һәм аларны “дәрес бирү ысулында нечкәләп, тирәнтен уйланачак олуг кагыйдәләр”, - дип атый.

1. Китапсыз дәрес уздырып булмаганлыктан, ул китапның дәрес бирү өчен язылган булуы һәм укыту галимнәре тарафыннан дәреслек итеп тәкъдим ителүе кирәк. Мондый китап – фәкать фәнни ысулны гына кулланып язылып, төрле бәхәсләрдән һәм кирәкмәгән сүз көрәштерүләрдән азат булырга тиеш.

2. Уздырылачак дәрес кыска һәм файдалы, тирән эчтәлекле булырга тиеш. Дәрес вакытында иң элек төп мәсьәлә һәм аннан соң кирәк кадәр аңа бәйле мәсьәләләр җентекләп аңлатылырга тиеш. Шуңа нигезләнеп, дәрес аңлатканда укытучы алдында артык бернәрсә дә, хәтта китап та булмаска тиеш Укытучы кеше укучыларына дәресне китаптан укып түгел, ә үзенең күңелендә булганын ачык, кыска, мәгънәле итеп аңлатып бирергә тиеш.

3. Укытучы үзенең һәр уздырган дәресен укучыларның ничек үзләштерүен тикшереп, төрлечә сынап, тәҗрибәләр үткәреп, беркетеп барырга тиеш. Һәр фәннең үзенә күрә сынау алымнары бар, шуларны кулланып, укучыларның белемен тикшереп карамыйча, башка дәрескә күчәргә ярамый.

4. Дәрес ничек кенә кыска һәм аз мәгълүматлы булса да, аның онытылу куркынычы бар. Узган дәресләр онытылмасын өчен аларны бүген биреләчәк дәресләр белән бәйләп, һәрвакытта кабатлап барырга кирәк.

5. Укыту-тәрбия галимнәре дәресләрдә узган фәннәрне күңелдән ятлатуга ничек кенә каршы чыксалар да, без – мөселман балаларына  изге шәригать кушканча, кайбер нәрсәләрне күңелдән ятламый мөмкин түгел. Мондый ике төрле караш тудыручы нәрсәләр күп түгел. Кадерле Иман сүзләрен, “Фатиха” сүрәсе белән бергә тагын берничә кыскарак сүрәләрне, Аллаһы Тәгаләне мактау, аның барлыгына, берлегенә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Аның илчесе булуына шаһидлек – таныклык бирү һәм кадерле намазларны, шулай ук борынгылардан калган кайбер кыска һәм өстенлекле догаларны күңелдән ятлаудан һичбер мөселман азат ителми. Боларны ятлау – мөселман өчен мәҗбүри бер изге гамәл булып тора. Әлеге сүрәләрне һәм догаларны ятлаганда, аларның мәгънәләрен белдерү, аңлату да шарт, чөнки мәгънәсен белмичә ятлаудан бер файда да чыкмый. Ятлыйсы һәр нәрсәнең сүзләре, гыйбарәләре – сүз тезмәләре һәм җөмләләре бик төзек һәм камил булырга тиеш.

6. Укытучының дәрес бирүдән тыш тагын бер бик мөһим вазифасы бар, ул да булса – вакытын һәм урынын туры китереп һәрвакытта динлелекнең һәм әхлакның күркәмлекләре хакында сүз сөйләү. Дин ул – әдәп, әхлакның нигезе буарак, аны өйрәтү мәсьәләсенә аеруча нык игътибар итәргә кирәк. Дин өйрәтү – ул яшь балаларга Иманны күңелдән ятлату гына түгел, ә борынгы бабаларыбыз юлын өч юнәлешкә бүлеп аңлату да. Ислам динендә булган Илаһият (теология, Аллалыкка бәйләнешле мәсьәләләр турында дини фәлсәфә), нәбүвәт – пәйгамбәрлек, сәмгыйят – ахирәт хәлләре турында бәхәс диелгән нәрсәләр – әнә шул өч юнәлешне тәшкил итәләр.

Илаһиятнең төп максаты – укучылар күңелендә Аллаһы Тәгаләне яратуны барлыкка китерү. Аллаһыны ярату – теләкләрнең иң зурысы, максатларның иң ахыргысы булган кебек, моннан соң адәм баласы Аллаһы Тәгаләнең кушканнарына һәм тыйганнарына бик теләп буйсына.

Нәбүвәт – пәйгамбәрлекне төшендергәндә кадерле Пәйгамбәр-ләребезнең хәлләре, холыклары, гадәтләре, тормышлары турында язылган изге китаплар, тарихи хәлләр һәм тәрҗемәи хәлләр аңлатыла. Укучылар аларның яхшы үрнәкләрендә тәрбияләнергә тиешләр.

Сәмгыйят – Ахирәт хәлләре турында бәхәс. Моны өйрәткәндә – Изге Коръән һәм дөрес Хәдисләр өйрәткәндәге кебек гаять саф итеп, төрле юк – барга ышанулардан һәм уйдырмалардан сакланып өйрәтергә кирәк. Ахирәт хәлләре – икенче бер дөнья булганлыктан, алар – Аллаһы Тәгаләнең Үзенә генә һәм пәйгамбәрләргә генә билгеле икәнлегенә, ә гади кешеләргә аларны аңларлык һәм күзалларлык акыл куәте бирелмәгәнлегенә һәм рухлар дөньясы, фәрештәләр, җен һәм пәриләр барлыгына ышану да - әлеге ахирәт хәлләре турындагы бәхәскә караганлыгын да төшендерергә кирәк.

7. Укытучы һәрвакыт үзе укытачак дәресләрне иң элек өендә рәткә – тәртипкә салып, хәтта иң җиңел саналган дәресләргә дә зур җаваплылык белән әзерләнеп, укучыларны шуның нигезендә укытырга тиеш. Болай әйбәт әзерләнмәгән укытучы – дәрес вакытында үзенең укучылары алдында хур булачак.

8. Өендә ныгытып әзерләнеп килгән дәресләрен укытучы аңлаешлы итеп, бөтен көчен – тырышлыгын куеп, үткен тел белән, чиста итеп, фикерләрен һәм сүзләрен кабатламыйча сөйләргә тиеш. Укытучы кеше һәр дәресеннән бер тәҗрибә алып, үз җитешсезлеген бетерергә, камилләшергә тиеш. Тәҗрибә нәтиҗәсендә укучыларның белем үзләштерү дәрәҗәләрен, укучылар арасындагы аермаларны белү һәм аларга тиешле чараларны күрү, әлбәттә, укытучының вазифасы. Әгәр укытучының укучыларына биргән гыйлеменә караганда, тәрбия мәсьәләсендәге файдасы азрак булса, ул укытучы – бик камил укытучы була алмый...

10. Укытучы үзенең дәресен укучыларның үзләштерү сәләтләренә яраклаштырып, сыйныфта иң көчсез укучыга йөз тотып, аңлаешлы тел белән ачык һәм кыска итеп аңлатырга тиеш. Укучыларның яшь һәм физиологик үзенчәлекләрен дә истә тотып, укытучы һәр дәрескә зур җаваплылык белән әзерләнергә тиеш.

11. Укытучы үзенең дәресен уздырганда, өйрәнелә торган фән белән укучыларда кызыксындыруны арттыру өчен тәрбия кагыйдәсе кысаларында – ялкау булганнарына җәза һәм тырыш булганнарына бүләк бирү чаралары кулланырга тиеш. Бу чаралар төрле булырга мөмкин. Ләкин алар белән эш иткәндә, укытучы кеше аеруча игътибарлы булырга һәм тиешле урында тиешле кешесенә карата дөрес бәя биргәндә генә кулланырга тиеш.

12. Укытучы кеше дәрес араларында яки дәрестән соң үзе укыткан укучыларны, бигрәк тә башлангыч сыйныф балаларын саф һавага алып чыгып уйнатып керергә тиеш. Чөнки хәрәкәтсез утыру – төрле авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Сәламәтлек саклау кагыйдәләре мәктәптә һичшиксез үтәлергә тиешләр.

13. Тиешле уку вакытларын төгәлләгәч, һәр укучы имтихан тапшырырга тиеш. Имтихан тапшыру – ул укучы белән укытучы арасында була торган гыйлем турында фикер алышуның гүзәл бер юлы. Укытучы кешегә имтихан ала белү – укыта белү кадәр үк авыр эш һәм бу бик нечкә һәм җаваплы эшкә һәркем сәләтле дә түгел...

14. Укытучы кеше үзенең дәресләрендә, укучыларның нинди яшьтә булуларына карамастан, укыту эшенең иң төп максаты һәм кагыйдәсе булган аңлату эше белән шөгыльләнергә тиеш. Аңлату эше – укыту һәм тәрбия галимнәре кушканча, дәрестә үткәннәрне чагыштырып карау һәм тәҗрибәләр үткәреп белү юлы белән алып барыла. Укытучының һәр дәресе менә шундый ысул белән уздырылганда, нәтиҗәсе дә яхшы булачак...

Укытучының унберенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин гыйлем сайлап алуны күрсәтә. Гыйлем укыту эшендә бөтен дөньяның акыл ияләре тарафыннан кабул ителгән бер уртак кагыйдә бар. Ул – “кирәк булганнарның да иң кирәклесен генә аңлату”, - дип атала һәм укытучы булган  һәр кеше шуңа нигезләнеп эш итәргә тиеш. Укытучылар үзләренең укучылары күңеленә гыйлем өйрәнүгә карата уяулык, җанлылык һәм саклык, үзенең милләтен һәм ватанын сөю кебек изге хисләр сеңдерергә тиешләр. Яшь буынга укытыр өчен гыйлем сайлап алу мәсьәләсендә инде VII гасырда ук Гали хәлифә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”, -  дип әйткән булган. Әлеге хөрмәтле сүз кебек төзек һәм бөек фикерне чагылдырган бер кагыйдә дә юк. Шуңа күрә балаларны укытканда аларның киләчәген күздә тотып, үсеп буй җиткәч, тормыш итәр өчен кирәкле гыйлемнәр өйрәтергә кирәк...

Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, укытучы кеше наданлыктан һәм бозык холыклардан котылу чаралары булган түбәндәге бик мөһим булган нәрсәләргә игътибар итәргә һәм укучыларны шул юнәлештә укытырга һәм тәрбияләргә тиеш: 1. Дин гыйлеме укыту. Чөнки диннән башка халыкта тәртип тә, мәдәният тә булмый һәм динсез кешедән яхшылык өмет итү дә урынсыз. 2.Тырышлык тәрбияләү. Укучыларга тырышлык өйрәтелсә, алар тормыш авырлыкларына түзеп нык торырга һәм ризык табу юлын белергә, шулай ук дөнья мәшәкатьләрен дә җиңәргә өйрәнәчәкләр. 3. Сакчыл булырга өйрәтү.  Кеше үзе эшләп тапкан керемен һәм башка нәрсәләрен, шулай ук тормыш нигезләрен әрәм-шәрәм итүдән һәм урынсызга туздырудан сакланырга тиеш. Шул очракта гына тормыш төзек һәм михнәтсез була. Менә шуларны укучылар  белеп, аңлап үсәргә тиешләр. 4. Яхшы холыклы булырга өйрәтү. Укучыларга һәртөрле яхшы сыйфатларны өйрәтергә һәм яхшы холыкның кешелеклелек, галимлек, мөселманлык сыйфатларын юкка чыгудан һәм намусларны таптаучы явызлыклардан саклаучы көчле бер чара икәнлеген аңлатып сеңдерергә кирәк. 5. Аралашу кагыйдәләрен өйрәтү. Һәр укучы балага укытучы  кеше балалар, хатын – кызлар һәм ир – атлар, якын һәм чит кешеләр белән ничек аралашырга, тормыш итү юлында алар белән нинди мөгамәләгә керергә икәнлеген бик җентекләп аңлатып бирергә тиеш. 6. Аңны тәрбияләү. Бу гамәл – укучылар өчен сулый торган һава кебек гадәттән тыш кирәк. Чөнки аңны тәрбияләү нәтиҗәсендә генә мәдәният тә, гыйлем дә үсә ала, кешеләрнең холык – табигатьләре дә гүзәлләнә, тормыш – көнкүреше дә яхшыра...

Укытучының уникенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин мәктәпнең һәм укучыларның хәлен күзәтүне күрсәтә. Аның фикеренчә, укучыларның укуларына һәм тәртип – тәрбияләренә укытучылар җаваплы булган кебек, мәктәпнең эчке хәленә, тәртибенә тиешле дәрәҗәдә күзәтү алып баруга да җаваплы булырга тиеш. Мәктәпнең эче һәм тышы күркәм, чиста, җыйнак булып, анда булган тәртип һәм теләктәшлек – читтән килеп кергән кешегә бер бик хөрмәтле гыйлем өйрәнү йорты икәнлеге күренеп торырга һәм халык өчен үрнәк күчергеч булырга тиеш. Укучыларга гыйлем өйрәтүдән тыш, укытучылар аларның сәламәтлеге турында да кайгыртырга, тәнәфесләрдә төрле уеннар оештырырга, төрле тән хәрәкәтләре ясатырга тиешләр. Укучыларга тормыш итәр өчен кирәк булачак һәртөрле һөнәрләр өйрәтү дә – укытучы вазифасы. Аларның бүгенге укуы һәм сәламәтлеге турында кайгырту белән берлектә киләчәкләре өчен кирәкле һөнәрләр өйрәтү – әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия.

Укытучылар – укучыларга сәламәтлек өчен зарарсыз булган уеннар гына рөхсәт итәргә, ә инде шәригать һәм медицина тыйган уеннарны тыярга тиеш.

Укытучылар – азгынлык, бозыклык белән шөгыльләнүче кешеләрне мәктәпкә дә алмаска, андый кешеләр белән аралашырга укучыларга да рөхсәт бирмәскә тиешләр. Әхлак бозыклыгына китерәчәк роман, хикәяләрне һәм башка төрле китапларны укырга рөхсәт бирмәскә тиешләр.

Укытучылар – укучыларның өй әгъзаларын танып белергә тиешләр. Бу – көтелмәгән төрле хәлләр өчен кирәк булырга мөмкин. Укучы дәрескә килмәсә, аның сәбәбен белер өчен кирәк.

Укытучының унөченче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин әлегә кадәр тасвирланган һәм төп эш өчен кирәкле мәҗбүри вазифалар өстенә, камиллекне арттырачак тагын кайбер өстәмә кагыйдәләрне дә күрсәтә:

1. Аның фикеренчә, Укытучы булган кеше – матур һәм килешле итеп сөйли белергә тиеш. Шул вакытта гына аның сөйләгән сүзләре – укучыларга артыгы белән аңлашылыр. Шуңа күрә, Укытучы даими рәвештә үзенең сөйләү осталыгын камилләштерергә тиеш. Укучылар да аны зур игътибар һәм олы хөрмәт белән тыңлаячаклар. Әгәр Укытучы дәрес вакытында оста сөйләп, укучыларга авыр нәрсәләрне дә җиңел аңлатса, бу дәрес – укучыларның күңелләрендә калачак. Укучылар үзләренең укытучыларыннан үрнәк алып, аның кебек тырыш һәм камил булырга сөйләшкәндә, язганда, укыганда грамматик ялгышлардан сакланырга омтылалар.

2. Укытучы кеше – язу сәнгатенә оста булырга һәм үзлегеннән иҗат итеп яза белергә тиеш, чөнки бу сыйфатларга ия булуның гыйлем тарату һәм укыту эшендә бик зур файдалары тия. Сүз сөйләү осталыгына һәм яза белүенә карап, укытучының акыл дәрәҗәсен һәм камиллеген белеп була. Укытучы кеше – сөйләргә ярамаган сүзне кәгазьгә язарга да тиеш түгел.

3. Укытучы кеше һәрвакытта үзе белән хәтер дәфтәре тотып, шунда – ишетелгән яки күңелгә килгән сүзләрне язып беркетеп куеп, соңыннан, җае чыкканда, кирәк булганда аларны файдаланырга тиеш. Очраганда, әдипләрдән, дин һәм каләм әһелләреннән, китаплардан, журналлардан һәм газеталардан үзе өчен кирәкле мәгълүматларны туплап барып, дәресләрендә уңышлы итеп файдалана ала. Бу гамәл – укытучының камиллеген тагын да арттырачак.

4. Укытучы кеше тарих һәм сыйныфлар гыйлемен, шулай ук географияне бик яхшы белергә тиеш. Үз укучыларында һәм алар аркылы халыкта бу гыйлемгә карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм аларның да кызыксынып китеп өйрәнергә керешүләренә ирешергә тиеш. Бу гыйлемнәрне тирән белү – укытучыга үз хезмә-тен үтәр өчен бик кирәкле. Чөнки нинди генә фән укытучысы булса да, ул, әлеге гыйлемнең әһәмияте, кайсы гасырда, кайсы илдә барлыкка килүе, бу фәннең остазлары һәм бөекләре, аның хакында язылган башка китаплар турында үзенең укучыларына тулы мәгълүмат бирергә тиеш. Тарих һәм сыйныфлар, география гыйлемнәрен тирән белгән укытучы – акыллы, дөрес фикерле һәм алдан күрүчән була һәм ул үзенең укучыларын да үзе кебек үк тирән мәгълүматлы итеп тәрбияләр.

5. Укытучы кеше – укучы балаларга гыйлем бирүче һәм тәрбияләүче зат буларак, барлык кешеләргә караганда да гадел булырга тиеш. Чөнки ул, каршысына тезелеп утырган һәм нәрсә – дөрес, нәрсә – ялган икәнлеген аера белмәгән балаларга дөреслекне танып белергә өйрәтә, гүзәл холыкларның да иң гүзәле булган гаделлекне таба белергә һәм үзләренә дә гадел булырга өйрәтә...

 

Әнвәр Хәйридән,

Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Кеше һәрьяклап матур булырга тиеш"

Этот материал можно использовать при проведении классного часа....

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Мәкалә.Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш.

Бу мәкалә заман тәрбиячеләре ниниди булырга тиеш дигән максаттан язылды. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан төзелде....

Сочинение "Тамашачы нинди булырга тиеш?"

Сочинение " Тамашачы нинди булырга тиеш?"...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Дәрес эшкәртмәсе. Тема: БСҮ “Кем булырга, нинди булырга”.

Максатлар:1)    укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.2)    интерактив методлар ярдәмендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.3)    хезмәттәшлек нигезендә,...

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? (Эссе)

Хәзерге заман укытучылары нинди булырга тиеш? Алар алдында нинди таләпләр куелган?...