7 нче сыйныфта лингвистик хоккей.
методическая разработка (7 класс) по теме

Мөкминова Әлфия Дамировна

7 нче сыйныфларның татар группаларында саннар темасын кабатлау өчен үткәрелгән уен формасындагы дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_nche_syynyfta_lingvistik_hokkey.docx21.61 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче классларда үткәрелгән лингвистик хоккей (татар группалары)

Тема: Саннарны кабатлау

(лингвистик хоккей уены).

Максат: Укучыларның «сан» темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү, фикерләү сәләтен һәм активлыкны үстерү; үзара дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштереп кабатлау..

Метод: әңгәмә.

Җиһазлау:  кроссворд,  “Күмәк  көч  тау  күтәрә”, “Куркак хоккей уйнамый” дигән сүзләр язылган       плакатлар,  карточкалар, җиңүчеләргә призлар, мультимедиа.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

II.        Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы сүзе:

- Укучылар, без бүген сүз төркемнәреннән саннарны өйрәнүгә йомгак ясыйбыз. Аны без уен формасында уздырабыз һәм «Лингвистик хоккей» дип атарбыз.Спортның бер төре булган хоккей уены барыгызга да билгеле. Хоккей уйнаганда көч-куәт, осталык, җитезлек, белем кирәк. Әлбәттә, хоккей уенында бер команда җиңә һәм тиешле бүләкне дә ала. Менә сезгә дә бүген бу бүләкләрне яулап алырга кирәк. Әнә алар җиңүчеләрне көтеп торалар. Уенда,гадәттәгечә, 2 команда катнаша. Аларның исемнәре һәм капкачылары була.(Сыйныфтагы укучылар 2 командага бүленәләр, капитан һәм исем сайлыйлар.) Уенда һәркемгә актив катнашырга, сорауларга тулы һәм дөрес җавап бирергә кирәк. Барлык сораулар да саннарга бәйләнгән. Сүз комментаторга бирелә.

Комментатор: Барыгызның да игътибарына!  Бүген 7 сыйныфта
«Лингвистик хоккей»уздырыла.«Зирәкләр»һәм «Тапкырлар»командалары ярышачак. (Команда членнары торып басалар һәм бер-берсен сәламлиләр.)

Укытучы:

1) Хөрмәтле командалар! Хәзер мин сезгә аерым җөмләләр укыйм. Сез бу җөмләдән саннарны табарсыз һәм төркемчәсен билгеләрсез. Җавапларны язып бирерсез.

1. 9 000 000 кешедә кесә телефоны бар.

 2. 50 укучыга 1 компьютер туры килә.

3.Безнең шәһәрдә 35ләп балалар бакчасы бар.

4.1939 нчы елның көзеннән мәктәпләргә яңа алфавит – кириллица кертелә башлый.

5. Районыбызда 27ләп китапханә эшләп килә.

2) Өй эшләре тикшерелә. (Өйдә, саннар кертеп, кызыклы хикәя төзеп килергә бирелгән иде.)

3) Саннар кергән шигырьләр уку(һәр команда 2 номер).

4) Капитаннар ярышы. Карточкаларда сораулар язылган.

Нинди сүз төркеме сан дип атала?

Сан белән ачыкланган исем ничек дип атала?

Саннар, мәгънәләренә карап,ничә төркемчәгә бүленә һәм алар ниндиләр?

Ясалышлары буенча саннар ниндиләр була?

Сан җөмләдә күбрәк нинди җөмлә кисәге булып килә?

•        «7 көн»дигәнне нинди синоним белән алыштырырга була?

Команда членнарына эш:

Биткә язылган саннарны сүзләр белән дөрес итеп язарга.

1 команда.        2 команда.

16         28

  1050                            2060

3-4         5-6

994        986

5) Слайдтагы шигырь юлларын уку.

Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән.

Тирә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.

Меҗң ел элек кемдер монда

Җир казыган, тир тамызган.

Һәм беренче кат имәннең

Яшәү иртәсен кабызган.

             (М. Җәлил “Имән”)

Командалар саннарга морфологик анализ ясыйлар һәм алмашып тикшерәләр. Слайдтагы җаваплар белән чагыштыралар.

6) Командаларның бер-берсенә «Һөҗүме». Саннар кергән мәкальләр әйтешү. (Кайсы команда тизрәк һәм күбрәк әйтә).

7) Комментатор. Хәзер капкачыларга «Һөҗүм» башлана.Аларга бик кыенга туры килер.Әйдәгез, карыйк әле, ничек сакланырлар икән? (1 нче команда   членнары   2 нче   команданың   капкачысына   саннар   кергэн табышмаклар әйтә һәм киресенчә.  Һәр капкачыга бишәр табышмак.)

 8) Конкурс-эстафета.

Кем саннар кергэн әсәр исемен күбрәк белә? Ш.Йомгаклау.

Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.Журналга билгеләр

куела.

IV.Өй эше.

Саннар белән ребус төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

статья "Хокку на уроках литературного чтения как способ понимания сути вещей"

Литературное чтение - это уникальный инструмент приобщения ученика к художественной и научно – популярной литературе. Чтение - это и то, чему обучают младших школьников; посредством чего их воспитываю...

Развитие навыков работы с текстом. Литературный хоккей

Презентация на тему "Развитие навыков работыс текстом. Литературный хоккей"...

Лингвистика. Презентация.

Изучение разделов лингвистики можно проводить с помощью составления ассоциативных схем образов....

"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ

"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ...

сатья "Лингвистика как база методики обучения языкам в аспекте межкультурной коммуникации"

Статья    Язык - единственное средство, способное помочь нам проникнуть в скрытую от нас сферу ментальное, ибо он определяет способ членения мира в той или иной культуре. Он рассказывае...

конспект урока по теме "Словообразование как раздел лингвистики. Основные способы словообразования"

Цели урока:познавательные :·        формировать представление о словообразовании как разделе лингвистики, о различиях морфемики и словообразования;·...

В хоккей играют настоящие мужчины (Хоккей с шайбой)

                Содержание: 1.    История развития хоккея с шайбой2.   Основные правила хоккея с шайбой 3.   Поль...