Яшел светофор (юл йөрү кагыйдәләре буенча класстан тыш чара)
методическая разработка на тему

Ишмуратова Гузалия Нагимовна

Башлангыч класс укучылары өчен. Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны куллану кирәклеген аңлату.

Җиһазландыру. Юл чаты схемасы төшерелгән плакат, юл билдәләре, проблемалы ситуация атрибутлары (сюжетлы рәсемнәр). 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yashel_svetofor.docx17.36 КБ

Предварительный просмотр:

Яшел светофор

(Юл йөрү кагыйдәләре буенча класстан тыш чара)

Әзерләде: Ишмуратова Гүзәлия Нәгыйм кызы

Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны куллану кирәклеген аңлату.

Җиһазландыру. Юл чаты схемасы төшерелгән плакат, юл билдәләре, проблемалы ситуация атрибутлары (сюжетлы рәсемнәр).

Укытучы. Буүген без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәребезне тикшерәбез. Һәр дөрес җавапка берәр яшел түгәрәк бирелә. Кайсы команда күберәк түгәрәкләр җыя шул җиңүче була. Ә хазер “ЮЙК” (“ПДД”) аббревиатурасынын мәганәсен ачыклыйк.

Уен барышы.

  1. Клаасны командаларга бүлү. Командаларның бер-берсен сәламләү.
  2. Сорауларга җавап бирү:
  • Ничә яшьтән мотоцикл йөретергә була? (16)
  • Мәктәп, балалар бакчасы янында нинди кисәтүче билдәләр куела? (“Балалар” билдәсе)
  • Нинди җәнлек машина үткән юлда яши? (Зебра)
  • Нинди машиналарга өчпочмак эчендә “У” билгесе куела? (“Уку”- “Учебный”)
  1. Һәр командага сюжетлы рәсемнәр таратып бирелә. Шулар буенча юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау юлларын билдәләү.
  2. Һәр командадан капитаннар чакырыла. Алар розведчик ролен үти.

Капитаннар күрше команда янына бара һәм команда әгүзалары аның колагына шыпырдап кына нинди дә булса юл билдәсен әйтә. Ә капитан ым-ишара белән (сүзләр кулланмыйча гына) үзенең командасына бу билдәләрне ажлатып бирергә тиеш.

  1. Карточкаларга юл йөрү кагыйдәснең яртысы язылган, калганын әйтеп бетерергә.
  • Юлны чыгар алдыннан...(сул якка, шунан уң якка кара).
  • Велосипедта йөрергә...(14 яшьтән рөхсәт ителә).
  • Пассажирлар транспортка...(тротуардан яки юл читеннән һәм транспорт тулысынча туктаганнан соң гына) керергә һәм чыгарга тиешләр.
  • Юл читеннән барганда җияүле транспортка ...(каршы барырга тиеш).
  1. Юл-транспорт вакыйгасын сәхнәләштерү. “Әгәр мин җияүле, автомобиль яки троллейбус йөретүче урынында булсам, бу юл-транспорт вакыйгасын кичектерү өчен мин ни эшләр идем?”дигән сорауга әзерләнәләр. (Ике урам киселешкән урын сүрәтләнгән. Светофор эшләми. Бер урам буйлап – троллейбус, икенчесеннән – “Джип” җилдерә, ә урам аша җияүле чыгып бара. Алар өчеседә бәрелешә, барысыда зыян күрә.)
  2. Җиңүче команданы билдәләү.
  3. Уен азагында (тактадагы сүзләрне уку).

Юлда төрле кыенлыклар бар - шуны ислә!

Юл кисешкән урыннар бар – шуны ислә!

Юлда меңәрләгән машина бар – шуны ислә!

Барасы бергә: Юл кагыйдәләрен ятла!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...