Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)
план-конспект урока на тему

Биктагирова Руфия Фаязовна

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Яңа ел бәйрәме белән котлау" 3 сыйныф, рус төркеме)

 

Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. (Казан. "Татармультфильм" нәшрияты. 2013).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_uku_rus_torkeme_2.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Биктаһирова Руфия Фаяз кызы

Дәрес

Әдәби уку

Сыйныф

3 в

Дәрес төре

-Яңа белемнәрне “ачу”

-Катнаш дәрес

+

-Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

-Контроль дәрес

-Белемнәрне практик яктан куллану

+

-Ныгыту дәресе


Уку – укыту методикасы

  • репродуктив

  • аңлату-күрсәтү

+

  • проблемалы укыту

  • өлешчә эзләнү

+

  • тикшеренү

Дәрес темасы

Яңа ел бәйрәме белән котлау.

Максат

Яңа ел бәйрәме турында сөйли, укытучыларны, дусларны бәйрәм белән котлый белүләре.

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, котлау сүзләрен әйтә белү.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау.

Көтелгән нәтиҗә

Дәрес ахырына укучылар Яңа ел бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белергә тиеш..

Төп терминнар

Кар бабай,  Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел бәйрәме, чыршы, бәйрәм, уенчыклар, шигырь, сөйли, бии, бизи, җырлый, ясый, котлау.

Предметара бәйләнешләр

әйләнә-тирә дөнья, татар теле, сәнгать, тән тәрбиясе

Әдәби  уку дәресенең техник картасы

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре:

Язу күнекмәләре

- каллиграфик дөрес итеп язу

- дөрес итеп күчереп язу

Уку-язу күнекмәләре:

-татар теленең орфографик  һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау, котр\лау язу үзенчәлекләре

Тел күнекмәләре:

- сүзләрнең мәгънәсен белү

- дөрес әйтү

- котлау сүзләрен сөйләм телендә куллана белү

- аларны җөмләдә дөрес куллану

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

-дөрес сөйләм булуга омтылыш;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәлилли белү;

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

-нәтиҗәләр формалаштыру

Танып - белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

-укыганны анализлау

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Фронталь эш +

Төркемнәрдә һәм парларда эш +

Индивидуаль (дифференциаль) эш +

Куллану өчен дәреслек: Күңелле татар теле , 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. (Казан. "Татармультфильм" нәшрияты. 2013).

Эш дәфтәре.

Гыйниятуллина Л.А., Хәйдарова  Р.З. Татар теленнән эш дәфтәре (Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 3 нче сыйныф укучылары өчен)

Техник чаралар:

-ноутбук

-презентация

-мультимедиадиск

-күрсәтмәлелек

Дәресне оештыру структурасы.

Дәрес этаплары

Ресурслар

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

УУГ

1.Оештыру моменты

Исәнләшү

Исәнләшүгә җавап бирү

шәхескә кагылышлы УУГ

2.Белемнәрне актуальләштерү

максат куелышы

Дәреслек

презентация

Укытучы альтернатив өй эшен тикшерә. Кем дәреслектәге шигырьне өйрәнгәнлеген, ә кем үзләре сайлаган шигырьне ятлаганлыгын барлый. Башта дәреслектән өйрәнгәннәр, аннары үзләре сайлаганнар сөйлиләр.

Укучылар җавап бирәләр.

регулятив УУГ

танып - белү УУГ

3.Аңлату

Дәреслек

Укытучы Кыш бабайга котлау хаты язарга тәкъдим итә.

Ул укучыларны “Сингапур” системасы буенча төркемнәргә бүлә.

м-н исемнәре сузыкка башланган, иң озын исемле укучылар, исемнәрендә сузыклар һәм тартыклар тигез булганнар, ике һәм өч иҗекле исемнәргә ия укучылар.

Укучылар биремне кабул итеп алалар.

Укучылар төркемнәргә бүленәләр.

регулятив УУГ,

танып - белү УУГ, коммуникатив УУГ

4.Беренчел ныгыту

Дәреслек

Укытучы дәреслеккә мөрәҗәгать итеп, котлауда язылачак сүзләрне һәм котлау калыбын искә төшерергә тәкъдим итә.

Укучылар дәреслек белән эшлиләр.

танып - белү УУГ, коммуникатив УУГ

5.Динамик пауза

презентация

Укытучы динамик пауза ясарга тәкъдим итә.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

Укучылар презентациядә күрсәтелгән хәрәкәтләрне үтиләр.

коммуникатив УУГ

6.Ныгыту

Дәреслек

Укытучы проект итеп төркемнәрдә эшләргә тәкъдим итә.

Укучылар проектларны үтиләр.

танып - белү УУГ

7.Йомгак.

Рефлексия.

Өй эше.

Укытучы проектларны якларга тәкъдим итә.

Укытучы өй эше бирә. Үзенең ничек Яңа ел бәйрәмен уздырганы хакында сөйләргә.

Укучылар проектларын яклыйлар.

Өйгә эшне язып алалар.

шәхескә кагылышлы УУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Вәсимә Хәйруллина "Әдәп" 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Вәсимә Хәйруллина "Әдәп" 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”...

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мә...

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Зәкәрия Әхмәров «Шулай да булгалый» 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Зәкәрия Әхмәров «Шулай да булгалый» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мәг...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат" 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов...