6 сыйныфта тарих дәресенең эшкәртмәсе.
план-конспект урока по истории (6 класс) по теме

Фахрутдинова Миляуша Энверовна

Александр Невскийның тормыш юлы һәм сугышлары белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tarih_drese.docx20.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Рус  җирләренең көнбатыш яулап алучылары белән көрәше.

Максат: 1. Рус җирләренең көнбатыш яулап алучылар белән көрәш үзенчәлекләрен өйрәнү;

                2. Александр Невскийның полководецлык осталыгын ачыклау; сугышларының үзенчәлекләрен өйрәнү;

                3. Тарихи фикерләүне үстерү;

                4. Патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау:  дәреслек, карта, схемалар,компьютер,презентация.

                              Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  2. Актуальльләштерү.

Карточка артына даталар языла.

 862 ел               (Славяннарның Рюрикны чакыруы)

 882 ел               (Киев Русе оешу)

 988 ел               (Русьне чукындыру)

 1019 – 1054     (Ярослав Мудрый идарәсе)

 1097                 (Любеч съезды)

1147 ел            (Мәскәүнең искә алыну датасы)

1223 ел            (Калка елгасындагы сугыш)

980 – 1015     (Владимирның идарә итүе)

3.Яңа тема аңлату.

Монголларның яулап алулары белән бер үк вакытта рус халкына көнбатыш яулап алучылары белән дә көрәшергә туры килә. Бөек Новгород җирләренә швед феодаллары күптән кызыкканнар. Әлеге җирләр аша Европаның төньягын Русь һәм Шәрекъ илләре белән бәйләүче мөһим  сәүдә юллары үткән.

(Швеция территориясе буенча Русь җирләренә походларның юнәлешләре күрсәтелә)

Көнбатыштан Русь җирләренә  янаучылар шведлар  гына  булмый. Рим папасы Балтыйк буйларында яшәүче “мәҗүсиләргә”- ливларга,эстларга һәм башка  халыкларга каршы  тәре походы  игълан итә. Тәре йөртүчеләр отрядлары 1200  елның  язында  Төньяк Двина  тамагына  төшәләр. Монда бер елдан  соң  Рига  крепостена нигез  салына. Рыцарьлар Ливон  орденына  берләшәләр. Әлеге  җирләр  Ливония  дип  йөртелә  башлый. Соңрак  Висла, Неман  елгалары  тамаклары  арасындагы  җирләрне яулап  алалар һәм  Тевтон  ордены  төзелә. Соңрак  бу  ике  орден  берләшә.   ( карта һәм презентация белән эш)

Князь  Александр Ярославич (1220-1263)

(балалар үзләре әзерләгән презентация ярдәмендә чыгыш ясыйлар)

Новгородта бу  вакытта князь тәхетендә  Ярослав Всеволодовичның икенче  улы - егерме яшьлек Александр утыра.( шәҗәрә белән эш)

1 укучы. Александр Переяславль – Залесск шәһәрендә туа. Александр  бик яшьли  укырга һәм  язарга өйрәнә. Ул рус елъязмаларын һәм Александр  Македонскийның  походлары турындагы атаклы “Александрия”не укырга яраткан. Александрны  сабый  чактан ук булачак князъ итеп тәрбиялиләр. Ул боярлар  советы утырышларында һәм князъ судларында  катнашкан. Әтисе белән Новгородта булган чагында Александр бояр һәм сәүдәгәрләр идарәсенең үзенчәлекләрен бик игътибар белән  күзәткән, вече эшчәнлеге белән кызыксынган, сәүдә эшен өйрәнгән.

2 укучы. Александр 16 яшендә Новгород князе була. Аның князлек итү чоры Руська  Батыйның басып керү чорына  туры килә. Яшь князь  шәһәрне саклау өчен ашыгыч  чаралар күрә. Ул Новгород  җиренең көнбатыш чикләрен ныгыта, Нева тамагын  күзәтүне көчәйтә, Ижора  җирендәге фин-угор кабиләләре белән солых төзи.

4.Физминутка (талгын гына  музыка уйный, укучылар физик күнегүләр ясыйлар)

  1. Яңа тема аңлатуны дәвам итү.

Нева сугышы.

( Александр Ярославич сугышларын  аңлатканчы, укучыларга таблица тутырырга кирәклеге аңлатыла).

 Нева сугышы

Боз өсте сугышы

Вакыты

Сугыш барган урын

Капма-каршы көчләр

Нәтиҗәсе

Презентация ярдәмендә, “Нева сугышы”ның этаплары аңлатыла.

1240 елның июлендә  Нева тамагына швед  суднолары керә. Гаскәрнең бер өлеше елганың бер ягына төшә, лагерь булып урнаша. Калган  сугышчылар  корабларда кала. Швед десанты Биргер  үзенең уңышына  шул кадәр ышана ки, хәтта Александрга: “Мин монда һәм синең җиреңне әсир итәм”,- дигән  мәсхәрәле  хат җибәрә.  Александр  үзенең сакчыларыннан швед  гаскәрләренең  кайда урнашуларын, ниятләрен белгән килеш тиз арада һөҗүм итәргә була.

Новгородтан ополчение җыела.

Ополчение – хәрби хәрәкәтләр уңаеннан  ир-атлардан  туплана торган хәрби  төзелмә.(төшенчә өйрәнү)

Юлда  аларга  Ладогадан  да бер  отряд кушыла.

 1240  елның 15 июлендә  рус гаскәрләре  искәрмәстән швед  лагерена һөҗүм  итә.  Александр  җитәкчелегендәге атлы дружина  дошман  гаскәрләренең уртасына ташланалар,ә ополчение  елга яры буйлап  бәреп чыга, лагерны  кораблардан аера. Новгородны яклаучылар батырларча сугышалар. Дружиначы Гаврило  Алексич атында күперчектән корабка бәреп керә, швед  воеводасы  белән  епископны үтерә. Өч  кораб кулга  төшерелә. Ополченеец Савва  Биргернең чатырын аудара. Александр  белән сугышта Биргер яралана.Авыр югалтуларга дучар булган  шведлар  кача  башлыйлар.

Рус гаскәрләре  Невада  зур җиңүләргә ирешәләр. Шушы  батырлыклары өчен Александрны  халык  “Невский” дип атый. Рус сугышчыларының уңышы,  шведларны күп елларга  Рус җиренә барудан биздерә.

Боз өсте сугышы.

Шведларны  тар-мар итү, Дания һәм немец  фикердәшләрен  туктата  алмый. 1240 елның җәендә  алар Русьның  чик буендагы Изборск  крепостен яулап алалар. Псков кулга төшерелә. Новгород территориясенә килеп җитәләр, ләкин шәһәрне сакларга кеше табылмый, чөнки боярлар Александрны  Новгородтан китәргә мәҗбүр итәләр. Озакламый вече аны кире кайтара.

Вече – мөһим мәсьәләләрне хәл итүче халык җыелышы. (төшенчәне өйрәнү)

1241-1242 елның кышында  Невский үзенең дружинасы белән Псковны азат итәләр. Ярдәмгә Суздаль җирләреннән дә гаскәр килә.

Александр рыцарьларны  Чуд күленә алдап кетергә карар кыла.

 Хәлиткеч сугыш 1242 елның  5 апрелендә Чуд күле  бозы өстендә була. Рыцарьлар үз гаскәрләрен чөй (“дуңгыз борыны”) рәвешендә  төзәләр. Үзәктә – яхшы коралланган, тимер көбәләргә киенгән пехота, флангларда авыр  җайдаклар була.

Александр дошманның хәрби ысулларын яхшы белгәнгә, сугышка  керер алдыннан үзенең  флангларын атлылар белән көчәйткән, ә азрак әзерлекле ополчениеләрне “дуңгыз” башына каршы куйган. Дошманнар  боз өстенә кереп хәрәкәт итә башлагач, тегеләре чигенә. Җиңдек дип уйлап, рыцарьлар алга  ташланалар. Ләкин рус сугышчылары дошман өстенә ябырылалар. Сугыш тулысынча рыцарьларның җиңелүе белән  тәмамлана.

Күбесе үтерелә, әсирлеккә төшә, аларның бер өлеше авыр киемнәре, атлары белән боз астына китә.

Чуд күле сугышы  тарихка “Боз өсте сугышы” дип кереп кала.

Бу сугышларның тарихи әһәмияте:

  1. Рус җирләре төньяк -көнбатыш басып алучыларыннан арына, үзенең территориясен, динен саклап кала.
  2. Александр Невскийның, шул исәптән рус халкының абруе үсә.
  3. Монголлар һөҗүменә каршы торырлык көч үзерләү өчен нигез барлыкка килә.

  1. Мөстәкыйль эш.

“Александр Невскийның полководецлык осталыгы» дигән схема белән эш.

  1. Йомгаклау. Дәрескә анализ. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Эллада аллалары һәм геройлары" темасына 5сыйныфта тарих дәресенең план- конспекты:

Дәреслек:  Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский. Дәрескә презентация бар....

"Эллада аллалары һәм геройлары" темасына 5 сыйныфта тарих дәресенә презентация

Дәреслек:  Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский, 5 класс...