Мероприятие "Первый звонок - 2013"
материал на тему

Садриев Равиль Мухтарович

Сценарий для проведения открытия школы после капитального ремонта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл berenche_sent2013.docx20.23 КБ

Предварительный просмотр:

“Беренче кыңгырау - 2013” бәйрәмен үткәрү өчен сценарий.

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе.

Музыка уйный “....” җырын җырлап Абдуллина Энҗе, Хисмәтуллина Зөһрә, Муртазина Назгөл һәм Сөмбел, Газизова Зөһрә чыгалар. Ике куплет җырлыйлар.

Конферанс Садриева Энҗе һәм Сафин Инсаф

Энҗе: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары!!!

Инсаф: Исәнмесез иң кадерле кунагыбыз Габделәхәт Гыйлемханович!!!

Энҗе: Без бүген мәктәбебезнең тарихи сәхифәсендә өр-яңа битне ачарга җыендык. Ә хәзер берничә куплет белән генә аның йөзьеллык үткәненә күз салыйк.

Инсаф: Егерменче еллардагы мәктәпләр иске булган

             Төрле йортларга сибелгән, картлар да укытылган.    

Энҗе: Нәкъ утыз икенче елда   агач мәктәп салынган.

             ТБУМ диеп аталган, яңача укытылган.

Инсаф: Авыр сугыш елларында белем уты сүнмәгән

             Тик киеме булмаганнар мәктәпкә бик килмәгән.

Энҗе: Җитмешенче еллар бездә яңа мәктәп төзелә,

             Коллективны җитәкләргә Радик Абдуллович килә. 

Инсаф: Һәм дүртенче дистә  елын бу мәктәп хезмәт итә.

              Балалар тавышы тынмый эчләрендә кич-иртә.

Энҗе: Унтугыз ел инде ошбу  коллективны  җитәкли,

               Хәмит Газимович төгәл һәм таләпчән җитәкче.

Инсаф: Габделәхәт Гыйлемханович хәер фатихасы белән,

            Мәктәбебез нык яңарды, барыбыз да моңа сөенә.

Энҗе: Түбә калай – тамчы бии, тәрәз  пластик – җилне  сизми,

              Металл сайдинг, җылыткычтан бернинди дә салкын керми.    

Инсаф: Бик зур рәхмәт, бу ремонтка кемнең көче, вакыты кергән,

            Бәйрәмебезнең төп кунагы инде сүзне Сезгә бирәм.

Энҗе: Бәйрәм белән котлау өчен сүз бирелә районыбыз җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улына.

Габделәхәт Гыйлемханович чыгышы.

Инсаф: Мәктәбебез җитәкчесе Хәмит Газимович үзен

             Һич кызганмый хезмәт куя, тыңлыйк әле аның сүзен.  

Энҗе: Бәйрәм белән котлау өчен сүз бирелә мәктәп директоры Хәкимҗанов Хәмит Газим улына.

Хәмит Газимович чыгышы.

Инсаф: Һәр ел “Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе безгә килә,

              Бүләкләрен бирә-бирә, нәниләрне сөендерә.

Энҗе: Бәйрәмебездә хуҗалык җитәкчесе Илфат Рәфкать улы да катнаша. Рәхим итегез, сүз сезгә.

Илфат Рәфкатович чыгышы.

Инсаф: Бу бәйрәмдә иң нәниләр – беренчеләр бик бәхетле,

              Әти-әниләр сөенә, бу хезмәткә бик рәхмәтле.

Энҗе: Әйдәгез әле әти-әниләрнең дә  рәхмәт хисләрен һәм изге теләкләрен тыңлап үтик әле.

Әни .................... чыгышы.

Инсаф: Бакчадагы апалар да тәрбия нигезен салып бирә.

            Алар әзерләгән бала мәктәп ишеген атлап керә.

            Ямансудыр ничә еллар күз алдында йөргән бала,

            Чыгып киткәч өлкән төркем һәр елны бер бушап ала.

Энҗе:Нәни сабыйларга теләк теләү өчен сүз бирелә ........... апага.          

 

Тәрбияче ...   ..... кызы сөйли.

Инсаф:Нәниләрне зур мәктәпкә ышандырып алып керә,

             Беренчеләр җитәкчесе Резеда апага сүз бирелә.    

Беренче укытучы Резеда Рашат кызы сөйли.

Энҗе:Инде хәзер вакыт җиткән, нәниләрне тыңлап карыйк,

           Алар әйткән куплетларны күңелләргә салып барыйк.

Беренче сыйныф укучылары чыгышы.

1б:Менә без дә бакчабызда

Соңгы тапкыр уйнадык.

Курчакларны куеп торып,        

Укырга дип уйладык.

2б:Хәер, безне апалар да

Бераз гына укытты.

Күбрәк белем алыйк, диеп,

Мәктәп, сиңа юл тоттык.

3б.Безнең бәхет алдан йөри,

Чөнки без бәхетлеләр.

Каршыбызда ачыла бит

Өр-яңа зур ишекләр.

4б.Бакчаның тәрәзәсеннән,

Күзәткән иске мәктәп

Юкка чыкты чөнки аны

Ремонтладылар шәпләп.

5б.Метал сайдинг тышлары,

Куе кызыл почмагы.

Эшләгәндә күренде шул

Бик күп тузан очканы.

6б.Рәхмәт, Габделәхәт абый,

Яңа мәктәп бирдегез.

Инде хәзер бик тырышып

Укыгыз сез дидегез.

7б.Әти-әни һәм апалар,

Без тырышып укырбыз.

Дәресләргә җитди карап,

Игътибарлы булырбыз.

8б.Якты, җылы, матур мәктәп –

Республика бүләге.

Яңа форма киеп бүген

Мәктәбемә киләмен.

9б.Зур абыйлар, зур апалар,

Сезнең арттан барырбыз.

Белем сукмагын тагын да

Киңрәк итеп салырбыз.

10б.Резеда апа, без Сезне

Инде күптән беләбез.

Без шат чөнки бусаганы

Бергә атлап керәбез.

Инсаф:Бер дистә ел артта калган, инде сезгә шактый белем

             Туплангандыр унберенчеләр инде хәзер сезгә сүзем.

Энҗе: Рәхим итеп сөйләгез сез, кыңгыраулар чыңлап торсын,

            Соңгы беренче кыңгырау күңелегездә мәңге калсын.

Унберенче сыйныф укучылары чыгышы.

Раушан: Әле кайчан гына без дә

Шундый нәниләр идек.

Белем илен күрергә дип

Мәктәп каршына килдек.

Алсу:Артта калды бер дистә ел

Ә алда иң авыры.

Белем диңгезе бик тирән

Булыр җиле-давылы.

Лилия:Хәмит абый җитәкләгән

Кораб беркайчан батмас.

Укытучылар коллективы

Һичкайчан да сынатмас.

Ильяр:Алия апа, җитәкчебез,

Сез бит безгә зур терәк.

Авырлыкларны җиңәргә

Сезнең киңәшләр кирәк.

Алия:Нурания апабызны

Без бик хөрмәт итәбез.

Дискриминант эзли-эзли

Унбергә дә җитәбез.

Альберт:Равил абый җәмгыятьнең

Нигезләрен укыта.

Күпме генә укысак та

Имтиханнар куркыта.

Гөлия:Ләйсән апа сүз бирәмен

Инде хәзер бу елның.

Минутын да әрәм итми

Укырмын да укырмын.

Илзирә:Күп чыгымнар һәм зур хезмәт

Мәктәбебезне яңартты.

Бары да ялт-йолт итеп тора,

Керүгә үк яраттык.

Резеда:Алда тора зур сынаулар,

Һәм күңелле мизгелләр.

Соңгы елдагы бәйрәмнәр,

Бик катлаулы биремнәр. Илүзә:Әлифбаның битләреннән

Хәрефләрне укыгыз.

Тәрбияле һәм инсафлы

Укучылар булыгыз.        

Максим:Беренчеләр, бергә атлап

Керик яңа мәктәпкә.

Намуслы, үрнәк шәхесләр

Булыйк без җәмгыятькә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Последнего звонка 2013 года

Сценарий праздника последнего звонка в 9 классе...

Последний звонок 2013

сценарий последнего звонка  с презентацией....

Сценарий торжественной линейки, посвященной празднику Последнего звонка -2013

В 1.День сегодня необычайный:Солнце встало, умывшись росой,На урок на последний, прощальныйОтправляется класс выпускной.В 2. Майский день на линейке играет,Шепчет нежно в листве ветерок,В путь п...

Последний звонок 2013

Уважаемые коллеги! В жизни каждого классного руководителя рано или поздно наступает последний звонок. Время его поведения совпадает с подготовкой к экзаменам, как у детей, так и у учителей.  Как ...

Последний звонок 2013

Последний звонок! Он смеется и плачет.Конечно, волнуется каждый из вас...Сейчас все для вас очень многое значит -     Запомните этот торжественный час!...

Новые русские бабки на Последнем звонке 2013 г. (выступление 11 класса)

Традиционно Последний звонок посещают гости. В этом году к нам на праздник приехали новые русские бабки, в роли которых выступали выпускницы 11 класса. А на смену им пришлаи бабки из 4 класса. Получил...

Сценарий "Последний звонок - 2013"

Сценарий предназначен для  общего праздника среди 1-11- х классов...