Педагогическое кредо. Областной конкурс "Учитель года - 2010".
материал по теме

Хуснетдинова Эльза Шамилевна

кредо

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_pedagogik_kredom.docx18.28 КБ

Предварительный просмотр:

                      МИНЕМ ПЕДАГОГИК КРЕДОМ.

                                                               Укытучы, кешегә җылы бирүче кояш

                                                              бул, кеше хисләрен үстерү өчен

                                                              уңдырышлы туфрак бул!

  Мәктәптә укыган вакытта ук инде үземнең укытучы булачагымны белә идем. Барлык фәннәрне дә тигез ярата идем. Нәтиҗәдә татар теленә мәхәббәтем җиңде. Һәм татар теле, һәм әдәбияты укытучысы булдым. Унсигез ел буе мәктәптә эшләгәнемне сизми дә калдым. Минем кечкенәдән ук укытучы булырга хыяллануым очраклы түгел, чөнки мин укытучылар гаиләсендә тәрбияләндем.

  Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш – килбәте, холык – фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне теләп, сагынып барсын.

  Татар теле дәресләрендә мин халык педагогикасына, матур әдәбиятка, туган телне үстерүгә зур әһәмият бирәм. Минем төп бурычым – укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропогандалау, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләү, татар дөньясының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышы белән якыннан һәм даими таныштырып бару.

  Мин төрле темаларга сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Аларда укучыларның әти – әниләре дә бик теләп катнаша.

  Мин үземнең укытучы булуым белән горурланам. Һәркөн минем күземә йөзләгән укучыларның күзе карый. Мин бу укучыларда Россиянең киләчәген күрәм. Ул киләчәктә мин дә яшәргә тиеш. Шуңа күрә аларның нинди кеше булып үсүләреннән ил язмышы гына түгел, минем дә язмышым бәйле.

  Ата – аналар миңа нәрсә белән дә чагыштырып булмаслык кыйммәтле нәрсәне – үзләренең балаларын ышаналар.

  Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет.

  Бәхетемә каршы, миңа яхшы коллективта эшләргә туры килде. Беренче көннәрдән үк мин коллегаларымның ярдәмчен икәнлеген тойдым. Миңа бишенче сыйныфны җитәкләргә бирделәр. Беренче кат класска дулкынланып кергәндә мин балаларның кызыксынудан ялкынланган күзләрен күрдем. Мин кабул итәрләрме дип куркынып калдым. Кабул иттеләр. Аларны укытып мин үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем. Алар белән бергә чын педагог дәрәҗәсенә җиттем. Мин аларны яраттым, аларның да мине яратуларын сиздем. Ул мине эшкә дәртләндерде. Миңа һәрвакыт яхшы класслар, яхшы укучылар туры килде.

   Минем максатым: үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү. Баланың үсеп буйга җитүе, тормышның яңара баруы бары тик мәктәптә яки гаиләдә генә булырга тиеш түгел, балада шәхес тәрбияләргә телибез икән, ул чагында баланың бөтен даирәсе балада шәхес тәрбияләүгә юнәлеш бирүче барлык кешеләр дә максатка юнәлтелгән тәрбия бирү мохитен тәшкил итәргә тиешләр.

  Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекләрне без – укытучылар – иң нык сизүчеләрдер дә әле. Төгәл фәннәрне яраткан бала киләчәктә программист, компьютер остасы булып китәргә мөмкин. Тел фәннәрен үз иткән егет – кызлардан менә дигән язучылар, галимнәр чыгуы бар. Мөгаллим балага кайсы юлдан китәргә кирәклеген дә, ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен акыллы киңәшләре белән ярдәм итә белергә тиеш. Һәр яктан үрнәк булуы сорала укытучының. Шул шартларда мөгаллим укучылары җәмгыятнең актив, алдынгы карашлы кешеләре булып үсәчәк. Миңа үз эшем бик ошый.

  Укытучы профессиясын сайлап мин ялгышмаганмын. Үз телемне яратам һәм укучыларым да үз телебезгә мәхәббәт уятырга тырышам. Шуңа күрә үз дәресләремдә төрле чаралар кулланам.

  Үзем дәресләрне төрләндереп укытырга, яңа технологияләр кулланырга тырышам. Яраткан эшемдә “Мәгариф” журналында басылган дәрес үрнәкләреннән теләп файдаланам.

  Биремнәр сайлаганда, дәрестә үзләштергән биремнәрне тирәнәйтү, актуальләштерәгә нигезләнгән иҗади эшләр башкарганда миңа компьютер ярдәмгә килә.

  Мин үзем Микрософт Повер Поинт программасыннан файдаланам. Язучылар иҗатына, милли төбәк компонентына кагылышлы язмаларны, биремнәрне түгәрәк эшләрендә дә кулланам.

  Уку процессы балага тормышка мәхәббәт, үзенең иҗади көченә ышаныч уятырга тиеш. Үз предметымны укыту дәверендә мин мәктәп тарихыннан, авыл тарихыннан мисаллар китерәм. Ана теле һәм әдәбияты үз халкыңның тарихын, аның традицияләрен, культурасын өйрәнергә уңай шартлар тудыра. Үз халкыңа ихтирам, мәхәббәт формалаштырырга ярдәм итә. Туган тел аша башка телләр турында да мәгълүмәт аласың. Үз телеңне белү – ул яшь буынны  традицияләр белән таныштыруның иң кыска юлы.

  Минем педагог кредом – таләпчәнлек. Башта үз – үзеңә таләпчән бул, аннан укучыларыңа.

  Минемчә, таләпчән укытучыны укучылар ничек хөрмәм итсәләр, ата – аналар да шулай ук хөрмәт итә. Укытучы өчен бу бик мөһим. Мин үз өстемдә даими эшлим. Китаптан беркайчан да аерылмыйм. Укучыларым арасында да китап яратучыларым да бик күп. Алар төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда актив катнаша.

  Әйе, укытучы заман белән бергә атларга тиеш – үз эшендә төрле чаралар, инновацияләр, алымнар кулланырга һәм үз материалын бик яхшы белергә тиеш. Ләкин барыннан да элек ул кеше булырга тиеш. Шулвакытта гына безнең йөрәкләребездә тынычлык, алдагы көнгә ышаныч һәм тормышка мәхәббәт уяныр.

  Чыгышымны Риза Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйм:

"... Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса – мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте- куәте булуы тагын да   артыграк тиештер…Мөгаллимнең алдында җыелып, тезелеп утырган балалар һәм никадәр кечкенә булсалар да  булсыннар, аларны тәрбия итәчәк гыйлем – кар бөртегенә караганда мең тапкыр җиңел түгелдер. Бәлки, тәрбия гыйлеме кебек бөек һәм изге бер фәннең кагыйдәләреннән хәбәрдар буларак, аңлылык белән хәрәкәт итүе зарур булыр».

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мое педагогическое кредо"

О себе, о выборе профессии педагога, о применяемых педагогических технологиях....

Мое педагогическое кредо.

     Как-то Николая Рериха спросили: «Как достичь совершенства?» Великий художник и философ ответил: «Совершенствуй себя, и все, что ты будешь делать, будет совершенным». У...

моё педагогическое кредо

педагогическое кредо...

Моё педагогическое кредо (из выступления на конкурсе Учитель года)

Данная статья опубликована в журнале Директор школы. №9 2005...

творческий конкурс педагогических работников «Личностный профессиональный потенциал» номинация: «Моё педагогическое кредо»

творческий конкурс педагогических работников«Личностный профессиональный потенциал»номинация:«Моё педагогическое кредо»...

Конкурсное эссе "Мое педагогическое кредо"_Учитель Года - 2014г.

Конкурсное эссе "Мое педагогическое кредо"_Учитель Года-2014г....