5 сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасы. (рус төркеме)Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы
план-конспект урока (5 класс)

Мөкминова Әлфия Дамировна

5 сыйныфның рус төркеме өчен әдәбият дәресенең технологик картасы. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сыйныф: 5 (әдәбият)

Төркем: рус төркеме

Дәреснең темасы: Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы

Дәрес тибы: Белем һәм күнкмәләрне камилләштерү һәм рефлексия

Дәрес максатлары:

            Белем бирү максаты (П р е д м е т):

  • Татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре белән таныштыру; Г. Тукайның “Су анасы” әкиятен укып анализлау; “Әкият-поэма” терминын кертү.

Фикерләү сәләтен үстерү максаты (Метапредмет):

  • Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен, уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү күнекмәләрен,; үзара аралаша белү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви максат (Шәхескә кагылышлы):

  • Г. Тукай әсәрләре белән кызыксыну, укырга теләк уяту.

Дәрес технологиясе: коммуникатив, иҗади үсеш һәм сәламәтлекне саклау технологияләре.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • предмет буенча:  Әкиятләрне аера белү, дәвам итеп сөйли белү.
  • шәхси: танып-белүгә кызыксыну күрсәтү; уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану)

Универсаль уку гамәлләре:

  • регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау, үз фикереңне төгәл җиткерү, нәтиҗәләр формалаштыру
  • танып белү: рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү,  укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
  • коммуникатив: башкаларның сөйләмен ишетү, тыңлау һәм аңлау; бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау һәм хезмәттәшлек итү, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Дәреслек: «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 5 нче сыйныф. 1 кисәк; төзүче–авторлары  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, төрле халык әкиятләре китаплары, презентация

Дәреснең технологик картасы:

Дәрес этаплары

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

 Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең яхшы үтәр диләр. Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле эш көннәре телик, елмаю бүләк итик. Слайдта да кояш безгә елмая  Слайд 2
- Яхшы кәеф, яңа көч белән дәресне башлыйбыз
.

- Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк.

Дәрескә игътибарлы булу.

 - Хәерле көн,уң күршем!

Хәерле көн, сул күршем!

Хәерле көн, дусларым!

Хәерле булсын дәресебез!

Хәерле булсын һәр эшебез!

.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

2. Актуальләштерү.

Экранда Тукай яшәгән нигезләр күрсәтелә. Тукайның биографиясен искә төшерү. Туган нигез төшенчәсен бирү.

Төркемләп эшләү.

1 нче төркемдәге укучылар Кушлавыч, Сасна чорын;

2 нче төркемдәге укучылар  Өчиле, Казан чорын;

3 нче төркемдәге укучылар Өчиле, Кырлай чорын тасвирлаган сорауларга җаваплар бирәләр. Төркем җитәкчеләре тыңлап, җавапларны берләштереп сөйли, укучыларның җавапларына “билге” төсле фигуралар бирә

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр

Танып белү УУГ:

-сорауларга дөрес җаваплар табу;

-белү-белмәү чикләрен таный белү;

Коммуникатив УУГ

-башкаларның сөйләмен тыңлау, аңлау;

-иптәшең белән килешеп эшләү

регулятив УУГ:

-үз сүзеңне дөрес итеп әйтү;

-дөрестән-дөрес түгелне аеру;

-хаталарны төзәтү юлларын эзләү

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Тукай әсәрләре күргәзмәсен тәкъдим итү.

-Кайсы китапларын укыдыгыз? Бу әсәрләр ни өчен исегездә калды?

“Су анасы” әкият-поэмасына ясалган иллюстрацияләр күрсәтү.

Сүзлек эше.

Әсәрне язма материалдан тыңлату. (4 мин)

“Су анасы” әсәренең язылу тарихы турында уку.

Сүзлек белән эш.

1)Укытучы сүзләрне укый , Авыр сүзләрне аерым укучыларны  кабатлаттыра.

басма-мостик

җен- черт,бес

тарак- гребень,расческа

як- ягымда –в округе

элдем-здесь:схватил

вә

ашыгам-тороплюсь

тирлим-потею

пешәм, кып-кызу уттай янам-здесь:как в огне горю

баккан идем-посмотрел

харап эш - плохи дела

Су анасы –Водяная

карак-вор

качам- здесь:убегаю

куа- гонится

кыр –поле

тыныч- тишина, здесь:тихо

ичмасам- вперегонки

күтәрелде барча эт- здесь:залаяли все собаки,

бертуктамый- беспрестанно

өрә- здесь:лают

җайланды- наладилось

тынычландым- успокоился

сусау(су эчәсе килү)- сильно хотеть пить

кыйсса-здесь:все, что произошло

уйлый эченнән әллә ни- здесь:в душе у нее не спокойно

2)Укытучы русчасын әйтә,

Күргәзмәне карау, таныш әсәрләрне табу. Г. Тукайның өйрәнгән әсәрләрен искә төшерү.

Иллюстрацияләр буенча сөйләшү.

Рәсемнәрнең “Су анасы” әкият-поэмасы буенча ясалуын әйтү.

  • Китаптан (61-65 б.) карап баралар.

укучылар аның артыннан кабатлый.

укучылар тәрҗемәсен әйтә

Коммуникатив:

укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлектә булу; әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

4. Уку мәсьәләсен чишү.

Ял минуты

Әкиятнең куркынычлы дип санаган урыннарын дөрес интонация белән укыту.

Су анасы тасвирланган юлларны табып укыту.

Ни өчен малай әнисенә ялган сөйли? Әниләрне алдарга ярыймы? Малайга нинди характеристика бирер идегез? Малайның тәртибе үзгәргән дип уйлыйсызмы?

Әкиятнең кайсы өлеше бигрәк тә ошады? Шул өлешне өйдә ятларга. (өй эше)

Шигъри әсәр –геройның хис һәм кичерешләрен чагылдырган тезмә әсәр.Ул ритмга ,рифмага корыла.

Стихотворное произведение в стихосложной форме передает чувства, мысли, переживания героя, имеет свой ритм и рифму.

Укытучы укый :

Әкият-поэма –әкият нигезендә, лиро-эпик әсәр(поэма)формасында язылган арадаш (смешанный)жанр төре.

Укучылар укый:

Поэма-сказка –синтез жанровых свойств, мотивов народных сказок и лирических форм.

2.Укытучы, укучылар белән төшенчәләр турында әңгәмә оештыра.

-“Су анасы” әкиятен шигъри әсәр дип әйтеп буламы?

Сәнгатьле укыйлар, укытучы куйган сорауларга җавап бирәләр.

Хәзер ял итеп алабыз. Слайд (бию көенә экрандагы хәрәкәтләрне кабатлыйлар

Укучылар укый:

Танып белү УУГ:

-сорауларга дөрес җаваплар табу;

-белү-белмәү чикләрен таный белү;

Коммуникатив УУГ

-башкаларның сөйләмен тыңлау, аңлау;

-иптәшең белән килешеп эшләү

регулятив УУГ:

-үз сүзеңне дөрес итеп әйтү;

-дөрестән-дөрес түгелне аеру;

-хаталарны төзәтү юлларын эзләү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра бклү

5. Рефлексия

Укучылар, малайның таракны сорамыйча алып китүе ничек дип атала?

-Укучылар , малайның әнисе ни өчен эченнән әллә ни уйлады икән?

Дөрес җавапка “+”тамгасын куялар.

.Малай әнисенә таракны кайдан алдым ,ди?

Дөрес җавапка “+”тамгасын куегыз.

Таптым ,ди_____

Урладым, ди______

Бүләк иттеләр,ди_____

Дустым бирде,ди _______

Габдулла Тукай кайда туган? Дөрес җавапка янына “+” тамгасын куегыз.

Арча районы Кырлай авылында______

Арча районы Кушлавыч авылында_____

Арча районы Сасна авылында ______

Арча районы Өчиле авылында _______

2.Бәяләү.

  • Посмотрите на слайд облако "тегов", выберите для себя одно выражение, которые необходимо дополнить.

было трудно…

я теперь, ...

я научился…

я смог…

было интересно узнать, что…

меня удивило…

мне захотелось…

Укучыларның  җаваплары

Тыңлау, алган тәэсирләр буенча сөйләү. Су анасын тасвирлау.

Танып-белү:

туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу.

Коммуникатив:

 әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

 Регулятив:

Үз уңышларың /уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү

6. Өй эше бирү

1 төркем: иллюстраия ясап килергә;

2 төркем: 2-13биремнәрне эшләргә.;

3 төркем: үзеңә ошаган өзекне сәхнәләштерергә

Өй эшләрен үзләренең мөмкинлекләреннән, кызыксынуларыннан чыгып эшлиләр

Выполнение домашнего задания в соответствии с индивидуальными способностями и интересами учащихся


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресенең технологик картасы

А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә  корылган   дәреснең  технологик  картасы...

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы

5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

Габдулла Тукай. "Су анасы" әкият-поэмасы"

"Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэмасы"  темасына 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

3 нче сыйныфта үткәрелгән туган тел дәресенең технологик картасы

3 нче сыйныфта үткәрелгән туган тел дәресе. Технологик карта. Тема: "Кушма сүзләр"...