Әниләр көне.

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Әниләргә багышланган шигырьләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ana_suze_shig.doc29 КБ
Файл ana.docx10.53 КБ

Предварительный просмотр:

Ана сүзе.

Сөйлим әле,балам,сөйлим әле,

Сүзләремдә бөтен моңнарым.

Вафат булсам,балам,укыт Коръән,

Тәрәзәдән кайтып тыңлармын.

Зинһар әйтәм,балам,укыт Коръән,

Үтенечем сиңа шул булыр.

Мина атап Корән укыталсаң,

Иң газизем син бит,бәбкәем!

Атна киче җиткәч,җаным кайтыр,

Ак күбәләк булып,бәбкәем.

Зинһар әйтәм,балам,укыт Коръән.

Рухым китмәс синең кырыңнан.

Бер хәбәр дә сиңа бирә алмам,

Мәңге кайтмас изге урыннан.

Тар кәбердә,кара гүр эчендә

Син баламнан дога көтәрмен.

Дога булса,мин дә шат булырмын,

Оныта калсаң,нихәл итәрмен?

Сәдака бир,балам,җомгаларда,

Котылырмын мин дә газаптан.

Игелегең,балам, савап булып

Үзеңә дә иңәр азактан.

Зинһар әйтәм,балам,туганнарым,-

Бәхил булып миннән калыгыз.

Алып барып гүргә иңдерелгәч тә,

Тәһлил әйтеп туфрак салыгыз.

Юк,елама,балам,яшең түкмә

Аерылып миннән калганда.

Зинһар әйтәм,балам,ихлас белән

Уздырыгыз минем өчемне.

Сәдакалар биреп дога кылдыр,

Буш үткәрмә атна кичеңне.

Җидемне дә,балам,үткәрә күр,

Кырыгымны аннан онытма.

Башка кеше өчен гыйбрәт булыр

Каберемә эзең суытма.

Көннәр үтәр,балам,елым җитәр,

Исеңә ал мине тагын да.

Карт – корыга хәер биргәләп тор

Сау – сәләмәт булган чагыңда.

Моны яздым көндәз – җомга көнне,

Көндезге җил әкрен искәндә.

Йөрәкләрем әрни,күңел ярсый

Үләсәләр искә төшкәндә.



Предварительный просмотр:

Ак итәгеңә  утырып

Назлый идең,әнкәем.

“...Үсеп җиткәч,тәүфыйклы бул,-

Дия идең,-бәбкәем”.

Күзең белән,сүзең белән

Сөя идең, әнкәем.

“Тормышыңда бәхетле бул,-

Дия идең,-бәбкәем”.

“Башың имә,туры йөр!”-дип

Син өйрәттең,әнкәем.

Синен теләк изге булды:

Югалмады бәбкәең.

Сүзләреңне,назларыңны,

Сагына шул әнкәем.

Сиңа дога:изге рәхмәт,

Башың ия бәбкәең.