Укытучыга ярдәмгә
методическая разработка на тему

Фазлыева Альбина Радусовна

Дәрескә әзерләнгән вакытта укытучыга бу материал булышлык итә ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchyga_yardem.doc54.5 КБ
Файл maksatlar.docx12.25 КБ
Microsoft Office document icon metodika_kitabynnan.doc157.5 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ТИПЛАРЫ

Тел дәресләре үзләренең характеры (максаты, эчтәлеге, укучыларның эшчәнлеге, үткәрү методикасы) буенча төрлечә оештырыла һәм, шуңа карап, дәресләр төрле типта булалар.

Максаты ягыннан татар теле дәресләре, нигездә, 5 типка бүленә:

1) яңа материалны өйрәтү дәресе,

2) материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе,

3) белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәресе,

4) катнаш дәрес, ягъни барлык тип дәресләрнең функциясен үтәүче «синтетик» дәрес (яңа материалны өйрәнү, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, гомумиләштерү һәм системалаштыру, контроль),

5) белем-күнекмәләрне тикшерү, ягъни контроль дәрес (контроль эшләр, белемнәрне тикшерү, зачет, үзара контроль һ.б.)

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ  КҮРСӘТМӘЛЕЛЕК

Күрсәтмә   әсбапларның   төрләре:

  1. график (таблицалар, схемалар, диаграммалар);
  2. сынлы сәнгать әсәрләре (картиналар, фоторәсемнәр, открыткалар, төрле рәсемнәр);
  3. символик күрсәтмә әсбаплар (тарихи яки географик карталар, төрле шартлы сызымнар);
  1. натураль һәм күләмле күрсәтмә әсбаплар (әйберләрнең үзләрен күрсәтү, муляжлар, геометрик фигуралар);
  2. экранлы әсбаплар (кино, телевидение, диафильм һ.б.).

  • Таблица
  • Рәсемле   таблицалар
  • Плакат
  • Плакат-таблица
  • Схема
  • Плакат-схема
  • Альбом-таблица
  • Сүзлекләр
  • Рәсемнәр
  • Картиналар
  • Кара  такта
  • Күчмә  такта
  • Открыткалар
  • Карточкалар
  • Техник   чаралардан һәм  программалы  укыту  элементларыннан   файдалану
  • Таблица  һәм  схемалар  төзү
  • Грамматик   уеннар

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР

  • Аңлату
  • Сөйләү   —   лекция
  • Әңгәмә
  • Дәреслек  һәм  башка  чыганаклар  белән  эшләү
  • Күнегү
  • Күчереп  язу
  • Диктант
  • Аңлатмалы  язу
  • Хаталарны   төзәтү
  • Грамматик   анализ
  • Биремнәр  үтәү
  • Мөстәкыйль  язма   эшләр
  • Экскурсия
  • Семинар
  • Практикум   дәресләр
  • Консультация
  • Зачет
  • Конференция
  • Әдәби  әсәрләр  телен  анализлау
  • Татар  теле  дәресләрендә  этимологик  анализ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ    

                    АЛЫМНАР

  1. Мәгълүмат бирү алымнары:
  • укытучы сүзе
  • әсәргә иллюстрацияләр карау
  • исем кушу
  • укытучы укуы
  • аңлашылмаган сүзләрне аңлату
  • аңлатмалар бирү
  • чагыштыру
  • китап тәкъдим итү
  • китап күргәзмәсе
  • портрет белән эшләү
  1. Анализ алымнары:
  • әсәрне өлешләргә бүлү
  • план төзү
  • язучы стилен, телен күзәтү
  • чагыштыру
  • эчтәлек сөйләү
  • әңгәмә
  • эзләнү
  • проблемалар чишү
  • вакыйгаларның урынын алыштыру
  1. Иҗади эш алымнары:
  • иҗади биремнәр башкару
  • сөйләү
  • әсәрне сәхнәләштерү
  • иллюстрацияләргә исем кушу
  • текстның ахырын уйлау
  • хикәя, әкият, шигырь иҗат итү
  • рәсем ясау
  • изложение-сочинение язу
  • сценарий язу

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУ

 ЧАРАЛАРЫ

Төп чаралар:

  • Программа һәм дәреслекләр
  • Фәнни-методик әсбаплар
  • Әдәби материаллар

Ярдәмче чаралар:

  • Таратма материаллар:
  1. Карточкалар
  2. Рәсемнәр
  3. Иллюстрацияләр
  • Күргәзмә әсбаплар:
  1. Язучы портреты
  2. Картина
  3. Репродукцияләр
  4. Таблица-схемалар
  5. Фотоматериаллар
  6. Альбомнар
  7. Китаплар
  • Күрсәтмә материаллар:
  1. Диафильмнар
  2. Киноматериаллар
  • Тыңлама материаллар:
  1. Магнитофон язмалары
  2. CD-язмалар

ӘДӘБИ ӘСӘРНЕ ӨЙРӘНҮ

  1. Кереш дәресләр
  2. Әсәрне уку
  3. Әсәрне анализлау
  • “Автор артыннан бару” юлы
  • Образлар бирелеше аша анализлау
  • Проблемалы анализ
  1. Йомгаклау


Предварительный просмотр:

  • Һөнәри сүзлекне баету;
  • Укучыларда блачак һөнәрләренә карата ихтирам һәм кызыксыну уяту;
  • Укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачу өчен шартлар тудыру;
  • Милли әдәбият белән кызыксыну хисе тәрбияләу;
  • Укучыларны иҗади фикерләргә өйрәтү;
  • Укучыларның иҗади сәләтен үстерү;
  • Дөрес укырга өйрәтү;
  • Үзлегеннән кызыксынып уку теләге уяту;
  • Эстетик зәвык тәрбияләү;
  • Сиземләү, тою сәләтен үстерү;
  • Мөстәкыйль рәвештә эш башкара алу сәләте формалаштыру;
  • Укучыларга ...... турында яңа мәгълүмат бирү;
  • Мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү;
  • Балаларның логик фикерләвен үстерү;
  • Рус милләтеннән булган укучыларда татар халкының талант ияләренә хөрмәт хисе, аларның иҗатын өйрәнү теләге уяту;


Предварительный просмотр:

Тел дәресләрендә кулланыла торган

 метод һәм алымнар

Хәзерге вакытта татар теле дәресләрендә уңышлы кулланыла торган методлардан түбәндәгеләрне күрсәтә алабыз: аңлату, сөйләү-лекция, әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эвристик, дәреслек өстендә эшләү, күнегүләр, мөстәкыйль эш методлары. Бу методлар белән эшләгәндә, укытучы төрле алымнар куллана.

Аңлату

Бу — укытучыларның укыту эшләрен оештыруда таралган методларның берсе. Укытучы, күрсәтмә әсбаплардан (таблица, схема, рәсемнәр һ.б.) файдаланып, төрле мисаллар өстендә өйрәнә торган материалны укучыларга аңлата, шул ук вакытта укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруны да күздә тота. Бу метод белән эшләгәндә, укытучы тел күренешләренә анализлар ясау, мисаллар һәм төрле күренешләрне чагыштырып бирү кебек алымнарны да куллана. Бу метод күләме ягыннан чагыштырмача зур булмаган, укучылар өчен кыен, авыр аңлашыла торган темаларны яки тел күренешләрен өйрәткәндә кулланыла ала. Билгеле, бу метод белән белем биргәндә укучылар дәрестә пассив тыңлаучылар гына булып утырмыйлар, бәлки алар актив фикер йөртәләр һәм теге яки бу күренешләрне үз мисаллары белән исбатлыйлар да.

Сөйләү   —   лекция

Бу метод, нигездә, югары сыйныфларда кулланыла. Өйрәнә торган материалны укытучы укучыларга сөйли. Мәсәлән, IX сыйныфта «Стилистика», «Тел турында гомуми мәгълүмат», «Сөйләм культурасы» темаларын укытучы укучыларга әңгәмә катыш лекция методы белән бирә ала. Билгеле, лекция вакытында укучылар укытучының сөйләгәнен пассив тыңлап кына утырмыйлар. Укытучы, укучыларның игътибарын җәлеп итү, уйлау һәм кабул итү сәләтләрен үстерү максаты белән, дәресләрдә танып белү бурычын, танып белү сорауларын кую, проблемалы ситуация тудыру кебек алымнарны да файдалана. Лекция вакытында укучыларның фикерләү эш-чәнлекләрен активлаштыру максаты белән, яңа белемне, тел күренешләрен һәм мисалларны алда өйрәнгәннәр белән чагыштырып бирү алымын куллану да нәтиҗәле була.

Укучыларга бирелә торган материал эчтәлекле, кызыклы һәм укучыларның уйлау активлыкларын үстерерлек булсын. Шулай ук теманы һәм максатны ачык билгеләргә һәм төп сорауларны куя белергә кирәк. Шул вакыт дәрестә проблемалылык туа һәм укучыларда белгәннәре һәм белмәгәннәре арасында каршылык барлыкка килә, һәм аларда яңа материалны актив үзләштерү теләге уяна.

Лекциядә күләме ягыннан байтак материал бирелгәнгә, укытучының теманың планын телдән әйтүе генә җитми, бәлки аны я тактага язарга, яки план алдан язып куелган махсус таблицаны сыйныфта алга элеп куярга һәм аны укучыларның дәфтәрләренә яздырырга да мөмкин.

Аерым очракларда, бигрәк тә югары сыйныфларда, үткәннәрне гомумиләштереп яки кабатлап биргәндә, лекция вакытында укучылар материалның иң кирәклеләрен мөстәкыйль рәвештә аерып ала белергә һәм төп сорауларны бирә алырга өйрәнсеннәр. Бу алым укучыларның танып белү активлыгын үстерүгә ярдәм итә. Әгәр укытучы үзе сөйләп торганда укучыларга төп мәсьәләләрне аерып алырга, ягъни сөйләү барышында план төзергә тәкъдим итә икән, укучылар теманың эчтәлегенә тирәнрәк керәләр, укытучы сөйләгәнне тезис рәвешендә язып барырга да өйрәнәләр.

Алда күрсәтелгән алымнардан тыш, укытучы тагын укучыларга биргән материалны кыскача язып барырга яки конспектлаштырырга куша ала. Ә инде 9-11 сыйныфларда исә андый язмаларны (бигрәк тә цитата, нәтиҗәләр һ.б.) укытучы әйтеп яздыра ала.

Билгеле, укытучы дәреслектә бирелгәнне генә сөйләми, бәлки, укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, тирәнрәк эчтәлектә, укучыларда булган белемне баета һәм тирәнәйтә торган итеп бирү турында да уйланырга тиеш була.

Укытучының сөйләменә түбәндәге таләпләр куела: 1) эзлеклелек һәм конкретлылык; 2) телнең аңлаешлы һәм эмоциональ булуы; 3) күрсәтмәлелек; 4) аңлашылмаган яки авыр аңлаешлы сүзләргә аңлатма бирү, аны язып күрсәтү һәм сүзлекләренә яздыру; 5) һәрбер күренешне мисаллар ярдәмендә исбат итү, аны дәлилләү.

Кагыйдә буларак, яңа материалны өйрәнү сөйләгәнгә кыскача йомгак ясау, төп нәтиҗәләрне формалаштыру белән тәмамлана. Андый нәтиҗәләрне укытучы ясый һәм шулай ук, алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирү рәвешендә булса да, аңа укучыларны да тартырга кирәк була.

Әңгәмә

Бу метод укучыларның танып белү мөстәкыйльлекләрен активлаштырырга, уйлау сәләтләрен үстерергә, сыйныфтагы барлык укучыны да эшләтергә ярдәм итә. Аны укытучылар фонетика, орфография һәм грамматика дәресләрендә уңышлы кулланып киләләр. Ул төрле тип дәресләрдә һәм дәресләрнең төрле этабында, ягъни яңа материалны өйрәткәндә дә, аны кабатлаганда, гомумиләштергәндә һәм укучыларның белемнәрен сынаганда да кулланыла ала. Шуңа күрә аны, дәрестә куелган максаттан чыгып, кереш әңгәмә, агымдагы әңгәмә, гомумиләштерүче һәм йомгаклау әңгәмәсе дип, берничәгә бүлеп йөртәбез. Дны сорау-җавап рәвешендә дә, фикер алышу, дәлилләү, төрлечә фараз итү рәвешендә дә үткәреп була: укучылар, укы-тучы куйган сорауларга тактадагы, таблица яки плакаттагы, я дәреслектәге, яисә карточкалардагы, кодоскоптагы яки электротәрәзәдәге мисаллар өстендә күзәтү-тикшеренү, фикер йөртү нәтиҗәсендә, сорауларга җаваплар табалар, шуны нигезлиләр һәм исбат итәләр. Шул рәвешчә өйрәнә торган грамматик күренешләрне, аларның төп билгеләрен ачыклыйлар һәм гомуми нәтиҗәгә киләләр, нәтиҗәне дә укучылар үзләре ясарга тырышалар; укытучы тик аларга ачыклык кертә, кирәксә дөресли.

Эчтәлеге һәм куелган максаты буенча әңгәмәне берничә төрлегә бүлеп йөртәбез: 1)сорау-җавап әңгәмәсе, ул укучыларның белемен сынау максаты белән үткәрелә; 2) эвристик әңгәмә, укучының фикерләвен, төпченүен, анализ ясавын күздә тота һәм аның кызыксынуын уята; ул эвристик метод белән эшләгәндә, дәрестә проблемалы мәсьәләләрне хәл иткәндә, укучыларга нәтиҗә чыгарырга булышканда кулланыла; 3)әңгәмә-аңла-т у, монда өлешчә әңгәмә дә һәм аңлату да була, ягъни орфографик яки грамматик күренешләрне аңлатканда, бер күренеш белән икенчесен буташтыру мөмкинлеге булганда, башка күренешләр белән чагыштырып, аларның аермасы күрсәтелә, аңлату аша әңгәмә үткәрелә; ә инде укучылар өчен бөтенләй яңа, башлангыч сыйныфларда өйрәнелмәгән, укучыларга аңлау өчен бик кыен булган тел күренешләрен өйрәткәндә, әңгәмә методы уңышлы булмаска мөмкин. Ул вакытта аңлату методын кулланырга кирәк була.

Дәреснең уңышлы үтүе өчен, әңгәмә вакытыңда укытучы укучылар алдына сорауларны дөрес куюга игътибар итәргә тиеш: сорауны укучыларның фикерләрен үстерерлек, танып белү эшчәнлекләрен активлаштырырлык, өйрәнә торган тел күренешләрен таба һәм аларны анализлый алырлык итеп кую уңышлы. Сорау өч төрле була ала: төп сораулар, өстәмә һәм ярдәмче сораулар.

Өлешчә эзләнү яки эвристик метод белән эшләгәндә, асылда, укучыларның эзләнүе, төпченүе, куелган сорауларга җавап табып, нәтиҗә чыгаруы күздә тотыла. Монда эвристик әңгәмә проблемалы мәсьәләләр куелу белән бергә үреп алып барыла. Проблеманы мөстәкыйль чишү максат итеп куела. Логик эзлеклелектәге өлешләргә бүленгән, укучыларга авыррак бирелә торган материалның бер өлеше, күрсәтмәлелектән файдаланып, әңгәмә методлары ярдәмендә бирелсә, икенче бер өлешен исә укучылар үзләре чишәргә тиеш булалар, ягъни белемне алар мөстәкыйль рәвештә үзләштерәләр. Шул рәвешле, укучыларның танып белү мөстәкыйльлеге арта бара, проблеманы чишүнең дөреслеген укытучы тикшерә.

Дәреслек  һәм  башка  чыганаклар  белән  эшләү

Укучыларның татар теле буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы һәм системалы оештыруның әһәмияте зур. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә. Аңа дәрестә һәм өйдәге эшләрне үтәүгә, программа материалын үзләштерүгә зур ярдәм итә. Укучы аны яңа материалны өйрәнгәндә дә, материалны ныгытканда да һәм өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә һәм дәреснең төрле этабында да куллана ала.

Яңа материалны өйрәнгәндә укучы дәреслектән төрле максат белән файдалана ала:

1) дәрестә өйрәнергә тиешле материалны укучы, дәреслектән укып,

мөстәкыйль үзләштерә. Моның өчен укытучы элек укучылар алдына сораулар куя (сорауларны тактага яки күчмә тактага яза). Укырга кирәк булган параграфны күрсәтә һәм укучыларга шул сораулар нигезендә үз мисаллары белән җавап әзерләргә куша. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда сан турында мәгълүмат бирелә. V сыйныфта инде укучылар аны дәреслектән укып та үзләштерә алалар. Соңыннан укытучы әңгәмә үткәрә һәм, куелган сорауларга җавап алынгач, төрле күнегүләр эшләтеп, тема ныгытыла.

Билгеле, укучылар дәреслектән укып мөстәкыйль үзләштерә алырлык җиңелрәк яки алдагы сыйныфларда өйрәнгән темалар буенча эшләгәндә генә укытучы бу методны куллана ала. Яңа яки катлаулы һәм авыр бирелә торган материалны укучылар дәреслектән укып кына үзләштерә алмыйлар. Шуңа күрә бу алымны еш кулланырга тәкъдим ителми;

2)        төрле методлар кулланып, яңа материалны дәрестә биргәч, аны укучы
ларның хәтерләрендә ныгыту максаты белән, дәреслектән шушы параграф
ны укырга (яки бер укучы кычкырып укый, яисә барысы да эчтән укыйлар),
әйтелмәгән фикерләргә (игътибарларын җәлеп итү максаты белән кайберлә
ре әйтелми дә) игътибар итәргә, ягъни материалның бер өлешен танып бе
лергә куша, соңыннан әңгәмә үткәрелә: биргән сорауларга укучылар җавап
бирәләр, үз мисаллары белән исбатлыйлар. Шулай итеп, өйрәнә торган ма
териалны укучылар хәтерләрендә ныгыталар, аны тирән үзләштерәләр. Әгәр
материал катлаулы булса, авыр аңлашыла торган терминнар очраса, пара
графны, абзацлап, аерым укучылардан укытырга, ул абзацта нәрсә турында
сүз баруын аңлатырга, нинди мисаллар белән исбат ителүен төшендерергә
кирәк. Ул абзацта сүз нәрсә турында баруын әйттерергә яки укытучының үзенә
аңлатырга, соңыннан мисаллар белән исбат итәргә кирәк була.

Дәреслектәге материалны укучыларның дөрес укуына, интонация һәм паузаны дөрес ясавына, терминнарны дөрес әйтүенә игътибар итүнең әһәмияте зур. Укытучы укучыларның ялгышын вакытында төзәтеп барырга һәм ул ялгышларны башка вакытта кабатламауларына ирешергә тиеш;

3)        дәреслектән һәм башка уку әсбапларыннан (күнегүләр, изложениеләр
һәм мөстәкыйль эшләр җыентыклары, әдәбият дәреслеге, сүзлекләр һ.б.)
материалны ныгытканда файдалана алалар, күнегүләрне эшлиләр: дәрес
лектәге таблицаларны укыйлар һәм анализ ясыйлар, таблицаларны сызып,
аларны үз мисаллары белән иҗади тутыралар; өйрәнә торган темаларга
карата әдәбият дәреслекләреннән мисаллар сайлап язалар һ.б.

Билгеле, дәреслектә бирелгән барлык күнегүләрне дә укучылардан эшләтеп бетерү мәҗбүри түгел. Укучыларның иҗади һәм танып белү эшчәнле-ген, мөстәкыйль активлыгын үстерә, материалны тирән үзләштерергә ярдәм итә торган күнегүләрне яки аларның бер өлешен эшләү дә җитә. Бу вакытта да укытучының иҗади якын килүе кирәк була.

Дәреслектәге грамматик билгеләмә яки кагыйдәне укучыларның дәфтәрләренә яздырырга кирәкми, алар аны дәреслектән өйрәнсеннәр, ә дәфтәрләрдә шуларны ныгыта яки гамәли күнекмәләр бирә торган күнегүләр эшләсеннәр;

4)        дәреслектән өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә файдаланыла: укучы
лар андагы грамматик билгеләмә һәм кагыйдәләрне өйрәнәләр һәм күнегү
ләрне эшлиләр.

Укучыларның белемнәрне ныклы үзләштерүләренә ирешү өчен, дәрес-лектән дөрес файдалана белергә өйрәтүнең әһәмияте гаять зур. Моның өчен түбәндәге дидактик таләпләрне үтәргә кирәк була:

  1. дәреслектән файдалана башлаганчы, укытучының кереш әңгәмәсе бу
    лырга тиеш; ул дәреслек белән эшләү методикасын, эшләү юлларын күрсәтә;
    аның исеме, титул бите белән таныштыра; төрле шрифтлар белән язуның
    (курсив, эре һәм вак хәрефләр) әһәмиятен төшендерә, тәртип саннары, аб
    зацлар күрсәтелә. Мәсәлән, эре хәрефләр белән иң әһәмиятлесе (билгеләмә
    яки кагыйдәләр), курсив хәрефләр белән мисаллар бирелә һ.б. Моннан соң
    укучы үзе дә дәреслектән мөстәкыйль файдалана ала;
  2. дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белү.
    Моның өчен укучыларның көче җитәрлек материалларны гына сайлап алу
    зарур;

3)        укучыларның игътибарын өйрәнә торган материалның төп
мәсьәләләренә юнәлтергә, кайвакыт төп сорауларны тактага язарга яки ал
дан эшләнгән таблицаны элеп куярга, аларның мөстәкыйль эшләренең
тәртибен билгеләргә;

  1. дәрестә укучыларның мөстәкыйль эшләрен күзәтергә, аерым укучы
    лардан төп мәсьәләләрне ничек аңлауларын сорап карарга, кыенсынган уку
    чыларга ярдәм итәргә;
  2. дәреслек белән эшләүне дәрес буена алып бармаска, аны башка метод
    һәм эшләр белән аралаштырырга. Соңыннан укучыларның теманы
    үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерергә, моннан соң инде аларның белем һәм
    күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә алырлык гамәли күнегүләр үткәрергә;
  3. дәрестә өйрәнә торган яңа материалны укучыларның мөстәкыйль
    рәвештә аңлау һәм үзләштерү дәрәҗәләренә игътибар итәргә.

Билгеле, укучыларны дәреслек белән мөстәкыйль эшләргә өйрәтү өчен, укытучының белемле булуы һәм аны төрле алымнар кулланып оештыра белүе бик әһәмиятле.

Күнегү

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен гамәлдә файдалана белергә өйрәтүдә күнегү методы уңышлы. Алар алган белемнәрен сөйләмнәрендә һәм язма эшләрендә дөрес куллана белергә өйрәнәләр, төрле күнегүләр эшли-эшли алар ныгытыла һәм тирәнәйтелә, укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль эшләү сәләтләре активлаша.

Тел дәресләрендә төрле күнегүләр үткәрелә. Мәсәлән, орфографик һәм грамматик бирем белән күчереп язу, терәк сүзләр белән яки алардан баш-каҗөмләләр төзү, диктантлар язу, аңлатмалы язу, хаталарны төзәтү эшләре, биремнәр үтәү, кыска яки күләмле сочинениеләр язу һ.б.

Күчереп  язу

Бу — белемнәрне ныгытуда күнегү методының иң гади төрләреннән санала. Гамәлдә ул төрлечә үткәрелә: бирелгән кагыйдәгә туры китереп төрле мисаллар күчереп язу, асларына сызып күчереп язу, хәрефләр өстәп, сүз кисәкләрен яки аерым сүзләр, сүз тезмәләрен яисә тулы җөмләләр өстәп, тыныш билгеләре куеп күчереп язу һ.б. шундый эшләр булырга мөмкин.

Диктант

Өйрәнә торган материалның характерына яки укыту этапларына бәйләнешле рәвештә, төрле диктантлар үткәрелә: искәртмәле, аңла^г-малы, иҗади, сайланма, контроль һ.б. төр диктантлар. (Диктантларның төрләре һәм аларны үткәрү методикасы «Орфографиягә өйрәтү ме-тодикасы»нда бирелә. 282-292 б.)

Аңлатмалы  язу

Диктант белән уртаклыгы булган бу алымны укытучылар уңышлы кулланып киләләр. Бу укучыларның белемнәрен ныгытырга һәм аны исәпкә алырга да ярдәм итә. (Аңлатмалы язуны үткәрү методикасы «Орфографиягә өйрәтү методикасы»нда бирелә. 292 б.)

Хаталарны   төзәтү

Бу — белемнәрне ныгытуда һәм күнекмәләр булдыруда кулланылган уңышлы эш төрләренең берсе. Аның үзенең төрлелекләре бар: хаталары булган сүзләргә анализ ясау; шул ук кагыйдәгә караган башка мисалларны тикшерү; хаталары төзәтелгән сүзләрне сүзлекләргә язып алу; шул сүзләрнең язылышын аңлату; грамматик-орфографик биремнәр үтәү һ.б.

Хаталарны төзәтү буенча эшләүнең тәрбияви яктан да әһәмияте зур: өйрәнә торган материалга карата укучыда аңлы караш үсә, дикъкать тәрбияләнә, дөрес язарга омтыла, үзенең эшенә тәнкыйть белән карарга өйрәнә. (Хаталар өстендә эшләү алымнары «Орфографиягә өйрәтү методикасы»нда бирелә. 296-301 б.)

Грамматик   анализ

Яңа материалны өйрәткәндә, белемнәрне ныгытканда һәм кабатлаганда, шулай ук укучыларның белемнәрен исәпкә алганда да уңышлы кулланыла. Аны орфографик, фонетик һәм пунктуацион анализ белән бергә алып барырга мөмкин. Шулай ук тәрбияви әһәмияте дә гаять зур. (Грамматик анализ үткәрү методикасы «Грамматика укыту методикасы»нда бирелә. 178— 182 б.)

Биремнәр  үтәү

Материалны ныгытуда зур әһәмияте булган бу эшнең үзенең төрлелекләре бар: грамматик бирем, грамматик-орфографик, грамма-тик-пунктуацион һәм грамматик-стилистик бирем. Грамматик биремнәр төрлечә үткәрелә ала: билгеле бер грамматик күренешләргә (сүз төркеменә, төр һәм төркемчәгә, сүз төзелешенә һ.б.) сүзләр сайлап яки ясап язу, бирелгән сүзләрне билгеле бер формаларга кую, тамырдаш сүзләр сайлау, грамматик бәйләнеше булмаган сүзләр яки аерымланган кисәкләр яисә бирелгән төр җөмләләр сайлау һ.б. Грамматик-орфографик бирем булганда, төшеп калган хәреф яки кушымчалар өстәп язу, билгеле бер кагыйдәгә сүзләр сайлау һ.б. шундый эшләр булырга мөмкин.

Грамматик-пунктуацион биремгә билгеле бер тыныш билгеләрен куюга карата мисаллар сайлау, текстта төшеп калган тыныш билгеләрен куеп язу, күрсәтелгән тыныш билгесен куюга карата бирелгән җөмләне үзгәртеп язу һ.б. керә.

Грамматик-стилистик биремгә сүзләр сайлау, төрле грамматик билгеләр белән синоним һәм антонимнар сайлау (мәсәлән, төрле замандагы фигыльләр, төрле исемнәр яки сыйфатлар һ.б.), төшеп калган сүзләрне кую, бирелгән җөмләне үзгәртеп язу һәм мәгънәгә үзгәреш керүен күрсәтү һ.б. керә.

Мөстәкыйль  язма   эшләр

Ул югарыда күрсәтелгән эш төренә якын, ә үткәрү ысулы ягыннан аннан бераз аерыла да. Билгеле бер грамматик бирем белән (грамматик күренешләрне, төр һәм төркемчәләрне яки синтаксик төзелмәләрне үзгәртеп яисә өстәп язу), бирелгән темага сочинение яки изложение, яисә стена газетасына хәбәрләр, хат һәм котлау яки төрле эш кәгазьләре яздырырга мөмкин. Бу вакыт, сочинение яки башка төр язма эшләр өчен тема яки изложение өчен текст биргәндә, анда грамматик биремне укучыларның үти һәм ул эшнең табигый була алуын истә тотарга, укучыларның иҗади эшен артык катлаулы итмәскә яки анда грамматик биремне артык чикләп куймаска кирәк: барлык җөмләләрдә дә күрсәтелгән формалар яки төзелмәләрне кертү мәҗбүри куелмасын, аларны куллану ясалма төс алмасын. Мондый эшләрдә грамматик бирем генә бәяләнми, бәлки сочинение яки изложениенең эчтәлеге дә, теле дә, стиле дә, грамоталылык дәрәҗәсе дә бәяләнә.

Мондый язма эшләр үтәү дедуктив юл белән алып барыла: укучылар, биремдә күрсәтелгәнчә, аерым сүзләрне яки сүз төркемнәрен, яисә җөмләләрне сайларга һәм үзләренең язма эшләрендә файдаланырга тиеш булалар.

Экскурсия

Грамматиканы өйрәнүгә бәйләнешле тел үстерү буенча үткәрелгән дәресләр өчен экскурсиянең әһәмияте гаять тә зур. Ул укытуны тормыш белән бәйләп алып бару принцибын тормышка ашыруга да ярдәм итә. Туган якны, аның табигатен өйрәнүгә, кешеләрнең хезмәтләрен күзәтүгә һ.б. бәйләнешле экскурсияләрне завод-фабрикага, типографиягә, радио-телеви-дениегә, тарихи һәм әдәби музейларга, кырга, фермага, урманга һәм башка урыннарга оештырырга була. Анда алган белем һәм тәэсирләрен укучылар тел үстерү дәресләрендә оста файдалана алалар, алар турында сөйлиләр һәм язалар, болай эшләү аларның тел байлыгын үстерергә ярдәм итә. Моның өчен укытучы экскурсия вакытында, укучыларның игътибарын кирәкле нәрсәләргә юнәлтү максаты белән, әңгәмә үткәрә; укучылар алдагы эшләрендә (сөйләгәндә яки сочинение язганда) кулланырга кирәк булган яки алар өчен яңа сүзләрне язып баралар. Экскурсия буенча үткәрелгән әңгәмә вакытында үзләренең сөйләмнәрендә ул язмаларыннан файдаланалар, кирәкле сүзләрне катнаштырып сөйлиләр һәм соңыннан сочинение язалар.

Экскурсиягә бару алдыннан әзерлек эшләре үткәрелә: экскурсиянең кайда үткәрелүенә карап, тиешле әдбиятны, хезмәт процессы язылган язмаларны һәм, экскурсия грамматик бирем белән үткәрелсә, дәреслектән кирәкле параграфны кабат укыйлар; экскурсия вакытындагы күзәтү планын төзиләр; күзәтү урыннарын билгелиләр (мәсәлән, экскурсия урманга билгеләнсә, табигатьне, чәчәкләрне, агачларны, кошларны, җәнлекләрне, бөҗәкләрне, һаваны һ.б.

күзәтү); шушы темага алда сочинение язар өчен кирәк булган сүзләрне туплыйлар; урманны тасвирлаган аерым әсәрләрдән өзекләре яки аерым язучы-мрның шигырьләрен укыйлар; ирекле яки иҗади диктантлар язалар һ.б.

Шундый әзерлек белән үткәрелгән экскурсияләр нәтиҗәле була: укучылар аннан бай материал алып кайталар һәм ул материалдан үзләренең сөйләмнәрендә һәм язмаларында уңышлы файдаланалар; сочинениене дә уңышлы яза-пар һәм грамматик биремне дә төгәл үтиләр. Андый экскурсияләр укучыларга гел үстерү күнекмәләре бирү һәм дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту өчен дә I аять файдалы була, аны дәрестән тыш эшләр белән бәйләргә дә ярдәм итә.

Кайбер алдынгы укытучылар тел дәресләрендә тагын семинар, практикум, конференция, зачет һ.б. шундый укыту алымнарыннан, укыту ысулларыннан, укыту чараларыннан уңышлы файдаланып киләләр. Билгеле, алар, алда торган бурычларга, теманың эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле вакытта, төрле очракта кулланылалар.

Семинар

Семинар укучыларга алдагы дәресләрдә алган белемнәрне гамәли мөстәкыйль куллана белү күнекмәләре бирүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләре белән тыгыз бәйләп алып барыла. Аны У1-Х1 сыйныфларда укытучының сораулары буенча фикер алышуга багышлап уздырырга була. Ул гамәли һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытыла. Мәсәлән, VI сыйныфта мөстәкыйль сүзләрне яки сүз төркемнәрен өйрәтеп бетергәч, IX сыйныфта «Сөйләм культурасы һәм стилистика», «Тел турында гомуми мәгълүмат бирү» темалары буенча проблемалы лекция ысулы белән үткәрелгән дәресләрдән соң семинар-дәресләр үткәрү укучыларның алган белемнәрен тирәнәйтергә, аларны хәтерләрендә ныгытырга, активлыкларын, мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерергә, сөйләү күнекмәләрен булдырырга, аларга төрле яклы тәрбия бирү бурычларын тормышка ашырырга, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, мөстәкыйль эшләү дәрәҗәләрен даими өйрәнергә ярдәм итә һәм кирәк вакытта аларга ярдәм оештырырга мөмкинлек бирә.

Семинарга әзерләнгәндә укучыларга тәкъдим ителә торган тема, сораулар, аерым биремнәр, әдәбият алдан укучыларга әйтелә; планда күрсәтелгән аерым сораулар буенча консультация, үзләренең рефератын әзерләүче укучылар белән аерым әңгәмә үткәрелә, аларның дәреслек белән мөстәкыйль эшләре оештырыла. Семинарга әзерләнү өчен 10-12 көн вакыт бирелә. Укучылар семинар-дәрескә реферат, гади һәм катлаулы план төзиләр. Аерым очракларда, бигрәк тә әдәбият дәресләрендә, тикшерелә торган мәсьәлә буенча дискуссия өчен тезислар да әзерлиләр.

Семинарны төрлечә үткәреп була: яңа материалны тикшерү-ныгыту семинары, теоретик һәм гамәли материалны бөтен килеш өйрәнү һәм сирәк очракта — семинар-диспут.

Семинар-дәресләр алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлауга гына кайтып калмасын, бәлки аны укучыларның аралашу һәм сөйләм культурасын үстерерлек, материалны үзләштерергә һәм тикшеренергә өйрәнерлек итеп оештырырга кирәк була. Ул укучыларга масса алдында чыгыш ясарга өйрәнергә дә ярдәм итәрлек булсын. Семинарга әзерлек алдыннан укучы-лар арасыннан консультантлар, рецензентлар билгеләү дә семинарның уңышлы үтүенә ярдәм итә. Семинарга йомгак ясаганда, укытучы уңышлы җавап биргән укучыларга һәм рецензентларга да тиешле бәя куя.

Практикум   дәресләр

Практикум дәресләр укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен гамәлдә куллана белергә өйрәтүдә гаять зур ярдәм итә. Тел дәресләрендә аны өйрәнгән темалар буенча җөмләләр тикшертү, таблица һәм схемалар төзетү, шул таблица һәм схемаларга карап мисаллар сайлау, җөмләләр төзү, карточкалар яздыру һ.б. шундый эшләр үтәтү белән үткәрергә мөмкин (алар-ның кайбер үрнәкләре «Грамматиканың аерым темалары өстендә эшләү алымнары» бүлегендә бирелде). Андый дәресләр укучыларга тирән белем һәм тәрбия бирү, аларның белем һәм күнекмәләрен системага салу һәм тирәнәйтү өчен гаять зур ярдәм итә һәм шуның белән бергә ул дәресләрдә укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерергә дә мөмкин була. Билгеле, практикум дәресләрдә укытучы укучыларның көче җитәрлек, аны башкара алырлык, аның белемен тирәнәйтергә, кызыксынуын үстерергә ярдәм итә алырлык биремнәр генә тәкъдим итәргә кирәклеген хәтердән чыгармаска тиеш. Шулай ук ул укучыларның әзерлек дәрәҗәләрен, шәхси үзенчәлекләрен дә искә алып эш итәргә тиеш.

Консультация

Консультация укытучыга укучы белән якынрак танышырга, аралашырга, аның өйрәнгән теманы үзләштерү дәрәҗәсен, сәләтен, фән белән кызыксынуын, омтылышын, нәрсәдә кыенсынуын ачыкларга ярдәм итә. Аны аерым укучылар белән дә, группалап та оештырып була, ул кайбер укучылар өчен мәҗбүри дә, ирекле дә үткәрелә ала.

Максатына, үткәрү вакытына карап, консультацияләр берничә төрле булаала:юнәлеш-күрсәтмә бирә торган, агымдагы, зачет яки имтихан алдыннан йомгаклау консультацияләре. (Бу турыда тулырак мәгълүмат «Совет мәктәбе» журналында бирелә, № 2, 1988, 4-5 б.)

Зачет

Зачет — билгеле бер тема яки бүлек буенча материалны системалаштыру һәм йомгаклау, укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыклау, белем һәм күнекмәләрен ныгыту максаты белән үткәрелә торган актив дәрес формаларының берсе. Аны авыррак яки катлаулырак саналган темалар буенча йомгаклау яки гомумиләштереп кабатлау дәресләрендә үткәрү уңышлы була. Зачет дәресенә әзерлек вакытында укытучы тема һәм зачет үткәрү вакытын әйтә, укучылар кыенсына торган очраклар буенча аерым биремнәр бирә; укучыларга «Зачетка әзерлән» дигән стенд тәкъдим ителә, анда укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр санала, сораулар һәм биремнәр, план һәм катлаулы сорауларга бирелгән җавапларның үрнәкләре языла, зачет дәресенә әзерләнгәндә, кыенсына торган укучыларга ярдәм итү өчен, алдан ук ярдәмче-консультантлар билгеләнә. Алар теманы авыррак үзләштергән укучыларга ярдәм итәләр, зачет алдыннан аларның белем дәрәҗәләрен дә тикшерәләр.

Зачет үткәргәндә, биремнәрне барлык укучыларга да бертөрле һәм аерым да бирергә була (уку дәверендә барлык бирем һәм күнегүләрне уңышлы эшләп баручылар зачет өчен бирелгән кайбер биремнәрдән азат ителергә мөмкин). Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, аларга тәкъдим ителгән карточкаларда сорауларны төрлечә бирергә мөмкин.

Зачет дәресендә барлык укучылар да катнаша, ләкин барысыннан да соралмый, ә сайлап кына, алдагы дәресләрдәге җавапларын, белемнәрен тикшерү нәтиҗәләрен истә тотып, аерым биремнәр бирү юлы белән сорала. Мәсәлән, морфологиянең аерым бүлекләрен яки катлаулырак темаларны яисә гади җөмлә синтаксисын, кушма җөмләләрне һ.б. өйрәнеп бетергәч, шундый зачет-дәресләр үткәрергә мөмкин.

Соңыннан укучыларның эшләре консультантлар ярдәмендә укытучы тарафыннан тикшерелә, нәтиҗәләр әйтелә һәм «Белемнәрне исәпкә алу дәфтәре»нә бәя куела.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, аны бәяләү өчен, дәресләрдә үткәрелгән агымдагы исәпкә алу гына җитми. Бер дәрестә сораганда яки төрле мөстәкыйль һәм иҗади эшләр, төрле биремнәр үткәреп белемен бәяләгәндә, укучының шәхси үзенчәлекләрен тулысынча искә алырга, аның белем һәм күнекмәсенә тирән һәм нигезле анализ ясарга һәм аңа тулы бәя куярга вакыт та аз була; укучы күрсәтелгән параграфны гына өйрәнеп килгәнгә, берничә дәрес дәвамында өйрәнгән теманы ничек үзләштерүен, анда күпме дәрәҗәдә гамәли күнекмәләр булуын ачыкларга, күп укучыдан сорарга яки барлык укучының да теманы үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга мөмкин булмый.

Зачет дәресләрендә барлык укучылар да катнаша. Дәрес барышында зачет үткәрелгән тема буенча барлык биремне дә төгәл үтәп, материалны яхшы үзләштергән кайбер укучылар зачеттан азат ителә ала һәм аларга шушы тема буенча агымдагы бәя куела. Ләкин алар дәрестән азат ителми, бәлки карточкаларга язып бирелгән мөстәкыйль эшләрне башкаралар. Зачет бирүче укучыларга сораулар бирелә, алар бераз вакыт әзерләнгәч, ул сорауларга җавап алына. Зачет укучыларның материалны аңлауларын, үзләштерүләрен һәм шулай ук аны гамәли файдалана белү күнекмәләрен ачыкларга да ярдәм итә. Зачетка бәя куйганда, дәрестә һәм өйдә эшләнгән эшләрнең сыйфаты да искә алына.

Конференция

Конференция тел буенча өйрәнгән кайбер катлаулырак темаларга йомгак ясау, гомумән, туган телгә багышлап та үткәрелә ала. (Карагыз: Вәлие-ва Ф. С Туган телгә багышланган конференциянең үрнәге. «Совет мәктәбе» журн. № 4, 1974) Конференциягә әзерлек эшләре 1-2 ай дәвамында барырга мөмкин. Укытучы аның планын төзи, кирәкле материалларны әзерли; бу эшкә, билгеле, укучыларны да тарта, аларга эшләр бүлеп бирә. Конференциягә галимнәрне һәм кайбер язучыларны, башка мәктәп укучыларын һәм укытучыларын да чакырырга мөмкин.

Конференция я өлкән сыйныф укучысының, яки укытучының кереш сүзе белән ачыла. Аннан соң укучылар, чакырылган галимнәр яки язучылар чыгыш ясый. Соңыннан укытучы йомгаклый, әйтелмәгән фикерләрне өсти һәм, шулай итеп, укучылар тел турында яки өйрәнелгән темалар буенча тирәнрәк белем алалар; туган телне өйрәнүгә карата аларда кызыксыну арта, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә.

Әдәби  әсәрләр  телен  анализлау

Телне анализлау төрләренә әдәби әсәрләр телен сүзлек составы, сүзләрнең лексик-семантик үзенчәлекләрен, кулланудагы осталык, сурәтләү чаралары һәм стиль үзенчәлекләре ягыннан анализлау керә. Телне күзәтү һәм күптөрле вариантта үткәрелә торган грамматик анализ алымнарын кулланып эш итү укучыны тагын да катлаулырак эшкә — язучы телен яисә аерым әсәр телен анализлауга әзерләргә тиеш.

Әдәби әсәрләрнең телен анализлау укучыларның әдәбият теориясе һәм тел буенча алган белемнәренә таянып, аларны үзара бергә тыгыз бәйләп алып барыла. Әсәргә әдәби-лингвистик (филологик) анализ ясау укучыга аның идея эчтәлеген, образлар системасын һәм, сәнгать әсәре буларак, аның матурлыгын, нәфислеген тоярга, ачарга, эстетик зәвык тәрбияләргә булыша.

Татар  теле  дәресләрендә  этимологик  анализ

5-11 сыйныфларда татар теле дәресләрендә, өлешчә татар әдәбияты дәресләрендә дә, грамматик анализның төрле төрләре (фонетик анализ, морфологик анализ, синтаксик анализ һәм аларның катлауландырылган формалары: фонетик-лексик, фонетик-морфологик, морфологик-синтаксик анализ, әдәби әсәрләрнең телен анализлау һ.б.) еш үткәрелә. Грамматик анализ укучыларның мөстәкыйльлеген һәм танып белү активлыгын үстерүдә үзеннән зур өлеш кертүче нәтиҗәле укыту алымнарыннан санала. Менә шуңа

аның югарыда күрсәтелгән төрләре мәктәп һәм гимназияләрдә тел укыту гамәлендә күптәннән уңышлы кулланылалар.

V сыйныфта «Лексика һәм сөйләм культурасы», «Сүз ясалышы. Сөйләм культурасы» бүлекләрен, IX сыйныфта «Лексикология» «Сүз ясалышы» бүлекләрен кабатлаганда, XI сыйныфта «Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау — милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү»; татар телен кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау-төшендерүне тәэмин иткәндә, лексик анализга һәм аның бер мөһим төре булган этимологик анализга тиешле урын бирү, һичшиксез, зарур. Болай эшләү, сүзләрнең лексик-семантик үзенчәлекләрен тирәнрәк ачарга мөмкинлек тудыру белән бергә, укучыларга матур әдәбият әсәрләре телендә сүзләрнең сурәтләү-художество чарасы буларак кулланылышларын калкурак сиземләттерә, сүзләрнең тел тарихы һәм халык тарихы белән тыгыз мөнәсәбәттә булуларын аңлатырга булышачак.

Этимологик анализ ясау — сүзнең беренчел формасын һәм аның төп, беренчел килеп чыгыш мәгънәсен табудан гыйбарәт. Бу алым эчтәлеге таныш булмаган күп кенә сүзләрнең, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси терминнарның мәгънәсен һәм генезисын укучыларга аңлату-төшендерү өчен гаять отышлы һәм кызыклы алым-чара булып тора. Укучыларның тел байлыгын, сүзлек хәзинәсен үстерүгә зур өлеш кертә. Сүзләрнең тарихи үсү-үзгәрү эволюциясен күзалларга, фонетик-морфологик үзгәрешләрен, язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен хәтергә яхшырак сеңдерергә ярдәм итә.

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ  КҮРСӘТМӘЛЕЛЕК

Күрсәтмә   әсбапларның   төрләре

Күрсәтмә әсбапларны берничәгә бүлә алабыз:

  1. график (таблицалар, схемалар, диаграммалар);
  2. сынлы сәнгать әсәрләре (картиналар, фоторәсемнәр, открыткалар, төрле рәсемнәр);
  3. символик күрсәтмә әсбаплар (тарихи яки географик карталар, төрле шартлы сызымнар);
  1. натураль һәм күләмле күрсәтмә әсбаплар (әйберләрнең үзләрен күрсәтү, муляжлар, геометрик фигуралар);
  2. экранлы әсбаплар (кино, телевидение, диафильм һ.б.).

Таблица

Фонетика һәм графика, орфография һәм грамматика дәресләрендә таблица уңышлы файдаланыла. Авазларга классификация, сузык һәм тартык аваз хәрефләренең язылышы, сүзләрнең төрләнеше һәм ясалышы, бүленеше турында, синтаксис һәм пунктуация, лексика һәм стилистика буенча аерым темаларны үткәндә төрле эчтәлекле таблицалар кулланыла. Татар теле буенча эшләнгән кайбер таблицалар бар. Ләкин алар җитәрлек түгел һәм аларның сыйфаты да түбән. Шуңа күрә укытучының үзенә иҗат итәргә, шуларны эшләргә яки эшләтергә туры килә. Нинди дә булса билгеле бер грамматик формаларны яки берничә теманы йомгаклау өчен, таблицаларны гомумиләштерү характерында да эшләргә мөмкин. («Пунктуациягә өйрәткәндә күрсәтмә әсбаплардан файдалану» бүлегеннән карагыз.)

Таблица өстендә эшне укучылар үзләре мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәгә, гомумиләштерүгә килә алырлык итеп оештыруның әһәмияте зур. Аның эчтәлеге укучыларның хәтерләрендә ныгып калсын өчен, аларның үз мисаллары яки әдәби әсәрләрдән алган мисаллар белән таблицаны дәфтәрләренә сыздыру, контроль эшләр яки имтиханнар алдыннан, яисә чирек азагында алардан кабат файдалану һ.б. алымнар куллану бик әһәмиятле.

Билгеле, дәреслектәге барлык материалны таблицага салып бирергә кирәкми. Ул «таблицада дәреслек» булып китмәсен. Анда иң кирәкле яисә укучыларга авыр аңлашыла торган фонетик һәм грамматик формаларны яки орфограммаларны гына бирергә кирәк. Дәреслектәге таблицаларны да читтә калдырырга ярамый, аңа да игътибар иттерелсен. Өйгә эш биргәндә дә укучылар аннан файдалана белсен.

Рәсемле   таблицалар

Яңа материалны аңлатканда һәм нәтиҗә чыгарганда, аны ныгытканда файдаланыла. Ул укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерергә, мөстәкыйль фикер йөртергә һәм үткәнне хәтердә ныгытырга ярдәм итә. Рәсемнәр ярдәмендә мисал һәм нәтиҗәләр аңлаешлырак була; абстракт нәтиҗәләр рәсемнәрдә күрсәтелгәннәрдән чыгып бирелә. Рәсем таблица-дагы текстка иллюстрация була, аны ышандырырлык итә, укучыларның уйлау сәләтен үстерергә ярдәмче була. Мәсәлән, сыйфат дәрәҗәләрен өйрәткәндә, түбәндәге рәсемле таблицаны файдалану укучыларга материалны тиешенчә танып белергә, үзләренә үк нәтиҗәгә килергә ярдәм итә. Укучыларга дүрт төрле алма рәсеме тәкъдим ителә.

Плакат

Өйрәнә торган фонетик һәм грамматик күренешләр яки орфограммалар җөмлә яки текст эчендә бирелә. («Грамматиканың аерым темалары өстендә эшләү» бүлегендә үрнәкләре китерелә.) Күпчелек методик хезмәтләрдә шундый күрсәтмә әсбапны таблицаларга кертәләр. Ләкин ул таблица вазифасын үтәми. Таблица «табель» сүзеннән алынган. Плакатта тел күренешләре, классификацияләнеп, мисаллар белән күрсәтелә. Укытучы, төрле метод һәм алымнар кулланып, укучыларның танып белү эшчәнлекләрен эшкә җигеп, өйрәнә торган тел күренешләре турында мәгълүмат бирә. Ул өйрәнә торган аерым теманы яки берничә теманы гомумиләштерү, анда үтелгәннәрне системага салу максаты белән дә эшләнә ала. Мәсәлән, ике нокта кую очракларын гомумиләштереп бирүгә карата түбәндәге плакатны файдаланып була.

Плакат-таблица

Грамматик күренешләр җөмлә эчендә, аларның төрләнеше яки ясалыш төрләре таблицада бирелә. Элек укучылар җөмләләрне укыйлар, өйрәнә торган тел күренешләрен күрсәтәләр, сораулар куялар; төр һәм төркемчәләрен, грамматик билгеләрен һәм язылышын, сүз төркемнәрен өйрәнүгә карата булса, җөмләдә нинди кисәк булуын әйтәләр. Соңыннан укучыларның игътибары таблицага юнәлтелә; төр һәм төркемчәләре яки ясалыш төрләре турында, таблицага карап, нәтиҗәне үзләре чыгаралар, тагын бер тапкыр күзаллыйлар.

Укучыларның мөстәкыйль эшләренең дөреслеген һәм белемнәренең ныклыгын тикшерү һәм аларга ялгыш нәтиҗә ясарга юл куймау максаты белән, дәресләрдә тагын электр ярдәмендә эшли торган махсус таблицалар яки плакатлар кулланыла; алар электротәрәзәдә (яки электротаблода) урнаштырыла: анда төп текст кара тушь белән, ә тикшерелә торган сүз яки тыныш билгесе ак кәгазьнең артына кызыл тушь белән кирегә языла. Укучылар эшне үтәгәч, электротәрәзә яктыртыла һәм, шуңа карап, укучылар үзләренең эшләренең дөреслеген тикшерәләр, ялгышлары булса, дөреслиләр һәм ни өчен шулай язылуы яки шундый тыныш билгесе куелуы турында йомгак ясыйлар. Шулай ук кодоскоптан да уңышлы файдаланып була.

Схема

Грамматик категорияләрнең бүленешен схемаларда бирү аны укучыларның хәтерендә калдырырга һәм ныгытырга зур ярдәм итә. Алардан төрле типтагы дәресләрдә һәм дәресләрнең төрле этабында файдаланып була.

Плакат-схема

Грамматик күренешләр җөмләләр эчендә, аларның бүленеш төрләре схемаларда бирелә. Элек өйрәнелә торган тел күренешләре җөмләдән таптыр-тып тикшертелә, аннары, укучыларның актив катнашы белән, аларның бүленеше схемаларда күрсәтелә һәм нәтиҗә ясала.

Ныгыту, кабатлау һәм йомгаклау дәресләрендә укучыларның танып белү активлыгын үстерү, үткәннәрне тагын да хәтердә ныгыту максаты белән, грамматик күренешләр язылмаган схемаларны да бирергә була. Укучыларга, үзләре уйлап, үткәннәрне искә төшереп, шакмаклар эченә ул күренешләрне язарга кушыла ( 83 нче биттә үрнәге бирелә).

Альбом-таблица

Аерым битләргә язылган тематик таблицалардан тора, аны укучылар белешмә яки тарату материалы буларак файдаланалар. Ул тел курсының аерым бүлекләре буенча эшләнә, үткәннәрне системалаштырырга ярдәм итә. Укытучы ясаган таблицалар үрнәгендә укучылар үзләре дә аны ясый алалар

Сүзлекләр

Дәресләрдә сүзлекләрдән берничә максат белән файдаланырга мөмкин: өйрәтү характерындагы язма эшләр вакытында укучылар теге яки бу сүзнең дөрес язылышын карый һәм лексик яки тел үстерү эшләре белән бәйләнешле күнегүләр үткәргәндә һ.б. эшләрдә файдалана ала.

Урта мәктәпләр өчен татар теле буенча махсус сүзлекләр юк диярлек. Шунлыктан, укыту-өйрәтү, тел үстерү һәм укучыларның сүзлек хәзинәсен баету максаты белән, «Татарча-русча сүзлек»не (М, 1966), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (3 томда. — Казан, 1977, 1979, 1981), «Татар теленең орфографик сүзлеге»н (Казан, 1983) һ.б. файдаланырга мөмкин.

Билгеле булганча, тәҗрибәле укытучылар укучыларның үзләреннән орфографик яки лексик сүзлекләр эшләтәләр: 1) стена сүзлекләре (икенче төрле әйткәндә, сүзлек-таблицалар), 2) кесә сүзлекләре (укучылар үзләре сүзләр язып бара торган орфографик яки тематик сүзлекләр) һ.б.

Өйрәнелә торган темага бәйләнешле рәвештә, стена сүзлекләренә мәгънәсе яки язылышы буенча катлаулы булган сүзләр язып барыла. Ул сыйныфта озак вакытлар эленеп тора һәм укучылар андагы сүзләрне үзләштерә баралар.

Кесә сүзлекләре орфографик яки тематик сүзлек итеп төзелә ала. Алар грамматик күренешләрне тирәнрәк үзләштерү өчен ярдәм итәләр. Тематик сүзлеккә, мәсәлән, «Фигыль» темасын үткәндә, эшне, хәлне яки хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне теркәп баралар. Ул сүзлекләргә укучылар табышмак, мәкаль һәм фразеологик әйтелмәләрне, омоним, антоним һәм синонимнарны да туплый алалар.

Сүзлекләр, бердән, укучыларның сүз байлыгын арттырырга хезмәт итсә, икенчедән, аларның грамоталыкларын үстерүдә зур роль уйный.

Рәсемнәр

Фонетика һәм грамматика дәресләрендә, теге яки бу авазларны әйткәндә, сөйләү органнарының торышын күрсәткән рәсем («Фонетикага өйрәтү» бүлегендә) уңышлы кулланыла. Ул авазларны әйткәндәге үзенчәлекләрне

белергә, аларның ничек ясалышын ачыкларга һәм, шулай итеп, укучыларга орфоэпияне үзләштерергә дә ярдәм итә.

Укучыларның сөйләү һәм язу телен үстерү максаты белән, тел дәресләрендә газета һәм журнал битләреннән алынган төрле эчтәлекле сюжетлы рәсемнәр дә кулланыла ала. Алардан эпифильмнар төзергә һәм шулар нигезендә, грамматик материалны өйрәтүгә бәйләп, төрле күнегүләр эшләтергә, мөстәкыйль эшләр үткәрергә була: грамматик күренешләрне эченә алган җөмләләр төзетү, кыска (миниатюр) сочинениеләр яки хикәяләр яздыру кебек эшләр, бердән, тел үстерүгә, икенчедән, грамматик күренешләрне тирән үзләштерергә булыша.

Картиналар

Тел дәресләрендә, картиналардан да уңышлы файдаланып була. Алар-ны куллану укучыларның игътибарын һәм танып белү эшчәнлекләрен үстерә; аларның күзәтүчәнлекләрен һәм дикъкатьләрен арттыра, караш даирәләрен киңәйтә һәм картиналар балада эстетик зәвык тәрбияләргә ярдәм итәләр. Алар күбрәк материалны ныгыту һәм кабатлау дәресләрендә, укучыларның сөйләм һәм язу телен үстерү максаты белән, төрле грамматик бирем белән мөстәкыйль яки иҗади (хикәя яки кечкенә күләмле сочинение язу) эшләр, төрле грамматик күнегүләр үткәрүгә бәйләп кулланылалар. Шул вакытта укучыларның өйрәнә торган тел күренешләрен гамәли ныгыта барулары да күздә тотыла.

Картиналарның, сәнгать әсәрләре буларак, идея һәм художество кыйммәте зур. Шуңа күрә алар белән эш иткәндә, грамматик бирем белән генә чикләнмичә, аның эчтәлеген дөрес ачуга һәм укучыларга төрле (эстетик, әхлак, патриотик, интернациональ, хезмәт һ.б.)тәрбия бирүгә дә игътибар итү таләп ителә.

Дәресләрдә картиналардан дөрес файдалануның әһәмияте зур: укучылар, андагы әйберләрне, күренешләрне яки детальләрне танып яки укып, шундагы матурлыкны тойсыннар, соклансыннар; сәнгать әсәренең эчтәлеген табигый яктыртырга һәм тулы итеп сөйләргә өйрәнсеннәр, картинаның )чгәлегенә бәйләнешле рәвештә, грамматик формаларны да кирәк урында дорес кулланырга өйрәнсеннәр һәм иҗади якын килсеннәр. Моның өчен сайлаган картина буенча укучылар белән тирән эчтәлекле әңгәмәләр у I кәрергә, танылган рәссамнарның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләргә һәм, шуның белән бергә, эшне укучыларның хисләрен уятырлык итеп оештырырга кирәк була. Картиналарның эчтәлеге өйрәтә торган грамматик формаларны җитәрлек дәрәҗәдә бирергә-чагылдырырга яраклы булуына да игъ-I нбар итүнең әһәмияте зур (картина белән эшләү алымы «Фигыль» темасы-ка бәйләп бирелде).

Кара  такта

Тел күренешләрен өйрәткәндә, әзер күрсәтмә әсбаплар булмаганда яки остәмә рәвештә кайбер грамматик күренешләрне яки орфограммаларны күрсәтергә кирәк булганда, дәрестә кара тактадан яки күчмә тактадан да уңышлы файдаланып була. Ул дәрестә төрле алымнар белән эшләргә дә ярдәм итә. Кара тактадан дөрес файдалана белүнең әһәмияте зур: укытучытактага туры һәм дөрес каллеграфия белән язсын, төрле рәсемнәрне дөрес ясап, сызымнарны дөрес сыза алсын; тактадан урынлы һәм системалы файдалансын: мисаллар язганда, тактаның теләсә кайсы җиренә язмасын, поляны һәм кызыл юлларны, интервалларны дөрес калдырсын; юл тулмый торып, икенче юлга чыгып яза башламасын, буш урыннар күп калмасын, баш һәм юл хәрефләре белән язуга игътибар итсен; хәрефләрнең тигез (эре яки вак) булырга тиешлеген онытмасын, өйгә бирелгән эшне һәрвакыт бер урынга гына (тактаның уң ягына, өскә) язсын.

Тактага үрнәк яза белүнең тәрбияви әһәмияте дә зур: укучылар да укытучы язганча язарга тырышалар, мөстәкыйль эшләр вакытында да, өйгә эшне үтәгәндә дә тәртипле һәм пөхтә эшләргә өйрәнәләр, шуның үрнәгендә дәфтәрләрендәге язуны да тәртипле алып барырга күнегәләр. Укучыларга да тактага яза белү күнекмәләре бирергә, матур һәм пөхтә итеп язарга өйрәтергә кирәк.

Күчмә  такта

Укытучылар татар теле дәресләрендә күчмә тактадан уңышлы файдаланып киләләр. Ул дәрестә вакыттан дөрес файдалану өчен җайлы: укытучы укучылар алдында тактага язып вакыт үткәрми, бәлки дәрес өчен кирәк булган мисалларны, җөмләләрне, таблица яки схемаларны яисә сорауларны дәрескә кадәр үк күчмә тактага язып куя, һәм ул дәрестә кирәк вакытта гына файдаланыла; аның икенче ягына да язарга мөмкин була. Күчмә тактадан да югарыда әйтелгәнчә дөрес файдалана белүнең әһәмияте зур.

Открыткалар

Өйрәтә торган материалны ныгыту максаты белән, укытучылар дәресләрдә тарату материалларыннан да уңышлы файдаланалар. Шуларга открыткаларны, карточкаларны, сюжетлы рәсемнәрне кертергә мөмкин. Төрле тәрбия бирерлек һәм грамматик күренешләрне катнаштырып җөмләләр яки хикәя төзерлек эчтәлекле открыткалар укучыларга таратыла һәм төп максат аңлатыла. Укучылар үзләренә бирелгән открыткаларны карыйлар, укыйлар һәм биремне үтиләр. Мәсәлән, «Сыйфат» темасын үткәндә, укучы, асыл һәм нисби яки төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кертеп, җөмләләр яки хикәя төзеп яза, сыйфатларның астына җөмлә кисәге буларак сыза. Ул биремне үтәүгә иҗади якын килә. Мөстәкыйль рәвештә фикер йөртә һәм танып белү эшчәнлеге дә үсә. Төсле открыткаларны «укыганда», укучы эстетик тәрбия дә ала.

Карточкалар

Карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, нәтиҗәдә, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять кирәкле. Карточкаларны, укучыларның белем даирәсе һәм материалны үзләштерү дәрәҗәсе төрле булуга карап, берничә вариантта эшләргә була. Мәсәлән, «Кереш сүзләр» темасын үткәндә, карточкалар өч вариантта эшләнә:

1) материалны йомшаграк үзләштерүче укучыларга кереш сүзләр кергән

җөмләләр язылган карточка бирелә. Алар шул җөмләне күчереп язалар, кереш сүзләрне билгелиләр, тыныш билгеләрен куялар һәм нәрсәне белдерүче кереш сүз булуы турында әйтергә әзерләнәләр;

  1. урта тизлектә эшләүчеләргә бер үк сүзнең бер җөмләдә — кереш сүз,
    икенче җөмләдә җөмлә кисәге булып килү очраклары язылган һәм тыныш
    билгеләре куелмаган карточка бирелә. Укучы җөмләләрне күчереп яза, ке
    реш сүзле җөмләдә тыныш билгеләрен куя, җөмлә кисәге булып килгән оч
    ракта, җөмлә кисәге буларак, шул сүзнең астына сыза;
  2. материалны тиз һәм яхшырак үзләштерүче укучыларга аерым сүзләр
    язылган карточкалар бирелә. Алар шул сүзләрне бер җөмләдә — кереш сүз,
    икенчесендә җөмлә кисәге итеп, җөмләләр төзеп язалар, тыныш билгеләрен
    куялар һәм шул сүзнең кайсы очракта кереш сүз, кайсы очракта җөмлә ки
    сәге булып килүе турында әйтергә әзерләнәләр.

Теге яки бу теманы өйрәнүгә бәйләп, укучыларның үзләреннән дә карточкалар яздырырга мөмкин. Мәсәлән, фигыль төркемчәләре турында өйрәткәндә, өйрәнә торган фигыль төркемчәләре кергән җөмләләрне укучылар матур һәм пөхтә итеп карточкаларга язып киләләр. Ул карточкалар китап кебек ябыла торган ике яклы катыргыга ябыштырылган «Фигыль төркемчәләре» кассасына салына бара.

Техник   чаралардан һәм  программалы  укыту  элементларыннан   файдалану

Укучыларга белем һәм тәрбия биргәндә, төрле метод һәм алымнар кулланып эшләү белән бергә, укыту процессында техник чаралардан, кино, телевидение һәм компьютердан файдалануның әһәмияте гаять зур. Аларны социаль-икътисади һәм фәнни-техник алгарыш таләпләренә туры килерлек итеп файдалана белү таләп ителә.

Таблица  һәм  схемалар  төзү

Өйрәнә торган тел күренешләрен, төр һәм төркемчәләрне, яңа белемнең иң үзенчәлекле билгеләрен күрсәтеп яки бер-берсе белән чагыштырып, гомумиләштереп, укучылар мөстәкыйль рәвештә таблица яки схемалар төзиләр. Бу алым укучыларның танып белү активлыгын үстерергә, материалны тәртипле рәвештә хәтерләрендә калдырырга ярдәм итә. Мәсәлән, аерымланган аныклагычларны үткәч, аларны җөмләдә куллана белү, тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен ныгыту, гомумиләштерү максаты белән, түбәндәге таблицаны сызып, мисаллар язарга, аерымланган анык-лагычны, аның нинди аныклагыч булуын һәм нинди тыныш билгесе куелуын күрсәтергә кушыла.

Грамматик   уеннар

Дәрестә уеннар оештыру — укытуның актив формалары һәм методла-рыннан файдалану ул. «Психология күзлегеннән караганда, бала-чага һәртөрле уенга һәвәс була. Дидактика күзлегеннән караганда, уен — ма-иыктыргыч, кызыклы ситуацияләрдә укытуның диалогик һәм эвристик (ягъни продуктив) методларының бергә берләштерелүеннән гыйбарәт ул», — КИП, М. И. Мәхмүтов «Хәзерге дәрес» мәкаләсендә («Совет мәктәбе» жур-Шшы, 1987, № 3) берьюлы берничә методтан файдалануның өстенлеген күрсәтә. «Уен вакытында укучы актив катнаша, вакытка экономия ясала һәм нәтиҗәләр шунда ук билгеле була».

Уенны оештыру өчен, элек төп бурычны билгеләргә, укучыларны уенга шсрләргә, аларны кирәкле теоретик белемнәр, төрле мәгълүматлар белән I .имин итәргә, уен шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштырырга; максатны һәм чишелергә тиешле бурычларны аңлатырга, уен барышында шул бурычларны үтәүгә ирешергә, чишелешнең дөреслеген тикшереп, нәтиҗәләргә бәя бирергә кирәк була.

Уенны нәтиҗәле үткәрү өчен, укучыларны кызыксындырырлык проблемалы сораулар куя белүнең дә әһәмияте зур.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучыга

Яшь укытучы белән эшләгәндә  "Тәҗрибә" мәктәбеннән киңәшләр...

Укытучыга кирәкле күнекмә. В помощь молодым учителям.

Укытучыга кирәкле күнекмәләр – яшь укытучыларга ярдәм йѳзеннән куела. Мәктәпкә  яңа килүчеләргә түбәндә бирелгән кайбер әйберләргә игътибар  итәргә киңәш итәм. Эщ тәҗрибәсе булмаган, эш юлын...

Укытучыга ярдәмгә

укытучыга ярдәмгә...

Укытучыга ярдәмгә

Эш программалары...

Укытучыга ярдәмгә

Әлеге материал «Аналитик фигыльләр» темасы буенча дәрескә ѳстәмә материал буларак әзерләнде. Материал татар теле укытучылары ѳчен ярдәмгә тәкъдим ителә. Бу материалны дәреснең ныгыту этабында да, тема...

Укытучыга ярдәмгә

Бу язмадагы материал изложение язарга өйрәтүгә багышланган һәм ул укытучыларга ярдәм өчен тәкъдим ителә. Әлеге материалны тугызынчы сыйныф укучыларын әзерләүдә дә, аерым укучы белән эшләүдә ...