Бәхетле очрак (Мәктәптә Тукай көннәрен бәйрәм итү өчен әзерләнгән конкурс-викторина)
классный час (10 класс) по теме

Гильманов Дамир Шарифзянович

Мәктәптә Тукай көннәрен бәйрәм итү өчен әзерләнгән конкурс-викторина.

Скачать:


Предварительный просмотр:

     

Бәхетле очрак

(Мәктәптә Тукай көннәрен бәйрәм итү өчен

әзерләнгән конкурс-викторина)

                                                         

Сценарийның авторы: Казан шәһәре Яңа Савин районы 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм                                                

                                                                    әдәбияты укытучысы Гыйльманов Д.Ш.

                                             

                     

                               

Казан

2012

Залга Г.Тукайга багышлап чыгарлыган газета, «Тукай эзләре буйлап» исемле фотостенд, шагыйрьнең портреты, бөек шәхесләрнең Г.Тукай турында әйткән фикерләре  плакатларга язып эленә. Китаплар күргәзмәсе оештырыла.

«Бәхетле очрак» уенының - «алтын дага» һәм ат рәсемнәре урнаштырыла.

Магнитофон язмасында «Туган тел» җыры яңгырый.

Бәйрәмне татар теле һәм әдәбият укытучысы башлап җибәрә.

Укытучы. Менә ямьле яз айлары җитте. Апрель аның нәкъ уртасы. Тукаебызның китергән мәрхәмәтле ай.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә.

Тукай иҗатының магнит кебек халыкны үзенә тартып тору көче нидән гыйбарәт соң? Минемчә, аны тудырган һәм сөйгән бөек халкында, туган төбәгендә, җирлегендә. Көмеш кыңгырау кебек яңгыраулы, саф чишмә суларын хәтерләтеп челтерәп ага торган, иң мөкатдәс, иң газиз, иң матур аһәнле, шигҺриятле туган телендә. Аның яшәеше, көнкүреше, кайгысы, шатлыгы сөйгән халкы белән бер җепкә бәйләнгән. Бу тылсымлы бергәләк, бәйләнеш мәңге-мәңге өзеләчәк түгел. Тукай үз җирлегендә дан казанган, гомеренең соңгы сулышына чаклы халкына хезмәт иткән даһи кеше.

Күз ачып йомган арада яшәп калган кыска гомерендә дә даһи. Тукай үз халкына күңел байлыгын берничә гасырга җитәрлек итеп язып калдырган. Аның егерменче гасыр башында язган әсәрләре бүген дә бик актуаль, гүя шагыйрь үлмәгән, тормышыбызның бүгенге күңелсезлекләрен күреп, шуларга йөрәге әрнеп иҗат итә кебек.

Йөрәкләргә үтеп керә торган әсәрләре белән Тукай үзенә үлемсезлек яулап алды. Милли әдәбиятыбыз дөньясына халык җәүһәрләренең бөтен матурлыгын, кабатланмас сихри моңнарын үзенчә, Тукайча алып килгән бу шәхес – үзе бер батырлык үрнәге булып тора. Кече яшьтән үк ятим калып, кагылып, сугылып, шул ук вакытта халык авыз иҗатын бөтен нечкәлекләре белән йөрәгенә сеңдереп үскән моңлы Апуш, кыска гына гомер эчендә госырлар буенча халык күңелендә мәңге яшь килеш саклана торган бөек Тукай булып яши.

Татар әдәбияты дөньясында аның иҗатын бөтен нечкәлекләре белән йөрәге аша үткәрә алган һәм аны үзенең тормыш кагыйдәсе итеп кабул иткән шәхесләребез бик күп безнең. Бу бернинди дәлилләр белән дә кире кагылмый торган чынбарлык киләчәк буыннарга да үзенең татарлыгын саклап калырга ярдәм итәчәк. Ә бүгенге көндә ул үзенең «Туган тел» җыры белән безнең күңелләребезгә килеп керә. «Су анасы», «Кәҗә белән сарык», »Шүрәле» һәм башка әкиятләрнең геройлары булып мәдәният йортының сәхнәләреннән безгә эндәшә. Бөек шагыйрь турында менә инде ничәмә-ничә буын әдәбият әһелләре җырлар, шигырьләр, романнар, фәнни хезмәтләр иҗат итәләр. Әдәбиятта Тукай образын тудыруга багышланган әсәрләрнең арта баруы Тукай мирасы, аның тормышы белән кызыксынуның артуы турында сөйли.

Тукайдан соң күп сулар акты, еллар үтте. Илебездә төрле үзгәрешләр булды. Әмма Тукайга булган мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә. Аның иҗаты һаман да дулкынландыра, уйландыра, дәрт бирә, яшәүгә ямь, күңелгә рухи азык өсти.

Магнитофон язмасында «Тукай маршы» (З.Яруллин көе) яңгырый, командалар сәхнәгә чыга.

Укучылар Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» (Җ.Фәйзи көе) җырын башкара. Алып баручы алга чыга, командалар һәм жюри белән таныштыра. Канкурсны башлыйбыз. Уенның беренче бүлеге «Барысы да аның турында» дип атала.

Командаларга сораулар бирелә (чиратлап). Җаваплар бер минут эчендә бирелергә тиеш. Кайсы команда сорауларга күбрәк җавап бирә, шул җиңүче.

I командага сораулар

     1. Г.Тукай кайчан туган? (1886-нчы ел, 26-нчы апрель)

     2. Әтисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф.)

     3. Әтисе үлгәч, Г.Тукайның әнисе кайсы авыл кешесенә кабат кияүгә чыга? (Сасна авылы кешесенә.)

     4. Әнисе кияүгә киткәндә, Габдулланы асрамага алган карчыкның исеме? (Шәрифә.)

     5. Анасы үлгәч, Габдулланы карарга кемнәр ала? (Зиннәтулла бабасы.)

     6. Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән? (Өчиле.)

     7. Габдулланы печән базарыннан кемнәр үзләренә уллыкка алалар? (Яңа Бистәдә яшәүче һөнәрче Мөһәммәтвәли һәм аның хатыны Газизә.)

     8. Габдулла Казаннан кабат кайсы авылга кайта? (Өчилегә.)

     9. Өчиледән соң кемнәр гаиләсенә эләгә? (Сәгъди абзыйлар.)

     10. Сәгъди абзый кайсы авыл кешесе? (Кырлай авылы кешесе.)

II командага сораулар

  1. Тукай кайда торган? (Кушлавыч авылында.)
  2.  Әнисенең исеме? (Мәмдүдә.)
  3. Казанга килгәндә Г.Тукайга ничә яшь була? (21.)
  4. Тукайның беренче мәртәбә укый башлавы кайсы авылда була? (Кырлайда.)
  5. Габдулланың Җаекта белем алган мәдрәсәсе? («Мотыйгия».)

     6. Тукайның »Мотыйгия» мәдрәсәсендәге беренче укытучысы? (Мотыйгулла хәзрәт.)

     7. Уральск шәһәрендә Тукай башта кемнәрдә тора? (Бертуган апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госмановларда.)

     8. Уральскийда Габдулланы рус классында укыткан укытучы кем? (Әхмәтша учитель.)

     9. Г.Тукайның Кольңовтан тәрҗемә ителгән тәүге шигьри тәҗрибәсе. (»Мужик йокысы»)

     10. Тукай Казанның кайсы шифаханәсендә вафат була? (»Клячкин» шафаханәсендә.)

Җаваплар алынып беткәч, жюрига сүз бирелә.Укучылар башкаруында «Бала белән күбәләк» (Г.Тукай сүзләре, З.Хабибуллин музыкасы) җыры яңгырый.

     Уенның икенче бүлеге «Шагыйрьнең иҗат юлы» дип атала.

I командага сораулар.

      1. «Бу минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным» дип Тукай нинди авыл турында яза? (Кырлай.)

     2. Шигырьне яттан дәвам ит:

     - Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

     (Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!»

     3. Бу юллар нинди әсәрдән:

     «И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш

     Эш агачы һәрвакытта бик юмарт – китерер җимеш». («Эшкә өндәү».)

     4. Беренче татар хатын-кыз артисткасына багышланган шигырендә төшереп калдырган фамилияне әйтергә:

     «Күр, ничек иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула; һәр күңелләр нурланадыр, чыкса… (Гыйззатуллина.)

     5. Тукай язган нинди әкиятләрне беләсез? («Шүрәле», «Су анасы», «Алтын әтәч»…)

     6. «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасындагы көрәшче пәһлеван. (Карахмәт.)

     7. «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип, шагыйрь ул,…» - ди Тукай. Аның бу сүзләре нинди әсәреннән алынган? («Халык әдәбияты».)

II командага сораулар

     1. Тукайның Кырлай истәлекләренә багышланган иң гүзәл әсәрләреннән берсе («Шүрәле».)

     2. Шигырьне дәвам ит:

     «Яшьлегеңдә күп тырышсаң…

     Эшкә бирсәң чын күңел,

     Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел».)

     3. Бу юллар нинди әсәрдән:

     «Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;

     Озак тормас, килер ак тунлы кыш та?» («Көз»).

     4. Тукай беренче татар большевигы Хөсәен Ямашевны кояшка тиңләп нинди шигырен язды? («Хөрмәтле Хөсәен ядкаре».)

     5. Тукай сүзләренә нинди җырларны беләсез? («Туган тел», (халык көе), «Карлыгач», »Бала белән күбәләк», «Пар ат», (З.Хәбибуллин) «Тәфтилләү» (халык көе), «Бәйрәм бүген» (Җ.Фәйзи музыкасы).

     6. Түбәндә китерелгән өзек шагыйрьнең кайсы әсәреннән алынган?

     «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр. («Исемдә калганнар».)

     7. 1910-нчы елда Тукайның милли мәктәпләр өчен дәреслек-кулланмасы? («Мәктәптә милли әдәбият дәресләре».)

Сорауларга җаваплар алынып беткәч, «Пар ат» (З.Хәбибуллин көе) җыры башкарыла.

Конкурсның III бүлеге «Имтихан тапшырабыз» дип атала.

Командирлар ромашка чәчәгеннән таҗлар өзеп алалар һәм анда язылган сорауларга җавап бирәләр. Ромашкада биш таҗ, шуларның берсе – «бәхетле очрак» - бүләк. Командалар икешәр сорауга җавап бирәләр.

     1. Кайсы татар композиторы Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» дигән сатирик әсәре буенча «Кисекбаш» балетын иҗат итә? (Р.Гобәйдуллин.)

     2. Яңа Кырлай авылында Тукай музее бинасы кем проекты буенча төзелгән? (Художник-скульптор Бакый Урманче проекты.)

     3. Түбәндәге шигырь юлларын кем язган?

     Телсез идек, Тукай безне телле итте,

     Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

     Күгебездә балкып торган йолдыз булып

     Кара төндә өстебезгә энҗе сипте. (С.Кудаш «Тукай».)

     4. «Алтын тарак», «Су анасы» балетларының авторы кем? (Әнвәр Бакиров.)

     Кызлар башкаруында татар халык биюе «Чабата».

       IV бүлек башлануны хәбәр итеп музыка яңгырый.

Сәхнәгә китапханә мөдире чыга, ул укучыларны Тукайның китаплары белән таныштыра һәм командаларга әзерләнеп килгән сорауларын җиткерә.

Тукай Крылов мәсәләләрен татарчага тәрҗемә иткән. Мин һәр командага иң кыска мәсәләләрнең берсен укый башлыйм, сезгә тәмамларга кирәк.

I командага «Ташбака илә Куян» (V том, 147 бит.)

II командага «Аккош, чуртан һәм кысла» (V том, 210 бит.)

     I командага бирем. Фәлсәфи сүзләрне дәвам итәргә:

«Җәүһәр җирдә ятмый», - дигән булалар, чынлыкта… (ул үзе җирдән чыга.)

«Үлемгә каршы дәва юк», - дигән булалар, чынлыкта… (терек тору үлемгә каршы иң яхшы дәва.)

Канәгать – үз хәзинәң, - дигән булалар,… (сата башласаң, бер тиенгә дә алучы булмагач, мин аның хәзинәлеге белән нишлим?)

«Сабыр төбе сары алтын», - дигән булалар,… (сабыр төбеннән сары алтын түгел, сары бәрәңге дә чыкмый әле.)

«Сүзнең көмеш булса, тик торуын алтын», - дигән булалар… (алай булса, телсез һәммәсе миллионер булып беткән булыр иде.)

        (Г.Тукай, Әсәрләрү IV–V томнар, К., 1985ү)

        II командага бирем. Әйтемнәрне дәвам итегез.

Карама кешенең күзенә, … (кара сүзенә.)

Татар болай һич аңламас,… (төртеп күрсәтмәсәң күзенә).

Көяз туңмас - … (калтырар).

Татар башы һәрвакыт… (кояш кебек ялтырыр).

Ике чабата – бер кием, ике шалкан - … (бер тиен).

Җаваплар алынып беткәч, жюрига сүз бирелә. Укучылар Госман Бакиров тарафыннан эшкәртелгән «Таз» скетчын сәхнәләштерәләр.

        Конкурсның бишенче бүлеге «Тагы, тагы, тагы да» дип атала.

I командага сораулар

        1. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайчан бирелә башлый? (1958-нче елдан.)

        2. Тукайның бюстын ижат иткән татар скульпторы? (Бакый Урманче).

        3. Г.Тукайга Кушлавычта куелган һәйкәлнең авторы кем? (Скульптор И.Новоселов, 1955.)

        «Татар шигыре мәйданында Тукаев иң гали ноктада тора», - дип кайсы язучы әйткән? (1910 елда Г.Ибраһимов.)

        Бәләкәй Габдулланың күңелендә «ап-ак саф фәрештә» булып сакланган апасы? (Саҗидә.)

        6. Уральскийда Тукай эшләгән типография? («Уралең»)

        7. Казанда Тукай яшәгән кунакханә. («Болгар» номерларында яши).

        8. Габдулланың солдатка каралган авылы? (Кушлавыч.)

        9. 1908 елның беренче августыннан башлап7 Г.Тукай һәм Г.Камал нинди журнал чыгаралар. («Яшен».)

        10. «Тукай маршы»ның авторы. (З.Яруллин.)

II командага сораулар

        1. Рус шагыйрьләреннән кемнәрне Тукай үзенең остазлары итеп таныды? (Пушкин һәм Лермонтовны.)

        2. 1912 елның язында Тукай Троиңк ягына кымыз эчәргә барганда кайсы шәһәрдә туктала? (Уфа.)

        3. «Тукай» симфоник поэмасының авторы. (М.Мозаффарова.)

        4. 1913 елда. Романовларның өч еллык бәйрәме уңае белән, Тукай нинди ироник шигырен язды? («Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре».)

        5. Г.Тукай Кушлавыч авылына солдатка каралырга кайткач, кемнәрдә туктала? (Ситдыйк абзыйларда.)

        6. Казанда Габдулла Тукай, Фәтих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев һ.б. демократик яшьләр катнашында нинди газета чыга? («Әл-Ислах», «Реформа».)

        7. 1912 елның язында, кымызга барышлый, кыска гына вакыт Уфада булганнан соң, Тукай кайсы шәһәргә китә? (Петербургка.)

        8. Тукай һәйкәлен иҗат итүче татар скульпторы. (Сари Ахун.)

        9. «Кырлай» симфоник әсәрен кем язган? (Нәҗип Җиһанов.)

        10. «Шүрәле» балетының авторы. (Фәрит Яруллин.)

        Сорауларга җаваплар алынып беткәч, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр Г.Тукайның «Шагыйрь», «Туган авыл», «Туган илемә» шигырьләрен яттан укыйлар. Ә бу вакытта жюри әгъзалары уен буенча йомгак ясыйлар. Соңыннан сүз аларга бирелә, җиңүче команда әйтелә, истәлекле бүләкләр тапшырыла.

        Кичә чәй өстәле артында тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәхетле очрак

"Бәхетле очрак" уены укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбият фәненә карата аңлы караш булдырыга, тел культурасын үстерергә ярдәм итәр...

игра "Бәхетле очрак"

Это внеклассное мероприятие для проведения с учащимися 6 классов в неделе биологии.  Эта игра была разработана на основе телевезионной игры "Счастливый случай". Есть вопросы как и школьного матер...

Өчпочмак темасы буенча "Бәхетле очрак". уен- дәрес

Темаларны үзләштерүне уен- дәрес формасында төрләндерергә мөмкин....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Уен дрес "Бәхетле очрак" 5 кл

1.”Унарлы вакланмалар” темасы буенча  укучыларның күнегүләр   эшләүдән  күнекмәләрен, белемнәрен үзләштерү, тикшерү....

"Бәхетле очрак" уены

Игра "Счастливый случай" для учащихся 5-ого класса....

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....