"Габдулла Тукай әкиятләре илендә"
план-конспект занятия (средняя группа)

Багаутдинова Гульназ Ривкатовна

Досуговое мероприятие для детей совместно с родителями.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay_kiyatlre_ilend.docx16.86 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

«Кызыъяр балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү

муниципаль бюджет учреждениесе

“Габдулла Тукай әкиятләре илендә "

урта төркемендә интеграцияләнгән йомгаклау дәресе

Тәрбияче: Багаутдинова Гөлназ Ривкат кызы

Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә конспекты.

Бурычлар: матур әдәбият әсәрләре аша балалар күңелендә туган илне сөю хисе тәрбияләү. Г.Тукай  әсәрләренә кызыксыну уяту, язучы әкиятләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Балаларның хәтер сәләтен үстерү.

Сүзлек: сандык, түбәтәй, талантлы язучы.

Җиһазлар: Г.Тукай портреты, сандык, әкиятләр буенча рәсемнәр, түбәтәй, эт уенчыгы, күбәләк уенчыгы, “алтын” тарак.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар!

Бергәләп бармак уенын уйныйлар:

Саумы, кояш!

Саумы, һава!

Саумы, иртә!

Саумы, йомшак җил!

Саумы, Туган ил!

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, минем кулымда – матур сандык. Серле сандык. Сандыкта  нәрсә булганын карыйк әле.

Тәрбияче сандыктан рәсемнәр ала һәм балаларга күрсәтә.

Тәрбияче: Сандыкта хат бар. Балалар баксасы балалары өчен дип язылган. Ачык карыйк эле.

Тәрбияче балаларга хаттагы  рәсемнәнер күрсәтә, рәсемнең кайсы әкияттән икәнен белергә кирәк.

Тәрбияче: “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бала белән күбәләк”... Бу әкиятләрне нәрсә берләшерә?

Эйе, дөрес. Бу – Габдулла Тукай әкиятләре.

Габдулла Тукай Уралск шәһәрендә яшәгәндә һәм укыганда шигырь яза башлаган. Аннары ул Казанга күченде. Ул шигырьләр, хәтта әкиятләр язган. Әлбәттә, сез Шурале һәм Су анасы турында әкиятләр белән таныш.

Җыр "Тукай абый"

Габдулла Тукай туган җирен, ул туган авылны ярата. Ул туган авылы Кушлауч  турында матур шигырьләр язган. Тыңлап карагыз әле.

Туган авыл. (Көй уйный – тәрбияче шигырь сөйли)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән....

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Су анасы килеп керә.

Су Анасы: Мин матур көй ишеттем һәм сезгә килдем. Исәнмесез! (балалар Су анасы белән исәнләшә)

Сезнең кайсыгыз елга янына килде, кем минем алтын таракны алды? Кире кайтарыгыз!

Тәрбияче: Безне, Су Анасы, ачуланма. Балалар синең таракны алмадылар. Ләкин мин аны кая икәнен беләм. Без таракны сина бирербез. Син ачулангач балалар куркып калдылар. Сез безнең белән уйна. Синең дә, балаларның да кәефләре күтәрелер.

Җырлы уен “Су анасы”

Тәрбияче: Син безне уйнаттың, рәхмәт сина. Ә безнең кызларның синең өчен бию әзерләделәр.  Син дә аларга кушылып биесән була.

Бию “Чәчәкләр”

Су анасы: Чынлап та кәеф кутәрелеп китте. Ләкин минем тарак кына табылмады.

Тәрбияче: (сандыкны ачып карый). Менә синең тарагың, Су анасы.

Су анасы:Рәхмәт сезгә. Тарагым табылды. Хезер миңа су буена кайтырга кирәк. Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

Тәрбияче: Серле сандыкта ни генә юк! Әкияттән килгән әйберләр бугай монда. Су анасың тарагы да шунда булып чыкты. Тагы ниләр бар икән анда? Карыйк эле.

Тәрбияче сандыктан күбәләк алып күрсәтә.

Тәрбияче: Күбәләк...Кайсы әкияттән килде ул безгә? Әйе, дөрес “Бала белән күбәләк” әкиятеннән....

Балалар, ә сез беләсезме, сезнең әти-әниләрегез дә бала булган бит. Алар да Г.Тукайның әкиятләрен яратып укыганнар. Буген алар сезгә ул әкиятләрне укыйлар. Әдәгез әле, тынлап карыйк.

Шигырьне драматизацияләү “Бала белән күбәләк” (ике әни)

Тәрбияче: Сандыкны тагы карыйм эле. (Эт уенчыгын чыгарып күрсәтә.) Бу эт кайсы әкияттән килгән? (Балаларның җаваплары) . Әйе, дәрес “Кызыклы шәкерт” әкиятеннән. Ул Әкиятне дә тыңлап карыйсыгыз киләме?

Шигырьне драматизацияләү “Кызыклы шәкерт”

Тәрбияче: мин сандыкта түбәтәй дә таптым. Ансын кем югалтты икән? (Балаларның җаваплары) Былтырныкы түгелме?

Музыка. Шүрәле керә.

Шүрәле:  «Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,
Аһ, үләм бит, бубәладән   кем  килеп   йолкыр  мине?»

Тәрбияче: Шурале, син начарлык эшләргә теләдең, шуңа җәзага тартылдың.

Каефең күтәрелсен өчен, без сина җыр җырлап күрсәтәбез.

“Шүрәле” җыры.

Әйдә безнең белән уйна һәм бармакларың  төзәлер.

Бездә Былтырның түбәтәе бар. Шуның белән уйнап алыйк.

Түбәтәй” уены.

Тәрбияче: Бик оста уйныйсың, Шүрәле. Безнең балалар да уенга да, эшкә дә бик оста. Сине дә, Шүрәле, өйрәтә алабыз. Әйдәгез эле, малайлар , түгәрәккә басыгыз.

Уен “Күрсәт әле, үскәнем”...

Күрсәт әле , үскәнем ничек утын яралар?

Менә шулай, менә шулай, шулай утын яралар.

Күрсәт әле , үскәнем ничек утын кисәләр

Менә шулай, менә шулай, шулай утын кисәләр.

Күрсәт әле , үскәнем ничек утын җыялар

Менә шулай, менә шулай, шулай утын яралар.

Тәрбияче: Бармакларың төзәлдеме, Шүрәле? Утырып тор балалар янында, ял ит..

Тәрбияче: И туган тел, и матур тел,

Эткэм-энкэмнен теле

Доньяда куп нэрсэ белдем

Син туган тел аркылы.

Бу сүзләрне истә тотып, Тукай абыебызның әкиятләрен онытмыйк, туган телебезне яхшы белийк.

Җыр “И туган тел”

Тәрбияче: шуның белән безнең кичәбез тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий "Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт"

Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт...

Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт

Конспект образовательной деятельности для детей подготовительной к школе группы...