Открытый урок татарского языка в 7 классе на тему" Тире между подлежащим и сказуемым"
методическая разработка (5, 6, 7 класс) на тему

В данном материале даётся презентация урока татарского языка с использованием сингапурской структуры. Тип урока- изучение нового материала. Предлагаются также тестовые задания для проверки полученных знаний учащихся.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема : Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыннары. Ия белән хәбәр арасында сызык Презента ц ияне төзеде: 1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева Венера Нәҗип кызы

Слайд 2

2015 ел - Россиядә Әдәбият елы Ә дәбияты булмаган милләт – рухсыз. (Ризаэддин Фәхреддин) Тамырыңда “әдәп“ сүзе, И матур әдәбият, Син – безнең яшәү үрнәге, Әдәпле әдәбият. (Эл ь мира Шәрифуллина,“Әдәбият“) Гыйлем нуры – якты кояш, Китап эче – затлы сый. Гомер буе укы китап, Гомер буе гыйлем җый ! (Эл ь мира Шәрифуллина,“Китап нуры“)

Слайд 3

Максат Җөмләнең баш кисәкләре турында алган белемнәрне кабатлау; Ия белән хәбәрнең бәйләнеше, җөмләдәге урыннары һәм алар арасында сызык куелу турында өйрәнү; Җөмләнең баш кисәкләрен дөрес бәйләнешкә кертеп язу һәм алар янында тиешле тыныш билгесен куллана белү, телдән һәм язма сөйләмне үстерү, Матур әдәбиятка, китап укуга кызыксыну хисләре тәрбияләү.

Слайд 4

Бирем: Җөмләләрне укыгыз һәм ия белән хәбәрләрне табып, аларның төрләрен һәм нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтегез: 1.Сүз – күңелнең көзгесе. (М.) 2. Китап – белем чишмәсе. (М.) 3. Китап укымаган кеше – чәчәк күрмәгән бал корты. (М.) 4. Дөн ь яның барлык акыл ияләре дә иң беренче башлап классик язучыларның әсәрләрен укырга киңәш итәләр. 3. Тел төбеннән аңлашыла Тел очында торган сүз. (Э.Шәрифуллина).

Слайд 5

Модель фрейер Укучылар өйрәнелгән төшенчәне төрле яктан анализлап, шул төшенчәгә хас булган тиешле характеристика һәм мәҗбүри булмаган характеристика язып, һәр өлешкә туры килгән һәм шуңа капма-каршы булган мисаллар язып, модел ь не тутыралар 1нче группага: Ия турындагы модел ь не тутырырга. 2 нче группага: Хәбәр турындагы модел ь не тутырырга

Слайд 6

Исеңдә тот ! Ия белән хәбәрнең җөмләдә урнашу тәртибе төрлечә. 1. Җөмләдә сүзләр тәртибе 2 төрле булырга мөмкин: уңай һәм кире тәртиптә. 2. Уңай тәртип булганда, – гадәттә, ия - алдан, хәбәр арттан, иярүче сүз алдан, ә ияртүче сүз аннан соң урнаша. Мәсәлән: Китап – бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы . 3. Кире тәртип булганда, сүзләр гадәти урыннарыннан күчеп, башкача урнаша. Җөмләдә сүзләр тәртибе үзгәрү инверсия дип атала. Мәсәлән: Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш ияләр һәрвакыт белемлегә. (Г.Утыз Имәни).

Слайд 7

Исеңдә тот ! Ия белән хәбәрнең бәйләнеше – зат-санда ярашуы ул. 1нче һәм 2нче затта ярашу еш күзәтелә. Мәсәлән:1. Мин белмәгән идем. 2. Син аңлыйсың. Ия белән хәбәрнең 3 нче затта ярашуы үзенчәлекле. Ия белән хәбәр төрлечә яраша: Мәсәлән: Алар килгәннәр. Эшләре күбәйде.

Слайд 8

Уйлап кара! Хәбәрләр нинди сүз төркеме белән белдерелгән? 1. Китап – җан азыгы.(М.) 2. Минем якын дустым - син. 3.Ике икең – дүрт. 4.Безнең төп эшебез – уку. 5.Яхшы китап укысаң, тагын бер дустың арта.

Слайд 9

Җөмләләрнең мәг ънәләрен аңлат! 1. Ул – агач йорт янында тора. 2. Ул агач йорт янында тора. 3. Ул агач – йорт янында тора . Искәрмә: Ия, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелеп, хәбәрдән соң килсә, сызык куелмый. Мәсәлән: Безнең авыл кешеләре болар.

Слайд 10

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән бирелсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела . Мәсәлән: 1) Бар булган һөнәрләрнең башы – укытучы. 2) Ул – тәҗрибәле белгеч . Хәбәр составында төрле көчәйткеч кисәкчәләр дә булырга мөмкин. Сызык бу очракта да куела. Мәсәлән: 1) Яз – яз инде ул . 2) Шигърият - үзе җыр ул.

Слайд 11

Дуслар, күзегезне саклагыз !

Слайд 12

Дәреслек белән эш 81 нче күнегү. (54 нче бит). Бирем: Кирәкле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тактада эш 10 нчы күнегү (Өстәмә эш җыентыгы) Кирәкле урыннарга ия белән хәбәр арасына сызык куеп язарга.

Слайд 13

Тест тикшерү Безне ң бабай бик юмарт. җөмләсендә хәбәр нинди төргә керә. А) Фигыл ь хәбәр Б) Сан хәбәр Ә) Исем хәбәр В) Сыйфат хәбәр 2. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. җөмләсенең баш кисәкләре... А) кадерләгән халык Б) халык кадерле Ә) телен кадерләгән В) халык кадерле булыр 3. Китап - бакча ул , андагы язулар – шул бакчаның гөлләре. җөмләсендә хәбәр - ... А ) парлы Б) кушма Ә) гади В ) тезмә

Слайд 14

4 . Кайсы җөмләдә сызык (–) куела? А) Су ( ) дөн ьяның иң кыйммәтле байлыгы. Ә) Без ( ) сигезенче сыйныф укучылары ( ) төрле югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәбез. Б) Дусты бүләк иткән китап аңа ( ) ягъни Маратка () бик ошады. В) Югарыда ( ) агач башларында () салават күпере күренә. 5 . Кайсы җөмләдә сызык (–) куелмый? А ) Тел ул () халыкның рухи дәвасы. Ә) Бу () минем өчен() бик кызыклы һөнәр булып тоелды. Б) Укытучы һөнәре () мактаулы һәм җаваплы һөнәр. В) Ялган сөйләү,гайбәт, саранлык, ялкаулык () тискәре сыйфатлар .

Слайд 16

Җаваплар 1- Ә 2- В 3- Ә 4- А 5- Ә

Слайд 17

Уйлан, фикер йөрт ! Башта мин җөмләнең баш кисәкләре турында болай уйлаган идем: ........... Хәзер болай уйлыйм: ...........................

Слайд 18

Өй эше “ Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә” темасына миниатюр инша язарга.

Слайд 19

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Слайд 20

Өйгә эш Дәреслектән 54нче биттәге сорауларга җавап бирергә. Якташ язучыбыз Э.Шәрифуллинаның 1әр шигырен сәнгат ь ле укырга әзерләнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок информатики в 3 классе "Множества. Отношения между множествами"

Открытый урок информатики в 3 классе "Множества. Отношения между множествами"...

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Открытый урок татарского языка

Тема:     Көз билгеләрен,яшелчәләне,җиләк-җимешләрне кабатлау. Максат: 1. Көз билгеләрен,яшелчәләр,җиләк-җимешләр турында...

открытый урок татарского языка 5 класс "Минем көндәлек режимым" ФГОС

Открытый урок данный в  рамках республиканского семинара " Преемственность дошкольного и общего образования в условиях реализации ФГОС НОО"...

Конспект урока русского языка в 5 классе. Тема: «Тире между подлежащим и сказуемым»

Цели  1.     Продолжить знакомить обучающихся с условиями постановки тире между подлежащим и сказуемым.2.     Развивать умение находить грамматическую осно...

урок татарского языка 8 класс

Урок татарского языка 8 класс для школ с родным языком обучения...

Технологическая карта урока. 5 класс. Тема "Тире между подлежащим и сказуемым"

Урок в 5 классе по теме "Тире между подлежащим и сказуемым"...