"Яхшы сүз - җан азыгы" темасына тәрбия чарасы
классный час (6 класс) по теме

 

                                Яхшысүз – җан азыгы

Максат:     ата-ана, якын кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Сүзне уйлап   

                  әйтергә, сөйләмгә игътибарлы булырга өйрәтү. Кеше күңелен

                  җәрәхәтләмәслек сүзләр таба белү күнекмәләре
                   бирү, әдәп - әхлак нормалары камилләштерү эшен дәвам  итү.        
                   Укучыларда игелеклелек, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек  кебек    
                   уңай сыйфатлар тәрбияләү.                                             

Җиһазлау:    проектор, Каюм Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабы,  
                       презентация, компьютер

                                                 Чара барышы.

  1. Оештыру өлеше. Аудиоязмадан Ләйсән Гимаева башкаруында “Бер сүз җитә” җырын тыңлау.
  2. Җыр сүзләренең мәгънәсе турында фикер алышу.

Слайд 1.                                  “Яхшы сүзне җаның тели синең,
                                           Начарлыктан күңелең көрсенә.

                                           Ә син үзең андый яхшы сүзне
                                           Әйтәсеңме башка кешегә?”

-Кешеләрнең күңелләре нечкә кыл сыман. Аларны саклый белергә кирәк. Ә күңелне нәрсә яралый соң? (Авыр сүз)

-Бу турыда нинди мәкальләр беләсез?

-Тән ярасы төзәлә, тел ярасы төзәлми.

-Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.

-Җылы җил бозны эретә, яхшы сүз җанны эретә.

         -Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

         - Тел – кылыч, чыкса   кыныннан.

           -Кары китсә, бозы кала. Слайд 2

Сүз әйтергә тәвәккәллек кирәк,

Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;

Сүз киптерә, төп башына терәп,

Сүз меңнәрне яуга күтәрә.

Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,

Сүз сафларны ипли корычтай;

Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,

Сүз дошманны кисә кылычтай.

-Балалар, әлеге шигырь юлларының мәгънәсен ачыйк әле. Ничек аңлыйсыз бу юлларны? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

     Каюм Насыйриның   «Китаб – әт – тәрбия» китабында түбәндәге юллар бар:  (64 нче тәрбия)

«Тел җәрәхәте кылыч җәрәхәтеннән ачырактыр вә яманрактыр, ягъни телдән әйтелгән ачы вә кабәхәт сүзләрнең адәмгә тәэсире тәнеңне пычкы белән кискәннән дә ачырактыр. Әй, угыл, һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма, ягъни яман сүз әйтмә... Әмма бер сүзне син кулай хисаплап әйтсәң дә , кешенең күңеленә бик каты тияр.Әй,угыл, каты сүзле булма.Изге холык вә йомшак сүзгә адәмнең күңеле эреп китәдер. Кешегә ашыгып сүз әйтмә вә уйламыйча  ашыгып җавап бирмә.

89 нчы тәрбия.

“Әй, угыл, кешенең күңеленә хилаф килә торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син уйламыйча әйтеп җибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кеше күңелен рәнҗетүдән бик  саклан.” Слайд 3.

Әлбәттә, балалар, начарлыкны эшләмәскә кирәк, чөнки күңел ярасы төзәлми. Бигрәк тә әти-әнинең хәтерен калдырырга ярамый. Балалар, уйлап карагыз әле: сезнең кайчан булса да әтиегез яки әниегезгә авыр сүз әйткәнегез юкмы? (Укучыларның җаваплары тыңлана. )

-Әйе, кайчагында үзебез дә уйламыйча, иң якын кешеләребезнең хәтерен калдырабыз. Кызулык белән әйтелгән сүз әти-әнинең йөрәгенә пычак булып кадалганы турында уйлап бетермибез шул.

 Гүзәл Уразова башкаруында җыр тыңлау”Бала әйткән авыр сүз”

   Начар сүз әйтеп, өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү – бик кирәкле сыйфат. Слайд 4.

- “Анаң кабере янында еларга туры килмәсен”,- ди халкыбыз. Әти-әниләр исән чагында кирәкмәгән гамәлләр кылмаска, авыр сүзләр әйтмәскә кирәк.

Фәнзаман Батталның  “Тормыш сабаклары” язмасында түбәндәге юллар бар: Слайд 5.

“Әткәм яки әнкәм кабере янына бассам, сәер дә, гаҗәеп тә бер уй туа : гүрләренә төшеп, һәр икесен йомшак кына сөясем һәм...гафу үтенәсем килә. Еллар үткән саен, ныграк уйлыйм : үзләренә каршы да әйткәлә- гәнмен, кайбер сүзләрен дә тыңламаганмын, ярдәм итүем дә чамалы булган... Үземне юатып та карыйм. Мондый чакларда көянтәләп су ташуларым да, көннәр буе утын яруларым да, үсеп җиткәч вә аерым яши башлагач, яраткан чәйләрен , кирәкле даруларын юнәтеп җибәреп торуым да , бүләкләр, күчтәнәчләр белән кайтуларым да искә төшә. Тик бераздан юанычларым кабат җимерелә - игелегем бик тә, бик тә аз тигән... Үләр алдыннан һәркайсы рәхмәт әйтте, бәхиллеген бирде, югыйсә. Мин бу хакта һичвакыт язмам дип уйлаган идем. Кинәт болай уйладым :”Туктале, хәзерге малайлар һәм кызлар да ялгышып яшәми микән? Аларның бер генә сүзләрен тыңламау да гомер буе үкендерә икән бит...”

...Менә сиңа әтиең ниндидер гозерен әйтә, йомыш куша.Кушканны, әйткәнне үзеңә зур бәхет һәм мәртәбә санап, җиренә җиткереп үтә.

  Синең тәртипсезлекне күреп, әниең ничек өзгәләнә. Монысын да мәңгелек итеп исеңдә калдыр, әниең бу дөньядан киткәч үкенмәслек булсын. Яхшы бел: олуг табигать законнары бозылмаса, өлкән буын синнән иртәрәк үлә. Шомлы тоелыр бу сүзем, бераз куркытыр да. Әмма нишләмәк кирәк, тормыш агышы шундый. Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә, яхшы укуың, матур яшәвең, игелекле гамәлләр кылуың белән сөендер.Ә ата-ана, гүргә кергәч тә, сиңа бәхет тели.”

Йомгаклау.

“Дөнья матур, дөнья киң” дип җырлыйбыз. Әйе, шул киң дөньяда яшәүче һәркем ягымлы сүз көтә. Үзенә карата кайгыртучанлык, кадер-хөрмәт, игъ- тибарлы мөнәсәбәт өмет тә. Шуңа күрә һәрберебез тәмле телле булыйк. Җылы сүзебезне, яхшы мөнәсәбәтебезне кызганмыйк. Юкка гына халкыбыз “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен” димәгән.

  (  Илдар Хәкимов башкаруында “Йомшак сүз” җыры тыңлау.)

  Кадерле балалар, сүзнең нинди зур көчкә ия булганлыгына әлеге дәрестә тагын бер кат инангансыздыр дип уйлыйм. Сөйләшүебезгә йомгак ясап, үзегезнең нинди нәтиҗәләргә килүен атап үтик әле.(Балаларның җавабы тыңлана)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час в 6 классе "Яхшы сүздән - яхшы эшкә"

Примерный классный час в 6 классе для татарских школ....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...

Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият

Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә....

“ Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” Дәрестән тыш чара

Максат: Укучыларда туган телне ярату, белю һәм туган телдә                  сөйләшү теләге тәрбияләү. Сәнгать...

Проект "Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы".

Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе. Проект җитәкчесе:Зиннәтуллина Р.Х. Проектның темасы: Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы.Проектның актуальлеге.  Тәрбия өлкәсен...