“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).
методическая разработка на тему

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерергә мөмкин. Мәсәлән, мин үзем Р.Фәхреддин белән таныштыруны 5нче сыйныфта ук башлыйм. “Нәсыйхәт” китабыннан (“Мәктәп”, “Гыйлем” бүлекләре) дәрестә үзеңне тоту, гыйлем алуның кирәклеге турындагы фикерләрне фонетиканы өйрәнү дәресенең тәрбияви максаты итеп алам, шулар өстендә тел материалын аңлыйбыз, биремнәр үтибез.. Лексикология бүлегенә кереш дәреснең эпиграфы итеп галимнең “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (“Җәвамигуль-кәлим шәрхе”) сүзләрен алам һәм телебезнең байлыгы, аны саклауның милләтне саклау булуы турында аңлатам.  Түбәндә татар теле дәресләрендә төркемнәрдә яисә аерым, сәләтле балалар белән  эшләгәндә, таратма материаллар итеп  файдалану өчен, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән өзекләр тәкъдим итәм. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rizaeddin_fkhretdin_turynda_chygysh4bit.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.”

( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә

синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең

тәрбияви темага фикерләреннән тупланган

карточкалар комплекты).

Укытучы: Зәйнуллина Эльвира Тимерҗан кызы,

Алабуга муниципаль районы 10 нчы урта гомуми

белем бирү мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алабуга, 2010

  Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче Р.Фәхретдиннең татар халкына һәм гомумән төрки халыкларга калдырган фәнни һәм иҗади  мирасы турында укучыларга җиткерү, гомумән, әдәбиятыбызның, фәнебезнең, тарихыбызның нигез баганалары булган Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани кебек бөекләребезнең исемен бүгенге укучыларыбыз, димәк, милләтебезнең киләчәге хәтеренә беркетү һәр татар мөгаллименең изге бурычыдыр. Әдәбият программаларында бирелгән санаулы дәресләрдә генә моңа ирешәбез дип уйлау хата булыр. Әлбәттә, сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре хисабына күпмедер нәтиҗәгә ирешеп була. Тик, психологлар әйтүенчә, 15-16 тапкыр кабатланган төшенчәләр генә укучы хәтеренә сеңеп кала. Моңа ничек ирешергә, вакытны кайдан алырга?

      Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерергә мөмкин. Мәсәлән, мин үзем Р.Фәхреддин белән таныштыруны 5нче сыйныфта ук башлыйм. “Нәсыйхәт” китабыннан (“Мәктәп”, “Гыйлем” бүлекләре) дәрестә үзеңне тоту, гыйлем алуның кирәклеге турындагы фикерләрне фонетиканы өйрәнү дәресенең тәрбияви максаты итеп алам, шулар өстендә тел материалын аңлыйбыз, биремнәр үтибез. Укучыларның игътибарын әледән-әле галимнең портретына һәм китабына (күргәзмә өчен махсус бер генә китап алына, күп булса истә калмый) юнәлтәм. Лексикология бүлегенә кереш дәреснең эпиграфы итеп галимнең “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (“Җәвамигуль-кәлим шәрхе”) сүзләрен алам һәм телебезнең байлыгы, аны саклауның милләтне саклау булуы турында аңлатам. Елдан елга мәгълүмат үсә бара; диктант, изложение яздырганда да бөек шәхесләребез турындагы текстларга игътибар итәм. Югары сыйныфларда инде укучы күңелендә -аңында тотрыклы фикер формалаша.

       Түбәндә татар теле дәресләрендә төркемнәрдә яисә аерым, сәләтле балалар белән  эшләгәндә, таратма материаллар итеп  файдалану өчен, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән өзекләр тәкъдим итәм.

           Катлаулы кушма җөмлә синтаксисы:

  • Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек вә могтәбәр буладыр (катнаш кушма җөмлә) – 15 бит.
  • Кайгы күрү сәбәбеннән адәм балаларының холыклары төзәлә, күңелләре яхшылана, гакыллары артадыр (күп тезмәле кушма җ.) – 42б.
  • Дөньяның олуг вә мәшһүр адәмнәре тикшерелсә, күбесенең, үз-үзләренә ышанулары көчле булу сәбәпле, бик түбән урыннардан калкып чыккан кешеләр икәнлекләре мәгълүм буладыр (тиңдәш түгел иярүле күп иярченле к.җ.)
  • Бер тамчы су күзгә күренмәсә дә, күп тамчылар җыелса, елгалар агадыр (тиңдәш түгел иярүле күп иярченле к.җ.) – 209 б.
  • Һәркем үз ризыгын үзе табарга тырышмавы вә туксан кешенең ун кеше өстенә йөк булуы сәбәбеннән милләтебез байый алмый, көчләре җитми, бәлки бар байлыкларны кимерә баралар... (катнаш кушма җ.) – 246 б.
  • Адәм балалары өчен сәламәтлек иң олуг нигъмәт булып, моның кадре исә берәр төрле хасталык килгәннән соң гына яхшы беленер (тиңдәш түгел иярүле күп иярченле к.җ.) – 251 б.
  • Күп сөйләшүдә зарар күп, вә аз сөйләшүдә файда күп икәнлеген белдерерләр (тиңдәш иярүле к.и.к.җ.) – 55 б.
  • Бер өй эчендә яки бүлмәдә күп кеше йокласа һава бозыладыр, шуның өчен тәрбияле аналар, җәй көннәрендә мондый өйләрнең тәрәзәләрен ачып, һаваны алмаштырырлар (бер-бер артлы  иярүле к.и.к.җ.) – 55 б.
  • Адәм баласы мәхәббәте булмаган кешенең һәр вакытта гаебен эзләр вә аз гына бер ярамаган эше булса, йөзенә әйтер (тиңдәш түгел иярүле к.и.к.җ.)- 59 б.
  • Сер сакламавы сизелгән кешегә ышанылмас, халык арасында игътибары да калмас (катнаш к.җ.) – 65 б.
  • Дәрес башланыр вакыт җитсә, һичкемне тыгызламыйча вә рәнҗетмичә, әдәп белән генә урыннарыгызга урнашыгыз (бер-бер артлы иярүле к.и.к.җ.) – 84 б.
  • Сүзегездә яки язуларыгызда булган ялгышларыгызны укытучылар төзәтсәләр, моның өчен күңелсезләнмәгез, чөнки укытучылар сезне яраталар вә сездә булган ялгышларны бетерергә тырышалар (тиңдәш түгел иярүле к.и.к.җ.)-85 б..
  • Гыйлеме күп кешеләргә караганда аз гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми калуыгыздан оялыгыз, чөнки монысы- гаеп эштер (тиңдәш түгел иярүле к.и.к.җ.) -87 б.
  • Яман холыклар йогышлы булганлыктан, бер шәкертнең яман холкы барлыгын белсәгез, һичкемгә сиздермичә генә аннан аерылыгыз! (тиңдәш түгел иярүле к.и.к.җ.) -89 б.

           Ике компонентлы кушма җөмләләрне өйрәнгәндә:

  • Холыклары гүзәл булган милләт мотлака дөньяда өстен вә могтәбәр булачактыр (иярчен аергыч җ.) – 135 б..
  • Адәмнәрне малыгыз белән риза кылып бетерә алмассыз, әмма ачык йөзегез вә гүзәл холкыгыз аларны риза кыла алыр (теркәгечле тезмә к.җ.) – 165б.
  • Бер тарыдан ботка булмаса да, күп тарыдан ботка була (иярчен кире җ.)- 209б.
  • Ирләрнең хезмәтләре өй тышында булса да, рәхәтләре вә күңел ачулары үз гаиләләре янында, өй эчендә булырга тиешле (иярчен кире җ.)- 232б.
  • Малны табарга мөмкин, әмма заигъ булган вакыт вә заигъ булган форсатны кире кайтарып алырга имкян юк (тезмә кушма җ.)-245б.
  • Ялкаулык күңелне каралта дигән сүз саф алтын булган хикмәт сүздер (иярчен аергыч җ.)- 246б.
  • Без үзебез чәчеп килгән орлыкларыбыздан үскән ашлыкларны урабыз (иярчен аергыч җ.)- 291б.
  • Һәркем үз хәлен үзе белергә, зарарсыз юл күренеп торганда, зарарлы юлга кермәскә тиеш (иярчен вакыт җ.)
  • Үзең нинди гамәл кылсаң, аның җәзасы да шул төсле булганын күрерсең ( иярчен аергыч җ.)
  • Кешеләр зарарына син нинди хәйләләр корсаң, кешеләр дә синең зарарыңа шундый хәйлә корырлар ( иярчен аергыч җ.)
  • Максуд да шулдыр: адәм баласы әүвәлге хатасыннан дәрес алырга вә икенче мәртәбә шул хатаны эшләмәскә тиеш ( иярчен хәбәр җ.)-392 б.
  • Дөньяда кеше белми кала торган эш булмас ( иярчен аергыч җ.) -403 б.

       Гади җөмләләрдәге тиңдәш кисәкләрне билгеләтү өчен җөмләләр:

  • Җәннәт ачкычлары халыкларның аяк асларында уралып йөриләр, шунларга абына вә сөртенәләр, ләкин шуны күрмиләр, бик ерак җирләргә барып шәм яндырып эзлиләр, ләкин таба алмыйлар (74 )
  • Дөньяда иң ләззәтле икмәк- адәм баласының үз кәсебе вә кул көче берлә табылган, маңлай тирләре агызу сәбәпле кулга кергән икмәк булыр (82)
  • Адәм баласы дөньяда торган мөддәтендә кайгылар, хәсрәтләр күрми гомер сөрүе мөмкин түгел. Мәгыйшәт вә хәят- тигәнәк вә чәнечкеле агачлар өстендә йөрүдән, мәшәкать дулкыннары белән сугышып йөрүдән гыйбарәт (111 б.)
  • Эшсез тору адәм баласын ялкаулыкка өйрәтә, ялкаулыктан эч пошу пәйда буладыр. Эч пошу исә әгъзалар эшләмәү, канның тиешле тәртибе белән йөрмәү, күңел юана алмау сәбәпле барлыкка киләдер. Моның дәвасы я тән я акыл хезмәтедер (352)
  • Сәфәргә чыккан вакытларында юллары аркылы бер нәрсә үтеп китү яки карга вә саескан кебек кош тавышы ишетелү, тән тарту вә төш күрүдән шомланучылар вә шикләнеп йөрүчеләр-гакыллары пәрдәләнгән кешеләрдер (383 б.)
  • Дөньяда иң кирәкле гыйлемнәрнең берсе- кеше тану гыйлемедер. Яман кешеләрдән ерак йөрү вә яхшы кешеләр белән аралашу өчен, кеше тану гыйлеме зарур. Бу гыйлем китаплар вә остазлардан түгел, бәлки адәм баласының үз гакылы, үз тәҗрибәсе вә аңы белән генә хасил буладыр (447 б.)
  • Күршеләр белән гүзәл мөгамәләдә булыгыз, алар белән дус торыгыз, шатлык вә хәсрәт вакытларында уртаклашып, хәстә вә  чирле вакытларында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса -  күрегез, алар өчен даими догачы булыгыз (82 б.)
  • Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык- караңгылыкны бетерер. Олы дәрәҗәләргә тоташтырыр , дошманнарга каршы корал булыр. Тереклекне саклар. Дөнья  көтү сәбәпләрен белдерер, йорт эчендә вә гомумхалыклар белән ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем- галимнәрнең зиннәте,  адәмнәрнең хөрмәте булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган байлыктыр (86 б.)
  • Сезне гүзәл вә гакыллы кешеләр булсыннар дип тәбияләүдә булган мөгаллимнәрегезне олылагыз, нәсыйхәтләрен җиренә җиткеререргә тырышыгыз, сүзләренә каршы килмәгез, боларны аналарыгыз кебек  күрегез, остазларыгыз дәрәҗәсендә сөегез, алар хозурында әдәпле булыгыз,һ әр сүзләрен ихлас белән ишетегез (99 б.)

Синтаксик, морфологик һәм башка анализ күнегүләре өчен җөмләләр:

  • Алтын арыслан авызында, аны алу өчен күп тырышу кирәк (83 б.)
  • Эшләмәскә мөмкин булган эшне эшләү сәбәпле булган бәхетсезлек кадәр үкенечле нәрсә юктыр (133 б.)
  • Сүз бер төрле, әмма фигыль икенче төрле булу яхшылык галәмәте түгел (350 б.)
  • Адәмнәргә гыйлем өйрәтеп тә, үзе шул гыйлем белән гамәл кылырга онытучы кеше адәмнәргә яктылык биреп тә, үз- үзен яндырып бетерүче шәмгә охшый (448 б.)
  • Әхлак төзек булмаса, адәм баласының рухы сәламәт булмас, әхлак кануннарына буйсынмаган кеше инсан исемен күтәрергә хаклы кәсеп итә алмас (501 б.)
  • Хәзинәгездә булган гыйлемнән артыкны дәгъва итмәгез; үз- үзегезне олы санап хөкем итмәгез! Күрмисезме? Бөртекләре күп вә эре булган башаклар һәрвакытта башларын түбән салып торырлар. Бөртексез  яки аз бөртекле башаклар башларын югары күтәрерләр, аз гына һава селкенер булса, селкенергә керешерләр. Хәлбуки үзләренең утка яндырудан башка файдалары булмас (87 б.)

      Кулланылган әдәбият:

1. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. Казан. “Иман” нәшр., 1995

2. Р.Ш.Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. Казан, 2007.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Татар теле дәресләрендә яңа информацион технологияләрдән файдалану

Әлеге материал татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар телен укытуда яңа технологияләрдән файдалануда ярдәм итәр дип уйлыйм.Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту мето...

Сүз аша телгә мәхәббәт тәрбияләү (Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст)

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ вакытында контексттан файдалану....