Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока (7 класс) на тему

Сенжапова Альфия Хамзиновна

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Максат: 1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;
2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;
3) укучыларда татар халык авыз ижатына кызыксыну хисе тудыру.

Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, мультимедиа, компьютер.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, ярыш
Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;
2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;
3) укучыларда татар халык иҗатына кызыксыну хисе тудыру.

Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, мультимедиа, компьютер.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, ярыш элементлары.
Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе.

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру.
Балаларны дәрескә психологик әзерләү.
Кадерле укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик. Менә тагы да күркәмләнде мөлаем йөзегез. 

II. Алган белемнәрне актуальләштерү. Укучылар алдына максат куеп,

үткән  дәрестә алган белемнәрне искә төшерү, аны куллана белүне тикшерү (карточкалар белән эш).

Өй эшен тикшерү. (Җавапларның  дөреслеген экран буенча чагыштыру). Укучыларны активлыкларына карап мактау, тырышып эшләргә теләк тудыру, авырлыкларга очраган укучыларны төшенү юлына алып чыгу.

Нәтиҗә ясау.
Укытучы: Яшәгән, ди, Фигыль әфәнде белән Фигыйлә ханым. Бик дус яшәгәннәр. Берәр файдалы эш башкарырга теләгәннәр. Исем һәм сыйфат янына килеп тәкъдим керткәннәр. Менә бергәләшеп сәфәргә чыкканнар һәм Грамматика иленә килеп җиткәннәр. Анда Җөмләгә эшкә кергәннәр. Бик тырышып эшләгәннәр. Ә ял көннәре – чәршәмбе көн. Шуңа күрә алар өчен бүген без күңел биреп, тырышып эшләргә тиешбез. Башлыйбызмы?

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укучылар алдына конкрет максат кую (УМ чишү).

I эш.  (табышмакларга җавап табарга, мисаллар әйтергә)
1. Кирәк икән – боерабыз,
    Кирәк икән – тыябыз.
    Җөмләдә төрле - төрле
    Зат һәм санны тоябыз.
  (боерык фигыль).

   Боерык фигыльгә телдән анализ ясау (Нәрсә белдерә? Нинди кушымчалар ярдәмендә ясалалар? Соравы, җөмләдәге роле).
2. Эшне, хәлне, хәрәкәтне
    Без белдереп киләбез.
    Эшләүченең азмы, күпме
     Икәнен дә беләбез.
  (хикәя фигыль).

Хикәя   фигыльгә телдән анализ ясау.
3. Күрсәтермен шартын эшнең
    Үтәлү – үтәлмәвен
    Белдерәм теләк-үтенечнең
    Күптөрле мәгънәсен.
  (шарт фигыль, анализ ясау)
4. Ачыклыймын төп фигыльнең
    Өстәмә эшен, хәлен.
    Рәвешен дә, урынын да
    Эш-хәлнең выкыт-мәлен.
  (хәл фигыль, анализ ясау)
5. Сыйфат белән фигыль минем дуслар
    Уртак яклар күп безнең
    Билгеләрен хуплау эш-хәлләрнең
     Җөмләдә кайбер сүзнең.
  (сыйфат фигыль, анализ ясау).

Укучылар нәтиҗә ясый.

6.Табышмаклар нинди фигыль төрләренә юк?  (Инфинитив һәм исем фигыльләргә анализ ясау).

IV. Белемнәрне ныгыту.

I эш. Тест " Фигыль төркемчәләре”.

Укучылар алдына максат куела.
1.Нинди фигыль предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә?
а)хәл фигыль; ә) инфинитив; б) сыйфат фигыль. 

2. Кайсы затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә?
а) исем фигыль; ә) сыйфат фигыль; б) хәл фигыль.

3. Хәл фигыльнең ничә төре бар? 
а) 1 ә) 3 б) 4

4.Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а)нишләде? ә)нишләү? б)нишләп?

5.Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?
а)-ырга, -әргә; ә) –а, -гач, гәч; б) –у,-ү.

6.Исем фигыль кушымчасын тап. 
а)-асы,-әсе; ә)-ырга,-әргә, б)-у,-ү.

7.Нинди фигыль эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдерә?
а)инфинитив; ә)хәл фигыль; б)сыйфат фигыль.

8. Хәл фигыль нинди сорауларга җавап бир¸?
а) нинди? ни эшләгән? ә)нишләү? нәрсә? б)кайчан?нишләп? һ.б.

9.Исем фигыльләрне генә язып ал.
Килү, капла, ач, бармау, уйнауны, яр, утыр, югалулар, сәламәтләнү. 

10. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килә.
а) хәл фигыль ә) сыйфат фигыль б) инфинитив

Җавапларны экрандагы нәтиҗәләр белән чагыштырыйк. Кемнең бер хатасы да юк "5”ле, кемнең 1-2 хата "4”ле, кемнең 3-4 хата "3”ле куя (үз бәя кую). Җиңүчеләр билгеләнә, «3»ле  алган укучыларга укытучы киңәшләр бирә.
Укучылар нәтиҗә чыгара.


II эш. Иҗади диктант. Мәкальне язып бетер!
(Мәкаль яртылаш әйтелә, экрандагы вариантларны сайлап, тулыландырып язалар)
1. Аз сөйлә, ...     (күп эшлә).
2. Бүгенге эшне...    (иртәгә калдырма).
3. Һөнәрле үлмәс,...    (һөнәрсез көн күрмәс).
4. Тел сөйли, ...     (кул эшли).
5. Эш эшләми ...    (уңыш килми).
 (Эш төре: укучылар бер-берсен тикшереп билге куялар, дөрес вариант экранда)
Мәкальләрнең мәгънәләре турында фикер алышу, аларның әһәмиятләрен ачыклау.
V эш. Өй эше бирү. Сайлау иреге белән 3 вариантта:

 I вар.: Тарар халык әкиятләреннән төрле фигыльләре булган 7 җөмлә табып язарга.

 II вар.: Төрле фигыльләре булган җөмләләр кулланып, диалог  төзергә.
 III вар.: Төрле фигыльләре булган җөмләләр кулланып, монолог  төзергә.

VI эш. Йомгаклау. Билгеләр кую. Рефлексия.
Укытучы: Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: күркәм холыклы, янәшәдәге талант ияләре үрнәгендә, әти-әнигә хөрмәтле, укытучыларга ихтирамлы булып, үз Ватаныбызның лаеклы шәхесләре булырсыз дип ышанасы килә. Фигыль әфәнде белән Фигыйлә ханыма булышканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да уңышлар телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Дәрес эшкәртмәсе "Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне кабатлау"

Фигылҗ төркемчәләре буенча алган белемнәрне кабатлау. ДЙА енә әзерләнү....

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлауМаксат:1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә и...

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау...

Хәл төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

8 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес...