Тексты контрольных работ по татарскому языку
учебно-методический материал (7 класс)

Шайхутдинова Румия Рахимзяновна

Тексты для проведения проверочных работ по предмету "Родной (татарский) язык

Скачать:


Предварительный просмотр:

7 нче  сыйныфның татар төркеме  өчен  татар теленнән биремле диктант тексты

1 нче чирек 

Диктант

           Айдар белән әтисе, бик матур сыерчык оясы ясап, яз башында ук өй түбәсенә беркетеп куйганнар иде. Шуңа күрә малай сыерчыклар килүен быел аеруча зарыгып көтте. Ә инде бер көнне, оя түбәсенә кунып, җилпенә-җилпенә сайрашкан пар сыерчыкны күргәч, шатлыгы эченә сыймады.

       Әтисе дә малайдан ким шатланмаган иде. Ул сыерчыкларга карап торды да, Айдарны кочаклап,  җепшек кар өстенә ауды. Тотындылар тәгәрәшергә... Куеннарына, итекләренә кар тулганчы  аунадылар. Быел беренче тапкыр сыерчык күрүләре ич, йоласы шундый. Ә нигә шундый? Монысын Айдарның әтисе дә белми бугай. Борынгылардан калган йола, ди. ( 85 сүз). (Г.Шәрәфидән)

Бирем.

Тексттагы исемнәрнең килешләрен  күрсәтергә.

7 нче  сыйныфның татар төркеме  өчен  татар теленнән

контроль эш тексты

2 нче чирек

Диктант
Песнәк
          Кышның бер көнендә без иптәш кызларыбыз белән урманга чаңгы шуарга чыгып киттек. Табигать шундый матур, бөтен җирне ап-ак кар каплаган, гүя барлык тирә-як әкрен генә черем итә. 
      Без рәхәтләнеп тау шудык, кар атышлы да уйнадык. Уйный торгач, арыдык, юешләнеп беттек. Инде караңгы да төшә башлаган. Кайтырга дип кузгалдык. Бераз баргач та, юл өстендә канатлары каерылган, инде туңа да башлаган бер кошчыкны күрдем. Тизрәк аны кулларыма алдым. 
Биремнәр
1. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне билгеләгез. 
а) Юл өстендә канатлары каерылган кош ята иде. 
б) Без рәхәтләнеп уйнадык. 
в) Кышкы урман шундый матур, кайтасы да килми. 
2. Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар? 
а) 3 б) 4 в) 5 г) 6 
3. Фигыльләрнең лексик-грамматик төркемчәләре: 
а ) алтау б) җидәү в) сигезәү г) тугызау 
4. Кайсы төркемгә бер фигыль “ялгыш” кергән (юнәлеше ягыннан)? 
а ) бизән, уйлан, буян; б) уят, кактыр, китер; 
в) сизел, юыл; г) терел, кара, йокла; 
5. Рус телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар: 
а) 1 б) 3 в) 4 г) 5 
6. Сүзлекләрдә фигыльләр нинди формада теркәләләр? 
а) исем фигыль, инфинитив ә) хәл фигыль, сыйфат фигыль б) хәл фигыль, инфинитив 
в) сыйфат фигыль, хәл фигыль 
7. Фигыльләр күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр? 
а) хәбәр б) аергыч в) ия г) тәмамлык 
8. Фигыльләрне юнәлешләре буенча төркемләгез ( а – кайтым, б – төшем, в-уртаклык,      г- йөкләтү) 
1.Гаепләнү . 2.Бөркәнү. 3.Алдану. 4.Ташлашу. 5.Яткыру. 6.Алдыру. 7.Саклану. 8.Ашалу 9.Кызарыну. 10.Көлешү. 11.Сүз куешу. 12.Көлдерү. 
9. Кайсы фигыльдә басым беренче иҗеккә төшә? 
а) хикәя фигыль, б) боерык фигыль , в) шарт фигыль, г) сыйфат фигыль 

7нче  сыйныфның татар төркеме  өчен  татар теленнән

контроль эш тексты

3 нче чирек

Диктант

Туган як


     Хуш исле, яшь, саф яфраклы каен урманы кинәт икегә ачылап китте. Киң, тигез юлдан җиңел генә тәгәрәгән автомобиль соңгы җылы яңгырлар белән күтәрелеп киткән басуга килеп чыкты. Тау астында инде зур бер авыл җәелеп ята иде. Аның куе яшел агачларына, агачлар арасыннан күренгән өй түбәләренә, чәчәккә күмелеп утырган бакчаларына кояш нурлары төшкән. Авыл артыннан, бакчаларга сыенып, көзге төсле ялтырап, борыла-сырыла елга сузылып үткән. Аның очы, ямь-яшел булып җәелеп яткан болыннар буйлап китеп, күздән югала. (А. Шамовтан) (74 сүз)


Бирем.

 1. Җөмләдә хикәя фигыль белән белдерелгән хәбәрләрнең асларына сызарга.

2. Фигыль   заманнарын өсләренә язарга.

3.Чыкты, төшкән сүзләренә морфологик анализ ясарга


7 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән контроль тест

(4 чирек) 
“Фигыль” темасы буенча 


1. Затланышлы фигыльләр ничә? 
1) 2; 
2) 3; 
3) 4. 
2. Затланышсыз фигыльләр ничә? 
1) 4; 
2) 5; 
3) 6. 
3. Затланышлы фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә? 
1) заман; 
2) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык; 
3) тартым; 
4. Затланышсыз фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә? 
1) зат-сан; 
2) заман; 
3) юнәлеш, барлык-юклык; 
5. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эш кушуны, объектны; 
2) эшнең үтәлү-үтәлмәвен; 
3) чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне. 
6. Боерык фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен ; 
2) эш-хәрәкәтнең шартын; 
3) эш кушуны, боеруны; 
7. Шарт фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эшне ничәнче кат үтәвен; 
2) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын; 
3) эшнең үтәлү-үтәлмәвен; 
8. Хәзерге заман хикәя фигыльләр эш-хәлнең кайчан үтәлүен белдерә? 
1) сөйләгән вакытта үтәлүен; 
2) сөйләгән вакытка кадәр үтәлүен; 
3) сөйләгән вакыттан соңрак үтәлүен; 
9. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне табыгыз. 
1) кайта, барган, килгән; 
2) барды, кайтты, килде; 
3) кайт, барса, килсен; 
 10. Шарт фигыльләрне табыгыз. 
1) кайтасы, киләсе, эшлисе; 
2) көтсен, көтмәсен, килсеннәр; 
3) барса, килсә, укыса; 
11. Барам, барасыз, барабыз фигыльләре нәрсә белән төрләнгән? 
1) сан; 
2) тартым; 
3) зат-сан; 
12. Киләчәк, укыячак, укымаячак фигыльләре кайсы заманда килгән? 
1) билгесез киләчәк; 
2) билгеле киләчәк; 
3) киләчәк үткән; 
13. Барам, эшлимен, килсәләр фигыльләре нинди төркемчәгә керә? 
1) затланышлы; 
2) затланышсыз; 
3) төрләнми торган; 
14. Боерык фигыль татар телендә фигыльнең нигезенә туры киләме? 
1) барысы да туры килә; 
2) берсе дә туры килми; 
3) кайберләре туры килә; 
15. Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә? 
1) зат яки предметның эшен; 
2) зат яки предмет эшенең билгесен; 
3) зат яки предметның эшен билге итеп; 
16. Хәзерге заман сыйфат фигыль ничә төрле? 
1) 2; 
2) 3; 
3) 4. 
17. Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар? 
1) 4; 
2) 5; 
3) 6. 
18. Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә? 
1) -ы, -е; 
2) –чы,-че; 
3) -учы, -үче; 
19. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы нәрсә белән белдерелә? 
1) –а кушымчасы; 
2) торган ярдәмче фигыле; 
3) -а торган формасы; 
20. Укыйсы (китап) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә? 
1) шарт фигыль; 
2) тартымлы исем; 
3) киләчәк заман сыйфат фигыль. 
21. Хәл фигыльнең ничә формасы бар? 
1) 3; 
2) 4; 
3) 5. 
22. Укучы карап сөйли җөмләсендәге билгеләнгән сүз кайсы сүз төркеменә керә? 
1) хәл фигыльнең 1 формасы; 
2) рәвеш; 
3) хәзерге заман хикәя фигыль. 
23. Җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне язып алырга. 
24. 4 нче җөмләдәге хикәя фигыльнең юнәлешен билгеләргә. 
25. белделәр сүзенә морфологик анализ ясарга. __________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

_________________________урта гомуми белем бирү мәктәбенең  

  ___________нче ___________ сыйныфы укучысы

_________________________________________________________

татар теленнән арадаш аттестация эше

Контроль күчереп язу.

Күплек сандагы исемнәрнең астына сызыгыз.


Башкала

 Казан – Татарстанның башкаласы. Казан шәһәрендә миллионнан артык кеше яши. Анда метро ачылды. Казан урамнарында автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөри. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда заводлар күп. (27 сүз.)

____________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________


__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

2БВ  сыйныфының татар төркеме  өчен  татар теленнән арадаш аттестация эше

4 нче чирек

2016-2017 нче уку елы  26 апреля

Максат: Ел буена программа буенча өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Урманда.

    Матур җәй җитте. Җәй көне урманда бик күңелле була. Бөдрә каеннар шаулый. Тәмле җиләкләр пешә. Төрле- төрле күбәләкләр очып йөри.(19 сүз)

Грамматик биремнәр үз эченә түбәндәге темаларны ала:

  • Авазлар һәм хәрефләр. (Беренче җөмләне иҗекләргә бүлеп язарга: Ма-тур җәй җитте)
  • Сүз. (Урманда сүзенә схема төзе.)
  • Морфология. (Тексттан сыйфатларны табып язарга: матур,күңелле, бөдрә, тәмле, төрле-төрле.)
  • Синтаксис.  ( Өченче җөмләнең баш кисәкләренең астына сыз: Бөдрә каеннар шаулый. )



Предварительный просмотр:

   3  нче Б  сыйныфы укучысы

_________________________________________________________

татар теленнән арадаш аттестация эше            

  1. Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений соответствуют содержанию текста (1- текстка туры килә), какие не соответствуют (2-текстка туры килми)

                                                            Безнең авыл

    Без авылда яшибез. Безнең авылда бер генә урам бар. Безнең урамдагы йортлар ба- рысы да бик матур. Һәр йорт янында бакча. Анда алмагачлар, чия һәм башка агачлар үсә. Йортлар артында бәрәңге һәм яшелчә бакчалары. Урамда ямь-яшел үлән үсә.

     Урам башында яңа мәктәп. Мәктәп алдында һәм артында җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр үсә. Мәктәпнең бер ягында спорт мәйданчыгы бар. Тәнәфес вакытында бала-лар шунда уйныйлар.

  1. Безнең авылда бер генә урам бар.
  1. туры килә;                          2) туры килми
  1. Безнең урамдагы бакчалар барысы да бик матур.
  1. туры килә;                          2) туры килми
  1. Урам башында иске мәктәп.
  1. туры килә;                          2) туры килми
  1.  Тәнәфестә балалар шунда уйныйлар.
  1. туры килә;                          2) туры килми

2. Переведите предложения

          Мы живем в деревне. _______________________________________________________________________

   Все дома на нашей улице очень красивые. _______________________________________________________________________________________________________________________________________________________                  На перемене дети там играют. _______________________________________________________________________________________________________________________________________________________

3. Найдите в тексте слова, отвечающие на вопрос  кайда?  ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

4. Как скажешь, что:

- около дома есть сад;  ____________________________________________________________________________                                                                                                                                                               - перед школой растут цветы;   ____________________________________________________________________________                                                                                                               - на улице растет зеленая трава.                                                                                                            

   ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

7  нче ____  сыйныфы укучысы

____________________________________________________________________

татар теленнән арадаш аттестация кысаларында тикшерү эше            


1. Затланышлы фигыльләр ничә? 
1) 2;                   2) 3;                3) 4. 
2. Затланышсыз фигыльләр ничә? 
1) 4;                  2) 5;                        3) 6. 
3. Затланышлы фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә? 
1) заман; 
2) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык; 
3) тартым; 
4. Затланышсыз фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә? 
1) зат-сан; 
2) заман; 
3) юнәлеш, барлык-юклык; 
5. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эш кушуны, объектны; 
2) эшнең үтәлү-үтәлмәвен; 
3) чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне. 
6. Боерык фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен ; 
2) эш-хәрәкәтнең шартын; 
3) эш кушуны, боеруны; 
7. Шарт фигыль нәрсәне белдерә? 
1) эшне ничәнче кат үтәвен; 
2) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын; 
3) эшнең үтәлү-үтәлмәвен; 
8. Хәзерге заман хикәя фигыльләр эш-хәлнең кайчан үтәлүен белдерә? 
1) сөйләгән вакытта үтәлүен; 
2) сөйләгән вакытка кадәр үтәлүен; 
3) сөйләгән вакыттан соңрак үтәлүен; 
9. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне табыгыз. 
1) кайта, барган, килгән; 
2) барды, кайтты, килде; 
3) кайт, барса, килсен; 
 10. Шарт фигыльләрне табыгыз. 
1) кайтасы, киләсе, эшлисе; 
2) көтсен, көтмәсен, килсеннәр; 
3) барса, килсә, укыса; 
11. Барам, барасыз, барабыз фигыльләре нәрсә белән төрләнгән? 
1) сан; 
2) тартым; 
3) зат-сан; 
12. Киләчәк, укыячак, укымаячак фигыльләре кайсы заманда килгән? 
1) билгесез киләчәк; 
2) билгеле киләчәк; 
3) киләчәк үткән; 
13. Барам, эшлимен, килсәләр фигыльләре нинди төркемчәгә керә? 
1) затланышлы; 
2) затланышсыз; 
3) төрләнми торган; 
14. Боерык фигыль татар телендә фигыльнең нигезенә туры киләме? 
1) барысы да туры килә; 
2) берсе дә туры килми; 
3) кайберләре туры килә; 
15. Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә? 
1) зат яки предметның эшен; 
2) зат яки предмет эшенең билгесен; 
3) зат яки предметның эшен билге итеп; 
16. Хәзерге заман сыйфат фигыль ничә төрле? 
1) 2;             2) 3;              3) 4. 
17. Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар? 
1) 4;                 2) 5;                      3) 6. 
18. Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә? 
1) -ы, -е; 
2) –чы,-че; 
3) -учы, -үче; 
19. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы нәрсә белән белдерелә? 
1) –а кушымчасы; 
2) торган ярдәмче фигыле; 
3) -а торган формасы; 
20. Укыйсы (китап) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә? 
1) шарт фигыль; 
2) тартымлы исем; 
3) киләчәк заман сыйфат фигыль. 
21. Хәл фигыльнең ничә формасы бар? 
1) 3;               2) 4;                  3) 5. 
22. Укучы карап сөйли җөмләсендәге билгеләнгән сүз кайсы сүз төркеменә керә? 
1) хәл фигыльнең 1нче формасы; 
2) рәвеш; 
3) хәзерге заман хикәя фигыль. 
23. Җөмләдән сыйфат фигыльне язып алырга. Безнең әле килер язлар алда…  _____________________________________________________________________________________
24. Белделәр сүзенә морфологик анализ ясарга. _______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

26. Бәйләгеч сүз төркемнәренә мисаллар яз.

Теркәгечләр

Теркәгеч сүзләр

Бәйлекләр

Бәйлек сүзләр

27. Төшеп калган сүзне яз.  Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга,шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләре тавышларына охшатып ясалган сүзләр  ______________________________________________          дип атала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольная работа по татарскому языку. 8 класс (рус. гр.)

Контрольная работа п татарскому языку в 8 классе в 2 -х вариантах. Для русскоязычных детей....

Итоговая контрольная работа по татарскому языку 7кл русская группа

Рус мәктәбенең 7нче сыйныф укучыларының Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча эшләнгән еллык контроль эш. Контроль эшнең эчтәлеге БРИ биремнәре кебек төзелгән....

Контрольная работа по татарскому языку для 7 класса

Контроль эш 7 нче сыйныфның рус төркеме өчен "Белем һәм тормыш" темасына 2 вариантта төзелде....

Контрольная работа по татарскому языку, 2 кл

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся в русских группах 2 го класса по учебнику Р. З. Хайдаровой....

Контрольная работа по татарскому языку для 8 класса по теме "Бәхет кайда була?"

Контроль эш 2 вариантта төзелде һәм А, В өлешләреннән тора....

Контрольные работы по татарскому языку для русскоязычных учащихся 10 классов

Рус телендә сөйләшүче 10 нчы сыйныф укучыларының татар теле фәненнән белемнәрен  тикшерү  максатыннан  1нче яртыеллыкка , 3нче чиреккә һәм еллык контроль эш биремнәре төзелде. Бире...