«Җырларым башында Тукай»
методическая разработка по музыке (подготовительная группа) на тему

Гараева Резеда Равилевна

(Зурлар төркемендә үткәрелгән бәйрәм)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyrlarym_bashynda_tukay.docx16.53 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«Җырларым башында Тукай»

(Зурлар төркемендә үткәрелгән бәйрәм)

        «Бәйрәм бүген» көе яңгырый. Балалар залга  керәләр. Алып баручы шигырь укый, «Тәфтиләү» татар халык көе фон булып яңгырый.

А.б. - Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган…

        Тартыш белән үткән көннәрең.

        Шуңа ахры искә алмыйча

        Уткән синең туган көннәрең.

        Бәйрәмнәрең алда икән әле –

        Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

        Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

        Ал чәчәкләр белән күтәреп.

        Син күрмәгән яңа буын килде,

        Котлап синең туган көнеңне, -

        Киләчәккә барган улларыңнан

        Ишетәсең туган телеңне…

        Буын арты – буын алмашыныр,

        Гасыр арты – узар гасырлар.

        Шигъриятең һәйкәлләр ташырлар,

        Халык моңы – синең моңың булды,

        Халык күңеле – синең күңелең.

        Ил гомере – халык гомере кебек

        Озын булыр, шагыйрь, гомерең!                               Җыр «Бәйрәм бүген» Г. Тукай сүзләре.                                А.б.  – Кадерле балалар! Без бүген татар  халкының йөзек кашы булган сөекле  шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтү бәйрәменә җыелдык.                         Язның иң матур көннәрендә милләттәшләребез, мәдәният хезмәткәрләре катнашында, барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында билгеләп үтелә торган зур бәйрәмнең берсе – татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукай туган көне.         Кечкенәдән ул моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә.

        Ребята, дорогие гости, сегодня мы с Вами  собрались на праздник, посвященный Дню рождения великого  писателя Г. Тукая. С маленьких лет он начал писать стихи, сказки для детей, мы с Вами, со многими произведениями знакомы. И сейчас я  предлагаю, посмотрев рисунки, узнать некоторые произведения.

        Без Г.Тукайның күп кенә шигырьләре, әкиятләре белән таныштык, әйдәгез әле шуларның берничәсен әйтеп, искә төшереп китик…

(Алып баручы, рәсемнәрен күрсәтеп бирә, балалар атыйлар)

А.б. - Г. Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди. Менә хәзер шуларны бер икесен карап үтик.

1 сәхнә: «Кызыклы шәкерт» шигырен 2 бала сәхнәләштереп күрсәтә.

А.б. - Әйтегезче, балалар, бу өзек нинди шигырьләрдән? Әйе, «Кызыклы шәкерт» шигыреннән. Ә хәзер икенче өзекне карап үтик, бу нинди әсәрдән.

2 сәхнә: Ике бала сәхнәләштереп күрсәтә «Кәҗә белән сарык» әкиятеннән өзек.

А.б. – Бу өзек кайсы әкияттән? Әйе, дөрес «Кәҗә белән сарык» әкиятеннән.

        Г. Тукай кечкенәдән моңлы булып, шигырьләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Язган шигырьләренә күп кенә җырлар да язылган. Шуларның берсен тыңлап үтик, «Бала белән күбәләк»

        (2 бала «Бала белән күбәләк» җырын җырлыйлар.

        1 нче бала: Бар күңеллек бөтен дөньяда,

                        Бар бер ямь бүген

                        Нәрсәдән бу? – мин беләм

                        Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

        2 нче бала:   Тукай исән, җыры күңелләрдә,

                        Яшәсәк тә үзен күрмичә.

                        Тукай килә моңлы сазы белән.

                        Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

        Бию «Лирик бию» татар халык көе.

        3 нче бала: Пусть жизнь моя как ночь, темна

                        Не жду ни солнца, ни луны.

                        Я благодарен и за то, что звезды

                        В небе мне видны.

        4 нче бала: О, Казань, ты – как светильник,

                        На горе горишь в ночи,

                        Словно свечи – минареты,

                        Колокольни, каланчи.

А.б. - Г.Тукайның бала чагы бик авыр була, әни шәфкатен танырга да өлгермәгән сабый җаны ниләр генә күрми. Кулдан кулга, авылдан авылга күчеп үтә аның бала чагы. Дөнья бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар бирсә дә, аның авылына, кешеләргә, теленә хөрмәте зур булып кала.

        (Балалар «Туган авыл» җырын башакаралар)

А.б. - Бала чагы  бик авыр, михнәтле булса да, җырлы-биюле уеннарны бик яраткан.

        Әйдәгез балалар, уйнап алыйк әле, түгәреккә басып «Түбәтәй» уенын уйныйк.

        (Балалар «Түбәтәй» уенын уйныйлар. Әби, бабай керәләр. Әби, бабай балалар белән «Түбәтәй» уенын уйныйлар.)

А.б. - Әйдәгез түрдән узыгыз, бәйрәмебездә кунак булырсыз. Бездә бүген зур бәйрәм, Г.Тукайның туган көне.

Әби: - Әйдә бабай бәйрәм хөрмәтенә бер җырлап, биеп тә күрсәт инде. (бабай бии)

Әби: - Балалар сез дә һөнәрләрегезне күрсәтегез инде.

5 нче бала:  Җилбер, җилбер, йөргән чакта

                Җил ачадыр куенымны,

                    күңелсез чакта биесәң

                Бию ачадыр күңелне.

А.б. Әби, безнең балалар биергә дә оста, хәзер безнең кызлар биеп күрсәтерләр, рәхим итеп карагыз.

        Бию «Дүрт чибәр кыз биюе» татар халык көе.

(Балалар бииләр, шигырьләр сөйлиләр)

Бию «Шаян бию» малайлар бии. (Мәдрәсә турында бер-ике сүз)

6 нче бала: Я ощущаю тяжесть рук,

                Прикосновенье черных сил.

                Но враг мой в сердце у меня,

                Святой звезды не погасил.

А.б.   Хөрмәтле кунаклар!

        Шушының белән безнең бәйрәм, тәмам. Без сезне «Туган тел» җырын безнең белән җырларга чакырабыз. Бу җыр безнең өчен гимн булып яңгырасын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татарча җырлар, шигырьләр”

Кар бөртегеР.Әхиярова музыкасыР.Харис сүзләре   1.Кар бөртеге өйгә керде,    Өй эчендә очып йөрде....

Шигырьләр, җырлар, юаткычлар, эндәшләр һәм уеннар

“Сүз тыңлаучан булыгыз” (Резеда Вәлиева)Курчакларым, килегез,Яңа йортны күрегез.Менә бусы – ишеге,Рәхим итеп керегез! Шаулашмагыз, елашмагыз,Тату гына торыгыз.Сез бит инде дәү курчаклар,Сүз тыңла...

"Онытылмаслык бишек җырлары".

"Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан статья....

Сценарий. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле бишек җырлары"

Җырлагыз балалар, курчакларны йоклатканда, җырлагыз тәрбияче апалар, балаларны йоклатканда, җырлагыз әниләр, апалар. Онытылмасын бишек җырлары....

Бишек җырлары халкыбыз рухы

халкыбызның милли гадәтләре...