Укучыга ярдәмгә
материал

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Әлеге материал "Ия белән хәбәр арасында сызык" темасы буенча укучыларга ярдәм өчен төзелде. Монда теоретик материал мисаллар белән аралашып бара, ахырдан укучылар өчен бирем тәкъдим ителә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuchyga_yardmg.docx17.25 КБ

Предварительный просмотр:

Ярдәмгә материал\ материал в помощь

Ия белән хәбәр арасында сызык куела:\тире между подлежащим и сказуемым ставится:

  1. Ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелсә

Китап – белем чишмәсе.


  1. Ия дә, хәбәр дә сан белән белдерелсә

Икең ике – дүрт.


  1. Әгәр дә ия исем белән, ә хәбәр исем фигыль белән белдерелсә

Безнең төп бурычыбыз – уку .


  1. Әгәр ия исем фигыль белән белдерелеп хәбәре исем белән белдерелсә.

Сезнең яхшы укуыгыз – безнең өчен зур шатлык.


  1. Әгәр дә ия дә, хәбәр дә исем фигыль белән белдерелсә.

Укымак – фикерләрне җирдән күккү күчермәк.

  1. Иясе һәм хәбәре исем белән белдерелеп җөмләдә ияне көчәйтеп ул сүзе килсә.

Сабан туе ул – халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе.


  1. Ул сүзе хәбәрне көчәйтеп аннан соң килсә.

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.

8. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау куркынычы булса:

Агач - өй салырга җитәрлек.

 Бирем

1) Перевести предложения\җөмләләрне тәрҗемә итәргә

Китап – белем чишмәсе. Безнең төп бурычыбыз – уку . Сезнең яхшы укуыгыз – безнең өчен зур шатлык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыга өй эшләрен үтәүдә ярдәмлек.

Өй эшләрен ничек эшләргә икәнлеге бирелгән....