Ватанны саклау – изге бурыч.
методическая разработка на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

Ватанны саклаучылар көненә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vatanny_saklau_-_izge_burych.docx27.36 КБ

Предварительный просмотр:

Ватанны саклау – изге бурыч.

(Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә).

Музыка астанда залга алып баруча чыга.

Алып баручы. Хәерле көн әтиләр, укучылар , укытучылар, егетләр! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез Һәм аларга алмашка үсүче егетләребез! Без Сезнең барчагызны да шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек , озын гомер телибез. Ә хәзер кечкенә генә бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

23- февраль – Ватан сакчысы көне буларак бөтен ил күләмендә билгеләп үтелә. Һәр гаиләдә дә авыр сугыш елларында кораллы көчләр сафында  Ватан иминлеген саклау буенча гражданлык бурычын үтәгәннәр һәм хәзер дә үтиләр. Бүгенге көндә тормышыбыз азатлыгы, хөрлеге өчен башын салган якташларыбызны олы хөрмәт белән искә алабыз, исәннәре алдында баш иябез.

Исәнмесез, саумысыз,

Һәрберегез, барчагыз.

Бездән сезгә кайнар сәлам

Кабул итеп итеп алыгыз.

Рөхсәт итегез дуслар

Пәрдәбезне ачарга.

Безнең көч  белән әзерләнгән

Кичәбезне башларга.(Бүгенге бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебез җитәкчесе Лилия Тәлгать кызына бирәбез)

Алып  баручы:  Гаиләнең  терәге -  ир-ат  әти  кеше.  Безнең  татар  халкын-

  да  брынгыдан  әти  кеше - гаилә  башлыгы  итеп,  аңа  зур  ихтирам,  олы    

  хөрмәт  белән  караганнар,  бу  бүгенгесе  көндә дә  шулай  кала  бирә.  Ни

  әйтсәңдә   гаиләнең  бөтенлеге,  барлыгы  аның  җилкәсендә.  Әтиләр  ил

  терәге,  гаилә  таянычы  да.  Безнең  әтиләребез,  әтиләребезнең  әтиләре,

  без  тыныч  яшәсеннәр, матур  уйнасыннар,  тамакларыбыз  тук  булсын,

  илебез  имин  булсын  өчен  Ватаныбызны  саклаганнар.

                          ...Әниләрне  иң  кадерле  дибез,

                           Әтиләрсез  яшәп  буламы?

                             Таба  алмам  алыштырыр  кеше-

                          Әйләнсәм  дә  бөтен  дөньяны.

                          “Балам” диеп  бер  дәшүе дә  бит

                         Җылы  сала  җанга,  күңелгә

                         Кайгыртуың  өчен  рәхмәт,  әти,

                           Шулай  булсын  иде  гомергә!

                        Сез  безнең  күңелдә  мәңгелек  ышаныч.

                        Сез-көчле,  сез-батыр, сез- безнең  куаныч.

                        Сез-алтын  багана,  гаиләдә  сез-терәк.

                        Тынычлык, иминлек  сагында  сез  кирәк!

(Концерт номеры Башл.класс)

2нче  өлеш.   А.б:Хөрмәтле  әтиләребез  әгәр утырып  кына торсак бәйрәмебез күңелсез булыр иде ,шуңа күрә без сезне бераз  уйнатып  алырга булдык

                      Безнең  белән  ярышырга

                     Җитез  әтиләр  кирәк

                     Кемнәр ярышырга  әзер

                     Чыгып  басыгыз  тизерәк.

1 нче алып баручы:
Уеныбыз  Ярыш формасында барачак,  ике команда катнаша.Әтиләр һәм егетләр командасы(Һәр класстан берәр егет)
(Командалар белән танышу, жюри составын сайлау.)
II. Конкурсларны үткәрү.
2 нче алып баручы:
Жюри командаларына бирелгән сорауларга җавапларның төгәллеген, дөреслеген, тулылыгын бәяли. Әгәр бер команда сорауларга җавапны белмәсә, җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Һәр дөрес җавп өчен бер бал куела.
Командалар үзләренә исем уйласыннарһәм таныштырып китсеннәр

1нче  уен-бәйге:  “Дөрес  әйт!”

Уен  барышы: Барлык  әтиләрнең  күзләре  бәйләнә  һәм  һәр  әти  үзенең

кызын  яки  улын  табарга  тиеш.

2 бәйге. “Тапкырлар – зирәкләр ярышы”.

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең шаян сорауларга

Җавап тапсын тизрәк.

Укучылар командасына сораулар:

  1. Әтиләрнең туган көнен әйтеп чыгарга.
  2. Әтием армиядә кайда хезмәт иткән?
  3. Кайса ай календарьда юк? (күктәге)
  4. Борынгы заман сәгате (әтәч)
  5. Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)
  6. Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)
  7. Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)
  8. Сөйләшү органы (тел)
  9. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
  10. Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)
  11. Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)
  12. Алтын ачкычлы агач малай (буратина)
  13. Кайда клоунны күреп була? (циркта)
  14. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)
  15. Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).

Әтиләр командасына сораулар:

  1. Балаңның туган көнен әйтеп чыгарга.
  2. Кемнең сакалын да кырырлык акчасы юк? (Кәҗәнең)
  3. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)
  4. Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)
  5. Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (ак барс)
  6. Шифалы эчемлек, көндә кулланабыз (чәй)
  7. Самоварда бар, кешедә бар (борын)
  8. Футбол командасында ничә уенчы? (11)
  9. Куянның өйдәге туганы ничек атала? (кролик)
  10. Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый? (Син йоклыйсыәмы)
  11. Кипкән виноград (йөзем)
  12. Мөселманнарның иң изге китабы (коръән)
  13. Казан хоккей комадасы (Ак барс)

  1. Әнинең әнисе (ерак әби, әби)

(Концерт номеры 5 класс-хор)

Бәйге:Менә хәзерге бәйгебездә без сезнең җырларга булган сәләтегезне тикшереп карыйк әле .Булат сезгә көй уйнаячак,ә сез аңа кушылып җырларга тиеш буласыз

 

3 бәйге. “Кем? Нәрсә?”

Укучылар командасына:

1.Габдулла Тукай (шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел (елга)

4.Нарат (агач)

5.Камаз (машина)

6.Чаллы (шәһәр)

7.Бишле (билге)

8.Сыер (хайван)

9.Айсылу (кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева (җырчы)

Әтиләр командасына:

1.Əлмәт (шәһәр)

2.Карга (кош)

3.Унөч (сан)

4.Дүртле (билге)

5.Гүзәлия (кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил (шагыйрь)

8.Яңа ел (бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы (шәһәр)

4 бәйге:Хәзер мин сезгә иң элек бер табышмак әйтәм, тыңлагыз:

               Канаты бар – җилпеми,

               Эче җылы – җил тими.

               Кырык йөрәкле кош ул,

               Безнең яраткан дус ул.

                                                  (самолет)

    Дөрес, хәзер без сезнең белән самолетлар ясыйбыз.

    УЕН:

  1. Ике командадан да берәр кеше чыга. Кәгазьдән өчәр самолет ясыйлар, кем тизрәк?
  2. Хәзер ике командадан да тагын берәр кеше чыга. Балалар тоткан боҗрага самолетларны кертергә тырышалар. Кемнеке күбрәк керә?

5 бәйге: Хәзер әзрәк шаярып алабыз. Уенга һәр командадан да 3 әр кеше чыга. Менә шушы шарларны кайсы команда шартлатмыйча зуррак итеп кабарта ала?

  (Концерт номеры Сафина Илсинә “Зәңгәр күл”җырын башкара)

6 бәйге:

Ә менә бу бәйге сезнең җитезлекне дә,сабырлыкны да таләп итәчәк.Һәр командадан бер кешене чакырабыз.Менә шушы дөге бөртекләреннән сез Ватан сүзен язарга тиеш буласыз.Кем тизрәк язып бетерә.

 7 бәйге:

 Утырып торып кына арып беткәнсездер инде,әйдәгез бер биеп алыгыз әле(1 команда-Мотрослар,2 ком.-Смуглянканы бии)

(Концерт номеры 8 класс)

Менә безнең әтиләребез дә , егетләребез дә нинди осталар икән. Ләкин ,әгәр дә безнең әтиләр һәм егетләребез үзләренең хәрби  командаларны да оста итеп үтәүләрен күрсәтеп китмәсәләр,бүгенге бәйгенең бер дә яме булмас кебек тоелмас идеме икән. Сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез әле, аларның командаларны ничек итеп үтәүләрен дә карап үтик. Команда капитаннары командаларны әзерләргә!  (командалар бирелә)

Алып баручы

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, яуган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

АЛЫП БАРУЧЫ: Хөрмәтле әтиләр. Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде, ә балалар белән гаиләдә куанышып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер-берегезне аңлап гомер итегез.

   Сүзне жюрига бирәбез.

   

Очрашуыбыз ахырына якынлаша. Балалар, үзегезнең әтиләрегезнең чын Ир-егет булуларына тагын бер кат ышандыгыз. Алар көчле дә, кыю да, житез дә булуларын расладылар. Сез дә алардан калышмадыгыз, сынауларны ути алдыгыз.

Димәк, сез, чыннан да әтиегез белән чын Ир-егет икәнсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате "Табигатьне саклау - изге бурычыбыз!"

Табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән тәрпбияви  чара....

Ватанны саклау-изге бурыч

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ачык чара үрнәге...

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...

Класс сәгате "Табигатьне саклау безнең бурыч".

             Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге...