Адаптацияләнгән текст
методическая разработка на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Әлеге язмада укучылар белән өстәмә эшләү өчен адаптацияләнгән текст бирелә. Ул “Татар халык бәйрәмнәре”нә карый. Әлеге материалны диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү максатында кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл adaptatsiyalngn_tekst-_milli_byrm-sabantuy.docx40.11 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият дәресләре өчен адаптацияләнгән текст

Татар  халкының  милли  бәйрәме—Сабан туе

       Сабан  туе-- элек-электән  татар  халкының  яраткан  бәйрәме.  Сабан  туе- язгы  эшләрне  төгелләү  бәйрәме.  Ул, гадәттә , июнь башында  үткәрелә.  Шимбә  көнне—авылларда, ә  якшәмбе  көнне  район  үзәкләрендә  була. 25 нче  июньнән  соң  Казанда  үтә.                  Сабан  туе  Идел  буенда  яшәгән  барлык  милләтләрнең  дә  уртак  бәйрәменә  әйләнде. Алар  татар  халкы  белән  бергә  рус, мари, удмурт,  башкорт  һәм башка  халыклар  да  катнаша. Бәйрәмне  үткәрү  өчен , тигез һәм  уңайлы  урын  сайлана. Бу  урын  мәйдан  дип  атала. Авыл  халкы  һәм  кунаклар. Мәйданга  бәйрәмчә  киенеп, кайсы  җәяү,кайсы  машина  белән  килә.

         Сабан  туенда  иң  зур  ярыш—көрәш. Татар  көрәшендә  сөлге  тотып  көрәшәләр. Һәр  көрәшче  көндәшенең  биленнән  сөлге  белән  урап  тота  һәм  аны  җиргә  егарга  тырыша.  Көрәшне  малайлар  башлап  җибәрәләр. Аннары  мәйданда, чиратлашып, яшьүсмерләр, егетләр, ирләр  көрәшә. Көндәшен  аркасынаган  кеше  җиңә. Көрәштә  батыр  калучыга  тәкә  һәм  кыйммәтле  бүләк  бирәләр.

           Сабантуйда  икенче  зур  ярыш—ат  чабышы. Атлар 5-8 километр  ераклыктан  мәйданга  чабып  керәләр. Иң  зур  бүләкләрнең  берсе  ат  чабышында  җиңүчегә  бирелә.  Иң  арттан  килгән  атның  хуҗасына  да  бүләк  бирәләр, муенына  яулыклар, тастымаллар. Сөлгеләр  бәйлиләр.

         Мәйданда  төрле  халык  уеннары  һәм  спорт  ярышлары  оештырыла:  шома  колгага  менеп, әтәя  алу; капчык  киеп  йөгерү; капчык  белән  сугышу; чүлмәк  вату; аяк  бәйләп  йөгерү; аркан тартышу  һәм  башка  кызыклы  уеннар. Йөгерү,  биеклеккә  сикерү, волейбол, тенис  буенча  спорт  ярышлары  да  үткәрелә. Мәйданда  артистлар  да  чыгыш  ясый:  бииләр ,җырлыйлар, нәфис  сүз  сөйлиләр.  Балалар  да  күңел  ачалар, төрле  уеннарда  катнашалар.

     

Сүзлек:             Төгәлләү—завершение;                  

                           көндәш—соперник;                        

                           егарга—повалить;                          

                           арка—спина;                                  

                           уртак—общий;

                           бил—поясница;

                           чиратлашып—по  очереди;

                           тәкә—баран;

                           тастымал—полотенце;

                           капчык—мешок;

                           муен—шея;                                  

                           аркан  тартышу—перетягивание каната;      

                           шома  колга—гладкий столб;                          

                         чүлмәк  вату—разбивание горшка;                  

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адаптация текста и разработка лексико-грамматических заданий по книге Даниеля Дефо "Робинзон Крузо"

Данная разработка лексико-грамматических упражнений предназначена для работы на уроках английского языка по внеклассному чтению учащихся 7-х классов школ с углубленным изучением иностранных языков....

Выступление на ШМО классных руководителей по теме" Особенности адаптации адаптация в 5 классе".

Выступление на ШМО классных руководителей по теме"Особенности адаптации в 5 классе"...

Влияние профессионального обучения на социальную адаптацию школьников на социальную адаптацию школьников с нарушением интеллекта.в

Выступление  на  методическом  объеденении  учителей  профессионально - трудового  обучения .  Для  специальной (коррекционной)  школы - интерната  VI...

Реализация учебного предмета « Технология организации текста и основы компьютерного делопроизводства» для социальной адаптации детей с ОВЗ.

В статье раскрываются причины введения данного предмета в коррекционной школе, цель исследования, методы работы с учащимися, основные задачи данного курса, опсывается какую роль играют здоровьесберега...

Родительское собрание «Трудности адаптации ребенка к обучению в 5 классе. Роль семьи и ее значение в адаптации школьников в связи с новым качеством обучения и возрастными особенностями».

Переход   из начального в среднее звено традиционно считается одной из наиболее педагогически сложных школьных проблем, а период адаптации в 5 классе – одним из труднейших периодов школьного...

ПРОГРАММА АДАПТАЦИИ И СОЦИАЛИЗАЦИИ ДЕТЕЙ-ИНВАЛИДОВ В УСЛОВИЯХ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ШКОЛЫ ПРОГРАММА АДАПТАЦИИ И СОЦИАЛИЗАЦИИ ДЕТЕЙ-ИНВАЛИДОВ В УСЛОВИЯХ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ШКОЛЫ

Проблема обучения детей-инвалидов в условиях массовой общеобразовательной школы - одна из актуальных проблем современного российского общества. Очень важным является решение вопросов, связанных с обес...

Текст. Структуры текста. Способы построения текста. Методы построения текста(индуктивный, дедуктивный методы)

На уроках родного русского языка (7 класс) изучается очень интересная тема о методах постоения текста...