Укытучы – изге һөнәр иясе
статья по теме

Забирова Лилия Суфияровна

Укытучы – изге һөнәр иясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uchitel_sochinenie.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

                           ИНША

        Укытучы – изге һөнәр иясе

                                                               

                                                     Иң   бәхетле кеше кем дип сорасалар,

Әйтер идем сүзләремне телгә төреп.

Ул – укытучы, елмайганда каршысында

Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп.

       Укытучы һөнәре гомер – гомергә мактаулы һәм шул ук вакытында авыр хезмәтләрдән саналды. Үзеңнең тәҗрибәңне әле мөстәкыйль тормышка аяк басып кына килүче яшьләргә тапшыра белү – ул талант.

       Укытучылар икенче әниләр дип бик еш әйтәләр. Бу исә нәкъ минем хакта әйтелгән кебек! Әнием минем егерме еллык стажлы укытучы, ул рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.                                                                                                          

       Белем алу гына түгел, ә дөньяга карашыбызны формалаштыру да укытучылар йогынтысында башкарыла. Без аларга үзебезнең проблемаларыбыз белән мөрәҗәгать итәргә, шатлыкларыбызны уртаклашырга, уңышсызлыкларыбызга зарланырга, алардан ярдәм сорарга мөмкинбез... Мин еш кына бар яктан камил укытучы нинди булырга тиешлеге хакында уйланам. Шул уңайдан үземнем фикерләрем белән дә уртаклашасым килә. Минем уйлавымча, укытучының төп сыйфаты булып аның укучыларны аңлавы, түземлелек, һәм ничек кенә гаҗәп тоелмасын, иҗаты тора. Чөнки укытычы һөнәре рәссам, язучы һәм башка һөнәрләр кебек үк иҗади санала. Миңа укытучы булу иң авыр хезмәтләрнең берседер кебек тоела, чөнки бу очракта бер кеше үзендә психолог, фәнни хезмәткәр, актёр оста сөйләүче һәм башка бик күп һөнәрләргә хас сыйфатларны берләштерә.Җаваплылык искиткеч зур: укытучының хатасы, әйтик, табибныкы дәрәҗәсендә үк сизелмәскә дә, әмма көтелмәгән күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.                                                                                                                                                                                      

    Мин укытучыларыма теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә алуыма сөенәм. Уку материалымда берәр нәрсә аңлашылмаса да, уку программасыннан тыш кайбер нәрсәләр кызыксындырса да, шәхси тормышымда авырлыклар булса да, киңәш – ярдәм кирәк булса да, мин алар янына ашыгам. Минем уйлавымча, әлеге һөнәр ияләре бер үк вакытта укытучы да, өлкән дус та булырга тиеш.

       Моңардан тыш, миңа калса, тел һәм әдәбият укытучысы – аерым бер һөнәр иясе һәм ул башка фән укытучыларыннан нык аерыла. Әдәбият, иң элек, тормышны өйрәтә, дөньяга карашны формалаштыра, уйланырга мәҗбүр итә. Без үзебез укыган әсәрләргә карата үз фикеребезне әйтәбез: фикер йөртү, үзеңне әдәби әсәр геройлары урынына куеп карау, яки, киресенчә, үзеңне язучы итеп күз алдына китерү, күңелеңдә геройлар тудыру – бик кызыклы күренеш.

       Мин үзем һәм сыйныфташларым безне тәрбияләргә һәм үгет – нәсихәт бирергә укытучыларга ничек авыр булуын аңлыйбыз. Әмма бернинди авырлыкларга карамастан, алар үз хезмәтләрен намус, горурлык белән башкаралар. Моның өчен без аларга бик рәхмәтлебез.

       Бүгенге заманда укытучы иң кирәкле һәм шул ук вакытта иң четерекле һөнәрләрнең берсе. Минем уйлавымча, укытучы һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә ул. Чөнки укытучы һәр балага бу катлаулы тормышта үз – үзен табарга ярдәм итү теләге белән яна. Укытучы акыллы, мәрхәмәтле, таләпчән һәм балалар күңелен аңлый белә торган булырга тиеш дип саныйм...

       Яраткан мәктәбемдә шундый сыйфатларга ия укытучыларның күп булуына сөенеп, горурланып яшим мин.

       Чын укытучы булу – ул талант. Укытучы үз тәҗрибәсен, белемнәрен балаларга тапшырырга тиеш. Укытучыларга исә укучылары ирешкән уңышларны күрү – бик күңелле. Укучыларының рәхмәте исә укытучылар өчен иң зур бәхет.

       Без еш кына укытучыларны тәнкыйтьләргә яратабыз, әмма тәнкыйтьне һәрвыкытта үзеңнән башларга кирәк. Укытучы нинди булырга тиеш дигән уйлануларым мине укучы үзе нинди булырга тиеш дигән сорауларга этәрә. Чөнки әлегә безнең төп эшебез уку бит. Минем әлеге эшем дә, ягъни укуымда алдынгы буласым килә.

Хәйруллина Ксения (9 сыйныф)

                         

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Бакый Урманче – күпкырлы талант иясе

Бакый Урманче-күпкырлы талан иясе .Класстан тыш чара...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...

Инша Укытучы- иң изге,иң кирәкле һөнәр иясе.

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк....