Чыгышлар

Галимова Эндже Фагимовна

Биредә мин үзем ясаган чыгышларны тупладым

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_galimova.docx29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Галимова Энҗе Фәһим кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

МБББУ “Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе”,Татарстан республикасы, Ютазы муниципаль районы, Кәрәкәшле авылы

ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНЫП

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮНЕҢ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮ

Мәгарифне инновацион үстерү-республикабыз һәм илебез киләчәгенең нигезе. Шуңа күрә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү-төп бурычларның берсе. Яңа нәтиҗәләргә ирешү, конкурентлыкка сәләтле, социаль яктан җаваплы, инициативалы һәм компетентлы гражданнар тәрбияләү-инновацион белем бирүнең төп бурычлары шулар.

 Соңгы унъеллыкта җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да читләтеп үтмәде. Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш.Укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә, укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш.  Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла.

    «Инновация» (яңа, заманча) термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йөри. Аны Америка галиме Джеймс Боткин тәкъдим  иткән. Педагогика өлкәсендә яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә.

     Безнең илдә фәнни әдәбиятта бу төшенчә 80 нче елларда күренә башлады. Фәнни әдәбиятта «яңалык» һәм «инновация» төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык-укыту процессына караган яңа чара (метод, методика, технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип йөртәләр. «Технология» (сәнгать, осталык дигәнне белдерә).

Инновацион технологияләрне укыту процессында файдалану-белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара ул. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра,укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.

     Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә.Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына, телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнергә дә мөмкин.

   Әйе, бүгенге җәмгыятьтә күнегелгән күп мөннәсәбәтләр,традицияләр үзгәрә. Мәктәптәге укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре дә бөтенләй икенчегә әйләнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга әверелә бара.

   Элегрәк укытучы яңа теманы бик матур итеп сөйли, ә укучы  бары гади үзләштерүче ролен үти иде: бүген исә, укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән  вакытта, кирәген сайлап ала белергә, тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл күрсәтү-уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була.                                

       Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала. Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә, иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да соңгы вакытта укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану турында күп сөйләнелә, языла.

 Хәзер татар теле  һәм әдәбиятын укыту күпкә катлауланды. Укытучы алдында җаваплылык артты: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен  абруйлы итеп өйрәтү, балада шушы фәнгә карата гомер буена җитәрлек горурлык хисе тәрбияләү, туган тел матурлыгын онытылмаслык итеп күңеленә сеңдерү. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра.

        Инновацион технология эчтәлеген ачуда эшчәнлек, ирек, бербөтен шәхес, өйрәнүченең ихтыяҗлары, кызыксыну һәм башка шундый төшенчәләр файдаланыла. Без, татар теле укытучылары, бары тик яхшы әзерлекле  укытучы гына белем бирүне югары дәрәҗәдә алып барырга, укучыларда тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу өлкәсендә ныклы белем һәм күнекмәләр булдырырга сәләтле икәнлеген аңлыйбыз.  

 Шунысы да әһәмиятле: әгәр укытучы дәрестә уңай психологик халәт тудыра алса,  уңышка китерәчәк ситуация уйлап таба алса,  үз  эшен яратса, укучыларны хөрмәт итсә, ул һичшиксез  зур уңышларга ирешәчәк .      

         Балалар үзләренә булган игътибарны күреп  үзләрен яратуларын, үзләренә ышануларын тоеп яшәргә тиеш.   

 Шулай итеп,  инновацион технология төп максаты итеп укучының белем алу эшчәнлеген активлаштыруны күздә тота дип әйтү дөрестер. Дәресләремдә кулланыла торган тәхнологияләрнең берничәсенә тукталып китәсем килә.

  Алар күп төрле: Шаталовның терәк сигналлары, Ильинның әдәбияттан терәк детальләре, Ә.Рәхимовның модельләре игътибарга лаек. . Профессор Ә.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллануны уңай саныйм. Бу технология өч өлештән тора. Беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомимиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе модельләштерү.

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә -логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигәндә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелмасын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла.Мәсәлән, мин 5 нче сыйныфта “Исем” темасын кабатлаганда төркемнәрдә модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне этаплап башкарам.Ул 3 биремнән тора.

1 нче бирем.Исемнең  моделен төзергә ( төркемнәрдә эшләү).

2нче бирем. Модельгә таянып, исемнең билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә. Бу сүз төркеменә хас булган үзенчәлекләрне күрсәтергә.

3 нче бирем. Постерлар ясарга һәм аны икенче төркемдәге укучыларга тәкъдим итәргә. Кемнең постеры сүз төркеменең үзенчәлекләрен тулырак чагылдырган һәм кызыклырак эшләнгән?

4 нче бирем. Безнең билгеләмә дөрес һәм тулы булдымы икән? Хәзер аны дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштырыгыз. Нәтиҗә нинди?

Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү- бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

Мәсьәләләр буенча фикер алышу процессында барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтәләр һәм башкаларны тыңлыйлар, барысының да хокуклары тигез. Мин үзем фикер алышуда катнашмыйм, әмма төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Әлеге ысул теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң, материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген бәяләү өчен уңайлы.        

Иҗади фикерли белү исә - теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Иҗади сәләтлеләр үсеше - милләт, ил мактанычы .

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Хәзер инде укытучылар  сингапур методы буенча укытуны өйрәнә башладылар. Бу методика белән танышкач та иң беренче туган  фикер аның Ә.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән бик якын булуы турында иде. Сингапур методикасы да укучыларның төркемнәрдә, киңәшләшеп эшләвен алга куя. Укучылар бере-берсе белән аралашалар, үз фикерләрен белдерәләр, бер-берсенә игътибарлы булырга, җаваплылык хисе тоярга өйрәнәләр.

“Әдәби әсәр ул - әдипнең иҗади фикер җимеше. Шушы фикерләү алымын өйрәнеп, укучының фикерләү сәләтен үстерү - әдәбият дәресләренең төп бурычы,”- дип өйрәтә әдәбият дәреслекләре авторы Альберт Гата улы Яхин.

2005 нче елдан башлап татар әдәбиятын А.Яхин программасы буенча укытуга күчтем. Бу программа белән эшләү укытучының да, укучының да иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра, фикерләү һәм танып – белү сәләтен үстерә. Дәреслекләр әдәби әсәрләргә анализ ясауга багышланган. Анализны укучы үзе ясарга тиеш. Дәреслектә әзер җаваплар бирелмәгән. Укытучы җавапларга бәя бирә, укучыларга ярдәм итә. Һәр дәрестә укучы белән бергә укытучы да мөстәкыйль уйлый, өйрәнә.

А.Яхин программасы һәм методикасы безне күп нәрсәгә өйрәтә. Иң йомшак баланы да китапка тарта, әдәби әсәр укырга мәҗбүр итә. Бала үз уңышларын күрә, кызыксына, эзләнә, фикер йөртә. Әдәбият дәресләре шундый булырга тиеш тә. Әдәбият дәресләрендә балалар, төгәл фәннәрдәге кебек үк логик операцияләр башкаралар (таркату, бәйләнеш эзләү, гомумиләштерү, җыю һ.б.)

Мәсәлән: 8 нче  класста укучыларга шундый иҗади эш бирелә: мактауны арттыра-арттыра  хикәяне дәвам итегез. Укучыларны мондый биремнәр бик кызыксындыра. Алар иң беренче ничек башларга да белмичә торалар, сүз бит мактау турында. Яңадан шундый мавыгып китәләр... А.Яхин дәреслекләре ялкау укучыны да уятырлык,уйландырырлык итеп төзелгән.Анализ өчен әдәби әсәрнең укучылар тарафыннан укылган булуы шарт.Моңа ирешү кыен һәм һәр укытучының үз рецепты бардыр дип уйлыйм.Методика әсәрне икенче кат укыту да җитди проблема буларак күтәрелә.Текстны беренче кат укыганда ,без хәл-күренешләргә күбрәк игътибар итәбез һәм күңелебездә туган эмоциональ хис-кичерешләр йогынтысында калабыз.Икенче кат укыганда инде уй-фикерләр тирәнрәк ,тулырак булып,аерым образлар,детальләр яңа яклары белән ачылып китә һәм автор идеясен дөрес аңларга җирлек туа.Ә шулай да әсәргә анализны ничек ясарга?Нәрсәдән башларга һәм нәрсә белән тәмамларга? Һәрбер жанрның үзенә хас үзенчәлекләре бар.Әдәби әсәргә анализ да жанрның төренә карап ясала.Әдәби жанрларны белсәк,әсәргә анализ ясау бермә-бер җиңеләя.5 нче класста ук автор өлешләргә анализ ясарга өйрәтә.Әдәби әсәрне өлешләргә таркату,өлешләрне берәм-берәм өйрәнү,тараткан өлешләрне кире җыю,гомумиләштерү һәм инде әсәрнең эчтәлеген табу - анализның төп өлешләре.

Идея-эстетик, әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, укучыга уйларга, үз фикерләрен дөрес әйтеп бирергә өйрәтүдә киң мөмкинлекләр ачкан, гадәти булмаган дәресләр үткәрүдә әлеге программа белән эшләүнең файдасы, ярдәме бәхәссез. Бу метод балаларны уйларга, фикерләргә өйрәтә.

Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде.Шул ук вакытта уку-укыту системасына да . Компьютер сыйныф тактасын да,тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.

Һәр укучынын белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, мин аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертергә тырышам. Бигрәк тә 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен әзерләнгәннәренә.. Мондый программа белән танышканда , укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки ул анын алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга.

Презентацион материалларны мин класстан тыш чаралар үткәргәндә, әдәбият дәресләрендә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәдә еш кулланам.Дәрес өчен презентацияләрне укучылардан ясату да, белем сыйфатын күтәрүдә уңай нәтиҗә бирә.Мәктәбебез унбереллык булган вакытта укучыларым төзегән презентацияләр һәрбер язучы иҗатына диярлек бар. Хәзер инде мондый эшләрне 8-9 нчы сыйныф укучылары белән башкарабыз.

Мультимедия технологиясе  слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә.

Укучылар интернет аша язучыларыбызның сирәк очрый торган басмалары белән танышалар, татарча мульфильмнар исә 5-6 нчы сыйныфларда дәресләрне тагын да кызыклырак итеп алып бару өчен ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендэ компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.

Дәресләрдә урыны белән тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Беренчедән, бу алым ДЙА  имтиханнарына әзерлек булса,икенчедән интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы.

 Дәресләрдә техник чаралардан- телевизор, DVD куллану да дәрескә жанлылык кертә.Телеведениенең ТНВ каналылында "Мәдәният дөньясында"тапшыруыннан язучы -шагыйрьләр турында күп сөйләнелә. Мин аның алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова белән даими элемтәдә торам, әдәби кичәләр  өчен материаллар туплаганда кызыклы фактлар кирәк булганда мин аңа мөрәҗәгать итәм. Тапшыруларны видеога яздырып алам , кирәк вакытта дәресләрдә кулланам.

Татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

Әдәбият укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яналыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре,инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә унышка ирешәчәк.

      КУЛЛАНЫЛГАН  ӘДӘБИЯТ:

1. Рахимов Ә.З. : Акмеология. – Уфа: Творчество, 1999.-246 б.

        2.Рахимов Ә.З. : Психодидактика. – Уфа:Творчество, 1996.-208 б.

        3. Татар әдәбиятын урта мәктәптә альтернатив дәреслекләрдән укыту программасы. Казан: Мәгариф, 2001.