Гаилә бәйрәменең эшкәртмәсе.
методическая разработка (6 класс) на тему

Фахрутдинова Миляуша Энверовна

Сыйныфта үткәрелә  торган гаилә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme.docx18.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :       Гаилә – гомер чишмәсе.

Максат : 1. Мәктәп һәм гаилә арасындагы элемтәләрне ныгыту;

                 2. Халкыбызның тарихын, рухи  байлыкларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүне дәвам итү;

                 3. Укучыларда  ата-аналарга  карата  ихтирамлы, ярдәмчел  булу, гаиләдә  тату  яшәргә омтылу  кебек  асыл сыйфатларны тәрбияләү.

Чараның барышы :

  1. Кереш.

(талгын  гына музыка уйный)

Рухың  төшсә, күңелеңә

Канат куючы кирәк.

Уй-хисеңне  карашыңнан

Аңлап  торучы кирәк.

Җаның  назга  сусаганда,

Назлап  сөюче  кирәк.

“Ашың бүген бигрәк тәмле

Пешкән”,- диюче  кирәк.

Киңәшерлек, гөрләшерлек

Синең  кеше  булсын ул.

Канатны  канатка  куеп,

Яшәр кешең  булсын  ул.

Бу заманда һәр кешегә  кайтып  егылырлык  җылы  учак, сыеныр  урын,  тыныч  почмак  кирәк. Гаилә- ул иң олы  таянычыбыз, иң  ышанычлы  сыеныр  урыныбыз.

“Тату  гаилә – бәхетле  гаилә”,- ди  халкыбыз. Нәрсә  соң  ул  гаилә?  Бер  социолог  аны   “җанга  шифалы  ял”  дигән, ә икенчесе  “психологик  сыену  урыны”.  Әйе,  кешенең  иң зур  бәхете – аның  гаиләсе.  Шуңа да БМО  Генераль  Ассамблеясенең  1993 елның  20  сентябре карары  нигезендә , 1994  елдан  башлап ел  саен “ 15  май – Халыкара гаилә  көне”  буларак  билгеләп  үтелә. Шушы  форсаттан  файдаланып, бездә сыйныфыбызда  гаилә  бәйрәмен үткәрергә булдык.

Һәр җәмгыятнең  нигезен  гаилә  тәшкил  итә. Гаиләләр  тату һәм  нык  булса, җәмгыятебез  дә  нык  булыр.

  1. Әти – әниләр  белән ярыш.
  1. Сәхнәдә  утырган  әти-әниләрне  ике  командага  бүләргә  тәкъдим  итәм.

( гаиләнең  исеме , девизы, җыры  сайлана)

  1 бирем.  Һәр  команданың  эмблемасы  сайлана. Эмблеманы ясарга. Аңлатырга.

2 бирем.  “ Безнең  йорт” (карточкадагы  сүзләрдән  йорт  төзергә)

Өйнең  беренче  тактасын  ясау  өчен ике әни  кирәк  булачак. Һәр  командадан  ике  әни  алдан  әзерләнгән тактага  кадаклар  кагалар. Кем  тизрәк?

2 нче кат

1 нче  кат

Нигез

Карточкадагы  сүзләрдән  түбәндәгечә йорт  төзелергә  тиеш:

Нигез: тату гилә, сәламәтлек, шәфкатьлелек;

  1нче кат :алдашмау, ярдәмчеллек, сүзеңдә тору;

  2нче кат :күңелле ял, яхшы уку,бердәмлек;

ялкаулыкны чыгарып атасы.

3 бирем. Гаилә тарихын һәм нәселне өйрәнү  белән махсус фән – генеалогия шөгыльләнә. Аның атамасы борынгы грек сүзеннән алынган,”шәҗәрә” мәгънәсен аңлата.

 Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, син аларның

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зиннданнарда интеккәнен.

Мин дә, күп вакыт балалар белән җиде буын бабаларыбызны белергә кирәклеге турында сөйләшәм. Ә безнең өлкәннәребез үз шәҗәрәләрен ничек беләләр икән? ( шәҗәрәләр төзү)

(Укучылар тарафыннан биремнәр саен концерт номерлары башкарыла).

-Менә хәзер без үзебезнең гаилә  агачын  төзедек.

4 бирем. Хәзер ике командага да педагогик ситуацияләрне чишәргә тәкъдим итәм.

  1. Ел азагын яхшы билгеләргә бетергәне өчен , 2 класста укучы баланы мактау йөзеннән, әти – әнисе аңа бүләк бирергә уйлады. Алар җәйге фотолар өчен альбом, уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бала елап җибәрде: “ Ләйләгә әниләре велосипед алганнар, миңа башка әйбер алырсыз дип уйлаган идем”,  - диде ул. Нишләргә?
  2. Малайны һәр хатасы  өчен почмакка бастырганнар. Бервакыт, бала, әнисенә: “ Тагын почмакка бастырсагыз, әбиләргә китәм. Мин сезнең белән яшәмим” , - дигән. Бу ситуациядә  нәрсә эшлисез?
  3. Гаиләдә кечкенә бала туа. 3 нче сыйныфта укучы уллары кинәт үзгәрә. Тик торганнан елый, ярсулы була башлый.

Бервакыт әнисе аңа кечкенә баланы карарга куша, ә ул:” Мин бала караучы түгел” , - ди. Әниләре аптырашта кала, аңа нишләргә?

  1. Бер гаилә атна азагында баланың уку нәтиҗәләрен карый. Әгәр нәтиҗәдә яхшы икән, бу – яхшы,  бала кесә акчасы  кебек  мактау  ала.  Әгәр  нәтиҗә  начар  икән,  эш  кушалар.  Нәтиҗәдә  бала  яхшы  укып  эштән  качарга  тырыша. Бу  дөресме?

5 бирем.  Бәйрәмнәр  күп  болай  да,

                   Ә  шулай  да, ә  шулай  да

                 Иң  шәп  бәйрәм- балачак!

( әти-әниләргә  балачакта  уйнаган  уеннарын  уйнап  күрсәтергә  тәкъдим  ителә)

6 бирем. Ил   терәге  ир-егетләр,  гаилә  терәге – әтиләр.

Гаиләдә  әти  төп  таяныч,  терәк  булып  тора. Бала  тәрбияләүдә  әтиләрнең  роле  зур.

Хәзер  әтиләргә  шундый  бирем:

  1. Әни  кибеткә  китте, кайтмый да, кайтмый. Бәләкәй  балагыз  елый да  елый.  Йоклыйсы  килә. Баланы  бишек  җыры  җырлап, йоклатырга  кирәк.

7 бирем. Кем  куллары  өйне, җирне  ямьли,

                  Изгелеге - үлчәү тапкысыз.

                  Ул,әлбәттә – яшәү  чыганагы,

                  Тормыш  яме,  әнкәй -  хатын-кыз.

  1. Әйе,  безнең  әниләребез  дөньядагы  иң  изге  кешеләр.

Шулай  ук  алар  бәллүр  бокал  кебек  тиз  уалучан  да  әле. Әтиләргә әниләрне  кәгазь  белән чорнап  куярга  кирәк. Кайсы  команда  әти-әниләре  тизрәк  һәм  матуррак  чорнап  бетерә?

8 бирем. Һәр  командага  кызыклы  күренеш  уйларга  кирәк.

  1. “Баланы  мәктәпкә озату” темасына.
  2. “Балам “2” ле  алган...”  темасына.

9 бирем.  Һәр  командага  концерт  номерлары  әзерләргә  вакыт  бирелә ( гаиләләр  чыгышы).

3.Йомгаклау.

Гаилә  бәхете  язгы  ташу  түгел,

Үзе  килми, юллар  ярмыйча.

Аның  өчен  бер җиң сызганып,

Көрәшергә  кирәк  армыйча.

Гаиләләрегезгә  исәнлек-саулык, тазалык- байлык  телим.

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Меняй себя - меняй мир" .

Помочь школьнику выпускного класса в формировании собственного мировоззрения....

Родительское собрание по профилактике суицидального поведения на тему: «Обратите на меня внимание! Поймите меня!»

Сценарий родительского собрания в рамках профилактики суицидального поведения учащихся....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Разработка урока по английскому языку в 8 классе по теме "Меняются времена, меняются стили"

Разработка урока по английскому языку в 8 классе по теме "Меняются времена, меняются стили"...

Презентация "Меняются времена, меняются стили" 8 класс

Презентацию можно использовать на уроке английского языка. Тема "Меняются времена, меняются стили"....

«ОСТАВЬТЕ МЕНЯ В ПОКОЕ, НО НЕ БРОСАЙТЕ МЕНЯ ОДНОГО»

Подростковый возраст считается и родителями, и педагогами «трудным», «проблемным», «переходным». При этом происходящее с человеком в этом возрасте необычайно важно ...

Урок немецкого в 3 классе по теме «Люди вокруг меня» Первый урок третьей главы " Люди вокруг меня ". Тема урока " Осень. Что делает семья Вундеркиндов осенью".

План урока немецкого языка в 3 классе по учебнику О.Л.Захаровой, К.Р.Цойнер "Вундеркинды плюс". Глава 3 "Люди вокруг меня", урок 1 :"Осень Что делают Вундеркинды осенью"....