Сүз белән тәрбияләү

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Шушы көннәрдә генә В.А.Сухомлинскийның "Сүз белән тәрбияләү" (Воспитывать словом) дигән язмасын кабаттан укыдым. Бу язмадан өзек администратор тарафыннан куелган иде. В.А.Сухомлинский кебек атаклы педагогларның язмалары, хезмәтләре бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Әйе, баланы, укучыны сүз белән тәрбияләүнең иң отышлы һәм дөрес чара икәнлеге билгеле. Әлеге язмасында педагог сүзнең дә урынлы булырга тиешлеге, сүз генә булып калмаслыгы турында әйтә. Урынлы, үтемле, тирән мәгънәле дөрес сүзлзр һәм "буш сүзләр"нең аермасы бик зур шул. Шулай ук язмада педагогның укучыны тәрбияләүгә мораль яктан хокукы, үз- үзен тотышы, эчке культурасы турында сүз кузгатыла. Укытучының үз тәрбиясе, әхлаклыгы мисал булып, үз-үзенә иң беренче таләп булып торырга тиешлеге турындагы фикерем гел үз көчендә калачак.