ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ
статья (5 класс) по теме

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_dreslrend_uen_alymnary.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

МБ  «Лениногорск муниципаль районы»

«Лениногорск  шәһәре  5нче урта гомуми белем  мәктәбе»

муниципаль  автономияле  белем  учреждениесе

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

                                                                    Укытучы:      I квалификацион      

                                                                                 категорияле татар       теле һәм әдәбияты

                                                                       укытучысы  Ялалтдинова Земфира

                                  Әкрәм кызы

февраль, 2013 ел.

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.

Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

1) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;

2) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр. Өстәл уеннарыннан рәсемле лото һәм санлы лото (татар телендә саннарның әйтелешен истә калдыру өчен) уеннары бар. Сүзләр белән бәйле күп төрле биремнәр дә балаларда кызыксыну уята:

- аерым билгеләр буенча сүзләр табу (беренче яки соңгы аваз, хәреф һәм ижек буенча; бирелгән тема ягъни рәсем буенча; синонимнар һәм антонимнар табу);

- сүз төзү (төшеп калган хәрефләрне кую; таралган хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштыру);

- яңа сүзләр ясау (бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру, хәрефләр, ижекләр өстәү яки алып ташлау, сүзне озайту я кыскарту);

- бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.

Хәрефләр өйрәнгәндә түбәндәге уеннарны биререгә мөмкин:

1. Алмагачка алма рәсемнәре ясалган. (А) авазы кергән сүзләр уйлагыз. Һәр сүз уйлаган саен бер алманы буягыз.

2. Метаграмма.

Әгәр “Җ” гә башлансам мин,

“Тәмле дә соң!”, -дип ашыйсың.

“Җ” не “Ч” гә алыштырсаң,

Минем белән су ташыйсың.

(җиләк, чиләк)

3. Кайсы сүз артык? (Таҗ, чөнки калын сүз.)

4. Мин әйткән сүзләрдә “җ” хәрефе булса, кул чабыгыз.

Җиләк, жираф, жилет, кәҗә, җиде, жакет, таҗ.

5. Иҗекләрне сүзләр килеп чыгарлык итеп тоташтырыгыз.

Кур        га                        бак        чәк

Кар        ка                        бал        ча

Сум        чак                        чә        та

Күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлдерелгән уеннар да дәресне жанландырып жибәрә. Мәсәлән: “Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атыйлар); “Кем күбрәк күрде?” (рәсемнәрдә сурәтләнгән әйберләрне, аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен саныйлар); “Кем игътибарлырак?” (бер әйберне, аның мөмкин кадәр күбрәк өлешләрен, билгеләрен әйтәләр); “Кем тизрәк укый?” уены (буталган текст бирелә, укучылар, жөмләләр төзеп, хикәяне укыйлар).

“Исем” темасын үткәндә “Дәшмә” уенын кулланып була. Укучыларның кулларында кем? нәрсә? сораулары язылган карточкалар. Укытучы сүзләрне укый (күлмәк, чәчәк, агач, Алсу). Балалар тиешле карточканы күтәрәләр.

“Алма жыю” уены болай оештырыла. Ике зур кәгазьгә “алма агачы” ясала.

Ботакларга килеш исемнәре дә языла. “Алма”ларның артына төрле килештәге исемнәр язылган. Сыйныф ике командага бүленә. Командалардан берәр укучы чыга. Алар ярыша-ярыша, “алмаларын” ботакларга элә. Кем алдан элеп бетерә, шул жиңүче була.

алманы        кыярга

кавынның        карбыз

чиягә        суганда

“Гөмбә җыю” уенын хикәя фигыльнең заманнарын өйрәнгәндә куллану отышлы. Кәрзиннәргә хикәя фигыль заманнары языла. “Гөмбә”ләрнең артына төрле замандагы фигыльләр язылган. Укучылар “Гөмбә”ләрне тиешле кәрзиннәргә салырга тиешләр.

Шаян сораулар бирү.

Урам ахырында ни бар? (“м” хәрефе).

Имән нәрсәгә бетә? (“н” хәрефенә).

“Кем күбрәк?” уены. Ике командага бүленеп, әйтелгән хрефтән башланган сүзләр уйлау.

“Кемнең кояшы яктырак?” уены. Мәсәлән, кояшның һәрбер нурына ка- ижегеннән башланган сүзләр языгыз. (кара, карт, кар һ.б.)

“Ромашка” уены.

1. Хезмәт турында нинди мәкаль беләсез?

2. Нинди табышмаклар беләсең?

3. Әниләр турында нинди шигырь беләсез? кебек биремнәр әзерләргә мөмкин.

“Сүз эчендә сүз” уены. Бу сүзләр эчендә нинди сүзләр яшерелгән? Галәм, гармунчы, гасыр, гөлжимеш.

 Газетаны жил очырып алып киткән дә, анда кайбер сүзләр таралган: мөгбә (гөмбә), икерш (кишер), выкан (кавын). Логик фикерләүгә мәсьәләләр куллану да кызыклы.

Мәкальләрне дәвам итү уены укучылар өчен кызыклы:

- Йөз кат әйткәнче, (бер кат эшләп күрсәт).

- Кешенең үзенә карама, (сүзенә кара).

- Уйнап әйтсәңдә (уйлап әйт).

- Авызың кыек булса да, (туры сөйлә).

- Әйткән сүз – (аткан ук).

Сүз байлыгын арттыру өчен алдавыч әкиятләр дә бирү отышлы. Балалар аларны тиз отып алалар һәм үзләре дә яратып сөйлиләр. Андый әкиятләрне балаларның үзләре уйлап табу ярышларын да оештырырга була.

 Фразеологизмнарны үткәндә “Дөрес сайлагыз” уенын бирәм. Тотрыклы сүзтезмәләр карточкаларга аерым-аерым языла. Икенче карточкаларга шушы сүзтезмәләргә мәгънәсе ягыннан туры килгән сүзләр языла. Уенда катнашучылар һәр фразеологик әйтелмәгә мәгънәсе белән туры килгән сүзне сайлыйла.

Алмашлыкларны үткәндә “Кем тапкыррак?” уены уйнала. Укытучы табышмаклар укый. Укучылар жавапларын табалар һәм очраган алмашлыкларны төркемчәләргә бүлеп язып алалар. (зат, тартым, күрсәтү, сорау, билгеләү, билгесезлек, юклык).

Табышмаклар:

Жәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)

Бер йомгакта мең энә, сиңа тими, син тимә. (Керпе)

Язма эшләр тикшерелә һәм очколар бирелә. Табышмакларның жавапларын тапкан өчен дә очко бирергә мөмкин. Иң күп балл алган укучы жиңүче була.

“Бәхетле очрак” уены

Командаларга телдән жавап бирү өчен төрле биремнәр тәкъдим ителә.

1. Бер минут эчендә жавап бирелергә тиешле сораулар бирү.

2. Сурәт-сораулар. Командалар, тәкъдим ителгән рәсемнәргә карап, анда нәрсәләр сурәтләнгән булуы турында сөйлиләр.

3. Командалар капма-каршы сораулар бирешә.

4. Теләктәшләр сорауларына жавап бирү.

5. Ике минут эчендә командалар мөмкин кадәр сорауга жавап бирергә тырыша. һ.б.

“Тылсымчы” уены. Укучыларга конвертлар таратыла. Ә анда – сүзләр. Шулардан дөрес итеп жөмләләр, текст төзү. Темалар төрле булырга мөмкин. Карточкада жөмлә башындагы сүз калын хәреф белән күрсәтелә, жөмлә ахырындагы сүз артыннан тыныш билгесе куелган була. Баштарак гади текст бирелсә, соңыннан катлаулырак текстлар бирелә. Укучылар үзләре дә бер-берсенә карточкалар төзеп алып киләләр.

Язучы-шагыйрьләрнең иҗатына йомгаклау итеп викторина, “Йолдыз сәгате” уенын үткәрү бик отышлы. Бу чарада язучының биографиясе кабатлана, әсәрләре сәхнәләштерелә, укучыларның ижади мөмкинлекләре ачыла.

“Очты-очты”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә”, “Йөзек салыш”, “Ал кирәк, гөл кирәк, “Буяу сатышлы” һ.б. жырлы-биюле халык уеннарын башлангыч сыйныф укучылары бик яратып уйный.

“Буяу сатышлы” уенын сыйфат, төсләр темасын өйрәнгәндә уйнала. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелә. Уен алып баручы кызларга буяу төсләре әйтә. Малайлар берәм-берәм “буяу” сатып алырга киләләр. Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәргә ия булуын күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып үз сафына китә. Аннан “буяу” сатып алырга икенче егет килә .

 Шулай итеп, “Йолдыз сәгате”, КВН, викторина кебек чаралар уздыру татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тагын да тирән эчтәлекле итүгә булыша. Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәжәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.

Укучыларны күңел кичерешләре аша ачышлар ясарга, алар белән шатланырга, гажәпләнергә өйрәтә, ижади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Һәр бала – үзенчәлекле шәхес, аның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү – безнең бурыч!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...