5 сыйныфның рус төркеме өчен ярыш дәрес.
материал (5 класс) по теме

Максат: 1. Татарстан темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрнең тирәнлеген, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү. 2. Укучыларның интелектуаль үсеш дәрәҗәсен үстерү. 3. Туган җиребезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. . Дәрес төре: дәрес-КВН Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне кабатлау һәм ныгыту Җиһазлау: ТР турында рәсемнәр, флагы, картасы, аудиокассета, китаплар, компьютер, сандык, рәсемнәр, презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon tugan_zhirem-tatarstan.ppt358 КБ
Microsoft Office document icon tugan_zhirem_-_tatarstan.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТУГАН ҖИРЕМ - ТАТАРСТАН

Слайд 2

1.Т А Т А Р 2.К А М А 3.В Я Т К А 4.Ф Л А Г 5.К А Р Т А 6.Б А Р С 7.Н Е Ф Т Ь 8.К А З А Н 9.Г И М Н

Слайд 3

ТАТАРСТАН

Слайд 4

САНДЫК ТӨБЕНДӘ НИЛӘР БАР?



Предварительный просмотр:

  1. Оештыру моменты.

Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине,Татарстан” җыры яңгырый.

        Исәнмесез, укучылар. Бүген без дәресебезне бик кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә тырышырбыз. Яңгыраган җырдан ишетелгәнчә, дәресебезенең темасы Татарстан турында булачак.сезенең белән өйрәнелгән сүзләрне, текстларны кабатларбыз, Татарстан турында белемнәребезне ныгытырбыз. Дәрестә ике командага бүленәбез. Команда булгач, ярыш була һәм анда җиңүчеләр дә була, дөрес җавап бирүчегә йолдызчык, җиңүчеләргә “5” ле билгесе. Кайсы команда күбрәк йолдыз алса, шул җиңүче. әйдәгез командалар белән танышып китик әле. (Командалар үзләренең исемнәрен, девизларын әйтәләр.)

Ярышны башлыйбыз, уңышлар сезгә!

  1. Алган белемнәрне ныгыту.

1 нче тур. Кроссворд чишү.

Кроссвордны дөрес чишсәгез, уртада безнең дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак:

1. Татарстанда яшәүче милләт.(татар)

2. Татарстандагы зур елгаларның берсе.(Кама)

3. Нократ елгасының хәзерге исеме.(Вятка)

4. ТРның дәүләт символы.(флаг)

5. Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема.(карта)

6. Гербта сурәтләнгән рәсем.(барс)

7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе.(нефть)

8. ТРның башкаласы.(Казан)

9. Көйгә салынган дәүләт символы.(гимн)

1.

т

2.

а

3.

т

4.

а

5.

р

6.

с

7

т

8.

а

9.

н

2 нче тур. “Кем күбрәк”.

“Татарстан” сүзенә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр уйлап язарга. (1 Минут вакыт бирелә.)

 

    3 нче тур. “Капитаннар ярышы”

1нче команда капитанына сораулар:

1. Татарстанның башкаласы.

2. Татарстан гербында сурәтләнгән хайван.

3. Татарстанда иң зур елга.

4. Иң борынгы шәһәрләрнең берсе.

5. Көзнең соңгы ае.

6. Бал яратучы хайван.

7. Ул кыш көне ява.

8. КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәhәр.

9."Шүрәле" әкиятен кем язган?

10.Төрки халыкларда яңа ел бәйрәме.

2 нче команда капитанына сораулар:

1. Татарстан флагының төсләре.

2. Республиканың төп табигый байлыгы.

3. Нефтьчеләр шәһәре.

4. Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган бәйрәм.

5.Кышның беренче ае.

6. Озын колаклы куркак җәнлек.

7. Яңа уку елы кайчан башлана?

8. Татарстанның нинди шәhәрендә сәгатьләр чыгарыла?

9. "Су анасы" әкиятен кем язган?

10. Нәүрүз бәйрәме кайчан үткәрелә?

III. Ял сәгате.   Музыкаль тәнәфес “Яратыгыз”

4 нче тур: "Сандыктагы хикмәтләр"

Алдагы уеныбызга бераз гына аңлатма биреп китәм. Бизәлгән сандык төбендә "Татар халык ашлары" (чәкчәк, кыстыбый, бәлеш, гөбәдия, пәрәмәч), "Татар халкының милли киемнәре" (калфак, түбәтәй, читек, алъяпкыч, күлмәк). Һәp капитан үзенә туры килгән конверттан берәмләп pәceмнәpнe тартып чыгара. Һәp команда үз pәceмeн атый.

5 нче тур: “Мин тәрҗемәче”

 Казан Татарстанның башкаласы. Иң зур шәһәрләр – Казан һәм Чаллы. Чаллыда “ КамАЗ”  машиналары җитештерелә. Түбән Кама -  химиклар шәһәре.  Әлмәт – нефтьчеләр шәһәре. Алабуга – иң борынгы шәһәрләрнең берсе.

Татарстан бай һәм зур республика. Аның табигате төрле. Урманнарында пошилар, аюлар, бүреләр бар. Кырларында бодай, арпа, арыш, борчак, карабодай үсә.

Татарстанда 1 миллионнан артык кеше яши. Татарстан республикасының беренче президенты - Минтимер Шәймиев.

6 нчы  тур: "Кем? Hәpcә?!" (блиц-сорау)

 Сорауга бер сүз белән җавап бирергә кирәк.

                         1 нче командага сораулар:

Әлмәт (шәhәр)

Габдулла Тукай (шагыйрь)

Ипи (ашамлык)

Карга (кош)

Сыер (хайван)

Чулман (елга)

Кыяр (яшелчә)

Айрат (малай)

 Алия (кыз)

 Җиде (сан)

2 нче командага сораулар:

Бөгелмә

Муса Җәлил

Бәлеш

Чыпчык

Песи  

Идел

Шалкан

Марат

Лилия

Унөч

                                                 Татарстан.         Ренат Харис.

                  Татар иле Татарстан,                                       Яшелле, аклы, кызыллы

                  Син яңадан калыктың,                                     Әләмең җилфердәсен -

                  Син – рухы, көче, намусы                                Әй, Казан ханлыгы улы,

                  Татар  дигән халыкның.                                   Тарихлы да, яшь тә син.

IV. Йомгаклау

Кадерле укучылар, килгән кунаклар! Менә шундый шигырь белән бүгенге уеныбызны йомгаклыйбыз. Хәзер, әйдәгез, һәp команда үзенең йолдызчыкларын санасын әле. Кайсы команданың йолдызчыклары күбрәк, димәк, шул командабыз җиңүче!

Кадерле укучылар! Сезгә уенда катнашуыгыз өчен бик зур pәхмәт! Бу уен сезнең белемле, зирәк, тапкыр булуыгызны күpсәттe. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим. Тагын да яхшырак укып, дәресләрдә, уеннарда актив катнашып безне сөендерегез!

        

1. Татарстан темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрнең тирәнлеген, укучыларның   белем дәрәҗәсен тикшерү;

                        2. Укучыларның интелектуаль үсеш дәрәҗәсен үстерү.

                        3. Туган җиребезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

.

уен-дәрес

ТР турында рәсемнәр, флагы, картасы, аудиокассета, китаплар,компьютер, сандык, рәсемнәр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова...

5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча 5нче сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы....

6 сыйныфның рус төркеме өчен, Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча, коммуникатив технологиягә нигезләнгән дәрес конспекты.

Татар әдәбиятына кертелгән "Татарстан - мөстәкыйль дәүләт" темасы буенча дәрес үткәргәндә бүлек буенча инде йөрәнелгән материал кабатлап ныгытыла. Яңа материал өйрәттерелми, ә тәкъдим ителә, чөнки тек...

10 сыйныфның рус төркеме өчен I яртыеллык ахырына татар теленнән контроль эшләр

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча укучы рус төркеме укучылары өчен татар теленнән контроль эшләр...

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...