Проект эше " Килэчэген ометлеме синен, авыл?"
проект (9 класс) по теме

Проект эше " Килэчэген ометлеме синен, авыл?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proektnaya_rabota.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:

      Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!  Мин, Котдусова Дилә М.- 9 нчы сыйныф җитәкчесе.  Класста барлыгы 12 укучы  белем ала: 10 егет, 2 кыз. Бу ел класс өчен бик катлаулы ел булып тора. Беренчедән, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру булса, икенчедән, 9 нчы классны тәмамлагач, кая барырга, 10-11 сыйныфта укуны дәвам итәргәме, әллә бүтән уку йортларын сайларгамы? Менә шушы сораулар борчый укучыларны.  Укучыларга күпмедер ярдәм йөзеннән, алдагы һөнәрләрен дөрес сайлау максатыннан  уку елы барышында тәбия сәгатләрендә күп кенә тестлар, тренинглар алынды. Психологлар, Кукмара, Саба, Әтнә, Норма уку йортларыннан килгән вәкиллләр белән очрашулар уздырылды, Балтач үзәк больницасы оештырган Казан һәм Яшел Үзән  медицина көллияте вәкилләре белән очрашуга алып барылды. Алар үзләренең кызыксынуларына, характерларына, темпераментларына, акыл көчләренә таянып дөрес юнәлеш сайлаганнардыр дип ышанасы килә.  10-11 сыйныфка 4  укучы барырга җыена.  4  укучы Норма, 2 укучы Саба, 1 укучы Әтнә аграр көллиятләрен сайладылар. Игътибар иткәнсездер, укучылар күбесе авыл җире белән бәйләнгән һөнәрләргә тукталдылар.  Балалар алдында шундый сорау килеп туды: бу һөнәрне  сайлавын сайладылар, ләкин киләчәктә алган һөнәрләре үзен аклармы, яки укып түккән  көчләре әрәмгә китәрме? Шушы сорауларга җавап табар өчен, 9 нчы сыйныфлар күпмедер эзләнү эшләре дә алып бардылар.

Ә хәзер,  Азат сезне үзенең эш проекты белән таныштырыр.

- Исәнмесез, хәерле эш көннәре сезгә.

Бу ел безнең өчен бик җаваплы: имтиханнарыбызны уңышлы тапшырасы бар. Аннан соң без төрлебез – төрле якка таралышачакбыз: кайберләребез бүтән мәктәпләрдә укуын дәвам итсә, кайберләребез  һөнәр  училищеларын сайлар. Сыйныфташларымның күбесе һөнәр алгач, кире үзебезнең районга, авылга кайтырга җыена. Безне шундый сорау борчый: таба алырлармы алар үз юлларын авыл җирлегендә, колачларын  җәеп каршы алырмы безне авыл?  Шушы сорауга җавап  табар  өчен мин сезгә үзебезнең  проектны тәкъдим  итәм.

Проект  «Киләчәген өметлеме, авыл?»  дип атала.

Проектның максаты:

1. Сосна  авылының экономик торышы турында  күбрәк информация туплау.

2. Яшь  белгечләрне авылга җәлеп итү.

3. Авылда калучы яшьләр тормышы белән якыннан танышу.

Үзебезнең сорауларыбызга җавап табу максатыннан без күп кенә авылдашларыбызга  мөрәҗәгать иттек, аларның фикерләре белән кызыксындык.

Шуларның кайберләре белән сезне дә таныштырып китәсе килә.

Беренчеләрдән булып бу сорауны без әле дә тыгыз элемтәдә торучы Д.М.  икенче   чыгарылыш укучыларына бирдек. Аларның мәктәпне бетерүләренә быел 5 ел була. Мәктәпне 18 укучы бетергән, 12 се югары, калганнары махсус урта белемле. Хәзерге көндә 8-е үзебезнең  авылда яки районда кайтып эшли.  (видео)

 Сосна җирле үзидәрә рәисе Рәис Мансурович белән очраштык. Авылның демографик торышы белән кызыксындык.

колхоз рәисе Фирдәвес Габдулловичка да сорауларыбыз күп булды.

Алга таба, авылга кайткан очракта, яшь специалистларга нинди кызыксындыру чаралары турында белештек.

 Ул безгә быел авылга кайтучы 3 яшь специалистка  ярдәм йөзеннән 160ар мең сум акча күчерелгәнен әйтте.

Нинди төр һөнәр ияләре кирәк бүген дигән сорауга: хәзерге көндә күмәк хуҗалыкка  ветеринар, бухгалтер, сыер савучы , механизаторлар, экономистлар кирәк дип җавап бирде.

Күмәк хуҗалыктагы яңалыклар белән таныштырды.

Колхозның баш бухгалтеры Миннемуллина Резеда Ханнан кызынан колхозда эшләүчеләрнең хезмәт хакы, колхозның бүгенге көндәге материаль базасы белән таныштык.

Кайбер өлкәләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 20 мең сумнан да артып китүе безне бик куандырды.

Классташлар белән бергә 1 ай Казанда яшәү якынча күпмегә төшүен  исәпләп чыгардык.  

Казанда транспорт бәясе 25 сум, кимендә 50 сум транспортка түләнә, күчеп утырып йөрелсә, 100 сум. Айга 3 мең тирәсе чыга.

Квартира мәсьәләсе:  Квартирага түләү бәяләре төрлечә: иң әзе 5 меңнән башлана.

 Бер  ашауга -120 сум тирәсе – 3 мең 600 сум.

Казаннан атна саен өйгә кайту – китү – 300 сум, айга - 1 мең 200сум.

Үз машинаң белән йөрү тагын  да кыйммәткәрәк төшә – 650 сум, айга – 2 мең 600 сум.

Кибеттән азык-төлек – 5 мең сум.

Кинога бару, яки дискотека - 200 сум.

      Үз машинасы белән йөрүче айга якынча 19 мең 400 сум тирәсе акча сарыф итә. Монда әле үз машинасы белән Казан эчендә эшкә барып - кайту кермәде.

 Машинасызлар очсызгаракка чыга,     якынча    18 мең 200 сум  акчалары  китә.   Димәк, сез Казанда яшәү өчен кимендә 30 мең акча алып эшләргә тиешсез. Без гаиләсе булмаган, үзе генә яшәүчеләрне исәпләдек. Шулай булгач монда балалар  бакчасына, мәктәпкә түләүләр керми.

Гади генә исәпләүләр уздырганнан соң, авылда 15 – 20 мең алып эшләсәң дә  үз иркеңдә  яшәргә була  дигән фикергә килдек.

Эзләнүләрдән чыгып түбәндәге нәтиҗәгә килдек:

Беренчедән, кеше үзе туып-үскән җирен, туган нигезен, әти-әнисен  беркайчан да онытмаска тиеш.

Икенчедән, Казан  яки бүтән шәһәрләрдә генә түгел,  үзебезнең авылда, районда да  тулы канлы тормышта яшәп булуын исбатлый алдык.

Өченчедән, чит җирдә олтан булып яшәгәнче, үз җиреңдә  солтан булып яшәвең кулайрак.

     Безнең авыл  күренекле шәхесләрләргә бай: галим академик Әхмәт Мазһаров, җырчы Гөлзада Сафиуллина, күренекле баянчы Рәшит Мостафин, Социалистик Хезмәт Герое Сәрвәр Нафикова, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Оркыя Хабибуллина. Шулай булгач без дә үзебездән якты эз калдырырга тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.

Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...