Мастер-класс. Тема: “ Дүртаяклы дусларыбыз” темасын үткәндә кулланыла торган дифференциаль биремнәр
материал на тему

Тема: “ Дүртаяклы дусларыбыз” темасын үткәндә кулланыла торган дифференциаль биремнәр

Максатлар: 1 Лексик-грамматик материалны сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерү,

2 диалогик-монологик сөйләмне үстерү;

этләргә карата ихтирамлы, игътибарлы булу хисләре тәрбияләү;

Җиһазлар:  мультимедия,  йомшак уенчыклар,   эт токымнары турында кулдан ясалган  буклетлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass_na_sayt.docx20.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ Дүртаяклы дусларыбыз” темасын үткәндә кулланыла торган дифференциаль биремнәр

Максатлар: 1 Лексик-грамматик материалны сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерү,

2 диалогик-монологик сөйләмне үстерү;

этләргә карата ихтирамлы, игътибарлы булу хисләре тәрбияләү;

Җиһазлар:  мультимедия,  йомшак уенчыклар,   эт токымнары турында кулдан ясалган  буклетлар.

      1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

  1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

.Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” мультфильмыннан  өзек карау. Ни өчен бу өзек белән башладык? ( Чөнки  этләр темасын өйрәнәбез).

 Бу өзектә сез Акбайның нинди гадәтләрен күрдегез? ( Акбай сикерә, йөгерә, командалар үти, һ.б.).

Аудирование: текстны тыңлагыз,кайсы җөмлә башкаларга логик яктан туры килми. Акбай- бик матур, акыллы эт. Акбайның колаклары озын, күзләре көрән, аркасында кара тап бар. Безнең гаилә бик дус. Акбайга безнең белән рәхәт. Без Акбайны бик яратабыз.

 Җавап: Безнең гаилә бик дус.

Калган җөмләләр нәрсә турында ( Акбай турында). Акбай нинди эт?

( акыллы, матур...  ). Кайбер сүзләрнең асларына сызылган, алар нәрсә белән аерыла?

 ( кушымчалар белән). Нинди кушымчалар ? ( килеш кушымчалары).

 Ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

Уку мәсьәләсен кую:

Ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

Җавап: Этләрнең тышкы кыяфәтләрен тасвирларга өйрәнербез, килеш кушымчаларын сөйләмдә  куллануны кабатларбыз.

Эшне төркемнәрдә башкарырбыз.

Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез ниди булырга тиеш : дус, әдәпле, тыныч, актив.

Эшне башлар алдыннан “Кисмәктәге хикмәтләр” уенын уйнап алыйк.

 ( Кисмәктән сүзләр алалар һәм тәрҗемәләрен әйтәләр: Койрый-хвост, йонлач-пушистый, тәпи- лапа һ.б.).

Һәр төркемгә берәр эт(йомшак уенчык) бирелә, алар бу этнең тышкы кыяфәтен тасвирлыйлар. . (Һәр төркемнән берәр чыгышны тыңлау).

Этләр бик күп төрле. Аларны дүрт токымга бүлеп өйрәнәләр. ( Ау этләре- охотничьи собаки, декоратив этләр- декоративные собаки, сакчы этләр- сторожевые собаки, йорт этләре- дворняжки).

.Сез нинди эт сатып алыр идегез? Ни өчен? (Төрле токымнарга кергән этләр турында язылган буклетлар өләшү). Дүрт почмакка эт токымнары язылган сүзләр беркетелгән. Һәрберсе үзе сайлаган почмакка барып баса һәм бер-берсе белән

 ни өчен түбәндәге почмакны сайлаулары турында фикер алыша.

       Һәр почмактан берничә укучы  иптәшенең фикере белән уртаклаша.

Физкультминутка.

Бар минем көчегем,

Шаяным (боргалану), бөтерчегем (урыннарда борылу)

Сикергәли ул, уйный (урыннарда сикерү)

Койрыгын болгап туймый (куллар белән хәрәкәтләр ясау).

Йөзә белә ул  суда (йөзү хәрәкәтләре).

Чупылдый ул , яйә чума (чүгәләү)

“Бергәләп йөзик” – диеп,

Минем артымнан куа! (урыннарда йөгерү).

Төркемнәрдә эш.

Слайд: (Кластер- Инглиз теленнән тәлгәш, бәйләм дигән мәгънәне аңлата. Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, төрле якка киткән уклар -төп сүзне ачыклап килүче сүз яки сүзтезмәләр).

 Һәр төркемгә  берәр бит кәгазь  бирелә.

1төркем: кәгазьнең  уртасына этләрнең  уңай сыйфатлары дип языла.

11төркем: кәгазьнең  уртасына этләрнең  тискәре  сыйфатлары дип языла.

Һәр төркем  уртадан уклар  чыгарып этләрнең  сыйфатларын язалар.

Филворд чишү:

Әлеге филвордтан эт исемнәрен табыгыз. Һәр төркемгә эт исемнәре бутап язылган филворд бирелә, берничә минут эчендә кем күпме эт исеме табыр?

111. Рефлексия.

 Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Сез нинди яңа белемнәр алдыгыз? Нәрсәләр исегездә калды?

Этләр безнең ярдәмгә мохтаҗ.Ләкин кайбер кешеләр этләргә карата битараф була, аларны карамый, ташлап калдыра, рәнҗетә.

 Этләргә карата нинди булырга кирәк? ( мәрхәмәтле, игътибарлы, кайгыртучан).

Барыгыз да бик актив эшләдегез. Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс по теме «Активные формы работы на уроках математики как фактор ведущих умений и навыков учащихся» на примере темы «Многогранники»

       На мой взгляд, наиболее глубокие знания учащиеся получают на экспериментальных уроках-исследованиях, посвящённых изучению новой главы или  темы, т.к. такие уроки...

Мастер-класс по теме Построение графиков функций с помощью Мастера диаграмм

Тема: Построение графиков функций с помощью Мастера ДиаграммЦель: Формирование навыков построения графиков с помощью Мастера диаграмм, расширение представления о возможностях электронной таблицы...

Мастер - класс по теме: "Прведение урока в восьмом классе по теме: "Агрегатные состояния вещества" в дистанционной форме. а

Аннотация.Данный урок разработан с целью:1 Научить учащихся самостоятельной работе на уроке с мультимедийными материалами;2 уметь работать анализировать теоретический материал; 3  само...

Презентация к мастер-классу по теме "Изучение математики на примере темы "Проценты"

Данная презентация была разработана к проведению мастер-класса по математике в рамках участия в конкурсе "Учитель года Дона"....

Технологическая карта мастер-класса по теме « Использование современных информационных технологий (МТК- мастер технологических карт) в обучении школьников в условиях внедрения ФГОС второго поколения НОО».

Технологическая карта мастер-класса по теме « Использование современных информационных технологий (МТК- мастер технологических карт)  в обучении школьников в условиях внедрения ФГОС вто...

Мастер класс темасы: Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану. Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Мастер класс темасы: Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану. Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сорауларыМаксат: Предмет: Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларын кулланып җөмлә төзи белүМетапредм...

Мастер-класс "География дәресләрендә хәзерге заман технологияларын куллану”

quot;Африканың климаты" темасы мисалында Сингапур структурасы алымнарын, критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану....