6 нчы сыйныфлар өчен тест.
тест (6 класс) на тему

Мөкминова Әлфия Дамировна

6 нчы сыйныфларның татар группалары өчен 1 нче чирекне йомгаклау контроль эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_klass_test._1_chirek.docx16.38 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфның татар группалары өчен 1 нче чирекне йомгаклау контроль эше. (Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина дәреслеге буенча)

1 нче өлеш.

А-1. Татар телендә мөстәкыйль сүз төркемнәренең саны.

а) 5

б) 7

в) 8

г) 9

А-2. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә төре бар?

а) 2

б) 3

в) 4

г) 6

А-3. Исем нәрсә белдерә?

а) предметның билгесен

б) эш яки хәлнең билгесен

в) предмет яки затны

г) предметның санын, исәбен

А-4. –дан/ -дән,-тан/-тән, -нан/-нән нинди кушымчалар?

а) килеш;

б) тартым;

в) күплек сан.

А-5. Кушма исемне билгеләгез.

а) химфак;

б) бала-чага;

в) озынборын;

г) күбәләк

А-6. –таш/-тәш, -даш/-дәш нинди кушымчалар?

а) килеш;

б) тартым;

в) исем ясагыч;

г) күплек сан.

А-7. Бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булган исемнәр.

а) уртаклык исемнәр;

б) ялгызак исемнәр.

А-8. Исемнәр җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып киләләр?

а) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл;

б) ия, хәбәр;

в) ия, тәмамлык;

г) ия, хәл.

А-9. Иягә нинди билге хас түгел?

а) ия янында бәйлекләр, бәйлек сүзләр килергә мөмкин;

б) ия составында күплек, тартым кушымчалары була;

в) баш килештә генә килә.

А-10. Ясалышы ягыннан исемнәр ничә төрле булалар?

а) 3;

б) 4;

в) 5;

г) 6.

2 нче өлеш.

Казанда Арча кыры дигән борынгы  урамны беләсезме? 2. Шул урамда, Культура һәм ял паркы турысында, бер мәһабәт бина бар. 3. Заманында анда Духовная академия булган, безнең заманда – мәктәп. 4.Бинаның өске катларында кеше тормый, анда аудиторияләр, клуб, китапханә, спорт залы. 5.Түбәндә, подвалда, җыештыручылар, мич ягучылар, шоферлар, тагын әллә кемнәр тора. 6.Мин менә шул подвалда үскәнмен. 7.Әткәй – мич ягучы, әнкәй – идәннәр себерүче. 8.Мин үзебездән ерак түгел унсигезенче татар мәктәбендә укыдым... (Г. Әпсәләмов)

В-1. Өзектән ялгызак исемнәрне язып алыгыз.

В-2. Тартым белән төрләнгән исемле җөмләләрне күрсәтегез.

В-3. Урын – вакыт килешендәге исемнәр булган җөмләләрне күрсәтегез.

В-4. Күплек сандагы исемнәр булган җөмләләрне күрсәтегез.

В-5. Сүз ясагыч кушымчалы исемнәр булган җөмләләрне күрсәтегез.

В-6. Төшем килешендәге исем булган җөмләне күрсәтегез.

В-7. Иялек килешендәге исем булган җөмләне күрсәтегез.

В-8. Исем хәл булып килгән җөмләләрне үсә бару тәртибендә күрсәтегез.

3 нче өлеш.( С)

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Г. Тукай язган шигырьнең төп фикере исеменә үк чыгарылган: эш беткәч, уйнарга ярый.

Ни өчен болай дип әйтәләр? Үзегезнең фикерегезне 4-5 җөмлә белән белдерегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.

8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты....

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты...

5-6 нчы сыйныфлар өчен тест

5-6 нчы сыйныфлар өчен тест. Тест бердәм дәүләт тесты формасында төзелгән...

7нче сыйныфлар өчен тест

Бу тестны мин рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен ясадым...

И.Л.Литвинов дәреслеге буенча 1,2, 3, 4 нче сыйныфлар өчен тест материалы.

Әлеге тест материалы И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың 1-4 сыйныф  "Татар теле" дәреслекләре буенча төзелгән. Алар 1, 2, 3, 4 нче сыйныф рус төркемнәрендә укучыларның 1...

9 нчы сыйныфлар өчен тест

9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен арадаш аттестация материалы...