Эссе учителя родного языка и литературы Даниловой С. Г.
материал на тему

Эссе учителя родного языка и литературы Даниловой С. Г.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_danilova_svetlana_grigorevna.docx22.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара мунципаль районы

Село Чура урта гомуми белем  бирү мәктәбе

Туган тел укытучыларының республика күләмендә  үткәрелә торган “Туган тел” мастер класс бәйгесенә

ЭССЕ:

        … Кешем! Тукта да уйлан: бүген                                                       чәчкән орлыгыңның икмәге ачы булмасмы?      

                                                                Т.Миңнуллин      

                                                                                               

Эссе авторы:   I категорияле туган   тел  укытучысы  Данилова Светлана Григорьевна

                                                                   … Кешем! Тукта да уйлан: бүген                

                                                                     чәчкән орлыгыңның икмәге ачы          

                                                                     булмасмы ?    

                                                                                                 Т. Миңнуллин.

      “ Ни чәчсәң , шуны урырсың” , - ди халкым. Чыннан да , бу мәкальнең асылына  бүгенге көн  кадагына суга торган мәгънә салынган .Фикеремне  туплый алмыйча , бер мәлгә  уйланып калдым : сүземне нидән башларга , ни белән дәвам итәргә икән , дим. Гасырлар  буе яшәгән хакыйкать  ярдәмгә килде, чынбарлыкка  мөрәҗәгать иттем, күңел күзе белән әйләнә- тирәне күзәттем. Күз алдыма иксез- чиксез булып җәелеп яткан иген кыры килеп басты . Әнә  тук башаклардан җиргә иелгән иген басуы . Әле күптән түгел генә , җырчы тургайлар җыр сузганда , бодай чәчкәннәр иде. Әнә комбайннар арыш ура . Туган җирем , сөенә- сөенә , үзе чәчкән икмәгеннән мул уңыш җыйный . Әһә , димен, сөенеп , чәчкәнне уралар.

        Һәркем – олымы ул , кечеме – барыбер кемдер чәчкән орлыкның шытымы . Һәр орлык та  уңдырышлы , бәрәкәтле , киләчәге өметле туфракка эләксен, тормышның ачы җилләренә очраган нәни шытым табигатьнең беренче кырауларында сулмасын иде.

     Алтын гәрәбәдәй  өлгергән бодай басуы  күз алдымнан тиз генә китмәде.

     Мин- укытучы.. Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия университетына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам.

       Туган тел укытучысының иң төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү. Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана.   Аралаша белү - гомер буена кирәкле осталык. Укучыларымның телдән җавап бирүе, төркемнәрдә эшләгәндә аралашулары, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә. 5-6 нчы сыйныфларда әлеге проблемага игътибар бирүем нәкъ әнә шуның белән аңлатыла да. Тел дәресләрен күбрәк  проблемалы, иҗади эзләнү–тикшеренү рәвешендә үткәрү дә эзсез калмый: укучыларымның кыю фикерләре, үз тормыш позицияләре сиздерә. Аларны ничек тә уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итәм. Материалны ятлап түгел, аңлап, практик яктан сынап карап кына истә калдыра алуларына ирешергә тырышам.Шунлыктан туган тел дәресеме ул, әдәбиятмы укучыларымның әйткән сүзләренә дәлилләр таптырам. Бу исә, укучының алган белемнәрен системага салырга, аларны практик рәвештә кулланырга ярдәм итә. Аралашу, бәхәсләшү, бер-беренә билге кую кебек эш алымнары аша үсешкә ирешәбез.

Аралаша белүнең төп шарты – бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү. Бүгенге баланы компьютер каршыннан аерып ничек китап укытырга?  Телевизор экраннары аларга шул китапларны алыштырды, компьютер уеннары баланың бөтен буш вакытын йотып бара. Ә сәнгать, музыка, классик әдәбият? Бүген мине иң борчыган мәсьәлә әнә шул. Заманча технологияләр кулланабыз, ләкин аларның бала күңеленә, үсешенә  нинди тәэсир ясавы хакында эш узгач, нәтиҗәләрне күргәч кенә беләбез. Әйе, туган тел һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп уздыру өчен, информацион һәм компьютер технологияләрен куллану бик кирәк. Бу – бердән, баланың кызыксынуын үстерүче бер ысул булса, икенчедән, материалны истә калдыру, дәресне икенче төрле итеп уздыруның бер чарасы. Ләкин тулысынча компьютер технологияләренә генә нигезләнеп эшләү дә гел уңай нәтиҗә генә бирми. Бала, әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак.  Бала үз-үзендә ышаныч тапсын, шул вакытта ул үсешкә ирешәчәк!

Укытучының укучысы үзеннән яхшырак булырга тиеш, диләр. Минем укучыларым арасында да нәкъ менә мин сайлаган һөнәр буенча китүчеләр булуы минем үз фәнемә мәхәббәт  тәрбияли алуым хакында сөйли.

Укучыларның иҗади эшчәнлеге өстендә эшләү  әһәмиятле. Татар халык мәкалендә дә : “Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп иҗади эшли белү сәләте кыйммәт”,- диелә. Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәсе бирү – кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч икәнлеген онытырга ярамый. Бүген исә, бу - аеруча мөһим мәсьәлә.

        Әлбәттә , һәр буын кешесе үзеннән өлкән булганнарның , әби- бабайларыбызның әйткән сүзләренә , яшәгән дәвердә биргән киңәшләренә игътибарлы булырга тиеш . Шуны истә тотарга кирәк: татар халкы – тарихлы,  мәдәниятле , рухи яктан чыныккан халык. Горурланырлык Ватаныбыз, йөрәкле батырларыбыз, тормыш тәҗрибәсе туплаган әби- бабайларыбыз бар. Гомумән, үрнәк алырлык  шәхесләребез бик күп. Гасырларны кичкән тәрбия үрнәкләрен тагын да камилләштереп, балаларга сеңдереп, шатлык белән , бәхетле тормышта яшисе  һәм илебезнең киләчәге турында  кайгыртасы гына кала.

          Ныклабрак уйлап карасак, чәчү өчен иң яхшы орлыкны сайлыйлар , чөнки яхшыдан мул уңыш була.Балаларның күңелләренә шәфкать, йөрәкләренә миһербанлылык  орлыклары табигать , Җир – Ана  тарафыннан чәчелгән. Шул  орлыкларны тернәкләндереп  үстерү  бездән тора.

         Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.

     Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, туган телнең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!.. Минем укучыларым да, җәмгыяткә файдалы шәхесләр булып, заман җилләренә бирешми, һәрберсе үз юлын тапса иде.

       

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан

Материалы для участия  во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского...

Отзыв на учителя родного языка и литературы Данилову С. Г.

Отзыв на учителя родного языка и литературы Данилову С.Г....

Материалы на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" учителя родного( чувашского) языка и литературы МБОУ "Альшеевская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района РТ" Зайцевой А.П.

Заявка для участия в заочном туре Всероссийского конкурса Туган тел.Согласие на бработку персональных данных.Сочинение - эссе "Мои методические находки".Портфолио. Материалы по воспитат...